киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Оренбур губернаторы эшкә кереште

Оренбур татар дәүләт драма театрында
16.06.2010

15 июнь көнне Оренбурның М. Горький исемендәге драма театрында Юрий Бергның төбәк губернаторы вазыйфасына керешүенә багышланган тантана үтте. Татарстаннан тантанада катнашырга дип, премьер-министр Илдар Халиков белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров килде.

Тантана алдыннан кунакларны Оренбур татар дәүләт драма театрында чәкчәк белән каршы алдылар.

Театрны карап чыкканнан соң кунаклар татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Сөйләшү барышында җыелучыларның күпчелеге яшьләр булганлыктан, яшьләрне тел, татар балалары бакчасын булдыру мәсьәләләре, Татарстан белән тыгыз элемтә кызыксындырды. Әлеге очрашудан соң, Татарстанның рәсми вәкилләре инаугурация үтәчәк Горький театрына юнәлде.

Яңа губернаторга килгәндә, Юрий Берг 5 елдан артык төбәкнең зурлыгы ягыннан икенче шәһәрен җитәкләп килде. Оренбур төбәге башлыгы вәкаләтләре 15 июньдә тәмамланды. Алексей Чернышёв әлеге вазыйфаны 1999 елдан бирле башкарып килде.


Тантанага килгәндә, анда Дәүләт шурасы депутатлары, төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре, кунаклар катнашты.

Иң элек, Русия һәм Оренбур төбәге әләмнәрен, Русия Конституциясен һәм Оренбур төбәге Уставын чыгардылар. Юрий Берг Конституциягә кулын куеп ант итте.

Шунда ук Русия президентының Идел буендагы вәкиле Григорий Рапота Дмитрий Медведевның тәбрикләү хатын җиткерде.

Юрий Берг, үз чиратында, шулай ук Оренбур халкына тугры хезмәтен дәвам итәчәге турында белдерде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Линар кайдан: Даладан
17.06.2010 07:50
Дөресен җиткерик инде, качып булмас. Бу очрашуга килгән молодежны и аби бабайларны, несмотря что алар картлар Абдуллаев театрга кертмаган. Халыклар кояшта парились и кайтып китканнар. Отменяется диеп, хотели сорвать очрашуны. Айтканнар, это приказ Амелина. Бу чын хальне Оренбургта татарларны "Бер кучага" җыелып Казанга жаловаться итканнарен просто не хотели. Сузлар куп иде, у всех нагорело... Конечно без телибез, чтобы новый губернатор помогал всем нациям. Но для этого яхшы булыр иде, если поменять "аппарат" полностью.

кем: Molli кайдан: يورق
15.06.2010 21:21
Bu bik aybat' kureneshka' oshagan.
     
текст зурлыгы - +