киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чехлар Татарстан мөмкинлекләре белән танышты

Татарстан-Чехия эшлекле форумы, 15 июнь 2010 ел.
15.06.2010

Чехия Сенаты башлыгы җитәкчелегендәге зур вәкиллек шушы көннәрдә Татарстанда күп санлы сәяси һәм бизнес очрашулар үткәрде. Моннан соң Прага эшлекле даирәләре Казан турында бераз күбрәк белә башлаячак.

Чехия рәсми вәкилләренең Татарстанга рәсми сәфәре дәвам итә. Бүген Сенат башлыгы Премысл Соботка Казан (Идел буе) федераль университетында ректор һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.

Сишәмбе көнне иртән Казанда Татарстан-Чехия эшлекле форумы да үтте. Аның ачылышында республика премьеры, Чехия Сенаты башлыгы, илнең сәүдә сәнәгать пулаты җитәкчесе һәм башка рәсми кешеләр чыгыш ясады.

Халиков Чехияне Татарстанның стратегик партнеры дип атады. Cоботка да, Русиянең бу бай төбәге Чехия эшмәкәрләрен җәлеп итә, диде.

Әлеге форум кысаларында республиканың эре нефтехимия, фармация берләшмәләре һәм Чехиянең “Фавия” ширкәте арасында килешү имзаланды.  Сүз Чехия өчен кайбер дарулар җитештерү турында бара.

Чехиянең башка ширкәтләре вәкилләре исә Татарстандагы партнерлары белән әлегә беренчел сөйләшүләр генә үткәрде. Форумның пленар утырышыннан соң берничә эшмәкәр Татарстандагы эшкуарлар белән кара-каршы утырып сөйләште.

Мәсәлән, бораулау җиһазларын җитештерүче ширкәт башлыгы Ян Колман "Азатлык"ка инде сигезләп мөмкин партнер белән сөйләшүләр үткәрүен хәбәр итте.

Ул Русиядә күп тапкыр булса да, бу аның Татарстанга беренче килүе икән. Колман үзе өчен Татарстан сәнәгатенең шактый үскән булуын ачыклаган һәм монда ширкәте җитештергән җиһазларны сатырга өметләнә.

Чехия эшмәкәре хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Татарстанны ялгыш Казакъстан дип атады. Күрәсең Казан, Татарстанны Прагада  әле белеп бетермиләр.

Татарстанны таныту, хезмәттәшлек итү һәм мәдәни багланышлар турында Чехиянең югары дәрәҗәле кунагы, Сенат башлыгы Премысл Соботка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.

Чехия рәсмиләрен Татарстан президенты кабул итте, 14 июнь 2010 ел.

Республика башлыгы Европадан килгән рәсми кунакны дүшәмбе көнне кич кабул итте. "Ике арадагы сәүдә әйләнеше 2008 елда иң югары ноктасына җиткән иде, хәзер кризиска кадәр булган  дәрәҗәгә яңадан күтәрелергә кирәк", дигән Татарстан президенты.

Парламентара хезмәттәшлек турында Чехия Сенаты башлыгы Дәүләт шурасы рәисе белән сөйләшүләр алып барды. Фәрит Мөхәммәтшин Премысл Соботка һәм аны озатып килгән рәсми кунакларны беренчеләрдән булып кабул итте һәм озатып йөрде.

Парламент рәисе Прагадан килгән кунакларны Татарстан белән таныштырганда, республиканы Русия төбәге итеп кенә түгел, борынгы дәүләтчелеге булган татар иле, 90 еллык республика итеп танытты. Мөхәммәтшин берничә ел элек чех тәнкәсенең табылуы турында да искә төшерде. Белгәнегезчә, бу табылдык Казанның 1000 еллыгын раслаганда төп дәлилләрнең берсе булган иде. 

Фәрит Мөхәммәтшин КамАЗ машиналары турында сөйләсә, Соботка уз чыгышында TATRA машиналары турында әйтте. Һәм "Париж -Дакар" узышларында  шушы ике машинаның ярышуын искә төшерде.

Очрашудан соң Чехия Сенаты белән Татарстан Дәүләт шурасы арасында хезмәттәшлек турында рәсми беркетмә имзаланды.

Чехия рәсми вәкилләре Казаннан соң, Сембер һәм Мәскәүгә барачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Molli кайдан: يورق
16.06.2010 14:26
Chex firmasii iseme astiinda Tatarstanda tawar jiteshterelsa' anii Evropada satiiwii jingel bulachaktiir, chonki' Tatarstanda esh xaqii ber nicha' martaba' tuban', shulay bulgach ul tawar ochsiiz bulachaq, a' satiilachaq shul firma qanallarii buyiincha, aniing brendii astiinda, azer' sukmaq - yangiisiin taptasii yuq.

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
15.06.2010 23:10
Чехиядән килгән кунакларны бездә каршылыйк, һәм дә шулай үзенчәлекле итеп: соң булса да уң булсын! Шуны да искәртик, Чехия ул Татарстанга бераз охшап та тора. Сәнәгатенең алга китүе, университетларның ярыйсы үскән булуы һәм дә халкының менталитеты буенча да... Тик бер яклап аерма чиктән ашкан. Ул да булса Чехиядә демократиянең нык үскән булуы, ә бездә аның тырнак карасы кадәр генә икәнлеге. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак халкыбызның милләт булып үсүендә нык артка калуы. Шул тиклем ки, аның киләчәге бүгеннән сорау астына алынган. Татар халкы, башка авыр хәлдәге халыклар белән беррәттән, дөнйада күрелмәгән трагик эш башкара: ул үз исәбенә үз балаларын башка милләтне, башка милләт мәдәниятен яратучы, шушының киресе буларак, үз милләтеннән йөз чөерүче граңданнар тәрбияли. Шушындый коточкыч шартларга куелган татар милләте киләчәктә үзен үзе таркатырга тиеш! Бәлки моңа күп тә калмагандыр...
Икенче яклап карасак, йәүд милләтенең алдынгы кешеләре берничә гасыр элегерәк Лондонда үз балалары өчен гимназия ачалар ( 1000 балага). Дөрес, без алардан калышабыз инде, кимендә 200 елга. Әммә мәңгегә калышмаска уйласак,100 генә балага исәпләнгән булса да, татар гимназиясен шушы Чехиядә ачып карыйбызмы әллә?! "Азатлык" радиосы да шушында ук эшләп тора бит инде, билгеле булганча. Халкы да татарга дошмани карашта түгел. Анда тормыш күргән татарлар да байтак диләр. Мин әйттем...
җавап

кем: موللي кайдан: يورك
30.06.2010 13:02
Татар гимназиясен чит илдә ачу бик йакшы уй.
Ачырга да куйарга.
     
текст зурлыгы - +