киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Мәчет таҗиклар белән тулган икән…”

10.06.2010

Әлеге фикерне “Безнең гәҗит”нең соңгы санында Фәүзия Бәйрәмова җиткерә. Газета шулай ук милләттәшләрнең көн-күреш мәшәкатьләрен дә читтә калдырмый.


“Соңгы сәгатьтә”

“Яңа гасыр” телерадиоширкәтенә яңа бина төзергә башкаланың Киров районында 59 мең квадрат метр җир бүлеп бирелгән дигән яңалыктан кала, калган хәбәрләрнең барсын да укучылар авыр йөк кебек кабул итәргә мөмкин. Ләкин бу чынбарлык һәм ни кызганыч кара төсләр анда күбрәк. Республикада булып киткән давыл, Татарстанда урманнар януы, Казанда 2 кешенең алтынчы каттан егылып төшүе, милиция камерасындагы үлем кебек яңалыклар, болар барысы да “Безнең гәҗит”нең беренче битендә һәм аларны күрми калу мөмкин түгел.

Изгелек һәм ришвәтчелек

Газета икенче битендә үк изгелек кылырга чакыра. Язма авторы 1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан Казанда Салават җыр театры һәм “Яңа гасыр” телерадиоширкәте үткәргән “Изгелектә бердәм булыйк!” концертында алган хис-кичерешләре турында яза. Шул ук биттә икенче бер автор, “Трамвайда коррупция юк!” ди. Русиядә иң нык ришвәтчелеккә баткан тармакларның берсе юл төзелеше икән.

Татарлар намазга йөрми, катнаш никахта яши…

“Безнең гәҗит”нең әлеге санында язучы Фәүзия ханым Бәйрәмова “Уралтауның аръягында” исемле язмасында Магнитогорскидагы татарлар тормышы белән таныштыра. Анда 30 меңгә якын татар яши ди, автор аларны сөргенгә сөрелгән татар нәселләре булуын әйтә.
“Бер җомгада анда намазда булдым, ир-ат күплегенә таң калдым – өстәге зал шыплап тулган, хатын-кызлар залының зур өлешен дә ирләр алган, моның өстенә урамда да келәмнәр җәеп, намаз укыйлар иде! Шатлыгым эчемә сыймады, әмма 300-400 намаз укучының нибары 10-15е генә татарлар икәнен белгәч телсез калдым. Мәчетләр таҗиклар белән тулган икән…Татарлар намазга йөрми…”, ди Фәүзия Бәйрәмова. Язма авторы шулай ук Магнитогорск татарларының 90 %ның катнаш никах белән торуын һәм 50 яшьтән түбәннәрнең татар телен белмәүләрен җиткерә.

Халык ничек көн күрә?

Әлеге сорауга “Безнең гәҗит”нең соңгы санындагы калган язмалар җавап бирә, бер районда күпләп мал асрыйлар, икенчесендә каз үстерәләр. Хәзерге вакытта Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында җирле халык чиратлашып каз көтүен көтә икән. “Каз көтү” исемле мәкаләдә бу эшнең барлык нечкәлекләре күрсәтелгән, никадәр акча эшләп булганлыгы язылган. Шулай ук, газетаның калган язмалары да республикада яшәүче халыкның тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәвен чагылдыра.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: zaq кайдан: moscow
11.06.2010 10:25
Эгярдя ислам динендя "реформация" булмаса - татарлар арасында ислам юкка чыгар .Лэкин "реформация" булми .

кем: Татар блоггеры кайдан: Казан
11.06.2010 00:35
Татарстаннан чыгып китүебез була - "татарлар" яши торган төбәкләрдә татар телен белмәүләре һәм намазга йөрмәүләре әллә-кайчаннан мәгълүм. Әммә Фәүзия-ханым Байрамовага бу сюрприз булган микән? Шуны да белмәгәнме? Магнитогорскида 30.000 татар яши ди.. Ярар. Мәскәүне алыйк, анда рәсми рәвештә 170.000-гә якын татар пропискада яши. Күпмесе пропискасыз... Бер ярты миллион татар бардыр инде, маскимум. 4 мәчет шәһәрләренә. Шул ярты миллион татардан ничә кеше мәчеткә йөри? Анда да таҗик та, үзбәк тә, кавказ да бар, әммә татар юк. Татар урамында иске татар мәчете тора, шунда да татар юк - берничә татардан тыш калган 99% - республикалардан килгән халыклар (таҗик, үзбәк, кавказ...). Татар мәчете янында хәләл "узбечка" кафесы тора. Шулардан "сездә татар ашамлыклары бармы?" дип сорап карагыз әле... Көлә көлә бер ерак түгел урнашкан ресторанга күрсәтерләр. Анда хәләл дип ашаталар инде, имештер хәләл, әммә спирт эчемлекләрне дә саталар. Менә сезгә татар рестораны, татар ашлары, имеш хәләл... Шуңа күрз бездән көләләр дә инде таҗиклар, үзбәкләр, кавказлар... Татарстаннан чыксаң - бер татар күренми, күренсә дә татар телен белми. Башкортостан татарлары б-н без - Татарстанлылар калдык җәмәгать. Аннары Самар өлкәсендәге Камышлы тирәсендә урнашкан районнар бар инде, Киров өлкәсе, Чувашстан.. Бетте. Башка җирләрдә татар теле онытыла, татарлык югала. Кызганычка каршы, менә шул урыс өлкәләрендә яшәгән татарларны татарлыкка кайтарып булмастыр инде күрәсең. Һәм бу әллә кайчан беленгән һәм күренгән хәл. Шул ук Татар Конгрессына күз салыгыз - регионнардан килгән "татар вәкилләре" кайвакыт татарча бер җөмлә дә әйтә алмыйлар. Дин булмагач бетә халык. Шуңа күрә мәчетләребезгә кереп тулган үзбәкләргә сөенергә кирәк әле - Аллага шөкер! Алар булмаса урыс регионнарында урнашкан мәчетләребез беркемгә дә кирәк булмас иде.
Авыр заманаларда безнең бабаларыбыз чукынган болгарларны/төркиләрне/татарларны якын итмәгәннәр, Мәвереннәһер илендә (Бохара, Сәмәрканд яклары, Үзбәкстан, Таҗикстан) яшәгән үзбәкләрне туган итеп, якын итеп күргәннәр. Манкорт татар башка халыкларга, милләтләргә, системаларга эшли ул, ә теге мөселман үзбәк, нинди булса да, чын мөселман татарына кардәш, якын туган булып күренә. Аллаг шөкер!
     
текст зурлыгы - +