киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Омски Сабан туе хәмерсез үтте

07.06.2010

Милли бәйрәмебез Сабан туе Омски өлкәсенең авыл-районнарда һәрдаим үткәрелеп килә. Быел да Сабан туе Усть-Ишем, Тевриз, Муромцево, Тара районнарында булачак. Халкыбызның бәйрәме дүртенче ел рәттән өлкә үзәгендә дә оештырыла.

Шәһәр күләмендә милли бәйрәмебез узган ял көнне, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы күргәзмәләре үткәрелә торган «Агро-Омск» паркында булып узды. Бәйрәмне Омски шәһәр хакимияте ярдәме белән өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.

Мәркәзебез Татарстанның көнбатышыннан, Мөслим районыннан кунаклар – район башлыгы, җырчылар һәм биючеләр килүе быелгы Сабан туеның бер үзенчәлеге булды. Кунаклар беренче чиратта Татарстан сәламнәрен тапшырдылар.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәламен Мөслим муниципаль районы башлыгы Ришат Хәбипов тапшырды.

Сабантуй хәер-дога белән башланды. Доганы Себер ягы мөселманнары диния идарәсе мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов укыды. Мөфти-хәзрәт дога укыр алдыннан җыелган халыкка тәбрикләүләрен юллады.

Рәсми даирәләрдән Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Равил Бикбавов һәм «Бердәм Русия» фиркасының Омски бүлеге рәисе урынбасары, «Дуслык йорты» директоры Наталья Степанова котлау сүзе белән чыктылар.


Сабан туена килүчеләрнең күпләре, мәгълүмат булмады, очраклы гына ишетеп килдек, дисәләр дә, мәйданда халык кичкә кадәр бихисап булды. Бәйрәмнең ике сәгатькә якын соңрак башлануы да халыкның кәефен бик бозмады, көн дәвамында «Агро-Омск» паркы гөрләп торды.

Омски Сабан туеның тагы бер күркәм ягы булды – бәйрәм хәмерсез үтте. Бәйрәмнең ахырына кадәр мәйданда булган, концерт та тыңлап, ярышлар да карап өлгергән ял итүче абзый: "Карап йөрим, аракы эчеп утырган беркемне дә күрмәдем, бик әйбәт күренеш бит, барысы да айнык баштан рәхәтләнеп күңел ачалар, уйныйлар, ял итәләр", дип фикерен әйтте.


Сабан туй барган җирлектә тәртип күзәтеп йөрүче милиция лейтенанты да бәйрәмнең барышы турында уңай фикер белдерде.

Беркем хәмер эчми, хәтта эшләргә дә күңеллерәк, диде тәртип саклаучы. Бәйрәмдә булган халык санына килгәндә, оештыручылар сүзләренчә, Омски Сабан туенда быел сигез меңгә якын кеше бәйрәм иткән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
17.06.2010 20:19
Башта безнең аңгыралыктан файдаланып татар төбәкләрен тар-мар иттеләр, бүген әкрен генә үз тамырына-асылына керә башлады. 75 ел өстенә барган милләтсез-динсез хөкүмәт беткәч, әкренләп үз юлына төшә, онытыла барган сабан туйларын уздырырга кереште. бөтенләй гореф-гадәтләребез онытылмаган икән. Ә ничек тырыштылар бит? Җәл, халык телдән язган, литва татарлары шикелле, дин сакланган, ә тел юк.

кем: исемсез
11.06.2010 13:37
Булдырганнар!
Хэмерсез булырга тиеш тэ инде ул, нэрсэ ул, урыс кебек лыгыр булып, кеше колдереп, миллэтебезнен дэрэьэсен тошереп йорергэ
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Omsk häm Qırım Saban Tuyı