киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чаллыда яңа мәхкәмә эше көтелә

Дамир Шәйхетдин
05.06.2010

“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдин быелның гыйнвар аенда хөкем ителде. Чаллы мәхкәмәсе аңа әлеге газетта Милли Мәҗлеснең 2008 ел, 20 декабрь карарларын бастырган өчен 1,5 елга шартлы хөкем чыгарган иде. Хәзер Дамир Шәйхетдин Чаллы прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты җитәкчесе Мансур Сәетгәрәевне мәхкәмәгә бирде. Дамир әфәнде аны ялган мәгълүмат бирүдә гаепли.

Дамир Шәйхетдин шикаяте буенча мәхкәмәдә тикшерү комитеты җитәкчесе Мансур Сәетгәрәев кенә түгел, “Рен” телеканалының Чаллыдагы бүлеге, Чаллының “Челны-ЛТД” газета редакциясе дә җавап тотарга тиеш була. Дамир Шәйхетдингә карата булган мәхкәмә эше барышында алда әйтелгән Сәетгәрәев һәм редакцияләр дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргәннәр.

Журналист-мөхәррир бу күренешне болай гына калдырмый, мәхкәмәгә шикаять юллый. Вәзгыятьне Шәйхетдин үзе тасвирлады.
“Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәев миңа яла ягып телевидениягә интервью биргәне өчен, ягъни миңа зыян китергән өчен, мине кимсеткәне өчен мәхкәмәгә бирдем. Бу хакта, фактларны тиешенчә тикшермичә, ялган мәгълүмат таратканнары “Рен” телеканалын һәм “Челны - ЛТД” газетын да мәхкәмәгә бирдем.

Мансур Сәетгәрәевнең интервьюсы нигездә ялганга корылган. Янәсе, тентү вакытында минем өйдә Милли Мәҗлес җыенының протоколы табылган, янәсе минем өйдә “Кавказда Русия солдатларын үлем белән җәзалау эчтәлекле DVD дисклар табылган”. Болар барысы да чеп-чи ялган. Чөнки минем өстән уздырылган җинаять эшендә дә, хөкем карарында да бу хакта бер кәлимә дә сүз юк! Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Сәетгәрәев ялган сөйли”, диде “Азатлык”ка Дамир Шәйхетдин.

Әлбәттә, Русиядә прокуратураны мәхкәмәгә бирү шактый четерекле мәсьәлә булып тора. Дамир Шәйхетдин әйтүе буенча, аның тарафына да кисәтү сүзләре әйтелгән, шикаятьне кире алу тәкъдиме булган. Көтелмәгән хәлләрдән саклану чарасына да барырга туры килә Шәйхетдингә.

“Мин Сәетгәрәевне мәхкәмәгә биргәч, миңа прокуратура тарафыннан шундыйрак мәгълүмат килеп иреште, “Әгәр мин гаризамны кире алмасам, мине кулга алу ягын карыячаклар”. Шундый мәгълүмат булгач, мин үземнең һәм гаиләмнең куркынычсызлыгын кайгыртып, алдан ук саклык чараларын күрергә булдым.

Шул уңайдан мин Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рәшит Вагыйзовка хокукларымны яклауны сорап, шикаять яздым. М.Сәетгәрәевнең Казандагы башлыгы В.Киршинга, Татарстандагы Федераль инспектор М.Галимәрдәновка шикаятьләр яздым. Минем фикеремчә, дәүләт органнарында җинаятьчел методлар белән эш йөртүче кешеләр эшләргә тиеш түгел. Алар эштән китәргә тиеш. Минем өстән ялган мәгълүматлар таратылды. Шуңа күрә мин аларны мәхкәмәгә бирдем”, дип өстәде Шәйхетдин.

Дамир Шәйхетдиннең Татарстан хокук оешмаларына, органнарына язган шикаятендә мондый юллар да бар:

“Кайберәүләр шәһид билбавы киеп хокук органнары хезмәткәрләренә ни өчен “самосуд” ясаганы миңа хәзер аңлашыла. Бу халәткә аларны хокук органнары җиткерә. Чаллы хокук органнары җитәкчеләре дә мине шундый адымга этәрергә телиме?”, диде.

Дамир Шәйхетдин Мансур Сәетгәрәев тарафыннан китерелгән рухи зыянны 2 000000 сум күләмендә бәяли. Ул “Рент-Чаллы” телевидениясе зыянын 1 000000, “Челны - ЛТД”ныкы шулай ук 1 000000 сум күләмендә билгеләгән. Мәхкәмә көне әлегә аермачык түгел.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Динар кайдан: Минзэлэ
09.06.2010 23:02
Дорес эшлисен. Сузендэ тор. Чигенмэ.

кем: Раил кайдан: Казан
09.06.2010 10:07
Дамир, молодец!
Шул кирәк урысның татар этләренә. (Перевод: Так им, чтобы служба мёдом не казалась :) Теле әйткәне колагы ишетмәсә, башка эш эзләсен.
Акчасын алгач, мине дә онытмассың инде :)
Раил.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: AКШ
08.06.2010 01:24
Бик дорес эш! Алар белэн тик шулай корэшергэ генэ кала. 1994 елда мин ФСБ, Генераль прокуратураны хэм ГосНИИОХТ ларны мина мораль яктан зыянлыклар ясаганы очен 20 миллион сумга судка биргэн идем. Мэскэунен Перово райсуды судьясы Ворбьев мина прокуратура хэм ГосНИИОХТ 10 млн тулэргэ тиеш дип карар чыгарды. Бу инде бик тэ шул заманаларда зур эш булды. Барлык гезит, ТВ лар, донья матбугаты минем жину турында яктыртып чыктылар. Нэтижэдэ, элбэттэ, Мэскэу шэхэр суды бу карарны кире какты хэм мина бер тиен дэ бирмэделэр. Эммэ, мораль жину минем якта булды.

кем: Эля кайдан: Пермь
07.06.2010 20:57
Бу тигезсез көрәштә җиңеп чыгуыгызны теләп калабыз. Уңышлар Сезгә!

кем: уклар кайдан: Казан
07.06.2010 20:57
Тәңре юлдаш булсын!
1 әйбер дә килеп чыкмастыр анысы, ләкин сындырдык аларны дип уйларга да уйламасыннар, өркеп торсыннар!

кем: Былтыр
06.06.2010 20:56
Дамир, дөрес эшлисең! Бөтен милли җанлы кешеләргә үрнәк! Әфәрин!! Дамирга ярдәм итик!

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
06.06.2010 14:14
Дамир Шэйхетдингэ ДАН! Андый шэхеслэребез бар чагында безнен килэчэебез дэ бар. Татар халкы - боек миллэт. Андый миллэтне алдау-йолдаулар белэн генэ жинеп тэ, пычратып та булмый. Энем, мэхкэмэдэ жинеп чыгуыгызны телим!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
06.06.2010 00:04
Егетләр, әйдәгез Дамир Шәйхентдин күтәргән проблеманы көнүзәктән төшермик, мәхкәмә башланып китсен һәм уңышлы дәвам итсен. Бик мөһим эш бу, менә татар беренче мәртәбә (билгеле шушы хәлләр беренче түгел меңенче дер инде) прокуратура хезмәткәрен мәхкәмәгә тарту. Ә ник бирмәскә, әгәр безнең илдә чынлап та закон алдында һәр кеше тигез хокуклы икән, билгеле бу адәмнәрдә берүк матдәдән икәнлеген раслыячак.
Дамир Шәйхетдинне төрле яктан яклыйк, без өйрәник шулай бер-беребезне яклауны. Шушы тема көн тәртибеннән төшмәсен иде уңай хәл ителгәнче. Без бу илдә хаклымы, әллә безне теләсә кем үтерергә була (армиядә), утыртырга була профессиональ эш буенча (Д. Шәйхетдин)? Әйдәгез егетләр-кызлар, без ни булса торабызмы, иктисади терминны куллам бу урында - нинди бәһабыз безнең бу дөньяда?

кем: Сафул кайдан: Җирдән, әмма канатлы да
05.06.2010 14:34
Кая барабыз без?
Дөресрәге кая алып бара безне Мансур Сәетгәрәев һәм аның Мәскәүдәге хуҗалары?! Күрәсең аларга Чечнядан килеп шартлатучы шәһидләр генә җитми, татар ваххабитларының да кавказлылыларга кушылуларын телиләр. Дөрес алар Татарстанда хәзергә бик күп түгел, әмма Мансур Сәетгәрәев һәм аларны җинаятькә этәреп ятучылар, ягъни гаделлекне юкка чыгарулар шулай тырышып эшләсәләр, бер биш-алты елдан ярты Татарстан ваххабитка әверелергә мөмкин. Борынгы бабаларының искиткеч матур дине татар халкын саклый алмаганын күреп тора бит алар. Ваххабитларда акча да, яклау да бар.
Сталиннан үрнәк алмагыз, Мансур иптәшләр, бер уч бодай өчен авыл кешеләрен 12 елга төрмәгә утыртып та алар әллә ни майтара алмады. Шул чорда Сталинга чын күңелдән тәлинкә тотып та башы беткән меңнәрчә кешене санап чыгарга мөмкин. Алар Мәскәүдәге хуҗаларына иң тугры эттән дә тырышыбрак хезмәт итә, әмма, таң калырлык бит валлаһи, аларны да корбаннарына кушып кырып бетерәләр.
Вакытыннан алда бетмәүнең бердәнбер юлы – гаделлекнең күзенә туры карау!

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
05.06.2010 11:38
Дамир, үз принципларыңны якларга бик җиңел
түгел шул! Хакимият үз мәнфәгатьләре өчен
меңнәрчә шәхеснең рухын сындырып, дәшмәскә
мәҗбүр итә алды. Бик күпләрнең үз дөреслеген исбатларга,
явызлыкны йөгәнләргә көче, исәнлеге, мөмкинлеге чикләнде.
Нәтиҗәдә үз намусларына каршы килеп, газапланучылар, шунлыктан үзләрен бәхетсез санаучылар безнең арада бихисап! Сез, авторитар хөкем урнашкан илдә, һичшиксез, башкаларга рух ныклыгы югарылыгын , аның кыйммәте тук тормыш, тыныч йокы , башка тормыш ләззәтләреннән өстенлеген дәлиллисез. Шуның өчен рәхмәт сезгә! Сез дөрес юлда! Хаклык җиңәргә тиеш!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +