киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Гаскәрдә тагын бер татар егетенең сәер үлеме

Алберт Кыямов
02.06.2010

Байкал арты өлкәсенең Борзя шәһәрендәге хәрби бүлектә Ульян өлкәсеннән гаскәргә алынган Алберт Кыямов һәлак булды. Ул хәрби ант биргәннән соң 5 көн үткәч казарманың 4-нче катыннан җиргә егылып төшеп үлгән.

Икенче көнне үк хәрби җитәкчелек Албертның ата-анасына аның үз-үзен үтерүе турында рәсми рәвештә хәбәр итә.

Албертның ата-аналары моңа ышанмый, һәм аның үлеменең чын сәбәбен ачыклау өчен Байкал арты хокук яклау үзәгенә һәм кайбер киңкүләм мәгълумат чараларына мөрәҗәгать итә.

Бу эшне тикшерә башлаган хокук яклаучылар тиз арада аның тәнендә кыйнау эзләре булганлыгын ачыклый.

Ата-анасы әйтүенчә, Алберт хезмәт иткән бүлектә тәртипсезлек хөкем сөрә, хәрби хезмәткә элегрәк килүчеләр соңрак килүчеләрне кыйный, рәнҗетә, әмма солдатлар җитәкчелектән куркып бу турыда әйтергә курка.

Хокук яклаучы Наталья Даурцова әйтүенчә, Борзядагы хәрби бүлектә солдатларның үлү һәм имгәнү очраклары моңарчы да булган.

Алберт Кыямов гаскәргә киткәнче
Chita.ru агентлыгына бу эшне тикшерүдә ярдам сорап язган Кыямовлар гаиләсе Алберт турында мондый мәгълуматлар бирә: “Кыямов Алберт Миңлеәхмәт улы 1987 елда туды, 2010 елның февралендә Димитрауград идарә технологиясе һәм дизайн институтының атом физикасы кафедрасын тәмамлаган һәм Атом реакторлары фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнашты. Аның гаскәргә яраклык дәрәҗәсе, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, бу тиешле белешмәләрдә дә раслана (күрү дәрәҗәсе -6,5), чикләнгән булса да, 21 апрельдә Димитрауград хәрби комиссариаты аны хәрби хезмәткә алды. 9 майда ул хәрби ант биргән, ә 14 майда фаҗигале төстә һәлак булган. Безгә аның 4 каттан егылып төшүе турында белдерделәр”.

Албертның атасы хәрби бүлек җитәкчелеге белән беренче ике көндә телефон аша сөйләшә алса да, соңрак алар белән элемтәгә керү тырышлыгы уңышсыз булган.

Себер хәрби бүлгесе хәрби прокурорының ярдамчесе Владимир Макаров Алберт Кыямовның үлеменә бәйле җинаять эше ачылуын белдерсә дә, Албертның тәнендә кыйнау яки аның көч кулланып үтерелүен күрсәтүче эзләр булганлыгын кире кага.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хакимхан кайдан: Уфа
08.06.2010 20:47
Юк, энем булат, гаепле командир 4нче каттан "ялгыш" егылып тошэргэ тиеш бутэн юл юк.

кем: restyam кайдан: Tuben Novgorod
06.06.2010 11:40
Tatarstande Idel-Ural xarbi meselmen buleklerne oyeshtirip anda barliq Rusiyaden tatar egetlerne ciberep hem chin xerbi xezmettke oyretep ir yashlerebezne saqliy aliridek.

кем: Зэхмэт Ыклы
03.06.2010 01:41
Ничек шундый яхшы Рэсэйнен , шул хэтле яман армиясе була ала микэн ? Бу минем башыма сыймый , патриютлэр анлатмас микэн ?

кем: Kadyr кайдан: Тубылгытау
02.06.2010 21:23
И алла, безгә бит ул кешелексез деградировать иткән армияләренә барасы бар бит әле. Тиздән дустым китә, алла сакласын инде узен.
Бөтен төштә татарлар бар бит, алар ярдәм итә микән милләтәшләренә?
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
03.06.2010 00:06
Итә ди көтеп утыр. Сине кыйнаганда татар дусларың кырыйда карап тора. Ә менә дагестанлыларның берәрсенә тиеп кара син. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк.
җавап

кем: Зэхмэт Ыклы
05.06.2010 00:30
Дагыстанлылар бит алар Каф тауларында азатлык очен мылтык тотып та кьорэшэ .

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
02.06.2010 18:28
Саный барасызмы ничә татар егете үтерелде армиядә? Менә күңелдә булганнары: 1, Уфа татары (исеме хәтердән ычкынган), 2. Казан егете, шулай ук ант иткән көннең икенчесендә үтерелә, 3.менә Сембер егете, шулай ук ант иткәч дүртенче көнне үтерелә, әле болары минем истә калганнары гына, ә күпме истә калмаганнары? Моңа бер чара күрергә инде вакыт, бездә артык егетләребез юк, үтертер өчен армиягә җибәрергә!!!!

кем: Шүрәле кайдан: Сембер
02.06.2010 13:19
Армия миңа нәрсәдә бирми - шуңа күрә аннан качасым килә

кем: Булат/Мишәбаш
02.06.2010 04:49
"Себер хәрби бүлгесе хәрби прокурорының ярдамчесе Владимир Макаров Алберт Кыямовның үлеменә бәйле җинаять эше ачылуын белдерсә дә"
Карга күзен карга чукымый инде. Бу хәлне ачыклауга бәйсез оешмаларны җәлеп итәргә кирәк. Ул армия кайчан, тыныч вакытта солдат үлемнәре белән тулы "бардак" булудан туктап дәрәҗәле һәм егетләрнең үләргә түгел, ә ватанны саклау урынына әйләнеп, армиягә балаларын озаткан әти-әнинең кан-яшь түгүен туктатыр икән. Бәлки, шундый ЧП булган берәр частьның командирын үлем җәзасына хөкем итеп караргадыр, башкаларга сабак булыр иде.
     
текст зурлыгы - +