киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Русиядә халыкны санаучылар өйрәтелә башлады

Җанисәп вәкилләре укуда
01.06.2010

Русиянең Статистика комитеты бу көздә үтәчәк илкүләм җанисәптә халыкны санау эшендә катнашачак кешеләрне өйрәтә башлады. Аерым алганда, алар җанисәп кәгазләрен дөрес итеп тутырырга өйрәтелә.

Җан исәбен алу эшенә өйрәтә башлау турында “Җанисәп-2010” матбугат үзәге хәбәр итте.

Төп өлеше 14-25 октябрьдә үтәчәк җанисәпкә федераль бюджеттан 10,5 миллиард сум бүленә.

Барасы авыр урыннарда яшәүче ярты миллионлап кешене санау эше апрель аенда башланды һәм, Статистика комитеты исәпләвенчә, ел ахырында гына тәмамланачак.

Матбугат хезмәте "Росстатның төбәкләрдәге бүлекләре белгечләрен 2010 елгы Русиякүләм җанисәпне үткәрү тәртибенә, җанисәп кагәзләрен тутырырга һәм җанисәп материалларын автоматлаштырылган эшкәртүгә әзерләү тәртибенә өйрәтү башланды. Соңрак акрынлап җәлеп ителгән хезмәткәрләр дә өйрәтеләчәк", - дип белдерде.

Өйрәтү эшләре мультимедия програмнары белән алып барылачак һәм җанисәп башланганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Росстат бу эшкә барлыгы 650 мең кешене ялларга һәм өйрәтергә җыена. Җан исәбен алучының айлык хезмәт хакы 5,5 мең сум булачак. Халыкны санаучылар гаскәренең зур өлешен студентлар тәшкил итеп, аларның кайберләре өчен бу үз һөнәри юнәлешләрендә хезмәт тәҗрибәсенә саналачак.

Җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре 2011 елның мартында игълан ителер дип көтелә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +