киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Газзәгә ярдәм илтүче кәрванда уннан артык кеше үтерелде

31.05.2010

Израилнең блокадасын өзеп диңгез аша Газзә Сызыгына һуманитар ярдәм илтү тырышлыгы атышлар нәтиҗәсендә уннан артык активистның үлеме белән тәмамланды. Һуманитар кәрванны оештыручылар һәм Израил бер-берен гаепли.

Газзә Сызыгына һуманитар йөк алып баручы көймәләрне Израил хәрбиләре яулаганда фәлестиннәргә ярдәм итәргә теләгән унлап активист һәлак булды. Израил киңкүләм мәгълумат чаралары әйтүенчә исә, анда 19 кеше үлгән

Израил көймәләрне туктатачагы турындагы кисәтүен гамәлгә ашырды. 6 көймәгә утырган активистлар Газзә сызыгына 10 мең тонна һуманитар ярдәм алып баруларын белдергән иде.

Әмма узган төндә Кыпрыстан Газзәгә үтеп керергә тырышкан бу кәрванны Израил хәрбиләре туктатты.

Ярдәм кәрванындагы көймә янына килгән Израил хәрби көймәсе
Тарафлар бу вакыйга турында каршылыклы мәгълуматлар бирә.

Кәрванны оештырган Ирекле Газзә хәрәкәте белдерүенчә, хәрбиләр көймәләргә аяк басу белән ата башлаган һәм йоклаган тыныч кешеләргә төбәп ут ачкан.

Әмма Израил хәрбиләре вәкиле, лейтенант полковник Авитал Лайбович хәлне башкача аңлата.

“Кызганыч ки, ул көймәләрдәге кешеләр безнең солдатларга каршы бик каты көч кулланды. Алар безнең солдатларга һөҗүм итте. Алар аны алдан ук шулай ниятләгән булган”, - диде Лайбович.

Израил рәсмиләре әйтүенчә, көймәдәгеләр хәрбиләрне утлы кораллар, пычаклар һәм балталар белән каршылаган һәм Израил хәрбиләре бары һөҗүмгә дучар булганнан соң гына җавап уты ачкан.

Алар әйтүенчә, уннан артык активист үтерелгән, тагын берничәсе яраланган, Израил хәрбиләре ягыннан да яраланучылар булган.

Израил хәрбиләре Төркия ярдәм көймәсен яулый
Кәрванда булган төрек хәйрия хезмәткәре әйтүенчә, үтерелгәннәрнең күпчелеге Төркия ватандашлары.

Бу вакыйга азак вакыт дустанә мөнәсәбәттә булган Төркия белән Израил арасында дипломатик киеренкелеккә дә китерә ала.

Төркия шунда ук Израил хәрбиләренең гамәлләренә кискен ризасызлык белдерде. Белдерүдә бу гамәлнең төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерүе әйтелә. Төркия тышкы эшләр министрлыгы бу белдерүне тапшыру өчен Израиль илчесе Габбу Лэвины чакыртты.

Истанбулдагы Израил консуллыгында сак көчәйтелде
Төркия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Сәлим Енел Азатлык радиосына телефон аша “Бу хәл халыкара суларда булган һәм бу халыкара канунны тупас бозу. Без Израил илчесен бирегә чакырттык. Без моның халыкара канунны тупас бозу булганлыгын аңлаттык, чөнки кәрванда бары тик һуманитар йөк кенә иде. Бу бер тыныч башлангыч иде һәм бу гамәл һич тә кабул ителерлек түгел”, - диде.

Төркия премьер-министр урынбасары Булент Аринч илнең хәрби җитәкчеләрен ашыгыч киңәшмәгә җыйды.

Истанбулдагы Израил консуллыгына ачулы демонстрациячеләр бәреп кергәннән соң Төркия анда сакны көчәйтте.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ildus Sadiq кайдан: Qazan
02.06.2010 02:59
Бу сионистлар тамам көтырдылар! Узләрен биктә фашистлар корбаны итеп курсәтергә яраталар ә узләре нәк шул фашистик,- Гитлер-Сталин өсулларын файдаланып бетен дөнҗага хуҗа булмакчылар. Рәсәйне талап бетрәләр бугай инде... Әле кайчангына Ливанда кан кыеш сугыш алып барды...Шуңа карамастан бу фашистларга каршы бер ниндидә нәтиҗәле чара булмады. Ни БМО сы, ни АКШ, ни Рәсәй һәм башка дауләтләр, басмачларны урынына утырта алмадылар. Теләкләредә юк курәсең. Акча куп, бетен донҗа буйлап иң кирәкле урыннарда алар утыра һәм бетен низакны бик хәйләкәр рәвештә чыгарыпкына торалар. Әлбәттә артында Америка кебек куәтле дәуләт булмаса, Израил болай клана алмас иде. Әхмәди Ниҗат, бер вакыт шундыйрак суз әйткән иде: Әгәр, кемдә булса сионистларны бик җәлләсә чакырсын аларны уз иленә, җир бирсен, тормыш итсеннәр... Чыннапта еврейләр бик акыллы һәм сәләтле милләт алар кайдада юугалып калмаслар. Мәсәлән, Биробидҗанда (автономияның баш каласы) алар менә дигән дәуләт този алыр иде. Ул Исраил дигән чулләрдә сугышып,кан кыйеп ятканчы... Менә бу ичмасам иң яңа "Дорожная карта" Ә, инде Иисуска, изге җирләргә гыйбәдәт колырга барырга кирәк булса, хәзерге заманда ул проблема тугел. Хаҗга куп илләрдән килгән кебек инде...

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
31.05.2010 19:31
Израил - гөмүм терористик дәүләт!!! Сионизмны тыярга! Сионизмны Халык-ара хөкүмгә тартырга! Бар азатлык илләр Израилга каршы бойкот иглан итәргә кирәк, шушы дәүләтнең төзелгәннән бирле туктаусыз палестин гарәпләрен үтереп килә. Израилә позор!!!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.05.2010 17:17
Барлык Европа бу кэбэхэтлекне кире кага. Франция да Израильны гаепли. Сионистлар чираттагы узлэренен жинаятьлэрен кылдылар. Алар бернинди дэ чик бемилэр, ни оят, ни намус. Торкия юкка алар белэн дуслык тозеп булаша. Токерэлэр алар Торкиягэ!
     
текст зурлыгы - +