киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Фәннәр Академиясенә яңа әгъзалар сайланды

Сайлаулар бара, Татарстан Фәннәр Академиясе җыелышы, 2010 ел.
25.05.2010

Татарстан Фәннәр академиясенең гомум җыелышында академиянең әгъза-мөхбир, хакыйкый әгъза, мактаулы һәм чит ил әгъзалары сайланды. Алар арасында Казанда һәм чит илләрдә танылган галимнәр бар.

Татарстандагы җәмәгатьчелекнең игътибарын Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов һәм Дума депутаты Фатих Сибагатуллин намзәте җәлеп иткән иде. Академиядә урыннарга дәгъва иткән галимнәр исемлеге берничә атна элек Казан газетларында басылып чыкты. Хәкимов та, Сибагатуллин да академиянең сишәмбе көнне булган гомум утырышында яклау тапты.

Рафаил Хәкимов
Татарстан президентының элекке сәяси киңәшчесе, әле яңа гына доктор диссертациясен яклаган Рафаил Хәкимов әгъза-мөхбир урынына “Сәясәт теориясе, сәяси фәннәр тарихы һәм методологиясе” белгечлегендә сайланды.

“Атилладан президентка кадәр” дигән тарих китабын язган, Дума депутаты, Норлат районының элекке башлыгы Фатих Сибагатуллин һуманитар фәннәрдән түгел, авыл хуҗалыгы бүлегендә үз намзәтен күрсәткән иде. Ул ветеринария фәннәре докторы, Казан аграр университеты профессоры да әле. Бүгенге җыелышта галимнәр Фатих Сибагатуллинны “Терлекчелек продуктларын җитештерү технологияләре” белгечлегендә күпчелек тавыш белән әгъза-мөхбир урынына сайлады.

Элекке министр һәм элекке Федерация Шурасы әгъзасы, геология-минералогия фәннәре докторы, Фәннәр академиясенең тикшеренү институты директоры Ирина Ларочкина да әгъза-мөхбир булды. “Химия технологиясе” белгечлегендә әгъза-мөхбир урынын "Идея" технопаркы башлыгы, техник фәннәр докторы Сергей Юшко алды.

Шулай ук, 25 майда булган утырышта икътисад фәннәре докторы, Татарстан президентының элекке икътисади киңәшчесе Филзә Хәмидуллин бертавыштан хакыйкый әгъза булып сайланды.

Академиянең мактаулы һәм чит ил әгьзалары

Бүгенге утырышта академиянең мактаулы әгъзалары исемлегенә яңа билгеле шәхесләр кушылды. "Эрмитаж" музее башлыгы Михаил Пиотровский, тюрколог Сергей Кляшторный, Русия һәм Германиянең галәмне өйрәнү фәнни институтларында эшләүче профессор Марат Гыйльфанов хәзер үзләрен Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы итеп тә таныта алачак.

Бүгеннән башлап Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзалары исемлегендә Төркиядәге татар тарихчысы Надир Дәүләт һәм АКШ галиме Юлай Шамилоглы белән бергә, Кытайның Синҗан университетындагы биология һәм биотехнология институты профессоры Габдулла Аббас та булачак.

Галимнәрне рухландыручы премьер

Фәннәр академиясенең еллык утырышында сайлаулар гына түгел, акча турында да сөйләшү булды. Әлеге җыелышта академия президенты Әхмәт Мазһаров үткән елга йомгак ясады. Аның чыгышын тыңларга һәм академиянең проблемалары белән танышыр өчен утырышка Татарстанның яңа премьер-министры Илдар Халиков та килде.

Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хөкүмәт башлыгы Халиковның чыгышы галимнәрне дәртләндереп җибәргән. Ул алар белән аерым очрашырга, проблемалар турында сөйләшергә вәгъдә биргән.

Илдар Халиков академия башлыгы Әхмәт Мазһаров чыгышыннан фәнни җәмәгатьчелекнең яшәеше һәм проектлары турында күп яңалыклар белүен дә әйткән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Molli кайдан: يورق
15.06.2010 21:02
Tatarstan Fannar' Akademiyasiinda eshlagan' galimnarneng' esh shartlarii ham' esh xaqlarii Evropa ja' AQS dagii kebek buliirga tieyesh.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннэн
28.05.2010 14:44
Вил әфәнде, автор яза «Илдар Халиков академия башлыгы Әхмәт Мазһаров чыгышыннан фәнни җәмәгатьчелекнең яшәеше һәм проектлары турында күп яңалыклар белүен дә әйткән”. Мин үзем дә аңламыйм – ник укучыга андагы сөйләшүләрнең эчтәлеген бераз булса да ачып салмаска? Фән өлкәсе күп, галимнәр дә күп. Ирешелгән уңышлар һәм планнар турында. Мөгаен, анда дәүләт сере юктыр. Сез хаклы : галимнәр халыкка аз-маз хөрмәт йөзеннән булса да, максатлары һәм ирешкән уңышлары хакында гадәти басмаларга чыгарга тиеш дип саныйм.
Мәкаләдән шунысы аңлашыла – бу фәнни коллективка “авыр артиллерия” кертелгән. Ул да булса, интервьюларга караганда гаҗәп булдыклы, елгыр, өлгер Фатих Сибгатуллин. Димәк, акча мәсьәләсе уңышлы хәл ителәчәк. Бу хәлгә шатланырга кирәк бер яктан, бигрәк тә һәртөрле җиһазлар, приборлар, реагентлар кыйммәт заманда! Икенче яктан, моңарчы күрелмәгән авторитар режим урнашуы да бик мөмкин. Бу фән алгарышына нык комачау тудыручы күренеш. Вакыт күрсәтә инде, отумы бу, оттырумы.
Минем уемча, бик күп галимнәр әле һаман да компьютерны файдаланырга өйрәнмәгән дип уйлыйм. Шуңа да, гадәти форумнарга чыкмыйлар, мөгаен.
Электрон парамагнит резонансыннан туган спектрларның үзенчәлекләрен барлап санаучы программа язу диплом эшем иде.Шуңа да бу темадан бераз хәбәрдармын.
Казан физ.мат мәктәбе әле дә бардыр дип ышанам.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннэн
27.05.2010 13:20
Электрон парамагнит резонанс күренешен куллануны
киңәйтү буенча элек Казанда галимнәр җыелышып
фикер алышалар иде. Академик Р.Сәгъдиев җитәкчелек итә иде бугай. Берничә ел инде-җыелганнары ишетелми. Ә бит киләчәге искиткеч күпкырлы юнәлеш.иде. Нинди дә булса матдәне урнаштыралар спектрометрга, бирәләр электромагнит нурланышын. Прибор теркәп куя синусоидалар. Амплитуда ешлыклары, биеклеге һәм саны химик матдәнең үзлекләрен күрсәтә, соңгылары Менделеев таблицасында урынын билгели. Шулай итеп, дэньяда шактый химик элементлар булуы ачыкланган, таблицада аларның урыны билгеләнгән.
80 еллар башында бөтен дөньяга шаунаган «ясалма кан» булдыру, аның каннары ойый алмый торган яралыларга соңгы өмет, соңгы терелү чарасы буларак әһәмияте әйтеп бетергесез иде. Шулай ук биомасса нигезендә, 15 ел туктаусыз эзләнү, тәҗрибә юлы белән булдырылган , хайваннарның һәм үсемлекләрнең иммун системасын бермә бер арттыручы, туберкулез һәм башка йогышлы чирләргә киртә куючы, ел саен ком чүле һөҗүменнән зур мәйданнарда кимеп баручы җирләрдә ниһаять урман үстерергә
мөмкинлек тудыручы препаратлар…Биохимиклар, биофизикларның Нобель премиясенә тиң уңышлары иде алар. Чөнки кешелек өчен файдасы искиткеч иде! Тик, ул хезмәтләр билгесез якларда гаип булдылар.
Вил әфәнде, бәлки Сез ул ачышлар турында Әмерикәдә «фән өлкәсендә илнең соңгы соңгы казанышлары» дип ишетәсез. Шулай булса, гаҗәпләнмим. Безнең илдә патент бюроларының угрылыгын, галимнәр ачышлар ясаган очракта, фәнни журналда
1 автор урынына 10 соавтор язылуын да яшерми сөйлиләр.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.05.2010 23:58
Фирдэвес эфэнде, сез фэн олкэсендэге кешегэ ошагансыз. Язганыгызны уку узе бер дулкынландыру хислэре уята. Димэк, татар фэне сезгэ битараф тугел. Тик менэ нигэ сон бу иптэш Мазгаров монда кереп укучыларга жавап бирми? Сорыйсын, кая Арбузовлар мэктэбе. Лэм-мим. Нигэ кирэк ул тузга язмаган академия, дип. Лэм-мим. Бит, бэлки, мин ялгышамдыр, шундый фэн очен мохим оешманын эхэмиятен анларлык акылым да тогэл тугелдер. Нигэ сон шулай тэкэббер кыланырга. Минем кебеклэр дэ бардыр, кызыксыналардыр. Бит, энэ, рэхэтлэндереп сойли узенен фикерлэрен (фэн хэм академия турында тугеллэрен) шушы радиода. Димэк, ана шулай ук аудитория кирэк, ПР кирэк. Менэ АКШ та хэрбер министр, хэрбер сенатор хэм конгрессмен Facebook та язышалар. Бер жирлэре дэ кимими кебек. Портфельсез урыс президенты Медведев та узенен сайтын тота.
P.S. 1970 елларда Казан Оргсинтезда, окись этилена буенча цехны жибэргэндэ, мин анда бик куп Казан университетынын физика факультетын бетергэн жигетлэрнен масс-спектрометрик анализлар эшлэудэ хезмэт иткэннэрен кургэн идем. Кызык, кая булып беттелэр микэн бу жигетлэр хэм, гомумэн, бар микэн хэзер шундый специалистлар эзерлэу?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.05.2010 21:23
Менэ мин академия башлыгы иптэш Мазгаровтан (ул химик булса кирэк) сорар идем: ботендонья химикларына билгеле булган Казан Арбузовлар тарафыннан оештырылган химиклар мэктэбе кая булды? Кая булды Завойский башлаган электрон парамагнетик резонанс ачып, аны куллану буенча эшл алып бара торган Казан физиклар мэктэбе? Эзлэре дэ калмады кебек. Юкка барга бирелеп, жил куасы урынга, бэлки, Мазгаровка куберэк узенен лабораториясында вакыт уздырырга кирэктер. Вакыт уза, э ул галим очен бик тэ мохим, чын эш тэ курсэтеп калырга, уз миллэтенэ шул фэнне берэр миллиметр югарылыкка булса да кутэрергэ ярдэм итэргэ кирэк тугелме? Барыбер, инде эллэ кайчан фэннэн язган, я анын ни икэнен дэ белмэгэн жилкуарларны шатландырып бэхет табып булмас. Энэ алар Урысия академиясында да котулэре белэн, э кая сон аларнын эшлэре?

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
26.05.2010 14:36
Татарда гына түгел, урысында да юк әле ул чын академик. Фән тирәсенде Петрик кебек җыен шарлатан чуалып йөри, акча, грант исен сизеп. Совет чорында да төгәл фән гел Америкадан урлаган формулалар, проектлар белән генә өстерәлеп барды, аннары бер көндә җимерелде дә төште. Чөнки фәндә театр уйнап булмый (сәясәттәге кебек), анда даһи фикер, чын ачышлар, нәтиҗә кирәк. Ансын да урларга мөмкиннәр, карап тормасаң. Ә совет мәктәбе кешене фикерләргә, башны эшләтергә өйрәтми, ятлап, клише җөмләләр белән генә җавап бирергә өйрәтә.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.05.2010 05:32
Бар, бар урыс фэннэр академиясында чын галимлэр. Куп тугеллэр, эммэ бар теоретик физиклар, математиклар, биохимиклар хэм химиклар да. Эммэ, алар барлык академик саныннан бер 25-30 процент кына тэшкил итэ кебек. Шуларнын кубесе Конбатышта эшли, кайчагында - Мэскэудэ.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.05.2010 05:15
Бу провинция академиялары бигерэк тэ театр бутафориялары кебек куренэлэр. Татарстанда шуны ясау гупче "суверинетет" яки милли казаныш дип табып булмый. Юкка акча тугеп, бюрократия симерткэнче, аз-маз акчаларны шул ук аспирантларга бирсэн бит, файдасы булыр иде. Э монда, имеш, зу "галимлэр" шамилоглулар, деулетлэр... Кэмит. Тик жэл чал чэчле бабайлар уйный анда. Менэ Америкада да барлар академиялар. Гариза яз, взнос тулэ дэ, агазасы булырсын. Э АКШ Милли Фэннэр Академиясы башка нэрсэ. Анда чын галимлэр, нобель премиясы лауреатлары, фэн олкэсендэ зур казанышларга ирешкэн галимлэр. Эммэ, берсенэ дэ аларнын акча тулэмилэр. Чит иллэрдэн дэ бар агзалар, эммэ гомерлеккэ тугел. Академиялар оештырып фэнне бер генэ дэ миллиметрга алга жибэреп булмый. Шуны, минемчэ, Казан бабайлары да анлыйдыр. Эммэ, вакыт уздырып, арт ягынны туздырып, фэн имитациясы белэн булашалар. Нигэ сон аларда чак кына да гарьлек хислэре калмаган?

кем: Фирдэвес кайдан: Чирмешэннэн
25.05.2010 21:37
Бармы соң монда җәмгыятьнең намусы булып торырлык
«дөрес» академик?

кем: вахтер кайдан: ишек катыннан
25.05.2010 21:37
Сайланган әгъзалар арасында бер чын галим юк , иммитаторлар гына . Мин заманында ТФА-га зур өметләр баглаган идем , ә ул олы яштәге әшнәләр клубына әверелде , бик кызганыч . Иле нинди , академиялары да шундый .
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.05.2010 17:49
Монда шунысы ачык тугел: тулилерме шул академикларга акча? Тулэсэлэр, тагын да оят! Мин уземнен СССР Фэннэр Академиясында аспирант булган елларымны бик авыртыну хислэре белэн искэ алам. Ни сина кирэкле прибор, ни эш урыны, ни реактивлар. Телэсэн ничек тап, телэсэн ничек эшенне башкар. Жавапка гел акча юк. Э шул ук вакытта академик дигэн бабайлар аерым машиналарда узлэренен шэхси шоферлары белэн йорилэр, эшереп "хезмэт" хакы алалар, бушка дача, курортлар, зур фатирлар, хосусый дэулэт магазиннары, чит иллэргэ командировкалар... Менэ шуна курэ дэ Урысиядан юньле галимлэр кача. Фэнне кутэру, яна технологиялар ясау монда куз буяу яйсэ акча суырырга чишмэ ачулар гына. Фэн студиннардан, аспирантлардан башлана. Аларны гол кебек устерергэ кирэк. Устеручелэрне житештерергэ кирэк. Сонгылары, шул бабайларга карап, тагын акча ягын гына карагач, нинди фэнни мэктэплэр була ала? Русия очен Чаллы яки Бирск институтлары дэрэжэсендэге Висконсин университетында 5-7 студинга тел дэреслэре биреп булашкан Шамил оглудан Татарстанда фэнни урнэк ясау колке генэ тугел, бик тэ шул бабайларнын нинди дэрэжэдэ уй йортулэре турында лакмус кэгазе икэнен бик ачык курсэтэ. Чын галим вакытын жэлли, андый "академияларда" ыштан тобен туздырмый. Фэн кутэру турында монда бик куп лэчтит саталар, тик шунысы аяныч, нигэ сон урнэкне фэнсез калган урыстан алалар, э АКШ тан хэм алдынгы Европа иллэреннэн тугел? Жавап монда бер генэ: инде эллэ кайчан фэннэн мэхрум булган жилкуарлар узлэрен "эле мин хаман кочле" дип курсэтеп, азмы-купме бушка акча алып фарсит итэселэре килэ.
     
текст зурлыгы - +