киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Президент машиналар узышында беренче урын алды

фото “vkontakte.ru”дан алынды
24.05.2010

23 майда Татарстанда Русия күләмендә машиналар ярышы узды. Әлеге чемпионатта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып куәтле машиналар арасында 5 спортчыны җиңеп беренче урын алды.


Пәрәвездәге форумнарның берсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесе булгач, мөгаен, авто узышларны ташлар, диелгән иде. Ләкин, күрәсең ул бар җирдә дә өлгерергә тырыша.

Узган ялда Рөстәм Миңнехановның “Биектау” автоузышу мәйданында Русия буенча машиналар ярышының икенче этабында катнашуы күпләрдә зур кызыксыну уятты. Һәрхәлдә әлеге чара турында шау-шулы рекламнар күренмәде, бәлки шуңадыр да катнашучылар һәм тамаша кылучылар күп булмый.
23.05.2010 Рөстәм Миңнехановның "тимер атын" иярләү вакыты. фото "vkontakte.ru" дан алынды


“Машинада узышучылар бик аз булды. Ярышны карарга килгән халык та аз иде. Бу чара тыйнак кына үткәрелде. Монда гадәттә берүк спортчылар катнаша. Кемгә кызык шул карарга килә”, диде Биектау районында узган машиналар ярышын карарга барган журналист Артур Гәрәев.

Президент катнашкан Русиякүләм машиналар узышы 3 өлешкә бүленә. Беренче узышта 6 машина катнаша. Икенче өлештә 17 спортчы тимер атларын иярләп ярышка чыга, араларында бер хатын-кыз да була. Бу ярышны спортчылар “Д1а” дип йөртә, ул тамашачылар өчен бик тә мавыктыргыч, кызык уза. Монда Русия машиналары белән бергә чит илнекеләр дә көч сынаша. Татьяна Елисеева иярләгән “сигезле” машинасы берничә тапкыр әйләнеп капланырга да өлгерә.

“Мәскәүдән килгән хатын-кыз узышчының финалда бәрелеп, әйләнеп каплануы тамашачыларны уятып җибәрде”, ди Гәрәев. Татьяна Елиеева зыян күрми, ләкин алдынгы урын да алмый.

Татьяна Елисеева иярләгән “сигезле” машинасы
Инде Татарстан президенты узышкан “Д1”, ягъни куәтле, дүрт тәгәрмәче дә тартучы чит ил машиналары ярышында 5 спортчы көч сынаша. Рөстәм Миңнехановның “Citroen” машинасына көндәшләр булмый диярлек. Татарстан президенты үзен бик иркен, ышанычлы тота.

“Узышканда вакытта көндәшләрен артта калдырып тамашачылар өчен махсус хәрәкәтләр дә ясап алды”, ди Артур.

Русия күләм машиналар узышының чираттагы ярышы 6 июньдә Тольяти шәһәрендә узачак. Быел Татарстан президенты кубогына ярыш “Биектау” автоузыш мәйданында 29 августа була.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: камил кайдан: казаннан
29.05.2010 12:26
Димәк булдыра призедентыбыз вакыт таба.Әгәр мәчетләргә дә кергәләсә (урыслар бит йөри чиркәугә) әйбәт булыр иде.

кем: Фәрхәт кайдан: Татарстан
26.05.2010 09:35
Дәүләт башында торган кеше үз халкының бер зур өлешенә әверелә.Аннан бик күп нәрсә тора.Шуңа күрә спортның куркыныч төрләре белән шөгылләнергә тиеш түгел.Ул-бу килеп чыкса күпме проблема тудырачак.Хәзер аңа республиканың яшәешен яхшыртып үзенә пиар ясарга кирәк.Әллә инде бездә бар да ал да гөлме?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: Фэрхэткэ
27.05.2010 04:55
И-и-и, кеше башына ни тошэсен беркем дэ белми. Менэ президент Буш ТВ дан футбол карап утырганда, коры кринделлэр кимергэн була хэм тыгылып, ушыннан язып та куя. Ярый эле, хатыны кырында булып, аны коткарып калган. Э велосипедта чабып мэтэлэгэч, бер сояген сындырган хэм битлэре-йозлэре кугэргэннэр белэн капланган. Куплэр,имеш, ана хатыны тондырган дип колделэр. Шуна курэ, чапсын автода Мини хан, жиллэнсен, башка губернаторларнын кузе кызышсын. Татар да, менэ ничек безнен губернатор булдыра, диер. Чутки дэ аерма. Губернаторнын эше - шатыр шотыр... Какуй монда сэясэт, Мэскэу яканнан тоткач. Шул, тик буылып кына калма инде. Бармак белэн курсэтмэлэр бирергэ эле хаман Бабай бар. "Восточный мудрец" да, татар Ден сяо пины бер кеше очен. Икенчесе була алмыйдыр бит. Хэйер, ул Туфан тагын Мини хан очен дэ берэр билге уйлап табуы бар. Мэсэлэн, татар Ришельесы, татар Конфуцийы. Китапларда андыйлар чиксез, укы гына...

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
25.05.2010 13:38
50 яшькә җитәп хаман машина куган ир ат - җидди кеше түгел инде ул. Үзен бала-чага кебек тоткан ирләр хөрмәткә лаек түгел. Андый кеше кулына милләт язмышын да, дәүләт белән идарә итүне дә тапшырырга ярамый. Дәүләт башлыгының үз үзен тотышы башкача булырга тиеш, ичмасам кинәшчеләре бер "имиджмайкер", берәр тәрбияче табып бирмиләр үзене. Былай да кот чыгып тора болар чит илгә чыкканда, татарның дәрәҗесен төшереп кенә йориләр. Бу юлы Төркиягә барганда, туры эфирдан күрсәттеләр, урыс белән төрекләр ялкынлы чыгыш ясаганда, безнеке башын кынгыр салып йоклап утыра иде артка рәтләрдә. Димәк кызык түгел аңа зур сәясәт, машина куу кызыграк бит.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
27.05.2010 23:47
Һәр кешенең үз хоббие бар кемдер марка җыя кемдер автоузышта катнаша. Безнең якташны "урыс әйтмешли" обсуждать итәргә кем сезгә хокук бирде әле. Ние белән ошамый инде ул сезгә. Зөлфия ханым үзегез узышып карагыз, аннары әйтерсез, җитдиме ул, түгелме? Аннары Сезгә беркем ошамый инде, Шәймиев фәлән, Миннеханов төгән. Бер Ивановны утыртып куйсалар шып буласыз инде булуын. Кемнедер президент итеп куйганнар икән , димәк ул моңа лаек. Ник ул Зөлфия я Булат түгел, гәрчә без булсак та иртәгә үк тотынырлар иде гәйбәтне сатарга. Гомумән монда даими язучыларны мин авылның бер башыннан тотынып, икенче башына җитүче урам әбиләренә ошатам. Кеше әле бер ел эшләмәгән, инде күпме нахак сүз. Көннән-көн милләтебезнең гайбәт кенә сатып, башкаларны нульгә чыгарып, үзләрен генә алланың кашка тәкәсе итеп күрсәтергә тырышуларына күңелем әрни. Татарны "истинный ариец" итеп күрсәтергә маташу бик начар күренеш. Берәү аның ни икәнен 1945 елда татыды инде үз җилкәсендә. Кызганыч, халык демократия, сүз иреген кешегә пычрак ату дип аңлый булса кирәк
җавап

кем: Жамшуд
27.05.2010 23:20
Әйе, кырыкка җитеп кырык эш, кырык торак, кырык хуҗа алыштырган, дүрт тапкыр кияүдә булган хатыннарга гына ышанырга була. Нормаль ирләргә ышанып булмый! Патологик фантазияләрегезгә башкаларны тыгу бик көлке.
җавап

кем: Мөслим кайдан: Казан
26.05.2010 18:48
Байрамова ханым, сезгә һич ошап булмый - йокламыйча тыңлап утырса, вот менә урысларны ничек тыңлый дип чәпчер идегез. Тыңламаса - менә кыңгыр салып утырган икән башын. Урысларның ялкынлы чыгышын тыңламаган икән, бик дөрес иткән. Нигә аңа урысларның, төрекләрнең буш сүзен тыңлап утыру?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.05.2010 23:05
Минемчэ, Золфия сенлем, Минниханов дорес эшли. Ни очен? Ул, тогэл фэн белем алган кеше буларак, рациональ кешедер. Шуна курэ узенен кем икэнен бик яхшы белэ хэм кэмит уйнасы да килмидер. Ярый, кем сон Минниханов? Губернатор. Аны Мэскэу куйды, нигэ ана шул вакытта татар халкынын "юлбашчысы" ролен уйнарга? Ул, курэсен, Шайми тугел, "восточный мудрец" ролен уйнарга. Анын эше, ул уйлаганча дип карыйм, бюджетнын очын-кырыен ямау, губернада тынычлык имин иту, сайлауларда 95-98 процент тавыш тэмин иту. Калганнары анардан тормый, монда купме генэ без бу турыда бэхэслэшсэк тэ. Керем аз, чыгым куп, барысы да тик сорый: акча да, акча... Э бит тормыш та бара, яшь тэ. Нигэ заманында анын рэхэтен дэ курмэскэ! Куп чыгымнар тэлэп итмилэр анын ярышлары, чагыштырмача. Хэзергэ ул миллиардлар жыймый кебек. Бик тыныч кына хезмэт итсэ, ана Мэскэудэ дэ вакансия ачылуы ихтимал. АКШ та ни кыланалар губернаторлар? Ни генэ тугел! Энэ Нью-Йорк штататы (бюджеты буенча Татарстанны бер 50 тапкыр уза) губернаторы Спитцер турыда язган идем инде, анын ничек итеп хур кызлары белэн кунел ачуын. Т.Каролайна губернаторы, шулай ук, мэткэлэр белэн ачыктан ачык, эшен ташлап йоргэн. Хатыны анын белэн хурлыгыннан аерылды, э ул хаман губернаторлыкта утыра. Нигэ? Бик жинел тугел аны алып ташлау. Басынкыраклары гольф уйныйлар, вино-аракы белэн мавыгалар. Шул ук Клинтон да губернатор чагында, гел хатын-кызлар белэн булашкан. Тик бер Шварцнеггер гына хэзергэ уз-узен тота. Яшерэк чагында зэхэрен чыгарган. Бер дэ бит юкка эйтмилэр, "эшлэр губернаторныкыннан да начарырак"дип. Димэк, Мииниханов очен губернаторлык гади хэм авыр эш. Иллюзиялар ясарга кирэкмэстер. Дорес эшли, Торкиялэргэ барып утырышларда черем итеп. Нигэ кыланырга, имеш, менэ нинди бэхет монда утыруы хэм татар халкы исеменнэн куз буяу. Куз буясы килмидер. Ул бит Шайми тугел демагогия сатырга. Ана карап, бэлки, татар да иллюзияларсыз, тормышка аяк баш белэн карарга ойрэнер, узенен язмышы Миннихановтан тугел, э анын узеннэн торуы турында да уйлый башлауы ихтимал.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.05.2010 06:15
Минниханов Казанда машинада чапканда, Башкортстанда "ботендоньяга билгеле галим Эхмэт Рахимов" узенен Волга машинасына асылынган ГАИ кешесен 15 метрга остерэп барган. Тик, анын каршысына чыккан патрупь машинасы гына аны туктата алган. Гаишник анардан документларын сораганнан сон, "академик": "мин сезгэ бернэрсэ дэ курсэтмим, мин академик!"' дип кычкырып газына баскан икэн. Чыганак: lenta.ru
Язуымнын максаты, шул "зур галимнен" кем икэнен белэсе килудэн. Уфада "ботендоньяга билгеле" булган кешене, бит, башка кешелэр дэ белергэ тиештер дигэн уемнан. Кая карамасан, анда "академик" бу Урысияда, тик фэн генэ юк диярлек дэрэжэдэ.
җавап

кем: ураллы
25.05.2010 21:59
Башкорттар арахында ундай академикты ишеткэн юк, ихтимал татарзыр.
җавап

кем: тәре типкән
29.05.2010 17:22
Карагыз әле, "ураллы" Башкортстанда татарлар яшәгәнлеген нихаят таныды! Академикларына кадәр булгач, гади игенче-пролетарлар да бардыр алайса
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.05.2010 03:48
Менэ таптым. Зур галим икэн, Башкортстан академиясы агзасы:
Башкирский академик 15 метров протащил волком по асфальту гаишника -
25 май 2010 ... Рахимов Ахмет Закиевич - доктор психологических наук, заслуженный деятель науки РБ (1995), академик международных академий психологических ...
permnew.ru/news?post_id=420 - 10 hours ago

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
25.05.2010 04:28
Безнең югары түрәләр шулай "тигәнәк буе сикергән" саен горурлыктан шартларга җитмәгез, аннан башка да гарьлек! Нинди эшкә куелган, шунысын эшләсен ичмаса азрак күзгә күренерлек итеп!

кем: егет кайдан: сарман
24.05.2010 22:35
Минихановтан эйбэт президент чыгарга тиеш. Тик машинада чапмасын! Хэзер ул Татарстан очен жаваплы.Омете анын. Туктасын иде. Куркыныч.

кем: golnaz кайдан: kzn
24.05.2010 22:19
мина Ростэм Миннеханов бик ошый, бэлки гади булуына шулайдыр. э инде машинада чабуы ботенлэй тан калдыра!

кем: илнур кайдан: казан
24.05.2010 20:42
монда алдагы ярышларда катнашкан видеосы да бар Миннехановнын http://video.mail.ru/mail/ls_studiospb/17/20.html

кем: марат кайдан: казан
24.05.2010 19:59
Вэт булдырган безнен президент!
     
текст зурлыгы - +