киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Айдар “Казан егетләре”нә “Җәй” белән килеп керә

Сулдан беренче Айдар
20.05.2010

Ун елдан артык татар эстрадасында көчле төркемнәрдән саналучы “Казан егетләре”ндә узган ел үзгәрешләр башланды. Хәзер инде алар яңа җырчы белән җырлый башладылар.

“Кызган таба” кунагы “Казан егетләре”нең иң яшь җырчысы, төркемнең яңа егете Айдар Әгъләмов.

Апрель азагында “Казан егетләре” төркеме үзләренең яңа альбомнарын дискәтүк ясап тәкъдим итте. Алар халык җырларын заманча көйләргә кушып башкаручылар рәтенә керәләр.
Яңа җыр җыентыгы


Айдар, “Казан егетләре” төркеменә кинәт килеп керүең безне бик тә кызыксындырды. Шул хакта таныштырып үт әле


Мин бу төркемгә август айларында килеп кердем. Көтмәгәндә килеп чыкты. “Казан егетләре”нә килгәнче автор-башкаручы буларак җырлап йөрдем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәгать университетының татар эстрадасы актеры бүлеген тәмамладым.

Инде төркемгә килеп керү тарихына якынрак килсәк, узган елның җәенә кергәндә “Җәй” җырын яздым. Шуннан бу җырны берәр төркем белән башкарырга кирәк дип уйладым һәм иң беренче булып “Казан егетләре” күз алдыма килде.

Алар,“Җәй”не тыңлагач, әйдә бу җырны безгә генә калдыр, без аннан хит ясыйбыз, диделәр. “Җырны бергә җырламасак болай гына бирмим, үземдә калдырам!” дип җавап кайтардым.
Шулчак “егетләрнең” продюссерлары Рафаэль абый килеп, җырны тыңлаганнан соң, “Шалтыратышырбыз әле, югалма!”, диде. Ике атна үттеме икән, Рафаэль абый шалтырата:

“Айдар төркемдә үзгәрешләр көтелә, безнең белән эшләргә теләгең бармы?”, ди. Бераз уйлаганнан соң уңай җавап бирдем. Сентябрьдә яңача эшкә тотындык, шулай итеп, хәзер “Казан егетләре” ул - Артур, Марат, Айдар.

“Казан егетләре” ни өчен үзгәрде соң?

Бу хакта инде сөйләшмәскә тырышабыз, чөнки буласы булган. Азат белән Вәли ислам дине кануннары буенча яши башлады һәм алар үзләренчә эш итәргә карар кылдылар.
Үзеңне ничек кабул иттеләр, син бит алардан күпкә яшь?

Гадәттә яңа җиргә килеп кергәч ике яктан да өйрәнү бара, монда да шундый хәл күзәтелде. Әлбәттә, “Хәзер мин сине тикшерәм!” дигән сүзләр булмады. Тавыш мөмкинлегеннән башлап, характер үзенчәлекләренә кадәр игътибарга алынды һәм мин ул сынауларны үттем.
Төркемгә яңа сулыш алып килдем дип әйтә аласыңмы?

Күпмедер әйе, мисал өчен, әле күптән түгел “Казан егетләре” башкарган җырга ремикс ясадым. Чөнки бөтен яшьләр өчен җырчыларның дискәтүк өчен көйле эшкәртмәләре бар иде, ә “егетләр” бу яктан калышып килде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: sharik кайдан: kazan
23.05.2010 16:33
Бу торкем сонгы арада уз бэясен бик нык кутэргэн дип эйтэлэр, 40-60 менгэ кадэр сорыйлар ди...

кем: татар кызы кайдан: казан
22.05.2010 21:25
Мин Казан егетлэре торкеменен узгэрешен яна ишетэм. Бик матур жырлый торган торкем. Шулай да теге 4 егеткэ иялэнгэч бераз авыр булыр инде яна торкемне кабул итуе. Сезгэ унышлар, Айдар, Казан егетлэре торкеменнэн яна жырлар хэм клиплар котеп калабыз. Э Вэли белэн Азатнын ислам дине кануннары буенча яши башлавына бик соенэм. Дин барыбер дэ начарлыкка илтми. Аларга да унышлар!

кем: марат кайдан: казан
21.05.2010 16:10
Айдар бу торкемгэ туры килеп бетми кебек, элек яхшырак иде

кем: golnaz кайдан: kazan
21.05.2010 03:07
Шэп торкем, мин аларны бик бик яратып тынлыйм!!!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Айдар “Казан егетләре”нә “Җәй” белән килеп керә