киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Татарстан җитәкчелеге мәскәүләр белән очрашты

Илдар Халиков
18.05.2010

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга дип килгән иде. Чакыруларда гына түгел, мәдәни үзәк диварларындагы язмалар да очрашу президент белән булачак дип раслаган иде. Ләкин Миңнеханов Русия президенты белән Украинага китү сәбәпле, Мәскәүнең татар халкы белән очраша алмады.

Ләкин килгән халык нәүмиз калмады, алар мәдәни үзәктә Татарстан җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Төп хисапны яңа премьер-министр Илдар Халиков ясады. Татарстан вәкилчелегендә мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, язучы-депутат Разил Вәлиев бар иде. Бу очрашуда шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

Очрашуга дип мәдәни үзәккә 500дән артык милләттәшебез килгән иде. Алар арасында танылган шәхесләр дә, мәсәлән: футболчы Ренат Досаев, хирург Ренат Акчурин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, академик Роберт Нигъмәтуллин, генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм башкалар бар иде. Тамаша залында шулай ук төрле югары уку йортларында укучы, мәдәни үзәккә йөрүче яшьләр дә байтак иде.

Очрашуны Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде. Президентның була алмау сәбәпләрен әйтеп, аның белән очрашуны планнан төшереп калдырмыйбыз, ул һичшиксез булачак, диде.

Татарстан республикасы исеменнән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән килгән халыкны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Ул Мәскәү татарлары тормышыннан хәбәрдар булуын белдереп, аларның эшчәнлеге Татарстанга да, башка төбәкләргә дә үрнәк дип, билгеләп үтте. Татарстан сәнәгате, аның халыкара бәйләнешләре турында сөйләде. Шулай ук бу елның октябрь аенда булачак халык санын исәпкә алуга да тукталды.

Халиков үзенең чыгышында, Мәскәү сабан туен халыкара югарылыкка күтәрергә кирәк, ул бәйрәмгә чит ил илчелекләреннән кунаклар чакырырга кирәк, диде. Татарстан премьер-министры Мәскәүдә үз татар театрын булдыру темасын да күтәрде.

"Мәскәүнең татар мәдәни үзәге Мәскәү, Татарстан башка төбәк татарларын да тартып тору үзәгенә әйләнергә тиеш", диде ул. Бинаның тагын да 49 елга Мәскәү татарларына бушлай куллануга бирелүен искә төшереп, чыгышы ахырында очрашуга килгән халыкка рәхмәтләрен белдерде.

Татарстан вәкилчелеге

Татарстан делегациясе милли үзәкнең китапханәсендә, хореография классында, рәсем студиясендә булдылар, аларның эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.

Татарстан делегациясенең республика исеменнән Мәскәүгә күп төрле бүләкләр алып килүен дә әйтергә кирәк. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең 10 татар активистына Татарстанның югары бүләкләре тапшырылды.

Мәскәү милли мәдәни оешма рәисе Рәсим Акчурин, Мәскәү өлкәсеннән Фәрит Могтасаров, 1186нче мәктәп директоры Лемма Гирфанова, Домодедова шәһәре милли-мәдәни оешма җитәкчесе Фоат Солтанов, татар балалар бакчасы мөдире Сания Исмәгыйлова, язучы Раул Мир-Хәйдәров һәм башкалар Татарстан президентының рәхмәт хатына лаек булды.

Татарстан хөкүмәте исеменнән мәдәни үзәкнең яшьләр оешмасына биш компьютер тапшырылды. Милли-мәдәни мохтарияткә «Фиат» автобусын бүләк иттеләр. Очрашудан соң халыкка Айдар Галимов, Раяз Фасихов, Алинә Шәрибҗанова, «Казан егетләре» төркеме һәм башка артистлар катнашында зур концерт программасы да күрсәтелде.

Очрашу вакытында Татарстан җитәкчеләренә сораулар бирү мөмкинчелеге дә булдырылган иде. Ләкин сораулар шул хәтле күп булып чыкты, премьер-министр, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татар конгрессы башлыгы Ренат Закиров кайбер сорауларга җавап бирсәләр дә, ул очрашуда гына бар сорауга да җавап бирү мөмкин түгел, диделәр.

Премьер-министр, президиумга язма рәвештә килгән сораулар җыелмасын күрсәтеп, боларга җавап бирер өчен яңадан тагын бер мәртәбә очрашырга кирәк булыр, диде. Очрашу турында фикерләрен сорагач, күп кенә милләттәшләр дә мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.


Кайберәүләр очрашуның татарча түгел, рус телендә баруыннан риза булмавын әйтте. Кемдер президентны көткән булган. Тик шулай да, барысы да дип әйтерлек мондый очрашуларның кирәклегенә басым ясады. Татарстан Мәскәүгә тагын да якынайган кебек булды, диделәр.

Очрашуга Бауман исемендәге техник университет студентлары да килгән иде. Соңга елларда татар яшьләре оешмалары Мәскәүнең күп кенә югары уку йортларында барлыкка килде. Хәзер ул данлыклы «Бауманкада» да татар яшьләре оешмасы барлыкка килгән икән.

Без аны «Хәрәкәт» дип атадык диде, оешма әгъзәсе Ильяс Кәримов. «Хәрәкәттә бәрәкәт», диде ул өстәп. Һәм очрашудан канәгатъ калганнарын белдерде. Шулай итеп, инде Мәскәүдә байтак кына яшьләр оешмасы эшли дип ныклап әйтергә була.

Очрашу турында сорау биргәч, Әлфинур исемле бер ханым мәдәни үзәк максатсыз кулланыла дип, тәнкыйть сүзләрен дә әйтте. "Элек монда балалар бакчасы, «Ямашев» исемендәге татар мәктәбе булган. Язучылар, артистлар белән очрашулар еш оештырылган. Хәзер инде алар юк. Бик кызганыч. Бу бина бит Мәскәүнең үзәгендә, биредә һичшиксез татар мәктәбе булырга тиеш", диде ул.

Мәскәү өлкәсеннән Хәмдия Рамаева: "Бер күрешү үзе бер гомер. Мең чакрым җирдән безнең белән очрашу өчен шундый кешеләр килгән. Мин бик канәгать. Яшисе килә, эшлисе килә!", диде.

Мөхәммәт Миначев: "Нәрсә без мәскәүләр булгач татарча белми дип беләләрме икән? Русча сөйләштеләр, татарча кирәк иде. Кызганыч, президент үзе булмады, ләкин бу очрашу да бик кирәкле. Андый очрашуларны ешрак оештырырга иде. Иң кимендә елга ике мәртәбә. Соңгы тапкыр Шәймиев биредә 1997 елда булган иде. Шуннан соң беркем килгәне булмады. Ләкин мин очрашудан канәгать», диде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
23.05.2010 20:31
Туганнар, әйдәгез бергәләшеп шушы пробеманы чишик? Сездә языгыз ТНВ яңа гасыр каналы, татарча җитәрлек тапшырулар алып бармаганы турында. Бу бит без татарлар өчен уртак проблема булып тора түгелме соң? Кем соң татарны ихтирам итәр, әгәр татарлар кулыннан бер эштә чыкмаса? Шулаймы егетләр? Әллә егетләр кызлар артыннан гынамы йөрергә булдыклылар инде. Көрәш ул бар җирдә дә көрәш, бер азатлыу дип кенә кычкырудан тормый, менә шундый социаль әйберләрдән дә тора.

кем: Şamil İxsanov кайдан: Ukraina
19.05.2010 20:37
Şuşındıy oçraşunı da tuğan telebezdә alıp bara almağaç, ni fayda tatarlıq turında lığırdap yөrüdә?! Hәm nigә xurlıqqa tüzә almıyça Renat Zakirovlar hәm Razil Wәlievlar cıyılıştan çığıp qaçmağannar?!
җавап

кем: jieleshta qatnashuche
19.05.2010 23:34
Anda Zilia Valeyeva ghena uruscha sipterde , tatar madaniate bugen tatar marjase qaramaghenda .

кем: Мөслим кайдан: Татарстан
19.05.2010 18:22
Мөхәммәт әфәнде бик мөһим мәсәлә күтәргән . Салым түләүче , бөтен илгә сибелеп яшәүче , "тигез хокуклы" татар халкына гомумфедерал радио-телевизион каналлар кирәклеге турында кайчаннан бирле сөйләнә . 2002 елда президент Путин бу мәсәләне хәл итәргә үзенең хөкүмәтенә тиешле "поручение" дә биргән иде . Күрәсең , "эшләмәгез" дип шпионнарча күз дә кыскан булган , чөнки берни дә үзгәрмәде . Ә менә Америка безнең турыда кайгырта , 1954 елдан бирле "Азатлык" Радиосы эшли , рәхмәт аларга . Хәер , татарны изсәләр дә , киссәләр дә , кыерсытсалар да , басымчак итсәләр дә , Татарстанның Мишәбаш авылында "без тигез хокуклы пәтриютләр" дип торучы мазохистлар булганда , Рәсәй нишләп татарга яхшылык эшләсен !

кем: исемсез
19.05.2010 14:09
Биредә татар дөньясыннан Мәскәү-Татарстан мөнәсәбәтләренең
бер чагылышы бирелгән. Ә бит Мәскәү һәм өлкәдә татарлар бик
күп яши, арада чарасызлыктан интегеп яшәүчеләр дә шактый.
Бигрәк тә яшьләр-бала үстерүче, торыр урыны булмаган гаиләләр.
Анда торак йортлар хәтсез кыйммәт, гади кешенең төшенә дә
керми торган бәяләр. Татарстанда, бигрәк тә авыл җирендә тормыш итү күпкә җиңелрәк кебек, бигрәк тә газ, су кергәнен исәпкә алганда. Татарстанда бик күп «сүнеп баручы» авыллар бар. Мәктәпләр ябыла. Аларда күбесенчә картлар яши, очсыз бәя торулы буш йортлар шактый. Ә ни өчен яшьләрне авылга чакырмаска? Тик, иң беренче чиратта, эш мәсьәләсе килеп баса. Яктан кайткан гаиләләргә (яшь гаиләгә) нинди дә булса дәүләт ярдәме бармы икән ул? Әйтик, очсыз кредитлар һәм аларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән түләү мөмкинлеге? Бәлки «шәһәрдән авылга» хәрәкәтен оештыру кирэктер, авылларыбыз
тернәкләнеп китәр иде, мөгаен. Ә тернәкләнү кирәк! Шул ук вакытта Мәскәүдә һәм өлкәдә татар җәмгыятьләре эшләп килә, шул ук җәмгыятьләрнең шактый чыгым сораучы бик күп төрле эшләре бар. Беррәттән, татарларны хәләл ризык, бигрәк тә ит белән тәэмин итүләрне оештыруга да саллы өлеш кертә алыр идее алар. Ник боларны язам? Беләм, Мәскәүдә һәм өлкәдә хәләл иткә
ихтыяҗ зур! Шул ук вакытта авылда эшсезлэр кyп, сорау булганда,
үзара әртил оештырып, ит җитештерү белән шөгыльлләнү мөмкин эш. Шулай итеп, «тегеләр дә», «болар да» үзара хезмәттәшлеккә мохтаҗлар. Әмма киртәләр дэ шактый. Шул киртәләрне җимерүче булып әлегедәй очрашулар торса иде! Ул чакта мондый очрашулар тагын да файдалырак yтэр иде..


кем: татар улы кайдан: татар иле
18.05.2010 23:26
Мөхаммәт әфәнде, сезнең фикерләрегез, ТНВ турындагы белән килешәм.Канында "ат" ятмаган татарны шундый әһәмиятле - татарга хезмәт итәргә тиешле урынга куйсаң, әлбәттә , белеп ме, белмичә ме , татарга зыян сала башлый.
ТНВ дигән әйбер - татар ТВсын бугазлап ята.
Кайчан, ничек итеп китерә башларбыз икән, халкына(татар) хезмәт итәргә җан атып торган улларыбызны әһәмиятле-җитәкче урыннарга?!.

кем: татар улы кайдан: татар иле
18.05.2010 19:02
Татарларны туплый башлауга бер адым ясалган, дип әйтергә була. Бу хәрәкәт дәвам итсә, уңышларыбыз да булмый калмас, Алла боерса.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
18.05.2010 18:58
Бераз ялгышлык киткән, Шәймиев белән 1997 елда очрашу Әсәдулла йортында түгел, ә МГИМО институтында булган иде. Ә Әсәдулла йорты татарларга кайтарылды тик 2003-нче елда гына, шуңа күрә 1997 елда биредә очрашу Татарстан президенты белән мөмкин түгел иде. Билгеле, мин башка сүзләрдә әйткән идем, Нәзифә ханымны бик озын дип, кыскартканнар ахрысы. Менә җиткерәсе фикеремне әйтү мәслихәт дип санап әйтергә булдым. сүзем ТНВ-яңа гасыр каналы турында. Шушы каналда паритет саклаган булып, татарча тапшыруларны рус теле тапшырулары белән тиңлиләр, менә шушы әйберне аларга төзәтәсе иде. Мин инде әйтмим, урыс телендә Үзәк Телевидение барганын һәм анда 77 төрле урыс телендә программалар булганын. Ә ТНВ=яңа гасыр каналы татар телендә бердән-бер канал әле аныңда яртысы урыс телендә бара. Мин бу турыда ТНВ яңа гасыр сайтына язган идем, аннан җавап булды, Татарстанда яшәгән урыслар өчен тапшырабыз, алар биредә яшиләр дип. Шулаен ул шулай да, ә ничек үтәлә соң бу очракта Татарстан Конституциясенең 14- матдәсе, кайда язылган, Татарстан кайгырта читтә яшәгән татарларны да дип? Ә бит ТНВ яңа гасыр канаплын крыйлар Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә, шул исәптән Мәскәүдә дә? Ә ник безне Рәсәй хөөкүмәте кайгыртмый, ә Татарстан каналы русларны кайгырта. Болай эшләү гадел түгел, бер илдә яшәп урыслар үз телләрендә көне-төне карый ала, ә татарга килгәндә эшләр башкача булып чыга. Ничә ел көрәшеп алынган шушы ТНВ яңа гасыр каналыннан да күбесе очракҗе без мәхрүм. Дәүләт вәкилләренә шушы сорауны бирәлмәдем, язмача әзерләмәгән идем, телдән әйтермен дип уйлаганга, насыйп булмады.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Татарстан җитәкчелеге мәскәүләр белән очрашты