киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Омски ветераннарына Татарстан президенты бүләге тапшырылды

14.05.2010

Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар милләтеннән булган икенче дөнья сугышы ветераннарына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр Омски ветераннарына да бирелде.

Икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ветераннарга хөрмәт зурдан булды. Аларның күпләре фатирлар белән тәэмин ителделәр һәммәсен дә хакимият органнарыннан, эшләгән урыннарыннан, мәктәпләрдән өйләренә килеп тәбрикләделәр, төрле очрашу-кичәләргә чакырдылар, җылы сүзләр әйттеләр, бүләкләделәр.

Болардан тыш Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар милләтеннән булган ветераннарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тә тапшырылды.

Татарстан президенты бүләген Омскиның 14 сугыш ветераны да алды. Аралар ерак булу сәбәпле, ветераннар кулына бу бүләкләр соңлап тапшырылды.


Омскида бүләкләрне тапшыруны шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары һәм “Умырзая” ансамбле үзешчәннәре оештырды. Алар кулларына гармун тотып һәрбер ветеранның өенә бардылар, Татарстан президентының факс аша жибәрелгән котлау хатын укыдылар, бүләген тапшырдылар һәм бергәләп татар җырлары башкарды.

Чиксез дулкынланган ветераннар күз яшьләре аша рәхмәтләрен белдерделәр, күңелләрендә туган хисләре белән дә уртаклаштылар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бүләге күтәренке рух һәм яшәүгә өмет тудырды Омски ветераннары күңелендә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +