киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / тарих битләре

Сугыш мифлары: Александр Матросов-Шакирҗан Мөхәммәтҗанов батырлыгы

12.05.2010

Икенче дөнья сугышында риваятькә әйләнеп, телдән-телгә күчеп сөйләнгән Матросов батырлыгы сугыштан соң да озак еллар бернинди шиксез кабул ителә килде. Бары тик соңгы елларда гына Александр Матросов исеме артында Урал егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов торуы билгеле булды.

Рәсми чыганакларда Александр Матвей улы Матросов 1924 елның 5 февралендә Украинаның Екатеринослав (хәзерге Днепропетровски) шәһәрендә туган дип күрсәтелә. Кече яшьтән үк ятим калып, Ульян өлкәсенең Иваново һәм Мәләкәс балалар йортларында тәрбияләнгән, 7 нче сыйныфтан соң Уфа хезмәт колониясендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. Кайбер чыганакларда ул үзе дә хезмәт колониясендә тәрбияләнгән, дип языла.

Батырлык ничек булган?

1942 елның сентябрендә ул Оренбур ягындагы Краснохолм пехота училищесында укый башлый. Әмма укуын тәмамлый алмый, 1943 елның гыйнварында ук курсантлар Калинин фронтына җибәрелә. Анда Сталин исемендәге 91-нче аерым Себер бригадасының икенче укчылар батальонында хезмәт итә башлый.

Матросов батырлыгын рәсми чыганаклар, нигездә, болайрак тасвирлый:

1943 елның 27 февралендә 2-нче батальонга Псков өлкәсенең Локнян районы Чернушки авылындагы терәк пунктка һөҗүм итәргә дигән бурыч йөкләнә. Яугирләр урман аша үтеп аланга чыгуга, дошманның пулемет уты астына эләгәләр. Беренче пулеметны автоматчылар төркеме эштән чыгара, икенчесен дә туктатуга ирешәләр. Әмма өченче дзоттан атучы пулемет авылга керергә мөмкинлек бирми.

Шул вакыт Александр Матросов Петр Огурцов белән дзотка таба шуыша башлыйлар. Дзотка якынлашканда, Огурцов каты яралана, Матросов юлын үзе генә дәвам итә. Ул амбразурага якынрак килеп ике граната ыргыта. Пулемет тынып кала. Яугирләр һөҗүмгә ташлануга, ул тагын ут ача. Шулчак Матросов сикереп торып дзотка ыргыла һәм амбразураны каплый. Шулай итеп, ул гомере бәрабәренә хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә.

1943 елның 19 июнендә аңа Советлар берлеге каһарманы дигән исем бирелә. Матросов батырлыгы дәреслекләргә совет ватанына мәхәббәт, куркусызлык, каһарманлык билгесе булып кереп кала. 

Чын исемең кем, Матросов?

1988 елда башкорт язучысы Рәүф Насыйров Александр Матросовның чын исеме кем булуы, аның кайда туып үсүе белән кызыксына башлый. Һәм Матросовның Учалы районы Кунакбай авылында туып-үскән Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов булуы ачыклана.

Рәүф Насыйров Шакирҗанның кечкенә чыганда төшкән фотосурәтләрен табып, Мәскәүгә Эчке эшләр министрлыгының фәнни-тикшеренү институтына җибәрә, аннан Александр Матросов белән фотодагы малайның бик тә охшаш булуы турында хәбәр килә. Эзләнүләр дәвам итә. Насыйров “Откуда ты родом, Матросов?” дигән китап чыгара.

Шаһинур Мостафин
Татарстанда язучы Шаһинур Мостафин да Матросовның батырлыгы һәм матросовчылар турында бик күп эзләнүләр алып бара. Ул Александр Матросовның кем булуы турында “Азатлык” радиосына да сөйләде: “Чыннан да ул элекке мәгълүматлар буенча рус егете түгел, ә мөселман егете Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов. Ни өчен Матросов булып киткән, дигән сорауга да җавап бар.

Шакирҗан ватандашлар сугышында булып кайткан, сукыр, җор сүзле, шаян табигатьле Юныс Мөхәммәтҗанов гаиләсендә туган. Әнисе үлгәч, әтисе Фәрхиямал исемле икенче хатынга өйләнә. Яшәү шартлары авыр була, ашау-эчү такыр, иске мунчада көн күрәләр. Шуңа күрә 1934 елда Шакирҗан өеннән чыгып китә. Байтак кына балалар йортларында йөрергә туры килә, Казанда да эзләре калган. Өенә кайтарып җибәрмәсеннәр өчен ул Матросов фамилиясен ала. Бу турыда Рәүф Насыйров китабында тәфсилләп сөйли.

Маторсовчылар турында бик күп эзләнүләр алып барырга туры килде. Чөнки әтием дә Әхмәтсафа Мостафин Матросов белән бер үк урында сугышта булган, аның батырлыгын кабатлаган. Матросов 1943нең февралендә, әти октябрендә Псков өлкәсендә герман дзоты амбразурасын каплый. Ул шушы батырлыкны эшләп исән калган 9 кешенең берсе. Ул вакытта аңа 18 яшь кенә була.

Матросов батырлыгын ишеткәннән соң, ул аның урынына бер “отделение” солдат үстереп бирәм, дигән вәгъдә биргән була. Ул амбразура каплап, исән кала һәм вәгъдәсен үти. Без 7 малай, 4 кыз үстек. Җидебез дә хезмәт итеп кайттык. Кызганыч, аңа дигән “Кызыл йолдыз” ордены 1981 елда, вафатыннан соң ике көн үткәч кенә килде.

Подольски шәһәрендә Үзәк архивта 438 кешенең шушы батырлыкны кылуы турында мәгълүмат таптым. Шуларның 24е – татар егетләре. 438 кешенең 168-енә генә каһарман исеме бирелгән. Калганнарына төрле бүләкләр бирелгән, бүләксез калганы да бар.

Матросов үзе бу батырлыкны беренче булып эшләүче түгел, ул бу исемлектә 62-нче. Исемлекне 1942 елның 31 мартында Смоленски өлкәсенең Сычевка районында Кукмара егете Сәмигулла Кәримуллин ачып җибәрә.

Матросовның Днепропетровски шәһәрендә тууы турында мәгълүмат дөрес түгел. Тарих фәннәре кандидаты Шкадарович исемле Мәскәү галиме анда барып, Матросов фамилияле кешенең ул шәһәрдә бөтенләй булмавын ачыклап кайтты.

2006 елда Мәскәүдә “Великая Россия. Имена” энциклопедиясенә өстәмәләр сериясендә чыккан “Татары: воины. Труженики. Патриоты” дигән китапта 167 милләттәшебезнең исеме кергән. Шушы китапта Мәхмүт Гәрәев Шакирҗан Мөхәммәтҗановны зурлап телгә ала. Ул аны татар егете дип горурланып яза”.

Ни өчен Матросов бу батырлыкны беренче булып эшләмәсә дә, нәкъ менә аның исеме ватанга мәхәббәт, каһарманлык билгесе буларак, башкаларга үрнәк итеп куела? Беренчедән, бу очрак тиз арада дивизия газеты битләренә, аннан турыдан-туры үзәк газетларга эләгә. Икенчедән, бу батырлыкны Калинин фронты командующие генерал-полковник Еременко югары бәяли. Каһарман исеме бирү турындагы фәрманда Матросовның батырлыгын башкаларга үрнәк итү турында да сүз була. Аның үлгән көне дә 27-нче февральдән 23енә – Кызыл армия көненә күчерелә. Өченчедән, 19 яшьлек егетнең батырлыгын Сталинга тәфсилләп сөйлиләр.

Александр Матросов-Шакирҗан Мөхәммәтҗанов турында 2008 елда Мәскәүдә документаль фильм төшерелә. Анда Матросовның Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы әйтелә. Русча википедиядә дә бу турыда мәгълүмат бар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Л кайдан: Яр Чаллыдан
31.05.2010 14:28
башкортларны да алла кем дип айтеп булмый, особенно хатыннарыгызны.Шунын хатле дорфа, табиясез хам ялкаулар.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.05.2010 23:36
Бу бэхэскэ катнашмам дигэн идем дэ, эммэ берсенен дэ монда хакикать эзлэргэ жыенмаганын сизеп, язырга булдым. Менэ, имеш, кемдер, мэслэлэн, А. Матросов узенен гэудэсе белэн пулемет аткан амбразураны каплаган да, узенен иптэшлэренен алга баруын яки исэн калуын тэмин иткэн... Жэмэгать, бу бит чеп-чи экият! Журналистлар уйдырмасы! Куз алдына китерсэгез иде, ничек итеп станковый пулемет атуын хэм озлексез зур калибрлы пулялар белэн узенен ату юлында нэрсэ бар шуны очыруын. Анын амбарзурасына якын килгэн тере кешене ул шунда ук очырып жибэрэ, аны кая каплатып торырга. Бик куп еллар элек мин мондый хэлнен физик рэвештэ була алмавы турында хэрби специалист мэкэлэсендэ укыган идем. Чыганагы хэм авторы истэ калмаган. Шул заманадан сон А.Матросов батырлыгы турында язмый башлаганнар иде. Тагын башланды. Минемчэ, бу коп коры пропганда жимеше. А. Матросов булгандыр, хэлэк тэ булгандыр, эммэ гэудэсе белэн амбразура каплап пулеметны эштэн чыгару - физик рэвештэ булмый торган вэкыйга дип саныйм. Бер унбиш-жигерме пуля берничэ секунд эчендэ сина китеп бэрсен дэ, син кала алырсын анын каршында. Шул ук секунд эчендэ ул сине жэхэнэмгэ очырачак.
җавап

кем: Кадерле укучыларыбыз
14.05.2010 14:32
Рэуф Насыйров белэн энгэмэлэр кергэн документаль фильм бар. Анда хэллэр болайрак сурэтлэнэ: ике кзылармиячегэ эч дотнын берсен сафтан чыгарырга приказ бирелэ.. Шуышып барганда Огурцов исемлесе яралана, Матросов дотнын тубэсенэ менэ ала, аннары вентиляция тишегенэ граната ыргытмакчы була, лэкин булдыралмый, пуля тиеп, шул тишек остенэ ава. немецларга хава житми, алар тончыга башлый, ата алмыйлар. шуннан файдаланып советныкылар ул дотны урап ала хэм туздыра.
Бу хальлэр 42 елнын 27 февралендэ булган, бу часть урынга килеп житугэ аны хэжумгэ ташлыйлар. Лэкин Красная Звезда газетчигы килеп, бу вакыйганы 23 февральдэ, РККА конендэ булган итеп язып чыга. Кызык деталь, якындагы ике дотны туздырырга барган ике боец заданиесен тогэл ути, чонки берсе арттан килеп ишекне ватып керэ хэм доттагыларны чэнчеп утерэ, икенчесе эчкэ граната ыргыта. Лэкин аларны Красная Звезда яхуде язмый, чонки фамилялэре Галимов белэн Шарипов була. Менэ ничек, тэжрибэсезлеге аркасында улгэн урыс исем-фамилияле малайга герой аты ябыша, э чын батырлар танылмыйча кала, татар (яки башкырт) булганы очен.
Матросовнын татар-башкыртлыгы шикле, исбатланмаган. Минемчэ шулай шэрран ярганчы, биографиясен башта жентеклэп ойрэнергэ кирэк. Мин мэсэлэн укыдым нач Генштаба Антонов керэшен булган. Лэкин моны исбатлый торган бернинди язмаларга тап булмадым.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: Кадерле укучыларыбызга
14.05.2010 17:09
Бик кызык хэл, нигэ ул ДОТ яки ДЗОТ лар Брест крепосте кебек уратып алынган нокталар булганнар мыни? Юк! Нимеслэр сугыша белделэр, монын белэн беркем дэ бэхэслэшэ алмый. Шуна курэ хэр шул ДОТ лар фронт сызыгынын олеше булып, оч яктан да ярдэм белэн тэмин ителергэ тиешлэр. Аннан сон бит эле бар беренче сызык (линия) икенче сызык та. Боларсыз нимес нимес тугел. Юкса, экият, имеш, ике солдат кырда йоргэн кебек жинел генэ ДОТ тубэсенэ менэлэр. Менерсен менэ сина! Ну, малай, урыс эйтмешли, дурят же нас!
Генерал армии Антонов турында З. Зайнуллинын бик яхшы китабы бар. Исемен оныттым. Аннан сон минем www.mirzayanov.com/home.html да General Antonov дигэн рубрика астында маглумэтлэр бар. Ул татар булган! Сталин аны шунын очен мыскыл иткэн. Хатыны куренекле балет биючесе О. Лепешинская булган.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
14.05.2010 11:03
Дөрес сүзгә җавап юк!

кем: Сукбай кайдан: уфа тирәсеннән
12.05.2010 21:08
Чәчәк атсын минем Ватаным, Газиз гөлем — Башкортстаным.
Типсэ тимер өзәр улларыц Кызганмаган актык каннарын.
Азатбулсын диеп Урал-йорт, Яулаганнар илгә изге кот.
Салават, Вэлиди, Мортазаң, Тарихка исемнэрен язган.
Рамил Чурагул сузлэре,

Урыслар Салават Юлаевны террорист диләр, З. Вәлидине фашистлар белән элемтәдә гаеплиләр, Мортазасы күз алдында ...

Хәзер инде Александр Матросов - Шакиржан Мухаметзянов татар булып чыга.
Невезет титуллыларга.
җавап

кем: Урал Иделле
14.05.2010 14:54
Зәки Вәлиди совет агенты була , бу турыда КГБ архивларында мәгълүматлар бар .

кем: Ильшат кайдан: Москва
12.05.2010 19:11
Был автор Ландыш Эбудэрова ысынлапта патологик алдау сире менэн ауырый икэн, русса был психик сир "патологическая лживость" тип атала. Рэуф Насыровт тапкан документтарза ла, 2008 йылда Мәскәүзә сыккан документаль фильмда ла Александр Матросов-Шакирйэн Мөхәммәтйэнов башкорт тип эйтелэ. Инде Л. Эбудэровага Салават Юлаевта татар булды, тип язырга гына калды. Гэжэп булмас, сонки минем алдымда бер татар миллэт кешеhе "Иван Грозныйда татар булды", тип горурланып эйтеп hалды. Э инде фэн (психоанализ) яктан караганда, эгэрзэ кемдер икенсе миллэттэрзен куренекле шэхестэрен "узлэштерергэ" тырышhа, ул кешелэ "комплекс неполноценности" бар.

кем: исемсез
12.05.2010 17:05
Бындагы авторзарзын кайбере патологик рэуештэ башкортто нисек тэ татар тип атарга тырышып кына тора.
Ни осон Башкортостан языусыhы Рэуеф Насыров, э башкорт языусыhы тугел?! Ул бит ата башкорт! Юк инде, нисек тэ башкорт тип эйтмэскэ кэрэк.
Матросов шулай ук башкорт. Рэуеф Насыров купме кос халды бынын шулай икэнен исбатлар осон. Матросов турахындагы мэглумэттэрзе бортоклэп йыйзы, эллэ купме каршылыктарзы йырып сыкты. Купме гайеплэузэр, басымдар... Хэзер инде, ул ботэхен йырып сыккас, исбатлагас, имештер йэнэ кемдер бынын менэн шоголлэнгэн булып сыккан икэн. Рэуеф агайга тиклем бер кем шоголлэнмэне был проблема менэн. Ул узе Учалы районынан булып, бэлэкэйзэн ишеткэлэп йорогэнгэ шиктэрзе, шулай тикшеренергэ алына.
җавап

кем: Azatliq.org
12.05.2010 17:14
Өстәмә мәгълүмат өчен рәхмәт!
җавап

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
12.05.2010 19:14
Минемчә, нәсел-нәсәбе билгеле булмаган, туган телен белмәгән яки шул телдә вата-җимерә "сукалаган" һәр кешене башкорт дип яздырырга кирәк быел октябрь аенда. Әйдә, кинәнеп калсыннар, берничә ел булса да бөек милләт булып яшәп карасыннар. Соңыннан моның нинди мәгънәсез эш булуы барыбер ачыкланачак һәм барысы да үз урынына кайтачак бит.
Минем күршем - башкорт хатыны, 30 ел буе бергә яшәп, көн саен азмы-күпме аралашып, тәмам "өйрәнеп беттем" инде бу халыкны. Җанисәп алганда бөтен гаиләсе белән Башкортстанга кайтып ("чеп-чи" татар булган ирен, русча гына сөйләшә торган ике баласын һәм өч оныгын ияртеп), барысын да башкорт дип яздырырга хыяллана ул. Әллә мин дә, аның белән бергә Өфөгә барып, "башкорт амбразурасын" каплап кайтыйммы, дип торам әле...
җавап

кем: исемсез
13.05.2010 08:18
Бер катын буйынса гына халыкты ойрэнеп ботеп булhа, беззен курше татар катыны буйынса фекер йоротhэн - эстэгэфирулла икэн был татарзар тиергэ генэ кала!