киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / тарих битләре

Сугыш мифлары: Панфиловчылар батырлыгы - әдәби уйдырма

Алма-Атыда 28 сугышчы-панфиловчыга куелган һәйкәл
07.05.2010

Икенче дөнья сугышы вакытындагы 28 сугышчы-панфиловчы каһарманлыгы турындагы язмалар газеталарда гына түгел, ә шактый язучыларның әсәрләрендә дә урын алды. Еллар узгач әлеге панфиловчылар белән бәйле сугыш бөтенләй тарихта булмаганы ачыкланды.

1942-нче елны “Красная звезда” газетасында Александр Кривицкий дигән хәбәрченең “Батырларча үлгән 28 каһарман турында” дигән очеркы күпләрне битараф калдырмагандыр. Монда сүз 1941-нче елның көзендә Алма-Атыда тупланган 316-нчы дивизиядәге 28 панфиловчы батырлыклары турында бара.

Әлеге очерк исә 1941нче елның ноябрендә хәрби хәбәрче Василий Коротеев мәкаләсенә нигезләнеп языла. Әмма тора-бара бу мәкаләдә шактый гына төгәлсезлекләр һәм язманың уйдырма булуы ачыклана.

Мәкаләдән өзек

“Дубосеково кисешендә Панфилов исемендәге дивизия урнашкан җирләргә 50-дән артык дошман танкы үтеп керә. Һәм шул 29 панфиловчының бары берсе генә куркып кулын өскә күтәрә. Хезмәттәшләре берсүзсез һәм берүк вакытта шул куркак һәм сатлыкҗан солдатка ут ача”, диелә мәкаләдә.

Язманы дәвам итеп автор сугышның 4 сәгать дәвам итүен һәм инде панфиловчылар тарафыннан дошманның 14 танкы яндырылуын яза. Инде сержант Добробабин, хәрби Шемякин, Конкин, Шадрин, Тимофеев һәм Трофимов үлгәне әйтелә.

“Хәрби Клочков ялкынсынган күзләре белән исән калган дусларына карады да: “Тагын 30 танк, дуслар, мөгаен безнең барыбызны да үлем көтәдер, Русия - зур, әмма чигенергә инде урын юк. Артта бары тик Мәскәү", диде ул. Менә дошман пулеметы каршына курыкмыйча чыккан Кожабергенов егыла. Шулай итеп барлыгы 28 панфиловчы да әлеге сугышта батырларча һәлак була”, дип яза Кривицкий.

Беренче шикләр

Әмма инде сугыш вакытында ук күпләр “йотылып” укыган әлеге очерк шул ук панфиловчылар һәм кайбер оешмаларда күп сораулар тудыра.

Беренче шикләнүләр әлеге батырларча үлгән дип саналган 28 панфиловчының 6-сы исән булуы ачыклангач барлыкка килә. Мисал өчен мәкаләдә искә алынган Даниил Кожабергенов Дубосековога махсус бирем белән җибәрелгәч әсирлеккә эләгә, шуңа ул әлеге сугышта һич кенә дә катнаша алмаганы ачыклана.

Әмма командир югалып калмый, югарыдагы хәрби идарәгә исемдә ялгышлык киткәнгә сылтый. Шулай итеп Советлар берлеге каһарманы исеме Даниил урынына элек әлеге дивизиядә булган һәм беренче айларда ук үлгән бер үк фамилиядәге Аскар Кожабергеновка бирелә.

Исән калган Даниил Кожабергенов исә әсирлектән азат ителгәннән соң кабат фронтка китә һәм анда яралана. Сугыштан соң ул мич ягучы булып эшли һәм 1976-нчы елны Алма-Атыда үлә.

Язмада искә алынган икенче хәрби Иван Добробабинны исә тагы да аянычрак язмыш көтә. Аны 1947-нче елны Ватанга хыянәттә гаепләп кулга алалар.

Бер чыганакларга карасаң, ул яраланып алманнарга әсирлеккә эләккәч аннан кача һәм Харьков өлкәсе Перекоп авылына туганнарына килеп җитеп, анда немецларда полицай булып эшли. Чөнки аның башка юлы булмый – я Германия концлагеренда утыру, я инде Перекопта полицай булып эшләү. Әмма аның Ватанга беркайчан да хыянәт итмәве турында, ул хезмәт иткән авылда бер генә коммунистның да үтерелмәве һәм качып яткан яраланган совет солдатларыннан берсенең дә немецларга тапшырылмавы сөйли.

Икенче чыганакка карасаң, 1943-нче елны Перекоптагы немецлар юк ителгәч, Добробабин совет ягына күчә һәм сугыш тәмамланганчы анда хезмәт итә. Аның 3-нче дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнүе дә әйтелә.

Ләкин хәрби күзләү аны инде 1947-нче елны ук “исәпләп чыгара”. Һәм тарихчы Платонов язуынча, хәрби трибунал Добробабинны 15 еллык лагерьга хөкем итә. “Әле башта Ватанга хыянәт өчен 25 ел бирмәкчеләр иде, әмма шул 28 панфиловчының берсе булуын искә алып аның вакытын кыскартырга булдылар”, ди ул. Добробабин иреккә иртәрәк – 7 елдан соң чыгарыла.

Ларион Васильев, Григорий Шемякин, Иван Шадрин һәм Дмитрий Тимофеев әлеге данлыклы сугышта катнашуын исбатлауга ирешә һәм аларга артык шау-шусыз гына Советлар берлеге каһарманының Кызыл йолдызлары тапшырыла.

Дөреслекне җиткерү

1948-нче елны хәрби прокуратура тикшергән материалларга нигезләнеп, “Новый мир” журналында панфиловчылар белән бәйле дөреслек киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Анда 1075-нче полкының элекке командиры Илья Капров аңлатмалары бирелә:

“1941-нче елның 16 ноябрендә Дубосековода немец танкларына каршы 28 панфиловчы сугышы булмый – бу барысы да уйдырма. Ул вакытта Дубосековода 4-нче рота сугыша һәм чыннан да батырларча сугыша. Ротада 100дән артык кеше үлә, ә газетларда язылганча 28 түгел. Миңа ул чакта бернинди хәбәрче мөрәҗәгать итмәде һәм 28 панфиловчы сугышы турында берни сөйләгәнем булмады, чөнки ул сугыш гомумән булмады”, ди Илья Капров.

28 сугышчы-панфиловчы паркында мәңгелек ут
Соңрак автор Александр Кривицкий да бу аның әдәби уйдырмалары нигезендә туган язма икәнен таный.
Белгечләр дә бу ул заманда сугышчыларның рухын күтәрү өчен кулланылган чара дип саный.

“Московский комсомолец” газетасы күзәтүчесе Александр Минкин сүзләренчә, бу хәрәмләшүләр хәзер тумаган, ә сугыш елларында рухны күтәрү өчен барлыкка килгән.

“Солдатларның рухын күтәрергә тырышканнар. Чөнки совет ягы гел чигенеп барган. Һәм ничектер көч өстәргә кирәк булган. Әгәр дә бу хәл чыннан да кемнеңдер рухын күтәргән икән, бик яхшы”, ди ул.

Рой Медведев исә тарихтагы хәрәмләшүләргә килгәндә: “Тарих ул бик катлаулы фән һәм аның белән бик җитди шөгыльләнергә кирәк. Бу, әлбәттә, бик авыр. Чөнки бәхәсләшергә, һәрбер дөрес аңлатмаларны кертергә кирәк. Әмма хәрәмләшү ул чыннан да сәяси һәм еш кына бер максатны истә тоткан ялган”, ди.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: viner кайдан: Булатка
13.05.2010 13:29
Булат,
мин синең сайтыңа кереп чыктым, техник яктан әйбәт башкарылган, уңайлы. Син аны тагын Русия сайтлар конкурсына җибәреп кара әле. Анда бит номинатсияләр күп була: синең сайт теник яктан башкарылуы, яки дизайнга кагылышлы номинатсияләрдә катнаша алыр иде. Шуны аңнатып яз син аларга.
Әгәрдә эчтәлеген яхшыртырга уйласаң, сиңа анда күбрәк (бер ике булса да) проблемалы мәкалә урыннаштырырга кирәк. Кешегә андый мәкаләне укуы кызыгырак, моның белән син аның уйлау, фикерләү сәләтенә мөрәҗәгат итәсең һәм укучыга ихтирамыңы күрсәтәсең.
Нинди проблемалар дисеңме? Әйтик авылыгызда елга аркылы яңа басма салу, чүплекне урыннаштыру, урамны чиста тоту, яки татар милләтенә, Татарстанга, Русияга, кешелеккә, җиһанга кагылышлы проблемалар. Бу очракта интернетны гизүчеләр сайтыңа кереп-китеп кенә калмаслар, үзләренең фикерләрен калдырырлар иде. Аларның фикерләре бәлкем проблеманы аңларга, яки чишергә ярдәм итәр иде.
Мин сиңа үзеңне борчыган проблемадан башлап җибәрергә киңәш бирер идем. Менә монда син В.М.-ка: "Димәк сезнең эшне бик азлар гына белә. Кайда халыкны агарту эше?" Менә бит, әләмне электереп тә алдың. Бөтен шартлар синең кулыңда бар: яхшы башкарылган сайт, вакыт, техник белемең. Ничек итеп агарту эшен башлап җибәрергә әлбәттә син беләсең. Шулай да:
1) иң элек, бәлкем, монда әйтелгән www.mirzayanov.com/home.html сайтына сылтау куй син. Анда бик күп бәхәсле һәм кызыклы мәкаләләр бар. Шуларның берәрсен сайлап дискусия оештырып җибәр сайтыңда. В.М.ның youtube.com да урыннаштырылган чыгышлары да бар, аларга да сылтау куй. Моны син В.Мирзаяновка булган ихтирамыңы күрсәтер өчен генә булсада эшләргә тиешсең хәзер. Бәлкем "Ни өчен В.М. хакимият өчен уңайсыз кеше" дигән мәглүмәт куеп дискусия да оештырып җибәрерсең.
2) Фәүзиә апа да синең язмаларны ихтибарсыз калдырмады. Бүген аның өстеннән башланган мәхкәмә тәмамланмаган. 27 майда киләсе утырышы. Менә шул турда яза аласың. Яки Ф.Б.ның "кырык сырт" китабын урыннаштырып, аның турында укучыларың белән әңгәмә корып җибәрә аласың.
3) Кем ул Дамир Шайхетдин? - менә сиңа тагын бер тема.
4) Берәр филм турында әңгәмә оештырыга була. Әйтик: "Храброе сердце" - дигән кинофилм бик кызыклы.
5) Татар тарихы - моннан да кызыклы тарихка кагылышлы тема бүген юктыр.
6) Түбәндәге сүзләреңнән баш тартмыйсың дыр инде:
"Үзебезнең хәлебезне танырга кирәк инде. Урыс әйтмешли, рожденные ползать летать не будут. гаепне хәзер монда түгел 1500 нче еллардан эзләргә кирәк. Ә "җиңүчеләр" не хөкем итмиләр. Ул чактагы тырыша-тырыша урыска сатылган милләттәшләребез инде безне мәңгегә азатлыктан мәхрүм итте."
- Бу бик бәхәсле фикер. Син, әгәр егет булсаң, моны киңәйтеберек, мәкалә формасында итеп сайтыңа урыннаштыр әле, яме. Бәлкем бу ачышың өчен сиңа берәрсе рәхмәт тә әйтер.

Менә бит күпме кызыклы темалар бар. Боларның һәрберсе синең сайтны җанландырачагына һәм үзеңне кызыклы шәхес итәчәгенә иманым камил.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
14.05.2010 09:33
Аннары таптылар миннән бер маңкорт ясадылар да куйдылар. Минем татарлыгым әле күпләрнең кычкырып йөргән татарлыкларыннан өстенрәк һәм эчкерсезрәк.Инде бөтен бөек Ватан сугышы геройлары "татарга" әйләнеп бетә бугай. Башка халыклар да шулай әйләндереп утыра микән соң? Ә шундый татар үз дәүләтчелеген саклый алмау йомшак итеп әйткәндә шик уята.Аннары зинһар кем теге яки бу геройны татар дип әйтә икән. Документларын сканер аша уздырып монда куйсын башта. Мин чын татар, тотып карамыйча бернигә дә ышанмыйм.Шушындый ук уңыш белән удмуртлар да сугыш геройларын үз милләтенеке дип атый ала ич алайса.
җавап

кем: Урал Иделле кайдан: илдэн
15.05.2010 23:27
> Мишэбашлы Булатка ; "Мин барлык Россия гражданы кебек тигез хокуклы." - Нинди ялган вэ сафсата ! Нишлэп сон алай булгач Русия салым тулэуче татарга гомумфедераль радио-телевизион каналлар эшлэтми ? Америкага рэхмэт , алар татар-башкортка "Азатлык" Радиосын эшлэтэ !
җавап

кем: Урал Иделле кайдан: илдән
14.05.2010 16:25
>Мишәбашлы Булатка ; Пәтриют агайне ! Сиңа әзрәк мантыйк сабагы бирергә булдым әле , гаеб итмәссең . Димәк , синең фикереңчә , татар үзе начар икән , шуңа да ул урыс коллыгында яшәргә тиеш икән , башкага , азатлыкка лаек түгел булып чыга . Дөньяда бик күп халыклар әле күптән түгел генә колониал коллыкта яшәде , әмма бүген алар азатлыкка ирешеп , бәйсез дәүләтләр корып яши , үз язмышларын үзләре хәл итә . ХХ гасырда бөтен дөньяны куркытып , ыҗгырып торган совет империясе вакыты җиткәч үзенең атом кораллары , ракеталары белән таркалды да китте . Шулай итеп , безнең белән урыс коллыгында иза чиккән бик күп халыклар истикләл-азатлыкка ирештеләр . Бүгенге Рәсәй элекеге Сәвитләр Берлегеннән күпкә көчсезерәк , аның да гомере мәнгелек түгел . Минемчә , империянең көннәре инде санаулы , шуңа да һәр татар эчке хәләте белән якынаеп килгән азатлыкка , бәйсез дәүләт тотарга әзер булып торырга тиеш . Мәсәләнең икенче ягы да бар , һәм ул синең ни дәрәҗәдә пропапаганда белән агуланганыңны күрсәтә . Менә син монда куркытасың , Татарстан азатлыкка ирешсә , Рәсәй безне тегеләй итәр , болай итәр дип . Дөрес , итәр , әмма бу бит син яраткан Рәсәйнең ни дәрәҗәдә ваһши-кыргый булганын күрсәтә . Әнә цивилизацияле Италия дәүләте эчендә ике бәйсез дәүләт Ватикан белән Сан-Марино бер проблемсыз яшәп ята . Ә Рәсәй бөтен тирә якка мылтык прицелы аша карый , бәйсезлек дәгъвалаган Ичкериядә 200 мең чечен халкын кырды . Бу бит чын җинаят , бигрәктә XXI гасырда . Демагогияңнең чиге юк , 309 законга каршы татар нигә урамга чыкмады дип язасың . Ярый , татар начар ди , ул урамга да чыкмады , ә яхшы Рәсәй нишләп үзенең Конституциясенә , халыкара нормаларга каршы килә торган законнар кабул итә , урыс булмаган халыкларны кимсетә , басымчак итә ? Хәзергә , туктап калам , ә сиңа Рәсәйне яратуда , пәтриютлык юлында яңадан-яңа уңышлар телим .
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
14.05.2010 19:48
Булат! Алай кызма син, мондагы һәр критический сүзгә рәнҗи башласаң, җыракка китеп булмый. Менә мин дә милләтчеләрнең икейөзлеген яратмыйм. язам да. По делу язам. Әй, сез дурак дип китеп бару җиңел, ә проблема бит барыбер кала. Иң кызыгы шул- милләтчеләре дә шундый, толко алар китмиләр, язып яталар. Шибко умныйлар гына имеш андый түбәнлеккә төшми. Ну төшми - результат - б..кта утырабыз. Мин синең татарлар мактана дигән сүзләрең белән килешмим әле, безнекеләр еш кына шыттыра, ә кайсы халык шыттырмый? Бу нормальный нәрсә, һәр бака үз күлен мактый инде. Нигә аның өчен кызарга ди? Бер әйбер белән килешәм, кайбер бушкуык милләтчеләр милли идеядән биздерә кешеләрне. Аларга бу шулай кушылган наверное. Син ул провакациягә бирелмә, дустым! Син монда үзең генә түгел, бирешмик шуларга!
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
14.05.2010 19:18
Сезнең кайдан икәнегезне карау белән үк күп нәрсә ачыклана. Булмаган һәм булмаслык Идел урал иленнән дип язасыз инде. Күреп булырмы икән инде ул илләрне. Миңа Рәсәйдә бар да нормаль. Сезнең кебек сукырларча азатлыкка омтылмыйм да. Кирәге дә юк. Мин барлык Россия гражданы кебек тигез хокуклы. Ләкин милләтем белән горурланам, аны Россиядә үзенең лаеклы урынын алыр дип ышанам. Милләтне яклау ул иң беренче гап-гади нәрсәдән ягъни менә шул ә, ң, Һ хәрефләрен дөрес язудан башлана. Алга таба аны интернет челтәрендә күбрәк җәелдерергә кирәк. Күп кенә программалар шул гөнаһсыз 6 татар хәрефен танымый, ә латин графикасын кертмәделәр инде (ул чакта сез кайда булгансыздыр, бер ходай белә). Нишләп безнең авылга сезнең тарафтан эшләнгән бернинди дә листовка фәлән килмәде, әйдә каршы чыгабыз дип. Һичшиксез бер 10 кешене тотып алып бара идем пикетка. Сүземне дәвам итеп күп кенә яхшы мультимедия материалларын кулланып булмый татарча шакмак чыгарып утырулары аркасында. Мин патриот, моның өчен үземне битәрләмим дә, Россиядә дә татар рәхәтләнеп яши ала, бернинди милли кысу күргәнем юк. Россияне таркатып нинди файда алмакчы буласыз соң сез , аңламыйм. Нефтебезне үзебез тотарбыз дисезме, тот капчыгыңны. Аны нинди илдә яшәсәң дә 3 кеше тота инде. Урыс тотты ни аны инглиз тотты ни, татар тотты ни.Шул миллиардер милләттәшебез бар дип горурлансак кына инде. Гәрчә аннан мин гади халыкка тамчы да файда булмаса да. Онытыгыз , кысу дигән сүзләрне безне урыс кысмый, хакимият кыса. Милләтчеләрне күрә алмый башладым. Бүтән берни язмыйм, күп кычкырдыгыз инде, тагын кычкырырсыз әле тик аннан берни үзгәрмәс. Карга кычкырып кар яумый. Мине шунысы бигрәк тә ярсыта, башкортлардан бернинди андый Азатлык, амбразураны башкорт каплаган, бу урысның җиденче бабасы башкорт булган икән дип ишеткәнем юк. Без генә инде үзебездән "алланың бер кашка тәкәсе" милләт ясап утырабыз. Каян килгән дөньядагы бар батырлыкны татар эшләгән икән ләбаса. Ә шундый батыр татар нишләп үзенең дәүләтчелеген саклап кала алмагандыр. Һәм мин монда сезнең белән берялгызым бәхәсләшеп утырам. 50 милләтчегә бер икенче карашлы кеше, әле минем карашларым сезнекеннән аермалы булуы мине татар халкының дошманы дип атарга хокук бирми сезгә дуслар. Санап карагыз, шушы 5-6 мәгълүм кешеләрдән башка кем яза соң? Мин дурак бар идем, бүтән мин дә язмыйм. Виртуаль азатлыгыгызга куанып, урыска һәр әйткән начар сүзегезгә сабый баладай сөенеп утырыгыз инде монитор каршында, азатлыкны сезгә хәзер китереп бирерләр.Демагог дип мине атаган булалар, имеш минем сүзләрдә логика юк. Мин сезне тегеләй дә, болай да бөтереп карадым, бары шул гына. Ни астыгызда , ни өстегездә өмет юк. Хушыгыз!
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
14.05.2010 09:26
Сайтка килгәндә исә ул исеменнән күренгәнчә мәктәп тормышына карый. Һәм анда дөнькүләм проблемалар күтәрү мүәфыйкъ түгел. Аның өчен сайтлар җитәрлек.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
14.05.2010 09:15
Язам дисәң язарга була. Тик миңа калса монда ультрамилләтчеләр генә керә бугай. чөнки беркемнең дә фактны тану көченнән килми. Әлбәттә Вил әфәнденең татар өчен көрәше сокландыра. Ләкин һавадагы торнага кайбер нәрсәләрне болгамаска кушкан халык макәлен истә тотмау да дөрес нәрсә түгел кебек. Ярый хуш без азатлык алдык ди. Ни эшлибез инде шуннан? Безгә бернинди көч кулланмыйча Россиянең экономик блокада ясавы җитә. Үрмәләп килеп, ялварып кире составларына алуларын үтенәчәкбез. Һәм ул очракта инде без бернинди хокукларсыз алыначакбыз анда. Бу туры да нигә әзрәк уйламаска. Аннары безне беркем дә танымаячак, бу Россиянең эчке эше диячәкләр. Бер товарыбызны да читкә чыгара алмыйча, самолетларыбыз Яшел Үзәннең , әгерҗенең аргы ягына да оча алмаячак бит. бу минем фикер һәм бәлки бик ялгышамдыр. Шуңа бит мин аңлатуны сорыйм, ә миндә милләт дошманы образы күреп миңа ябырылырга кушмыйм.
җавап

кем: viner
15.05.2010 02:14
Булат әйтә:
"Ярый хуш без азатлык алдык ди. Ни эшлибез инде шуннан?"
- Әлбәттә азатлык белән нәрсә эшләргә белмәгән халыкка аның кирәге юк. Халыкның батыр өлеше белән җауланып алынса да андый азатлык гомумән халыкка зыян гына китерәчәк. Моны күп еллар буе төрмәдә утырган кеше язмышы белән чагыштырып була. Төрмәдән иреккә чыккан кеше, үзен азат тормышта ничек тотарга белми. Бу бик яхшы итеп "Побег из Шоушенка" филмында күрсәтелгән. Азат ителгән герой җинаят эшләп кире төрмәгә эләгә алмагач үзенә үзе кул сала.
Мин сиңа, Булат эфәнде, сайтыңда азатлык турында, азатлыкка өндәгән мәкалә урыннаштырырга тәкдим итмәс идем. Чөнки сине белгән кешеләр чын күңелдән эшләнгән бу димәсләр. Син үзең белгән, үзең хөрмәт иткән нәрсәләр турында яз. Менә син әйткән фраза: "...Вил әфәнденең татар өчен көрәше сокландыра." Яз Вил абый турында нетрал мәкалә булса да. Кабатлап өйтәм син моны хәзер Вил абыйның ихибарын алганга рәхмәтеңне белдерер өчен булсада эшләргә тиешсең.

Булат, тагын укып, уйлап кара әле бу сүзләрең турында:
"Безгә бернинди көч кулланмыйча Россиянең экономик блокада ясавы җитә. Үрмәләп килеп, ялварып кире составларына алуларын үтенәчәкбез. Һәм ул очракта инде без бернинди хокукларсыз алыначакбыз анда. Бу туры да нигә әзрәк уйламаска. Аннары безне беркем дә танымаячак, бу Россиянең эчке эше диячәкләр. Бер товарыбызны да читкә чыгара алмыйча, самолетларыбыз Яшел Үзәннең , әгерҗенең аргы ягына да оча алмаячак бит."

- Булат, син минем түбәндәге әйткәнем белән килешерсең дип уйлыйм.
Беренчедән син монда Русияне җинаятчел ил, азатлыкка омтылган халыкның бугазына басырга тора димәкчесең. Моның алай түгелленә ышанасы килә.
Икенчендән, мондый фикергә нигезләнгән фәлсәфә Җир шарындагы Җан иленең яшәү кагыйдәләренә тулысынча каршы килә. Мондый фәлсәфә белән бер нинди җан иясе яши дә алмый, һәм аның яшәргә хокукы да юк. "Яшәү - көрәш" - моны бит без уйлап тапмаган. Бу чыннап та шулай. Ә син өстәге әйткән сүзләрең белән табигатнең бу законын сызып ташламакчы. Әле бит бер нәрсә, бер нинди хәрәкәт эшләнмәгән, ә син имеш-мимешләргә таянып эшләүдә мәгнә юк дисең.
Уйлап кара, әгәр тренер командасын әзерләгәндә шулай көндәш команданың өстенлеген генә сүләп торса, ул команда җиңәр идеме? Юк әлбәттә. Шуңа ул киресенчә: сез көчле, сез бердәм, сез җиңелмәс дигән фикер сеңдерергә тырыша. Бу команданың җиңүгә ирешүенә төп шарт. Ул үзенең көченә ышанырга тиеш.
Әлбәттә халык - спорт командасы түгел. Алыйк алайсаң 2нче БДС-шын. Әгәрдә Советлар Союзы Гитлер Германиясенә каршы алып барган сугышта халыкка: Германия көчле, гаскәре яхшы коралланган, сугыш тәҗрибәсе безнекеннән баерак, безне ул 6 айда җиңәчәк дип сүләп торса 2 ай ичендә сугыш Германия җиңеүе белән тамамланыр иде.
Син ялгыш бу сугышка өнди икән димә. Бу мисаллар белән мин синең өстәге күрсәтелгән фикерең халык арасында "агарту эшен" алып баруга зыянлы икәнен күрсәтмәкчемен.
Уйла Булат, һәм бу фикереңне халык арасында таратудан тукта.

кем: Урал Иделле кайдан: илдэн
13.05.2010 00:40
> Мишэбашлы Булатка ; Патриют Булат ! Гаеб итмэссен инде харефлэрен дорес тугел дип . Акчам булмау сэбэпле мина кеше кампютерларында язарга туры килэ . Менэ син сайт ачтым дип язасын , анда 2643 кеше кереп караган , э фикер калдыручылар бары тик 17 генэ икэн , бу гажэп тугелме ? Мондагы постларыннан да кьуренэ , фикерлэу дэрэжэн бик сай , ботен аргументларын демагогиягэ кайтып кала . Э бэхэслэшу ул акыллы-фикерле кешелэр белэн генэ кызык .

кем: қазақ кайдан: қазақ елі
12.05.2010 22:29
Татар бауырларымның пікірлерін оқыдым. Татарлар - күні кешеге дейін Ресейге қараған түркі жұртының білім, ғылым, руханият жағынан авангарды болған еді ғой. Орыс бодандығы ақыры осы бір ғажайып халықты біршама әлсіреткендей ме? Мынау декларация бойынша мемлекеттік тіл мәртебесінен айырылсаңыздар, онда мектептегі татар балалары татарша оқуды қояды ғой. сіздерге табыс тілеймін!

кем: Булат/Мишәбаш
10.05.2010 23:08
Аннары Вил әфәнде тагын бер нәрсә. Чын татар җанлы кеше (тупаслык өчен гафу үтенәм) бәдрәф стенасына да саф татарча ә белән яза. Безнең әлеге вакытта рәсми телебездә э, у, н, ж , х лар бөтенләй башка авазга билге булып йөри. Бернинди минем клавиатурамның мөмкинлеге юк, операцион система татарча танымый дигән сүзләр аклану булып тора алмый. Язам бит татар хәрефләре белән, радио сайты да яза, ә сез татар өчен янып йөрүче моны булдыра алмыйсызмы. Әллә моның өчен акча сарыф итүне кирәк дип санамыйсызмы? Сезнең сайтыгыз бер генә ачылып ялтырап алды да бүтән ачылмады. Иртәгә ныклап өйрәнермен инде сезнең хезмәтләрегезне. Нахак сүзләр әйткән булсам гафу үтенәм.
җавап

кем: Фәрит кайдан: Казан
13.05.2010 19:26
Булат әүҗһ хәрефләре белән авыз чайкап, вакланма. Сиңа Вил абый чаклы булырга кырык тапкыр кереп чыгарга кирәк әле. Яшлегең, әтәчлегең күренеп тора. Сида да акыл керер әле, ашыкма!

кем: Булат/Мишәбаш
09.05.2010 01:04
Иптәшләр! Сез ни сөйлисез? Монда тикшеренеп утырырга безнең хакыбыз юк. Сугыш чыннан да булган, һәм безнең милләтнең ничәмә ничә кешесе ил азатлыгы өчен сугышкан һәм башын салган. Аларның рухына зур авырлык китерүдән дә курыкмыйсыз мени соң? Туктатыгыз һаман урыс белән авыз чайкавыгызны, зинһар. Үзебезнең булдыксызлыгыбызны алардан күрмик инде. Мөмкинлек барында татар өчен ни эшләнде соң? Казан трамвайларында тукталышны татарча яздырып, магнитофон язмасы куюдан башка. Кеше көлдермәгез инде. Алайга калса Сталин урыс булмаган. Нәрсә мин хәзер сугышта катнашкан әтиемне "дурак сатып йөргәнсез икән анда, бер кирәкмәгәнгә",- дип битәрләргә тиеш буламмы?
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
10.05.2010 20:08
Милли Межлиснен Азатлык Декларациясынын нинди пунктлары белэн сез риза тугелсез?
Мин моның белән бөтенләй таныш түгел , Димәк сезнең эшне бик азлар гына белә. Кайда халыкны агарту эше? Менә хәзер бик ныгытып танышачакмын. беләсезме безнең монда фикер алышуларның татарга гомумән файдасы юк. Миңа әле азмы-күпме бар. Уйлап нәтиҗә ясый алырмын. Сүзем башка турында.
Оппозиция, бу очракта милләтчеләребез (начар мәгънәдә түгел) теш-тырнагы белән Татарстан хөкүмәтен яманлаудан тәм таба.
Ә менә бары тик Татарстан президенты -Шәймиев аркасында гына Мәскәү безнең белән хисаплашканын бик яхшы беләләр үзләре. Әле ул исән-сау булганда президент булмаса да безгә тел-теш тидермәячәкләрен дә беләләрдер дип ышанам. Менә кем чыннан да татар өчен көрәште, моны танымыйча булмый. Кайдадыр ялгыш та җибәргәндер бәлки. Әмма беркем хатадан гарантияләнми.
Икенче момент ничек кенә парадоксаль булмасын татар һәм Татарстанны танытуда күпләр күп акчалар туздырып ятучы дип гаепләгән Ак барс хоккей командасы. Менә шуның җиңүләре дә (анда татарлар булмаса да) безнең турыда уңай фикер булдыра. Һәрхәлдә Россиянең яшь хоккей фанатлары арасында. Мин мәсәлән гел төрле командаларның сайтларында аралашам. Татарча да язам, миннән тәрҗемәсен сорап кызыксыналар. Плей-оф ярышларында голлар җыелмасыннан татарча көйләр, текстлар тыгып роликлар ясыйм аларны файлообменникларга урнаштырам, аларны көндәш команда җанатарларына тәкъдим итәм. татарларны күпчелек югары бәяли, шунысы сөендерә.
Ә менә сезнең белән без татар халкы өчен ни эшләдек икән. Мин мин инде ул бер авыл малае. Ләкин мин сезне дә ниндидер бөек эшләр эшләгәнегезне белмим. Эшләгән булсагыз белер идем. Кесәдән йодрык күрсәтеп миндә йөри алам, яки "Даешь азатлык!" дип берәр порталда мәкалә урнаштыра алам.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
10.05.2010 17:56
Һәм соңгысы. Монда сүз боткасы ясап утырудан гына татарның хәлләре яхшырыр дип өметләнмим дә. Кирәк тә түгел. Мине урыс изүе дигән сүз генә ярсыта. Әгәр урыста хокуклар күбрәк булып бездә ул булмаса әйтер идгез инде КЫСАЛАР дип. 100 тапкыр кабатладым инде үз булдыксызлыгыңны кешегә сылтау шәп нәрсә инде, үзеңне-үзең алдап йөрү өчен. Аннары сүзләрегездән "рус" сүзен аерып алыгыз. Монда рус ни при чем. Монда сәясәтчеләр гаепле. Ә анда урысы татары марие чувашы бергә. Аларга милләт дигән төшенчә гомумән ят нәрсә. Минем бәхәскә килеп керүемнең төп сәбәбе дә нәкъ менә шул рус халкын гаепсезгә "талау" иде инде. Әйтерсең руслар безне Сталин заманында син-син халык дошманы дип алып китеп йөргән, әйтерсең руслар безгә ты почему говориш по татарски, яки учишься на татарском ди. Киресенчә аларның итагатьле булуы күзгә ташлана. Русча сөйләшкәндә берәр сүздә кушымчаны русча дөрес әйтмичә әйтеп кара әле. Кем шаркылдап көлер икән синнән, әлбәттә русча яхшы белүче татар, ә рус беркайчан да алай эшләмәс
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.05.2010 17:31
Булат эфэнде, нигэ тикшермэскэ, ди? Бу экиятлэр бит изге Корэн кебек мэнгелеккэ бирелгэннэрдэн тугелдер. Энэ, уйлап тапкан бер яхуди язучысы шул "панфиловларны", сон шуна да хэзер ышанып утырыргамы? Ерткыч Сталин узенен шайкасы белэн 40 млн кешене харап итте. Ул да сезен очен изге сыермы? Этилэрне шул ук урыс империясы узлэре башлаган сугышка илтеп тыкты. Нэкъ Беренче донья сугышы елларындагы кебек. Анда минем картэтием юкка чыккан. Уз телэклэре белэн узлэренен ватанын якларга алар, беренче сугышта да, икенче донья сугышына да барамадылар. Аларнын, хэзерге кебек, ватаннары урыс оккупациясы астында булган. Артыңнан заградотряд пулеметлары торганда, ни эшлэсеннэр ди алар, алга шуыштылар, йогерделэр, аттылар. Узлэренэ пуля яки снаряд оскологы тигэнгэ кэдэр. Аларны беркем дэ сантый дими монда. Алар, барлык татар халкы кебек ирексез булганнар. Уз телэкэлэре белэн, ойлэрендэге газиз балаларын, хатыннарын, эти-энилэрен ачлыкка, суыкка калдырып мылтык кутэреп булмаган ватанын сакларга дип китмэгэннэр. Исэн калып кайтканнарны да шул ук михнэт чигу котте. Бернинди дэ рэхэт тормыш аларга тимэде. Сезгэ урыс итеге астында яшэу ошый икэн, ул сезнен шэхси эшегез. Дэвам итегез.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
09.05.2010 22:18
Вил әфәнде! Урыс итәге астыннан ничек чыгарга боерасыз инде. Сезнең күрсәтелгән адреска караганда иң кулай юл Кушма штатларга "сызудыр" инде. Тик бөтен Татарстанны аһ-Һай кабул итәрләрме икән? Кайда гына яшәсәк тә без анда килмешәк булачакбыз. Тукай абзыйның "Китмибез" шигырен уырга киңәш итәр идем мин сезгә. Һәм урыс кысуын миңа дәлилләп күрсәтегез, ә милләтчелек чире белән авырган кеше күзлегеннән чыгып түгел. Мине урыс итәгендә яшәүче дип бик нык ялгышасыз, киресенчә мин диңгездә бер тамчы су кебек булса да, саф татарча сайт ясап, милләтебезне интернет киңлегендә әзме-күпме таныту өчен тырышам әле. Керегез менә бу сайтка, бер рус сүзе таба алсагыз, мине итәк астында яши икән бу урысларның дип әйтә алырсыз. Адрес: http://meshabash.ru/. Сүз уңаеннан саф татар авылында яшибез, саф татар телендә белем алабыз. Беркемнең безгә русча шулай итегез болай итегез дип әйткәне юк. Атнага 6 дәрес русча укудан тыш, безнең халыкның "тере урыс " та күргәне юк. Ә менә бөтен баләләргә дә үзебез гаепле икәнен шул сайтны карап чыксагыз бераз чамаларга була. Татарга барыбер. Үземчә төрле темалар күтәрергә тырышам, төрлечә халыкны тартырга маташам. Ләкин бөтен кеше бар нәрсәгә битараф. Сез, анда кем керсен соң диярсез. Статистика мәгълуматы буенча сайт 10 мартта ачылды, шул вакыт эчендә анда 2643 (шушы сәгатькә)кеше булган. Хәзер инде мәкалә асларындагы фикер әйтүләрне карыйк, алар 17. Менә шуннан татар нишләгәнен чамаларсыз инде. Саннар күктән алынмаган сылтамасын күрсәтә алам, кирәк дип тапсагыз. Аннары фашистлар җиңсә, без оҗмахта яшәгән булыр идек дип уйлыйсыздыр инде. Алар безне ул вакытта кулланырга гына уйладылар, җиңсәләр урыс белән бергә кулга-кул тотынып кол булыр идек. Ә пулемет терәп җибәрүгә килгәндә. Шулай итмәсәң илдә көтелмәгән кинәт удардан хаос башланачак, бөтен халык коралын ташлап немецларның табаннарын яларга керешкән булыр иде. Әлбәттә сезнең сүзләрдә дә хаклык бар. Бик күп кеше үз илендә немец әсирлегеннән күпкә күбрәк михнәт чигү өчен төрле җирләргә җибәрелде. Тик анда татарлар гына дип уйлау көлке бит инде килешәсездер. Һәм монда урысның бер гаебе дә юк бит. Милли региональ компонентны бетерделәр, тегеләй иттеләр болай иттеләр дигән булалар. Эндәшмәгәч итәләр инде. Бердәм кем чыкты соң әлеге компонентны яклап, юк бит. Югыйсә кабатлап әйтәм. Үз вакытында акыллы эш йөртелгән булса, татарның законын республика эчендә генә булса да кертергә бик мөмкин иде. Һәм аны бернинди вертикальләштерү белән дә бетереп булмый иде. Соңгысы, башкорт белән кайчан үзара дуслашабыз , шунда гына санга суга башлаячаклар аларны да безне дә. Башкача бернинди өмет юк. Ул татарның һәм башкортның таркаулыгын күрсәтеп тора урысларга. Итәк астына кертәсе дә юк, без инде шунда. Урыс чылбырында прогулкага алып чыккан ике дошман көчек кебек бер-беребезгә өрүдән туктаган да юк бит.Сүз уңаеннан, сайт урыс хостингында бушка теркәлгән, татарча икәнен бик яхшы беләләр, сайт өчен бирелгән урын тулгач, Мәскәүгә язып зурайтуларын сорадым, зурайттылар. Моннан тыш әле россия күләмендә сайтлар конкурсына гариза да биреп карадым (моны кызык өчен эшләгән идем нишләрләр икән дип). Һәм менә аларның җавабы: "Приносим свои извининия, без русского варианта не можем принять ваш сайт, это связано с тем, что пользователи и жюри не может объективно оценить содержимое сайта. Очень надеемся на ваше понимание" диелгән иде җавапта. Алар хаклы да.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: Була/Мишэбашка
10.05.2010 19:18
Нигэ алай туры сорауга туры жавап юк? Сон, Татарстан урыс колониясымы, юкмы?
Остэмэ сорау: Милли Межлиснен Азатлык Декларациясынын нинди пунктлары белэн сез риза тугелсез?
Бу документ www.mirzayanov.com/home.html да урнаштырылган. Оч телдэ.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
10.05.2010 17:46
Вил әфәнде! Сез миңа комачаулыйсыз дип мин гомумән әйтмәдем. аннары Татарстанны бәйсез дәүләт дип әйтсәм үземнән-үзем көлү булыр иде. Без Россиядәге 89 субъектның (хәзер кимрәк бугай инде) бераз хокуклары күбрәк булган берсе генә инде. Һич аңлый алмыйм мин шуны сез ни эшләргә чакырасыз. Кораллы восстание ясап азатлык өчен көрәшергәме? Ул чакта без гомумән бөтенләй "штансыз" калабыз (тупаслык өчен гафу). Һәрхәлдә Мәскәүгә сугыш ачып безнең җиңү мөмкинлеге -1000% икәнен чамалыйсыздыр инде. Мин беркемне дә гаепләмим, а аңларга гына телим . Белмәү гаеп түгел белергә теләмәү гаеп бит. так булышыгыз миңа . Берочтан урыс итәге астыннан чыгарга да өйрәтерсез дип ышанам. Сасып беткән бер итәк астында йөрү туйдырды инде. Бәлки "английский" итәккә керергә вакыттыр. Һәрчә анда да татар теленә YES татарлар килгән икән дип сөенмәсенә иманым камил. Үзебезнең хәлебезне танырга кирәк инде. Урыс әйтмешли, рожденные ползать летать не будут. гаепне хәзер монда түгел 1500 нче еллардан эзләргә кирәк. Ә "җиңүчеләр" не хөкем итмиләр. Ул чактагы тырыша-тырыша урыска сатылган милләттәшләребез инде безне мәңгегә азатлыктан мәхрүм итте.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.05.2010 17:24
Булат эфэнде, сез, минемчэ, мин куйган постингтагы язганнарым белэн дэлилле ризлашмау урынына, "Кушма штатларга сызу" кебек нигезсез гаеплэр ташлау белэн мэшгульсез. Сезненчэ килеп чыга, сезне бик шэп алып барылган эшлэрегезгэ, Казан властьарынын эшлэренэ тик менэ мин хэм минем коллегаларым комачуаулык ясый булып. Сезнен белэн диалог алып барыр очен, минем башта сездэн бер генэ сорауга жавап сорар идем: Татарстан Русия колониясымы яки ирек, бэйсез дэулэтме?
җавап

кем: Роза кайдан: Ирек мәйданы
10.05.2010 16:57
Булат дөрес фикерли дияр идем мин. Милләт бәйсезлеге дип акыру гына җитми, аны ничек гамәлгә ашыруны уйларга кирәк. Шул уйлау, фикерләү, чын политик булу ультрамилләтчеләргә җитеп бетми. Бәлки йөрәкләре сызлыйдыр аларның, ләкин усаллыклары, башка фикерне кабул итә алмавлары шул изге хисләрне каплап китә. Менә проблема кайда.
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
10.05.2010 15:13
Милләт өчен йөрәк сызландырып йөрү генә бик аз. Милләт өчен көрәшергә кирәк. Сезнең көрәшү юлын да мин дөрестер дип уйламыйм. Сез Татарстан хөкүмәтенә каршы килеп аларга оппозиция ягына бастыгыз. шуның белән популярлашып та киткәнсездер бәлки. Һәрчә сезнең кулдан-кулга гына йөреп укылган китаплар белән мин таныш. Чыннан да укыгач сезнең батырлыкка таң каласың. Ләкин милләт хакына кан дошман белән дә диалогка керү минемчә иң дөрес юл булгандыр. (Ә бер карасаң, Татарстан хөкүмәтен ул кадәр тәнкыйтьләргә сәбәп юк та кебек, ул милләт өчен күп эш эшләде, дөрес кайдадыр нидер эшләп бетермәгәндер.) Мин үз фикеремне белдерәм һәм аның өчен миңа "ут ачу" зыялы кеше эше түгел. Әллә мин ялгышамдыр кертеп җибәрегез мине дөрес юлга. Сезнең кебек милләтебезнең мөхтәрәм кешеләре нәкъ менә шуның өчен кирәктер дә инде.
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
10.05.2010 01:10
Булат, Сез язганыгызны үзегез укып чыкмагансыз ахыры, бер җөмлә икенчесенә каршы килә, логика юк. Монда төрле ник астында акыл ияләренә ташланучыларга иярмәгез, шәхесләрне өйрәтер алдыннан, бераз уйлагыз, бәлки Сез язганнарны алар күптән беләдер инде... Гамәлләрне дә кылып караганнардыр. Милләт өчен йөрәкләре сызланганга язалардыр...

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
08.05.2010 15:08
Бу "бөек җиңү" мифы Русияга бергенә максат өчен кирәк - дөньянын аузын томалап, совет чоры оккупациясы өчен компенсация түләмәс өчен. Бүген ярты Европа Русияны Гаага маһкәмәсенә бирергә чират тора, совет еллары оккупациясы өчен - Прага, Будапешт, Варшава, Балтыйк илләрендә кылынган җинәятләр өчен, ярты дөнья Русиядан мадти компенсация таләп итә. Хаклылар да! А Русия аларга "без сезне коткардык, һөррият бирдек, без җиңдек, ә җиңүче һәрвакыт хаклы" дип кенә җавап бирә. Коткарырга, азат итергә килгән гаскәр - илне коткара да, азат ителгән халыктан рәхмәтен ала да, кире кайтып китә ул, ә Рус гаскәре кире кайтып китте ме соң? Юк, ул үзенең канлы коммунист режимын көчләп, кан коеп ярты Европага урнаштырды. Көнчыгыш Европа илләре әле һаман айный алмылар "урыс коткаручыларындан" - ул аларның милли травмасы әйләнгән. Әлбәттә Русия җиңүче түгел, ә сугыш ыгы-зыгысын үзенең мәкерле планларын (коминтерн һәм кызыл дөнья һыялын) тормышка ашыру өчен файдаланган тоталитар режим. Америка моны иртәрәк аңлаган булса, Советлар Берлегенә ярдәм итмәс иде.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
07.05.2010 21:34
Бу "җиңү" дип тәмам котырдылар инде... Телевизорны кабызырлык түгел, газеталарны укырлык түгел, инде интернет шуның белән тулды. "Җиңү" картасы белән уйнау - аларның соңгы шансы. Шушы "җиңү" байрагы тирәсендә алар бөтен кешене берләштерербез, дип уйлыйлар. Имеш, алар фашизмны җиңгән, шуңа күрә бөтен дөнья урыс солдаты алдында баш ияргә тиеш икән! Бер көнне Кирилл атакайлары телевизордан ачыкта-ачык әйтте, "Бу сугышта СССРның җиңүе урыс милләтен саклап калды", диде. Менә шул, җәмәгать, безнең әтиләр урыс милләтен саклап калу өчен кан койган икән... Ул сугыш чорында яшәгән кешеләрнең гомере чебен гомеренә дә тормады, кадерләре булмады, рәхәт күрмәделәр, тормышлары газапта үтте. Хәзер дә карагыз - кем җиңгән дә, кем җиңелгән? Мин Германиядә берничә тапкыр булдым, андагы һәм мондагы тормыш җир белән күк арасы. Россия "җиңелгән" Германиядән бөтен параметрларда кимендә 50 елга артта калып бара, кешенең яшәү шартлары буенча йөз еллык артта калудыр, мөгаен. Мин инде медицинаны, электрониканы, экологияне әйтеп тә тормыйм! Андагы кешегә булган кадер-хөрмәт, демократия, тарих, әдәбият, сәнгатьнең торышы урысларның, Россиянең төшенә дә керми! Кем кемне җиңгән?! Башта үзеңдәге вәхшилекне, шовинизмны җиңәргә кирәк, аннан соң дөньяны өйрәтергә алынырсың, Рәсәй империясе!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.05.2010 19:32
Чынлап эйтэндэ, бу жину - Пирр жинуе. Яна чорга кэдэрле 290 елда грек Пирр узенен гэскэрлэре белэн бик куп сугышчыларын югалтып жинугэ ирешкэч, "тагын бер шунды жину хэм мин гупче гэскэрсез калам" дип укенгэн. Фашист Сталин белэн фашист Гитлер арасындагы сугыш бернинди дэ "ватан" яклау сугышы булмады. Ике бандит донья булештелэр. Ике бандит та мэрхэмэтсез, бернинди дэ жинаять алдында туктап кала белмэгэн кеше актыклары булдылар. Сталин "жинуенен" нэтижэсе Русия халыкларын коллыкнын ин кэбэхэт торлесенэ тошуе булды. Русия колонияларынын халыкларынын хэллэре тагын да ныгырак начарланды, куп халык ачлыктан, суыктан, тормэлэрдэ михнэт чигудэн донья куйды. Сугыштан кайткан солдатлар да бернини дэ шатлык курмэделэр. Минем эткэй кебеклэр чокыр-чакырлардан печэн чабып, шуларны жилклэлэре белэн остерэ менгереп, бэлэкэй арбалар белэн йортларына ташыдылар. Утын дигэн нэрсэне дэ кисэргэ рохсэт булмады. Бу сугыш нэтижэсен "жину" дип атаган кешелэр я сукыр булып булашалар, я икейозлелэр булып бугенге урыс шовинистларынын жырын жырлыйлар. Суеш булды бу, суешта жину булмый. Энэ шуна курэ дэ Русия узенен халыклары белэн доньякулэмендэ хэйер ости, э калган кешлек, "жинелгэннэр" белэн бергэ, мул тормыштан лэззэтлэнэ. Бэлки. шуны искэ алып та "жинучелэр" узлернен кемлеклэрен танырлар иде. Кая? Аны таныр очен дэ бит кеше булырга кирэк. Колдан ту да, гомер буена кол бул да, нормаль кеше дэ булып кал, ди. Монысы, шулай ук, момкин тугел. Русия халкы ботен донья тарафыннан узен азат ителуен сорарга тиеш. Бит, кеше гомере, колныкы да, бер генэ. Менэ шушы исэ ачы хэкикать бугенге "жину" коннэрендэ.

кем: татар улы кайдан: татар иле
07.05.2010 18:53
Иң аянычлысы: сугышта булып та, исән-сау кайтканнарның күп еллар *ГУЛАГ* та гөмер кичерүе.Гаесезләренең.
Сатлыклары да булган. Сатылмаганнарны да җәберләгәннәр

кем: татар улы кайдан: татар иле
07.05.2010 18:36
Ялган өстендә ялган.
Боларны бит, Дөнья белә.
Һитлер, Сталин - ике акула, дөньяны бүлергә килешеп(Европаны), Сталин чикне узып, үзаралый килешкән :Договор Робинтропа...ны бозгач килеп чыккан сугыш турында бөтен дөнья белә. Сталин чикне бозмаган, Польша җиренә кереп(артык кереп) аннан элитаны алып чыгып атмаган булса, ике акула үзләренекен йотып, канәгать калган булырлар иде бәлки.
    алга 
фикерләр бите: (2)