киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Омскида 1 май җыеннары үтте

03.05.2010

1 май Омскида кояшлы һәм шактый җылы булды. Шунлыктан да күрәсең, Яз һәм хезмәт бәйрәме көнендә күпләр үзләренең бакчаларына ашыкты. Шулай да шәһәрнең үзәгендә оештырылган йөреш һәм урам җыеннарына да халык күп җыелды.

“Бердәм Русия” фиркасенең Омски бүлеге һәм Омски Һөнәриләр берлекләре Федерациясе оештырган йөреш һәм җыенда төрле предприятиеләр хезмәткәрләре, югары һәм урта уку йортлары талиблары, шәһәрдә эшләп килүче милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашты.

Әлеге җыен Бухольц исемендәге мәйданда үтте. Катнашучылар анда оешкан рәвештә, тынлы оркестр музыкасы, Русия Дәүләт һәм “Бердәм Русия” фиркәсе байраклары астында шәһәрнең берничә ягыннан килделәр.

Җыенның ялкынлы чыгышлары Омскиның һәм өлкәнең авыл-районнары үзешчән коллетивларының җыр-биюләре белән аралашып барды.


“Бердәм Русия” һәм Һөнәриләр берлеге вәкилләре үзләренең чыгышларында илдә икътисадның үсеше билгеләнүе турында әйтеп үттеләр, хезмәт ияләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаячаклары турында белдерделәр

Омскида шул ук вакытта Ленин һәйкәле янында коммунистлар фиркасенең тарафдарлары җыены булды.

Биредәге чыгышларда киресенчә, калган завод-фабрикаларның да ябыла баруы, балалар бакчаларының ябылуы ә балалар йортларының ачылуы, караусыз калган балаларның артуы – халыкның начар тормышы турында белдерелде.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +