киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Алсу Сәетова: “Татар яшьләренә лидерлар кирәк”

29.04.2010

Татарстанда Җиңү көне алдыннан дәүләт канаты астындагы яшьләр оешмалары төрле чаралар оештыра башлады. Кемдер бу яшьләрне өстән кушылганны үтәүчеләр дип әйтер, алар исә бу фикер белән килешми.


Чираттагы “Кызган таба”ның кунагы Татарстан Дәүләт шурасы каршындагы яшьләр иҗтимагый пулаты әгъзасы, «NewMedia» яшьләр мәгълүмат агентлыгы рәисе, Казан кызы - Алсу Сәетова.

Алсу Җиңү көне алдыннан ел саен нидер эшләргә тырышасыз, быел да тасмалар таратып йөргәнегез күренде, Казандагы мәңгелек ут яннарында хәрби киемнәрдә яшьләр басып тора…


Әйе, үзең күргәнчә, “Георгий тасмасы”н шәһәр буйлап күпләп тараттык. Ул акция шәһәрдә 12 апрельдән Җиңү көненә кадәр барачак. “1нче номерлы пост”та студентлар, мәктәп укучылары мәңгәлек ут янында сакта тора. Шулай ук, “Герой бабаңның портретын күрсәт” дигән акция бара. Быел Казанның ярминкә мәйданында 9 май бәйрәмендә махсус яшьләр колоннасы оештырыла. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган парадка килә алмаган яки инде вафат булган сугышчыларның фото рәсемнәрен оныклары, туганнары күтәреп йөртәчәк. Бу эшне яшьләрнең үзләре тәкъдим итте. Шулай итеп без барлык ил сакчыларына хөрмәтебезне күрсәтә алачакбыз.

Үзең бу эшләрдә күптән катнашасыңмы?

2005 елдан шөгыльләнә башладым, ул вакытта Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иттек. Ветераннар янына барып өйләрен җыештырып, кибеттән кирәк-яраклар, ашамлыклар алып кайткан идек.

Шефлык эшләренә яшьләрне ничек җәлеп итә алдыгыз? Казандагы егет-кызлар мондый гамәлләр кылырга атлыгып тормый кебек?

Безгә әле беркемне дә җәлеп итәргә туры килмәде. Ветераннарга шефлык эшләрендә яшьләр үзәләре активлык күрсәтә, шалтыратып ничек ярдәм итәргә дип сорыйлар. Егет-кызларны эшсезлектә, битарафлыкта гаепләргә ашыкмасыннар иде. Чөнки без, үзебезчә, бик зур эшләр башкарабыз. Әлбәттә кулыбызда ул кадәр акча да, идарә итәрлек мөмкинлекләр дә күп түгел. Ләкин нәрсә булдыра алабыз шуны эшләргә тырышабыз. Бу мин генә дә түгел, 10, 100 кеше дә түгел, монда меңәрләгән яшьләр бергә берләшеп эшли.
Яшьләрнең Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы

Татарстан буенча төрле бәйгеләр уза, аларның күбесе беренче чиратта яшьләрне мәгълүматлы итү өчен оештырыла. Мисал өчен, 1 апрельдән ел саен үтә торган республика күләм “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесе старт алды. Быел бәйге Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Яшь журналистлар, каләм тибрәтүче егет-кызлар да ветераннарны, геройларны мәңгеләштерүдә үз өлешләрен кертә алачак. Мисал өчен, “Без” яшьләр оешмасы егет-кызлары бу эшне күпмедер башкарды инде. 9 май бәйрәмендә алар “Без хәтерлибез!” дигән китапны тәкъдим итәчәк. Ел дәвамында яшьләр сугышта катнашкан һәм сугыш чоры балаларының истәлек-хәтирәләрен язып алып, бер җыентыкка туплый алдылар, анда кызыклы фотосурәтләр дә керде.

“Без” яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы канаты астында эшлиме? Аннан кала тагын нинди эшләп килүче яшьләр оешмаларын атый аласың?

Әлбәттә республиканың яшьләр министрлыгы безнең барлык оешмаларга ярдәм күрсәтә, бу беренче чиратта грантлар аша башкарыла. Чөнки ниндидер чара оештырыр өчен бераз акча, яки админстратив ярдәм кирәк. Ул ярдәмне без министрлыктан алабыз. Ләкин яшьләр иҗтимагый оешмалары үз эшләрен үзләре башкарырга тырыша, бу аларның дәрәҗәсен һәм тәҗрибәләрен арттыра.
"Студентлар язы" бәйрәмендә


Актив эшләүче оешмалардан: “Без”, талантлы яшьләр академиясе, кадрлар резервы мәктәбе, “«NewMedia» яшь журналистлар агентлыгы, студентларның хезмәт отрядлары, валантерлар, Студентлар Лигасы, саный китсәң шактый алар. Лига дигәннән, анда яңа рәис Тимур Сөләйманов сайлангач, ул яшьләр яңа идея-максатларга әзер, шундый югары кәефтә булуларына мин бик шатмын.

Яшьләр иҗтимагый пулатының инде бу икенче чакырылышы, шуңа күрә хәзер инде белемнәребез дә, тәҗрибәбез дә күбрәк. Әле күптән түгел Дәүләт шурасына ике канун әзерләп керттек. Берсе аның студентларның хезмәт отрядларына кагылышлы. Чөнки алар бүгенгә бернинди юридик статус алмаганлыктан, күп кенә проблемалар барлыкка килә. Ул канун Дәүләт шурасында кабул ителсә, студентларның хәлен яхшыртырга мөмкин булачак. Икенче әзерләгән кануныбыз валантерларга кагылышлы. Алар да юридик көчкә ия булмыйча, ныклап торып эшләп китә алмыйлар. Валантерларга бәйле канун да расланса, күп мәсьәләләргә ачыклык керер иде.

«NewMedia» яшь журналистлар агентлыгы ниләр белән шөгыльләнә?

Ул “Алтын каләм” фестивалендә катнашучылар белән бергә оештырылган. Төп максаты яшьләрнең файдалы гамәлләрен күрсәтү. Чөнки башка мәгълүмат чаралары яшьләрне күбрәк тискәре яктан сурәтли, эшсезлектә гаеплиләр, начар сыйфатларыбызны ачып күрсәтәләр. Әлбәттә алар бардыр, ләкин бөтен яшьләр шундый дигән сүз түгел. Без үзебезчә, файдалы эшләр эшләргә тырышабыз, сайлауларда, иҗтимагый чараларда катнашабыз.

Донор акцияләреннән читтә калмыйбыз, күптән түгел студентлар белән бер көндә 200 литр кан бирдек. Менә шушындый гамәлләребез турында күбрәк сөйләсеннәр иде, «NewMedia» нәкъ менә шул эш белән шөгыльләнә. Шулай ук яшь журналистларны берләштереп торучы үзәккә дә әйләнде. Әлеге агентлык аша яшьләрнең илдә барган вакыйгаларга карашын күрсәтүне дә максат итеп куйдык. Чөнки без барлык өлкәдә дә нидер эшлибез, әйтик сәясәт, икътисад, фән, белем бирү, барсы да керә монда.
Алсуның яшьләр иҗтимагый палутандагы ялкынлы чыгышларының берсе

Мисал өчен татар яшьләре өчен бәйрәмнәрне, милли гореф-гадәтләргә бәйле чараларны , туган тел көннәрен “Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештыра. Сездә татар егет-кызларына үз телләрендә ниндидер эш башкарырга мөмкинлек бармы?

Яшьләр иҗтимагый пулатына килгәндә, андагы егет-кызларның 70 проценты татарлар. Кызганычка каршы, миңа татар яшьләре белән рус егет-кызлары аерылган кебек тоела. Әлбәттә бу дөрес хәл түгел, чөнки безгә бергә, бердәм булып эшләргә кирәк. Татар яшьләр оешмаларына килгәндә, мин алар белән аралашканда шуны сиздем, мин үзем татар булсам да, безгә карата татар яшьләре
"Без" оешмасының эшен күрсәтү
оешмаларының кайбер кешеләре агрессив карашта. Бу бәлки министрлыклар белән эшләгәнгә шулайдыр. Без бит хезмәттәшлеккә әзер, ниндидер чаралар оештырырга кирәк икән ярдәмләшеп, бергә оештыра алабыз. Менә син “Үзебез” хәрәкәте дип әйттең, мин алар турында бик аз беләм, ләкин беләсем килә. Татар яшьләр оешмаларындагы егет-кызлар белән аралашканда, безнең эшли ала торган, талантлы лидерларыбыз аз дигән сүзләр әйтелде. Без лидерларыбызны, алар идеяләрне биреп бергәләшеп эшләсәк яхшы булыр иде, ике арада аңлашылмаучанлыклар да бетәр иде.

Син яшьләр иҗтимагый пулатының эшләрен, башка оештырган чараларыгызны әйттең, ләкин анда күбрәк Русиякүләм бәйрәмнәр, хөкүмәт эшенә бәйле гамәлләр генә күренә. Татарстанга, нәкъ менә шушы төбәккә бәйле бәйрәмнәрне, татар яшьләренә юнәлгән эшләр бик аз?

Әйе килешәм, алга таба бу хәл үзгәрер дип уйлыйм.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ufadan кайдан: UfaStan
08.05.2010 13:43
Фотода "Без" язылмаган - "мы" дип язылган. Димәк, бу оешманың төп асылы урыс. Изге Георгий (христиан изгесе!) тасмаларын тарату шуңа күрә гаҗәп түгел. Татарларның бу "изге эш"тә катнашуын күрергә оят.

кем: viner
05.05.2010 15:09
Георгий тасмасына килгәндә, аның 2нче Бөтен дөнҗа сугышына бер нинди катнашы юк.
"Георгий" - дини фигура: урыс ортодокс чиркәвенең изгесе, христиан диненең символы.
"Орден святого Георгия" - тәре формасында башкарылган 1769 елны Катерина патшабикә тарафыннан гамәлгә кертелгән һәм 1917 елда Русия империясе белән бергә юкка чыккан.
Дәүләт алышынган, үргә башкалар утырган, ҮРДӘН (орден түгелме?) тапшырыла торган ҮРДЕНнар да үзгәргән.
Атеист идеологиясенә нигезләнгән Советлар илендә бер нинди "Святой Георгий" була алмаган.
2000 елда барлыкка килгән Русия Федератсиясенең "Орден святого Георгия"се дә башкарылуы буенча иске орденны хәтерләтә, әммә монархия тарафыннан тапшырылмый.
Димәк 1941-1945 елларда "Георгиевская лента"ның үзе дә, сүзе дә булмаган.
Нәрсә булган соң? 1943 елны Советлар Союзында хәрбиләрнең сугышта күрсәткән батырлыкларын билгеләр өчен Орден Славы кертелгән. Бу орденның тасмасы һәм статуты төсләре белән иске "Святой Георгий"-ның тасмасына ошаган, әммә асылда ул "ГВАРДЕЙСКАЯ ЛЕНТА" булган.
Бүген "Георгиевкая лента"ны өләшеп йөрүчеләр тарихи гаделлеккә хыянәт итәләр. Пр.Медведевның тарихи дөреслеккә өндәвенә каршы киләләр. 2нче Бөтен Дөнҗа сугышы бетеүнә 65 ел булу форсатыннан файдаланып урыс ортодокс чиркәвенең идеяларен пропагандалау белән булышалар. Христиан символларын халык башына сеңдерәләр.
Моны аңнамаган "татар яшләре лидерларын" булдырмаска тырышырга кирәк. Яшәсен азат татар яшләре.

кем: marat кайдан: kazan
04.05.2010 10:31
Гомумэн юк ул актив, ихлас эшлэуче татар яшьлэр, хэрберсе уз ихтыяжын кайгырта. Урнэк булырдай егетлэр дэ бэйрэмнэн бэйрэмгэ айнымый йорилэр

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
01.05.2010 18:40
Безнең яшләр, күбесе өлкәннәр дә шулай ук урыс пректларын кабатлыйлар. Лидер булыр өчен, яшкәме, өлкән кешегәме, иң мөһиме илли хисләр-идеәләр белен тулы булырга мәҗбүри. Безгә лидер кирәкми, кайсы татарны үзенең аңсызлыгы аркасында, яки аңлап җитмәгән чакта, яки өлгереп, җитлегеп җитмәгән килеш, андый кешедән лидер ясау, хәттә куркыныч та безнең өчен. Чөнки милли белемсез, милли аңсыз лидердан әллә ни кадәрле зарар чыгуы бар, моны тиңләргә була тик янгын белән генә, янгын ничек куркыныч, шундый ук зур бәлә чыгачак милли аңы булмаган лидердан да. Георгий тасмалары таратып миллит аңлы татар лидеры йөрмәс, үзенә башка эш табар.

кем: Фәрхәт кайдан: Татарстан
01.05.2010 17:06
Башта проблема туа аннары идея барлыкка килә, акыллы ешеләр тырышлыгы белән. Әгәр идеянең тормышка ашуын теләгән көчле рухлы кешеләр төркеме барлыкка килсә, көчле ихтиярлы, оештыру сәләте булган лидер барлыкка килә. Өстән кушкан өчен генә дәртләнеп йөрүчеләр официал лидерлар гына. Элекке Совет чорының кайтавазы. Гражданлык җәмгыяте барлыкка килү процессы дәүләт контроле астында була алмый. Ул чишмә кебек үзе бәреп чыгарга тиеш. Лидерлар да шунда булыр. Әлбәттә көтеп ятарга кирәк түгел, уеннар уйный торырга кирәк.

кем: Ildar кайдан: Ufa
30.04.2010 10:25
“Наши” хәрәкәте Мәскәү тарафыннан махсус уйлап чыгарылган проектны алыйк. Соңгы вакытта фашистик төсмере сизелә башлаган.
Максатлары – яшләрне бергә туплап хакимият “вертикален” саклап калу. Кызганыч,
татар яшләрне дә бу сәяси уеннарга этәреп маташалар. Чын сәясәттән ерак .“Лоботомия”
(баш миен кисәкләп кирәкмәгән өлешләрен алып ташлау)
ясар өчен төрле ысуллар кулланыла – “Георгий тәресе/тасмасы” - аларның берсе.
Мондагы әңгамәгә килгәндә - әнә фотодан да , Алсуның җавапларыннан да күренеп тора – “Без” - урыс оешмасы ул, чукындыруның бер ысулы.

кем: Ildar кайдан: Ufa
30.04.2010 08:18
Шулай ук, “Георгий бабаңның портретын күрсәт” дигән акция бара.

кем: татар улы кайдан: татар иле
29.04.2010 21:56
Нәрсә соң ул, Георгий тасмасы? Селкетәме соң ул: татар, башка милләт баласын. Телләрне кысып, халыкларны бетерергә җыенып ятканда , ахмаклыкның бер чагылышы булган тонык яктылык.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Алсу Сәетова: “Татар яшьләренә лидерлар кирәк”