киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

Татарча сөйләшү модадамы?

28.04.2010

“Безнең гәҗит”нең 28 апрель санында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган язмалар белән беррәттән Сәйдулла Кутушев Кыргызстанның элекке президенты Корбанбәк Бакыевка хат юлланган.

Эльвира Фатыйхованың “Татарча сөйләшү модада” дип исемләнгән язмасында 26 апрельдә узган Шигырь бәйрәме һәм “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында сөйләнә.

“Кичер безне, Тукай!”


Шигырь бәйрәме вакытында татар иҗтимагый үзәге пикет та оештырды. Автор язуынча, яңа президентка мөрәҗәгать-шигарь тотып торучы абзыйлар күренде. “Президент Миңнеханов! Татар милли университеты 20 ел булмады, хәзер булдырабызмы?”, “Миңнеханов! Онытма: татар теле – дәүләт теле!...

Пикетчылар арасында: “Кичер безне, Тукай! Дәүләтчелекне, татар милли мәгарифен, “Болгар” номерларын җимердек!”, дип Тукайдан гафу үтенүчеләр дә булган.

Казан ит комбинаты татар телен санламый

“Татарча сөйләшү модада” язмасында Фатыйхова Шигырь бәйрәменнән соң Бауман урамында башланган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында яза.

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте татар телен хөрмәт итүчеләр рейтингын төзү эшен 2008 елдан бирле алып бара. Менә сәхнәгә Йошкар-Оланың “Йола” ит комбинаты вәкилен чакырдылар. Алар Казан халкына тагын да якынрак булу өчен , җитештерелгән продукция тышына татарча да мәгълүмат бирә башлаган”, ди Эльвира Фатыйхова.

Әмма Казан ит комбинаты мәгълүматны татарча язарга теләми икән. “Нишләп безнең телне үз Татарстаныбызда санга сукмыйлар да, Мари Иле хөрмәт белән карый соң?”, дип гаҗәпләнә автор.

Их, Корбанбәк, Корбанбәк...

Сәйдулла Кутушев исә Кобанбәк Бакыевка “Их, Корбанбәк, Корбанбәк...” дип исемләгән хат язган. Автор Бакыевтан: “Үзеңне президент итеп саныйсыңмы?”, дигән сорау да бирә.

“Инде хәзер Минскка, Лукашенко канаты астына сыенгансың. Шуның аркасында Русия белән Белоруссия арасында аралар бозылып бетте”, ди хат авторы.

Кутушев хатында Бакыевтан аның хатыннары, бүгенге хәле турында сораша, ахмак әңгәмәләр оештырмаска куша. Автор фикеренчә, Бакыев мәхкәмә каршына баскан булса, күрше-тирә халыкларга “начар” үрнәк күрсәтелгән булыр иде.

Әлфис Кыямовны искә алдылар

“Уникс” концертлар залында мәрхүм җырчы Әлфис Кыямовны искә алу кичәсе булып узды. Илфат Фәйзрахмановның “Әлфис дуслары белән сөйләште” язмасында шул турында сөйләнә.

“Концертта дулкынландыргыч мизгелләр дә булды. “Сине көтәм” җырына Әлфис катнашында клипны күреп, Әлфиянең үз тавышын ишетеп, ярым караңгы бинада бер шәүләнең залдан менеп буш сәхнә идәненә тезләнеп чәчәк куюын күргән тамашачы, команда бирелгән кебек, кинәт сикереп торды, озак алкышлады Әлфиснең үзен”, ди Фәйзрахманов.

Руслашып беттекме?

Әлеге язманың авторы Чистай шәһәрендә яшәүче Галия Мирсәгыйҗанова. Ул мәчетләрдә вәгазьне русча сөйләүнең дөрес хәл түгеллеген яза.

“Татарстан мәчетләрендә татар кешесе татарча вәгазь ишетергә хаклыдыр”, ди хат язучы.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Илнур кайдан: Актаныш
28.04.2010 19:10
Мэчетлэрдэ урысча сойлэшу дорес хэл тугел, э ойдэ русча сойлэшу дорес микэн? Суз дэ юк, Татарстанда мэчетлэрдэ татар телендэ ишетэсе килэ вэгазьлэрне. Эмма, парадокс, урыслар килэ бит мэчеткэ! Яисэ гаилэсендэ урысча гына аралашкан татарча белмэуче татар! Ин беренче эш итеп ойдэ тэрбиялэргэ кирэк татар баласын? Татар баласы килсен - татарча булыр! мэчет - татар теленэ ойрэту уку йорты тугел. Ислам дине бер татарга гына дип килгэн дин тугел, э барлык халыкларга дип. Аек акыл б-н уйлыйк эле, жэмэгать. Татар шулай инде ул, гаепне гел читтэн эзлэргэ тырыша. Балам татарча белми - мэктэп укытучылары гаепле, мэчеттэ вэгазь урысча - имамнар гаепле, баламны татарчага ойрэтмилэр! Бер егет сойлэде, мэчеттэ бер бабай егетлэрне урысча сойлэшэсез дип сугэ икэн, э узенен оныгы шулай ук "урыс" ди! Анлыйм,жэмэгать, татарча ишетэсе килэ, биик килэ, эмма дэ бит хакыкать - урыслашкан егет-кызлар, хэтта урыслар килэ бит мэчеткэ! Эти-энисе ойрэтмэгэнне мулла ойрэтэ алмас бит инде. Хискэ бирелми генэ аек акыл б-н уйлап карыйк эле. Элек узем дэ шулай уйлыйм идем, тик узем мэчеткэ йори башлагач барысында курдем хэм анладым. Татарлар мэчеткэ йорми!
     
текст зурлыгы - +