киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр

Яшь шагыйрьләр җыенында дәүләтчелек искә алынды

13.04.2010

Апрель башында Татарстанның Буа районында Идел аръягы яшь язучыларының төбәкара семинары үтте. Шунда ук каләм тибрәтүче егет-кызларга Ринат Харис премиясе дә тапшырылды.

Татарстан язучылар берлегенең Идел аръягы яшь язучыларының төбәкара семинарында Буа, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы һәм башка берничә районның яшь каләм ияләре катнашты. Күбесе мәктәп укучылары. Казаннан килгән кунаклар арасында: Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев, халык шагыйре Ринат Харис, язучы-шагыйрә, “Сөембикә” журналының әдәбият бүлеге җитәкчесе Илсөяр Ихсанова, яңа буын шагыйрьләреннән Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рифат Сәлах бар иде.
Язучы-шагыйрьләр Илсөяр Ихсанова, Ринат Харис, Вакыйф Нуриев


Җыенда каләм тибрәтүче яшьләр үзләренең шигырьләрен укып, өлкән остазларының фикерләрен белде. Шул ук вакытта яңа буын шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин дә мәктәп укучыларына үз шигырен сөйләде һәм аңа тыңлаучылар фикерләрен әйттеләр. Язучы-шагыйрьләр җыенында егет-кызлар Казан кунакларына сораулар да бирде. Әйтик, Илсөяр Ихсанова “Тылсымлы таяк булса, нишләр идегез иде?” дигән сорауга, “Дәүләтчәлегебезне кайтарыр идем. Чын татар язучы-шагыйрьләренең бу төп хыялы!”, диде.

Әлеге чара барышында яшьләр белән дә аралашып алдык. Апас районы Зур Күккүз авылы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ислам Ибраһимов шигырьләр яза, алар әлегә район газетасында гына басылган. Ислам белдергәнчә, иҗаты республика күләм матбугатта басылырлык дәрәҗәдә түгел әле. Бу фикерне каләм тибрәтүче егет-кызларның иҗаты белән танышкан яңа буын шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин да раслады.
Каләм тибрәтүче малайлар

“Монда катнашучылар нигездә әти-әни, дуслар, туган авыл табигате турында язганнар. Иҗатлары ышандырмый, бик тар кысаларда, укытучы апалары кушканга язганнар диярсең. Араларында үзенчәлекле язучылар бар, ләкин күп түгел. Шуңа да карамастан, иҗат итәргә тырышучы яшьләрнең күп булуы сөендерде”, ди Рүзәл.
Шигырь укып аңа бәя бирү мизгелләре

Аның каләмдәше Рифат Сәлах та шигырь язучы укучыларны игътибар белән тыңларга тырышкан.

“Өметле яшь язучылар бөтенләй үк юк дип әйтеп булмый, чөнки 5 сыйныф укучысы да яхшы итеп шигырь язган иде. Ул Ринат Харис премиясен дә алган. Гомумән егет-кызлар шигърияткә алыналар икән, аларны булдыклы яшьләр рәтенә кертергә була”, диде Рифат Сәлах.
Премия тапшыру

Яшь язучыларның җыенының азагында Буаның 3 талантлы укучысына район мәдәният йортында шагыйрь Ринат Харис үз премиясен тапшырды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: фәйзулла кайдан: казан
17.04.2010 19:32
Мөхәммәтшин ул.Әле, өстәрәк телгә алынган Рүзәл Мөхәммәтшин. Милләт турында яза ул

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
14.04.2010 22:25
Галиев Хафиз, (Екатеринбург): Бу шигырьнен эчтэлеге бик ошады.

Халыкны исэпкэ алу - бик кирэкле моhим эш?
Тик бу эшне башкарганда, кемгэ кирэк буленеш?
... Башта безне вэлидилэр татар-башкортка булде,
Хэзер бездэн аералар Керэшенне, мишэрне.
"Булгэлэ hэм хакимлек ит!" - Империя кануны!
Кайбер миллэтэшлэребез анламый эле шуны!
Кирэкми татар халкына кавемнэргэ булену,
Гасырлар буе оешкан туганлыкны бетеру!
Керэшеннен, мишэрнен дэ эдэби теле - татар!
Ник кайбер "сепаратислар" моны бик анламыйлар!?
Ник булергэ татар халкын - карап диалектларга?
Немецлар буленмилэр бит пруссакларга, баварга...
Урыслар да жыенмыйлар кайтырга "тамырларга":
Дреляннарга, вятичларга, кривичка, поморларга...!
Уяу булыйк, миллэттэшлэр, ясамыйк авыр хата -
Тик "Татармын" диеп языйк, анкета тутырганда!
Хормэтле башкорт дуслар да ялгышмасыннар иде:
Татарлардан башкорт ясап маташмасыннар иде.
Татар халкы булгэлэнсэ, кимесэ анын саны,
Кемнэр каршы тора алыр унитарлыкка тагы!!!???
Миллэттэшлэремэ унышлар телэп, мин.

кем: marat кайдан: kazan
14.04.2010 11:36
Миллэт турында яшь шагырь Рузэл Мохэммэтшин яхшы шигырьлэр яза, тавышы да кор, эйбэт сойли. ин остэге фотода калэмдэше Рифат Сэлах бн утырып торалар бугай

кем: Аптыраш кайдан: Казаннан
13.04.2010 23:29
Татарда Ринат Харис дигән шагыйрь бар мыни? Бер дә ишеткәнем юк.Берәр шигырен яттан белмисезме? Уйнап әйтмим,чынлап әйтәм.

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
13.04.2010 21:52
Дорес, Мохэммэт эфэнде, уз халкын соймэгэн, анын авыр милли тормышы белэн янмаган шагыйр - шагыйр тугел ул. Исегездэдер Некрасов сузлэре: "Поэтом можешь ты не быть, а гражданином быть обязан..." Поляк шагыйрлэре (Польша Русия кулы астында чакта) гел бэйсезлек турында язды... Хэм шушы вакытларда нэк бэйсезлек турында язган шагыйрлэр донья танылуын алды. Э бездэге шагыйрлэр хэм жыр язучылар сандугач сайравы хэм чишмэ агышы турында гына яза. Анысы да кирэктер, тик кая сон улеп барган миллэт турындагы кайгы чагылышы хэм миллэтне алга, бэйсезлеккэ алып барырга ондэгэн зур югарылыктагы сэнгэт эсэрлэре?! Элегэ андый эсэрлэр урнына олы йэштэге милли-азатлык ветераннарын мыскыллау сузлэре генэ ишетелэ. Оялмыйбыз да Узебездэн дэ, доньядан да, тарихтан да...

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
13.04.2010 19:19
Яшь шагыйрләр... Ә Тукай ничә яштә булган, ул бит нибары 27 ел гына яшәде, ә күпме даһи әсәрләр язган? Ә, Лермонтов? Ул да бит 27 яшь кенә яши, ә нинди бөек. Юк, шагыйрләр нибары бар урта кул шагыйрләр, һәм бөек шагыйрләр генә. Чөнки бит Тукай һәм башка шагыйрләр дә булганнар ул заманнарда да, барда булмаган Тукай кебекләр. Хәзерге шагыйрләр русчалатып әйтсәк, подмастерьеләр, ә кирәк бик талантлылары шул. Менә шунда күреп алган идем Камал театры бинасында, бик бере ошаган иде - Рузәл Мохаммәтевме шунда, бик матур милли темага язган иде. Әле карыйим, кыйбласын алмаштҗырган, инде артык милли шигшырьләр язмыйм ди бугай? Димәк, улда кире юлдан киткән, улда Тукай кебек шагыйрь булалмас. Ә җәл.
     
текст зурлыгы - +