киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мәскәү урамы Кизләрдә дәвам итә

Бүген Петербурда террорга каршы урам җыены узды
31.03.2010

Мәскәүдә булган террор гамәлләре корбаннарын соңгы юлга озаткан көнне Дагыстанның Кизләр шәһәрендә ике шартлауда тагын 12 кеше һәлак булды. Ике шартлауны да интихарчылар башкарган, берсе милиция хезмәткәре булып киенгән булган. Кизләр белән Мәскәү шартлаулары бәйлеме?

Дагыстанда террор көндәлек тормышның бер өлешенә әйләнә бара. Ел башыннан гына республикада 9 шартлау булды. Белгечләр исә ачыктан ачык, “Дагыстанда сугыш бара”, ди.

Азатлык радиосының Махачкаладагы күзәтүчесе Нариман Гадҗиев, бу һөҗүмнәр Дагыстанга тотрыксызлык җәелдерү өчен ясалды, ди.

“Милиционерларны үтереп алар нинди сәяси нәтиҗәгә ирешә ала? Тормышка тотрыксызлык кертүдән тыш? Бу аларның максаты, әмма менә тагын һөҗүмнәр булмас, дип әйтеп булмый, шуңа күрә иминлек ныгытылган.”

Дагыстан президенты Магомедсалам Магомедов Кизләр һәм Мәскәү шартлаулары бер берсенә бәйле, дип белдерде.

Республикада болай да соңгы елларда өстәмә иминлек чаралары күрелә, милиция һөҗүмнәргә әзер тора. Әмма террор гамәлләрен булдырмый калу бик авыр, ди президентның матбугат вәкиле Гарун Корбанов.
Интихарчыларны үзебез "тудырдык"


“Илдә һәм республикада террорга каршы күрелгән чаралар җитәрлек түгел. Террорны булдырмый калу бик авыр”, ди Дагыстан президенты вәкиле.

Кизләрдә икенче шартлау мәктәп янында булган. Мәскәү урамында урнашкан уку йортының тәрәзәләре чәлпәрәмә килгән, түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән. Тагын да зуррак фаҗигадан Кизләрне мәктәптә язгы каникул булуы, анда балаларның булмавы саклап калды.

Русиядә соңгы һөҗүмнәрне интихарчылар башкарган.



“Новая газета” басмасының хәрби күзәтүчесе Вячеслав Измайлов Русиядә интихарчыларның барлыкка килүендә беренче чиратта ил җитәкчелеге һәм хокук саклаучылары гаепле булса да, Русия халкының да гаебе бар дип саный.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Таңатар кайдан: Иҗау
31.03.2010 22:00
Террорны, бу очракта азатлык яулау өчен көрәш алып баручы милләтләрнең җиһадын туктату өчен ХӨКҮМӘТ ТЕРРОРЫН - мөселманнарга каршы барган сугышны туктату кирәк. Шулай булмый икән, Россия талкынып бетәчәк, дөнья аяк астында тапталып бетәчәк. Бу бит террор түгел, бәлки диннәр, милләтләр арасында баручы сугыш. Аны 16-17 ел элек Россия хөкүмәте ҮЗЕ башлады.
     
текст зурлыгы - +