киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Туймазыда “Легионер”ның премьерасы булды

Туймазы татар дәүләт драма театры
31.03.2010

30 мартта Туймазы татар дәүләт драма театрында Зөлфәт Хәкимнең “Легионер” спектакле куелды. Бу пьеса 2007 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесенең җиңүчесе булган иде. Беренче тапкыр аны Туймазы театры сәхнәләштерде.

“Легионер” Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгеп, татар һәм башкорт әсирләреннән төзелгән легионга кергән Яппар исемле кеше турында. Яппар беренче яуда ук советлар ягына чыкса да, гомере буе “сатлык җан” булып кала. 6 ел төрмә-лагерьларда утырып чыга. Шуннан соң да ул авылдашларының, туганнарының нәфрәтенә түзеп яшәргә мәҗбүр була. Бары тик әнисе генә аңа ышанычын саклый.

Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов куйган, рәссамы Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов. Музыкаль яктан Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Ришат Сәгыйтов бизәгән. Баш роль Яппарны Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдинов башкара, спектакльдә артистлар Айрат Солтанов, Гөлназ Латыйпова, Шамил Рәхмәтуллин, Маргарита Сидорова һәм башкалар катнаша.

Спектакль Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Бу турыда театрның әдәби бүлек мөдире Рида Гәрәева әйтте. Легионерлар темасы Бөек Ватан сугышы тарихында тиешенчә өйрәнелмәгән, ачыкланмаган һәм тиешенчә бәя алмаган әле, диде ул.

Премьераны Камал театрыннан Сергей Скоморохов, Инсаф Хәмитов һәм “Татарстан яшьләре” газеты хәбәрчесе Чулпан Фәттахова да караган. Чулпан Фәттахова спектакльдән канәгать калуын әйтте. “Барганда, читтәге театр, дип азракка өметләнгән идем, спектакль күпкә тәэсирлерәк булып чыкты. Гадәти булмаган куелыш, актерлар уены һәм көчле драматургия сокландырды. Спектакльне тамашачылар да яратып кабул итте”, диде ул.

Туймазы татар дәүләт драма театры 6 апрельдән Уфага “Нур” татар дәүләт театрына бер атналык гастрольләргә җыена. 8нче апрельдә Уфа тамашачысына “Легионер”ны да күрсәтәчәкләр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Чын Татар кайдан: Уфа
10.04.2010 19:15
Әгәр дә бу Яппар Татар милләтенең мәнфәгатьләрен сатып урысларга качкан булса, нинди "Легиончы" ул алайса?
Ул сатлыкҗан алайса! 250 мең Татарны "бөек җинү" алдыннан Урта Азиягә сөргенгә(үлемгә) озатканы хәтерегездәме әле? Татарлар үз-үзләрен озатмаган ич, совет солдатларының эше бу.
Ауропаның шул "азат итү" аркасында тоталитарлыкка, канга бату хакында һәркемгә билгеле инде.

кем: Резеда кайдан: Уфа
08.04.2010 10:17
Кызганычка каршы, Уфада "Легионер"ны кўрсєтмилєр шул, аны "Китєм инде, китєм" спектакленє алыштыраннар. Рєсми сєбєбе: актрисалары чирлєгєн. Сер итеп кенє єйттелєр, капма-каршы фикерлєр тудырган бу спектакльне "Куймасагыз яхшырак" дигєннєр икєн. Бик карасы килгєн иде, хыяллар жимерелде. Є гомумєн, гастрольлєр бик шєп бара, халык телєп йори, залда алма тїшєр урын да юк. Молодцы, якташлар!