киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мәскәүдә җеназа, Кизләрдә шартлаулар

31.03.2010

Дагыстанның Кизләр шәһәрендә иртән бер бер артлы ике шартлау булды. Соңгы хәбәрләргә караганда, 12 кеше үлгән. Икенче шартлау ФСБ, милиция һәм мәктәп янында булган. Уку йортының тәрәзәләре ватынлган һәм түбәнең бер өлеше җимерелгән. Мәктәптә укучылар булмаган.

Ике шартлау да Кизләрнең үзәгендә, Мәскәү районында булды. Иртәнге 8.45-тә “Искра” кинотеатры янында шартлаткыч куелган “Нива” машинасы шартлады.

15 минуттан шунда урнашкан ФСБ, эчке эшләр министрлыгы бүлеге һәм мәктәп янында шартлау булды. Бу биналар яныннан барган машинада утырган интихарчы үз үзен шартлаткан, дип хәбәр ителә.

29 март Мәскәү метросында булган шартлауларда 39 кеше үлде. Бүген корбаннарны күмү йолалары үтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сәфәр кайдан: Мөслим
31.03.2010 23:15
Россия тоташ ТРАУРЛАР иленә әверелде. Аны ТРАУРСТАН дип атау да гаеп булмастыр инде...