киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Октябрьскидәге вакыйга дини-экстремистларны юк итү дип бәяләнде

31.03.2010

Русия эчке эшләр министрлыгының һәм Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстандагы берләштерелгән оператив идарәсе Октябрьскидә террорчылар төркеменең тотылуын белдерә. Төркемнең террор һөҗүмнәре әзерләгәнлеге әйтелә.

Азатлык радиосы Октябрьски шәһәрендә бер кораллы төркем әгъзаларының узган атнада кибеттән 60 мең сум талаганда яраланып хастаханәгә баргач кулга алынуы турында хәбәр иткән иде. Иминлек хезмәтләре хәзер инде аларның Төньяк Кавказдагы сугышчан төркемнәргә һәм террор эшчәнлегенә бәйле бик тә куркынычлы бер төркем булганлыгын әйтә.

Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан шәһәрдә бу төркемне күзәтеп тору һәм тоту өчен махсус чарага әзерләнү айларча дәвам итте, бары тик төркем үзе кибет талап вакыйгаларны ашыктырды, дип белдерә Русиянең иминлек көчләре.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте вәкиле Максим Радионов әйтүенчә, җинаятьчеләр шундый ысулда Төньяк Кавказдагы һәм күрше төбәкләрдәге сугышчыларга азык-төлек һәм акча юнәтү белән шөгыльләнгән дип шикләнелә.

Төркемне җитәкләгән Бәшир Плиевның дүшәмбе көнне Чиләбе өлкәсендәге бер шәһәрдә ФСБның махсус көчләре тарафыннан кулга алынганлыгы хәбәр ителә. Махсус хезмәтләр белдерүенчә, «Башкорт әмире» кушаматы белән танылган 44 яшьлек Плиев «Башкортстанда җирле халыктан яшерен бандитлар төркеме һәм дини экстремистик бүлекчәләр оештыру өчен җаваплы» булган.

Шулай ук Ингушетиядә туган Плиевның заманында берничә ел элек үтерелгән мәгълум чечен җитәкчесе Шамил Басаевка якын торган аеруча куркынычлы җинаятьче булганлыгы да белдерелә.

Бу төркемнең инде унлап әгъзасы, шулар арасында - 24 яшьлек Олег Шайхулов, 25 яшьлек Наил Әхмәтгәрәев һәм 27 яшьлек Александр Яшин булуы хәбәр ителә. Хәзер аларга бәйле дип шикләнелгән, Бәләбәйдә яшәүче Владимир Тураевны эзлиләр.

Оператив идарә әлеге төркемнең Идел буе федераль бүлгесендә террор һөҗүмнәре әзерләгәнлеген, шуларның берсендә интихарчы да катнашырга тиеш булганлыгын белдерә.

Шулай ук кулга алынганнарның фатирларында күпсанлы экстремистик дини китаплар, чит ил документлары, шактый гына буш паспорт бланклары, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткычлар да табылды диелә.

Азатлыкның Уфадагы хәбәрчесе әйтүенчә, хәзер бу төркемнең Мәскәү метросындагы шартлауларга ничек тә булса бәйле булу мөмкинлеге дә тикшерелә. Гомумән, Октябрьски каласындагы вагыйганы аңлату Мәскәүдәге соңгы террордан соң үзгәрде - башта җирле милиция моны урлау максатында ясалган кораллы һөҗүм, ягъни гади бер җинаять дип бәяләсә, хәзер инде иминлек көчләре Башкортстандагы ваһһаби-экстремистларның яшерен хәрәкәтен юк итү дип сөйли.

Республикада экстремистларны эзләү көчәйгәннән-көчәя бара. Күптән түгел исә президент Мортаза Рәхимовны яклаучы башкорт яшьләре җитәкчеләренең экстремизмда шикләнелеп тентүләргә дучар булуы Уфада гына түгел, башка шәһәрләрдә дә ФСБның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Виктор Палагинны эшеннән алу таләбе белән урам җыеннарына китерде. Бу каршылык әле дә дәвам итә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: viner
31.03.2010 13:51
Бу җинәятчеләрне "дини террочылар" дип атагач, шәһәрдәге мәчет, мәдрәсә идаралары белән элемтәләрен китереп чыгарып, аларны чакыртып өркетеп алырлар инде?
Әммә заманалар үзәрде, барсын да куркытып бетерә алмаслар. Түбәтәй киеп җөргән татар - түбәтәй киеп җөрер, мәчет җулында булганы - мәчетне ташламас, мәдрәсәсен җапсалар - башка җирдә ачыр.
Татар үз җирендә яши, шуны аңный башлады ул, тора бара үз хокукларын да якларга өйрәнер.
Бер нинди ЧП (чрезвычайное полоҗение) иглан итмичә хакимиятнең кораллы гаскариләренең РФ конститутсиясен бозып йөрүләренә каршы торырлык булыр.

кем: кеше кайдан: Казан
31.03.2010 13:25
Вэлиулла хэзрэт Октябрскийда Булгар жэмэгате эш ите дип Азатлыктагы энгамесендэ эйткен иде. Ул аудио вариантында бар. эмма текст вариантында журналист ни очендер ул хактагы жомлелерне язмаган