киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Русияне тагын да чикләп буламы?

Мәскәү метросының "Парк Культуры" тукталышы
30.03.2010

Русиядә сәяси иреклекләрне чикләү террорга каршы сугыш өчен кирәк, дип аңлатылды. Хокуклар чикләнде, әмма бу Русиягә иминлек китермәде. Премьер-министр Владимир Путин һәм силовикларның террорга каршы кырыс сәясәте халыкны фаҗигадән саклый алмады. Алга таба нәрсә көтәргә?

Бүген Мәскәүнең “Мәдәният Паркы” метро тукталышыннан чыгучыларның йөзләрендә хәвеф, курку һәм ачу иде. Метроның эчендә этләр белән милиция, урамга чыгучылар шунда ук телефоннарына ябышып якыннарына шалтырата, “мин исән-сау килеп җиттем”, дип хәбәр итә. Кешеләр бер берсеннән шикләнә һәм курка.

1999 елның августында Мәскәүдә булган шартлаулардан соң да халык нәкъ шушы хәлдә иде. Шул вакытта премьер-министр Владимир Путин Чечняда хәрби чара башлап “чечен сугышчыларын” юк итәргә сүз биргән иде.

Путин президентлыкка күтәрелде, үз тирәсенә иминлек хезмәте һәм көч структурасының иң абруйлы генералларын туплады. Демократик башлангычларны чикләп хакимиятне каты кулда тоту кирәклеген ул террор куркынычына каршы тору кирәклеге белән аңлатты.

Бу юлы да Путин “террорчылар юк ителәчәк” диде, әмма аның бу сүзләре буш сүз, ди оппозиция вәкиле Илья Яшин.

“11 ел элек Путин террор һөҗүмнәрен бетерергә һәм террорны җиңергә сүз биргән иде. Моның өчен без үзебезнең сәяси хокуклар һәм ватандашлар иреклекләреннән баш тартык. Без губернаторларны сайлаудан баш тарттык. Болар барысы да Владимир Путинның хакимиятен ныгытты, әмма безгә иминлек китермәде. Кичәге шартлаулар Путинның террорга каршы сәясәтенең көчсезлеген күрсәтә”, ди Яшин. 

Моннан соң Путин вазыйфасыннан китәргә тиеш, ди Яшин.

Борис Немцов, 2001 елның 11 сентябреннән соң АКШта һөҗүмнәр булмады бит, Русиядә артты гына, ди.

“Иминлек хезмәтенең борын төбендә булган хәл бит бу. Юк, алар хакимиятләрнең иминлеген генә кайгырта һәм оппозициянең урам җыеннарын куып тарата. Кызганыч, моның өчен бер кем дә җәза алмаячак, ниндидер шикле кешеләр табылыр, әмма интихарчыларның Мәскәү үзәгенә ничек килеп җитүе, аларның шартлаткычны кайдан алуы, ни өчен милициянең моны алдан белеп чаралар күрмәве кебек сорауларга җавап булмаячак. Хакимиятләр арасында моның өчен җавап бирүче булмый торып террорны җиңеп булмаячак”, ди Немцов.

Бу юлы Русия халкын нәрсә көтә? Иминлек өчен дип контролне ныгыту һәм иреклекләрне тагын да чикләү дәвам итерме?

Мәскәү Карнеги үзәге хакимиятләр дүшәмбе көнне Мәскәүдә булган шартлауларны сәяси системаны тагын да кырыслату өчен кулланыр, дип борчыла.
Губернаторларны сайлаудан баш тарттык, әмма бу безгә иминлек китермәде


Әмма системаны көч ярдәмендә генә кырыслатып була, Русиянең моңа көче юк, ди үзәк белгече Лилия Шевцова.

“Ниндидер кырыс чараларны силовиклар гына башкара ала. Ә көч структураларының мөһим бер өлеше – милициянең моңа мөмкинлеге юк, карагыз ул милициядәге тәртипсезлек һәм аның көчсезлегенә. Бу бик җитди мәсәлә”, ди Шевцова.

Ул арада халыкта курку һәм ачу көчәя генә бара. Террор көндәлек тормышның бер өлешенә әйләнгән Израилдә сатылган кесә телефоннарында – "мин исән сау" дигән әзер “смс”лар бар, диләр. Тиешле урынына исән имин барып җиткән һәр кеше якыннарына бер төймәгә генә басып алдан ук әзерләнеп куйган шул “смс”ны җибәрә. Интернеттагы блогында берәү Русиядә дә телефоннарга шундый “смс” куюны тәкъдим иткән иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
31.03.2010 22:38
Ярар, Рәсәй дигән нәмәстә, үз илендә террорны таратты + чит илләрдә дә.Моны бит бөтен дөнья күреп тора һәм кул чаба - Рәсәй үзенә кабер казый! Ә, алар...Ә, алар, кемнәр...гонщиклар? Самолётта да, су астында да, космик корабльда һ.б.да да очарга маһирләр. Бергә очабыз , төпкә, башка юлны күрсәтүче булмагач.

кем: татар улы кайдан: татар иле
31.03.2010 09:58
Кичә, бүген һәм иртәгә булачак террор актларының Рәсәйгә таралуына кем гаепле - шулар җавап бирергә тиеш. Террор беркайчан да буш урында барлыкка килми. Беренчел террорны көчлеләр, икенчел террорны - көчсезләр башлый (шартлы билгеләмә) .
җавап

кем: viner
31.03.2010 11:36
Көчсезләр - сәяси тормышта сүзләре үтмәгән фиркаләр, төркемнәр дип аңлыйм инде. Аларны хакимият тыңламый, масса күләм матбугатка аларның фикерен чыгармый. Шунлыктан башкача чара тапмагач бердән бер юл булып боларга террор кала.
Ә "көчлеләр" кемнәр алар? Аларга террор нигә кирәк икән? көчлеләр?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
30.03.2010 21:56
Русия дэулэте систематик рэвештэ, гасырлар буенча, узенен колониаль халыкларына каршы террор сэясэтен алып бара. Патша вакытында да, совет вакытында да, анын варисы булган Путин режимы вакытында да. Шулай булгач, ул нэрсэ котэ узенен колларыннан? Рэхмэт яуганын яки сузылып ятып кул кутэргэненме? Террорны элегэ кэдэр беркем дэ коч белэн жинэ алмады. Ул мэсьэлэ - сэяси. Шуна курэ, башта шул террорны туклтатып торучы чыганак мэсьэлэсен чишэргэ кирэк. Ул чыганак - шул ук колониаль мэсьэлэ. Аны урыс империясы чишудэн баш тарта, узенен колонияларынын хокукларын кыса, табигый байлыкларын мэрхэмэтсез рэвештэ талый хэм ачыктан ачык рэвештэ руссификация сэясэтен дэвам итэ. Шулай булгач, террор мэсьэлэсенен чишелуен котэргэ дэ кирэкми. Урыс армиясы коне итеп Казанны алган конне бэйрэм итэргэ чакырган Немцовнын моны аналавына мин бик шиклэнэм.
     
текст зурлыгы - +