киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / түгәрәк өстәл

Татар референдумы хәтердәме?

30.03.2010

Татарстан дәүләт бәйсезлеге турындагы референдум нәтиҗәләренә ничек һәм кайчан әйләнеп кайта ала? Бүген татар халкы бәйсезлекне, милли мәгарифне, татар телен яклап референдум үткәрер хәлдәме?

Моннан 18 ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклап референдум үткәрелде. “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?, дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде.

Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплады. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрады. Халыкның 44% гына декларацияне яклады, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына “әйе” дип белдерде.

Бүгенге көндә референдум нәтиҗәләре турында Мәскәүдә дә, хәер, Татарстанның үзендә дә сөйләмиләр. Әмма ничек кенә булмасын, референдум Татарстан республикасы, татар милләте тарихына кереп калды. Аларны тарихтан берничек сызып ташлап булмый.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә референдум вакытында Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булган Фәндәс Сафиуллин, татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе, референдум үткәрелгән көннәрдә үзәкнең хәрби штабын җитәкләүче Юныс Камалетдинов катнаша.

Саша Долгов. Фәндәс әфәнде, әйтегез әле, 1992 елның 21 мартында үткән референдум турында истәлекләр дә, китаплар да языла. 18 ел элек Татарстан республикасы бәйсезлеге турында референдум үткәрергә нәрсә мәҗбүр итте?

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин.
Татарстанда референдум үткәрү декларацияне кабул итүгә тиң вакыйга булды. Әле аннан да мөһимрәк булмаса... Декларацияне кабул итү белән чагыштырганда чараны үткәрүнең авырлыклары күбрәк булды.

Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәштә өч вакыйганы билгеләп үтәр идем: Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул итү, референдум үткәрү һәм конституция булдыру. Халыктан сорамыйча гына декларация кабул иттегез, башта референдум үткәрегез дигән басым булса да, без аны үткәрмәскә булдык. Чөнки декларация кабул иткән чакта ук референдумны үткәргән булсак, халык аны дөрес аңламас һәм республика эчендә каршылыкларга китерергә мөмкин иде.

Әмма референдумны үткәрмичә декларация кабул итү факты Татарстанга каршы эшли башлагач, кабул ителгән декларациянең юкка чыгару мөмкинлеге тугач, без референдум үткәрергә булдык.

Саша Долгов.
Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында декларацияне яклап, халык арасында референдум үткәрүгә Мәскәүнең теше-тырнагы белән каршы торуы билгеле.

Фәндәс Сафиуллин.
Радио-телевидениядән нәрсә генә күрсәтмәделәр: бомбалар, кыек авызлы абзыйлар, исерекләр дә булды. Икенче көнне үк урысларны суялар дигән сүзләр дә яңгырады. Аннары турыдан туры сәяси басым башланды. Туры эфир аша Русия президенты халыкка мөрәҗәгать итте.

19 март көнне Русиянең Югары Советы Татарстанда референдум үткәрмәү ультиматумы белән пленар утырышын уздырырга булды. Фәрит Мөхәммәтшинны да шунда чакырдылар. Ул үзе белән канун чыгару комиссиясен җитәкләгән Рөстәм Хафизовны алып барды.
Ул пленар утырыш бөтен Русиягә күрсәтелде. Ә анда кычкырыш, сугыш, Татарстанны сүгү сүзләре яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады, тыңламадылар.

Шул вакытта Русия Югары Советы залы ишегеннән “Фарит Мухамметшин – Татарстан, здесь?”, дигән сүзләр белән ике гренадер килеп керә. Кеше нәрсә уйларга тиеш? Шуннан алар Фәрит Мөхәммәтшин янына килеп туктыйлар һәм аңа пакет сузалар: “Получите и распишитесь”, диләр. Бу Ельцинның референдумны үткәрмәскә дигән кисәтүе булган икән. Анда: “Вернитесь в Казань. Созовите чрезвычайную сессию Верховного Совета и отмените референдум”, диелгән була. Аннары Татарстанга карата нинди чара күрү турында бәхәсләр китә. Фәрит Казанга кайтып киткәнче карар кабул итеп өлгермиләр. Ул карар кабул иткәнне көтә алмый, вокзалга бара һәм Татарстанга кайтып китә.
Референдум алдыннан таратылган листовкаларның берсе. Агач башында Марат Мөлеков белән Фәүзия Бәйрәмова утыра


Ярты сәгатьтән Татарстанга каршы карар кабул итеп өлгерәләр. Шул карарны тоттырып, Казанга машина җибәрәләр. Алар Татарстан поездын узып, ул кайтып җиткәнче сәгать ярым алдан Казанга килеп җитәләр. Фәрит Мөхәммәтшинның урынбасары Зилә Вәлиева кабинетына керәләр һәм документ тапшыралар. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга: “Тизрәк квайтыгыз!”, дип шалтырата.

Бераз гына артка чигенеп әйтәм, референдумга атна-ун көн калганда Дәүләт Шурасына граждански киемнәр кигән егетләр килеп төште. Алар көн саен Дәүләт Шурасы бинасында йөрделәр. Күрәсең, бу чара ун минут эчендә бөтенебезне алып китәр өчен кемнең кабинеты кайда икәнен белер өчен оештырылгандыр. Чөнки референдумда кире тавыш бирелсә, шураның президиум әгьзаләре дә, президент та кулга алынырга тиеш иде.

Ультиматумга кире кайтыйк. Мин ул чакта президиум әгьзасе идем. Без 19 март көнне иртән башланган утырышны төнге сәгать өчтә бетердек. Шунда карар кабул иттек: әйдәгез, бу ультиматумны кабул итик, аннан соң күз күрер, дидек. Шул карарны иртән ук Мәскәүгә җиткердек. Без референдумны үткәрмәскә дигән сорау күтәреп, сессия утырышын уздырабыз, дидек. Әмма бик кызык килеп чыкты. Сәгать тугызда сессия башланырга тиеш иде. Әмма 250 депутаттан йөздән артык кеше генә җыелды. Алып баручы: “Гафу итегез, кворум юк”, диде.

Унбиш минут тәнәфес игълан ителде. Тәнәфестән соң килгәннәрнең дә яртысы юк. “Депутаты не пришли. Сессия не состоялась. Приказ Москвы был выполнен”.

Саша Долгов. Татарстан Мәскәү пропагандасына ничегрәк каршы торды?

Фәндәс Сафиуллин. Листовкалар турында бер генә факт китерә алам. Ул чакта җәмгыять оешмалары да, дәүләт оешмалары да бик актив эшләде. Бер нинди каршылык юк иде. Милиция – безнеке, ГАИ – безнеке. Милиция санавынча, Казандагы милиция блокпостларда Мәскәүдән килгән колонналарны туктатып конфискацияләнгән листовкаларның күләме генә 34 тонна булды. Әле күпмесе эләкмәгәндер.

18-19 мартларда Русия Генераль Прокуратурасыннан бер бригада килеп төште. Генераль прокуратураның “Избирательные участки 21 числа не открывать” дигән приказы чыккан иде. 16 прокурор, аларның ярдәмчеләре иң беренче кереп безнең прокурор: иртәгә бер сайлау участогы да ачылмаска тиеш, дип Антоновка ультиматум ясый. Безнең Антонов шуңа коелып төшә. Ә аның урынбасары Мусин һәм шәһәрнең прокуроры Нәфиев Антоновка каршы төште. “Югары Советның карары бар. Без шуңа буйсынабыз”, диделәр.

Икенче көнне бөтен сайлау урыннарында да ачылды. Читтән килгән журналистларның саны Русиянеке һәм Татарстанныкына караганда күбрәк булгандыр. 21 март бик матур, аяз көн иде.

Саша Долгов. Юныс әфәнде, референдум үткән көннәр сезнең хәтердә ничек саклана?

Юныс Камалетдинов
Юныс Камалетдинов.
Татарстанны танк дивизиясе чорнап алган иде. Мәскәүдән референдумны үткәрмәскә дип әйтеп тордылар. Ә татар иҗтимагый үзәге бик каты басым ясады һәм референдумны хәзерләде. Фәрит Солтанов, Фәрит Уразаев, Марат Мөлеков бергәләшеп референдумны үткәрү турында аңлату оештырдылар. Казанда гына түгел, бөтен республикада бик көчле агитация барды. Читтәге татарлар да килеп булышты.

Саша Долгов. Сез сугыш куркынычы турында да әйттегез. Милли хәрәкәт шушы сугышка каршы ничегрәк әзерләнде?

Юныс Камалетдинов. Танкларга каршы без шартлаткычлар әзерләдек. Анда керосин, бензин тутырдык. Шартлаткычларны ничек кулланырга икәнен кешеләргә өйрәттек. Әгәр дә танклар Казанга керсә, аларны яндырыр идек. Күрәсең, моны сизделәр, шуңа күрә танкларны кертмәделәр.

Референдум үткәрү бик авыр иде. Ләкин референдумда җиңә алдык. Халыкның 62% декларацияне кабул итү өчен тавыш бирде. Референдум үткәч, яңа конституцияне хәзерләү башланды.

Саша Долгов.
Референдум нәтиҗәсе хәзер үз көчендә кала калуын, ә киләчәктә Татарстанга аның кирәге чыгармы?

Фәндәс Сафиуллин.
Әлбәттә, ул үз көчендә кала. Әмма Русия аны танырга җыенмый. Әмма референдумның мөһимлеге Мәскәү тануда түгел. Ул вакытта кабул ителгән карарыбыз – иреккә, азатлыкка омтылу билгесе. Бу безнең җиңү мисалы булды. Шуның өчен аның әһәмияте беркайчан да кимемәячәк.

Безгә әле халык белән бердәм булып милли мәктәпләрне бетерү турында канунны юкка чыгару өчен көрәшергә тиеш. Бу Русия тарихында булмаган күренеш. Шунда да элек бергә көрәшкән мисалыбыз, тарихи хәтеребез, көчебез, сүнмәс дәртебез киләчәккә дә көч бирергә тиеш.


Саша Долгов. 1992 елда Татарстанда яшәүче татарлар дәүләт бәйсезлеген хуплап референдум үткәрә алды. Бүген Татарстан республикасы милли мәгарифне, татар телен, дәүләтчелеген яклап референдум үткәрер хәлдәме?


Фәндәс Сафиуллин. Моның өчен дәүләт тарафыннан ихтыяр көче генә кирәк.

Саша Долгов. Ә Татарстан референдум нәтиҗәләренә кайчан әйләнеп кайтыр икән?

Фәндәс Сафиуллин. Бүген, иртәгә.

Саша Долгов. Ничек итеп?

Фәндәс Сафиуллин. Безгә Русиянең мәктәп сәясәтенә каршы күтәрелергә кирәк. Милли мәдәниятне, милли сәясәтне бетерү начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моңа каршы сәясәтне референдумга таянып эшләп була.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Илдус Садыйq кайдан: Qазан
17.04.2010 04:36
Әйе, минем дустым Вил Мирзаян дерес әйтә. Мин бу эш белән !991 елда Америкага бардым. Максатым шул иде, буласы рферендумга халык ара кузәтучелер чакрырга һәм "Азатлык" радиосын яптырмаска. Мондый чараның үтәдә кирәклеген мин,уз вакытында, чит ил радиотапшыруларын (ВВС, Свобода,Азатлык, Голос Америки һ.б.) тыңлап белә идем. Ченки ул заманда бетен донья буйлап колониялар бетерелә иде. Бу эштә миңа бик зур ярдәм итучеләрнең берсе Равил Салиахмәт, Рифат Тәби, Илдар Агиш һ.б. Америкада яшәуче татарлар булдылар.Равил абый минем куптәнге дустым. Ул вакытта ул Сан-Фронсискода яши иде һәм ул мине конгресмен Томас Лантос белән таныштырды. Мин аңа хәл-әхвәлләрне бәйнә-бәйнә силәп бирдем. Ул мине бик яхше аңладым сезне диде. Ченки мин милләтем белән венгр, без кәрдәшләр диде... Рәхмәтен белдереп әйтте, бу мәссәлә турында конгреста силәшу уткәреләчәк һәм АКШ президенты да хәбәрдәр булачак...Ни кызганыч, Америкага бу барумда Томас Лантосның вафаты турына белеп кайгрып ямансуландым. Ләкин ул уз сузендә торды. Халык ара кузәтучеләр, АКШ конгрессының Аурупада именле һәм хезмәттәшлек хезмәткәре Майкл Оукс, Джон Файнерти 19 марта килделәр. Соңрак аларга АКШның Иллинойс штатыннан сенатор, БМО га кермәгән милләтләр һәм халыклар оешмасы әгъзасы Джон Нимрод килеп кушелды. Халык ара кузәтучеләргә виза алырга Россия илчелеге киртә куеп маташты.АКШ та яшәуче бер татаргада виза бирмәгәннәр. Мин биредә, Казанда көчкә-көчкә генә президнка кереп рәсми чакыру ала алдым. Казанга килгәч Джон Нимрот мине өзләгән. Ләкин аңа бездә андый кеше юк дигәннәр... Референдум нәтиҗәләрен иглан иткәч бертеркем рус шовинистлары һәм татар манкырлары тавыш чыгарып маташканнар иделер. Ләкин бу кара эшләредә барып чыкмады.Сенатор Джон Нимрод: "Референдум прошел на уровне мировых демократических норм" диеп сузен җымгаклады.Теге бәтбәхетләр суга тешкән тавык кебек залдан чыгып качтылар. Артларынан Украинадан килгән "Рух" вакилләре "москали" иегезгә кайтыгыз дип кычкырдылар. Минем очен, бу референдум нәтиҗәләре, халык дипломатиясе өсулында эшләучегә иң зур буләк һәм бәхет иде. Моның өчен мин бик зур рәхмәтлемен белдерәм Америкада яшәуче дусларыма. АКШ ТV мин, 45 минутлык интервью бирдем. Станфорд университетында, профессорлар һәм студенлар арасында ике сәгатү ярым чыгыш ясадым. БМОга кермәгән милләтләр оешмасында зур дәрәҗәле вәкилләр белән очыраштым. Шул исәптән Эркин Алтекин блән дә. Ул Торкистанның әуәлге примьер министры һәм Равил абыйның куптәнге дусты. "Азатлык" радиосы әледә булса эшлеп тора. Рәхмәт Томаска һәм Америкада яшәуче татарларга. Бу турыда тулырак мәглумәтне Р. Юныс "Татарстан Референдумы" Һәм В. Якупова "100 Историй о суверенитете" китапларыннан укып белә аласыс. Ә, бугенге яшләргә юк-бар өчен бәхәсләшеп вакыт сарыф итмәскә! Иҗтихат итергә кирәк! Безнең максатыбыз бер,- Мостәкил дәуләтчелегебезне торгызу! Халкыбызның асыл уллары һәм кызлары! Көрәштән туктамагыз. Югыйсә сезне инкыйраз көтә! Гаяз Исхакый.

кем: nailtatar кайдан: Qazan
02.04.2010 16:29
Референдум хакында Фщндщс Сафиуллин б.н очрашу "Фикер" клубында узды!
"Азатлык" Татар Яшьлэре Берлеге-"Фикер" клубы - шуныж б.н референдумны искэ алды.
Монын, хакта берничэ суз булса да язмавын, бердэ дорес тугел Саша!

кем: Татар улы кайдан: Татар иленнән
02.04.2010 13:54
Агач тумгәгенә - миллилек югалса кешелек сыйфатлары да юкка чыга шул...

кем: агач кайдан: баш
02.04.2010 09:02
фэузия апа, агач башынла нишлеп утырасыз анда? егылып тоше курмегез!
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
02.04.2010 16:01
Монда Саша бераз хата җибәргән - без агач башында утырмыйбыз, ә агач ботагында утырабыз. Аркаларыбызга "Мулюков" һәм "Байрамова" дип язылган путалар асылган. Марат абый тырыша-тырыша агач ботагын кисә, аннан кан тамып тора... Ботакның иң очында "Татарстан" дип язылган ялгыз яфрак җилферди, ул Татарстан байрагы төсендә... Моның мәгънәсе - бу сантый татарлар үзләре утырган ботакны кисәләр, булып чыга инде. Менә шулай эшләде урыс шовинистлары Татарстанның бәйсезлегенә каршы, хәтта Ельцин демократиясе вакытында! Хәзер инде әйтеп торасы да юк, шул ботакка безне асып куярлар иде, кулларыннан килсә! Аллаһы Тәгалә ирек бирми.

кем: !!! кайдан: Казан
02.04.2010 07:16
Яшьлеккә кайтарып килдегез рәхмәт!
Референдум нәтиҗәләре милләтебезгә киләчәктә өмет-нигез булып та хезмәт итәр, ИншаАЛЛАҺ!!!

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
02.04.2010 00:26
Әйе, бу референдум нәтиҗәләрен бары тик Татарстан Республикасы белән бергә генә юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә алар, төбәкләрне эреләндерү, дигән мәкер белән, бер юлы ике куянны тотмакчы булалар. Үзләре тагы берничә шартлату оештырсалар, моңа ирешергә дә мөмкиннәр... Шуңа күрә безгә бик уяу булырга кирәк!
Бу референдумга нәрсәләр этәреч булуын да ачыклап китәр идем. 1992 елның 1-2 февралендә Милли Мәҗлеснең беренче корылтае булды, меңгә якын делегат анда Бәйсезлек турында Акт, Милли Мәҗлес турында Закон кабул итте, Татарстанның бәйсезлеген тануны сорап, дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте. Әгәр Татарстан җитәкчеләре, Югары Совет бәйсезлек мәсьәләсендә конкрет адымнар ясамасалар, без хакимиятне үз кулыбызга аласыбызны белдердек. Шәймиевларга, Мөхәммәтшиннарга чигенергә урын калмаган иде. Бүген булса, алар ул референдумны гомердә дә үткәрмиләр иде, ул чакта бары тик халык басымы астында гына бу адымга бардылар.
Бүгенге көннән тагы бер хәбәр - быелның 2 феврале көнне Казан шәһәренең Вахитов район суды Милли Мәҗлеснең теркәлүен гамләдән чыгарган. Безне судка чакырмадылар, хөкем карарын вакытында бирмәделәр, бары тик 2 айдан соң гына Нурулла мәчетенә җибәргәннәр. Хәзер без аны шикаять итә алмыйбыз - вакыты чыккан. Дөрес, без теркәлмичә дә эшли алабыз, 1992 елдан 2004 елга кадәр без теркәлмичә эшләдек. Әмма бу очракта берәр кискен белдерү кабул итсәк, экстремизм турындагы яңа закон буенча, безне теркәлмәгән "җинаятьчел төркем" дип карарга мөмкиннәр, ул чакта җыелышта катнашучыларга 15-20 елга кадәр төрмә яный. Безгә хәзер бер генә юл кала - Милли Мәҗлесне Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында хөкүмәтнеке булмаган оешма буларак теркәтү.
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.04.2010 23:19
Шуннан яхшы күренә- Милли Мәҗлеснен башкарма идарәсен күпчелеге чит илдә яшәгән татарлардан төзү дөрес булганы. Мөгаен, эшләр Рәсәйдә бүгенгечә барса татарлар Милли Мәҗлес сессияләрен дә яшертен, яки чит илдә уздырырга мәҗбүр булачаклар.
Референдумга килгәндә, ул татар халкы дошманнарының бугазларында алып ата алмастай очлы сөяк булып тора һәм киләчәктә дә әле шулай булачак!

кем: Фидаил кайдан: Татар Иле
01.04.2010 20:16
Шуны белэсе килгэн иде: референдум уткэргэндэ чит жирлэрдэн килучелэрнен, исемнэре хэм имзалары документларга теркэлгэнме икэн?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.04.2010 17:34
Бик дулкынландыргыч, искиткич яхшы интервью бу. Мондагы хэбэрлэрнен деталлэр белэн мин узем дэ эле булса ныклап таныш тугел идем. Шул ук вакытта, минен остэсем килэ, ул референдумны уздырырга чит иллэрдэн дэ, мэсэлэн, АКШ тан конгрессменнар килгэннэр. Э бит, аны оештырырга да кирэк булган. Бу эштэ минем дустым Ильдус Садиков бик актив катнашкан. Шуна курэ, беркем дэ шул референдумнын легитимлыгына шобхэ белдерми, ул халыкара легитим акция. Ин мохиме, татар узен ничэмэ йоз еллардан сон бердэм халык итеп, узенен азатлыкка, бейсезлеккэ юнэлгэн хыялын тормышка ашыруны бугенге реалий дип хис итте. Моны, минемчэ, тиз генэ бетереп буламаячак. Милли Межлис карарлары шуна зур дэллилэр. Алар шул референдум нэтижэлэре, Азатлык Декларациясы белэн сугарылганнар. Шуна курэ, мэкерелек белэн Фэузия Бэйрамовага суд карары чыгару - ул шул мэнгелек документларны юкка чыгару омтылышы икэне ап-ачык.

кем: Milletche кайдан: Idel-Ural
01.04.2010 11:52
"Азатлык очөн көреш девем ите!!!"

кем: viner
01.04.2010 11:48
саша долговка зур рәхмәт!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Татар референдумы хәтердәме?