киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Октябрьскида террорчылар тотылды

30.03.2010

Соңгы көннәрдә Октябрьский шәһәре игътибар үзәгендә. Чөнки анда террорчыл-экстремистлар төркеме кулга алынган.

Вакыйга 23 мартта ук башланган. Ул көнне әлеге төркем Төньяк дип аталган күмәртәләп азык-төлек тату склад-кибетенә һөҗүм иткән. Анда бу төркемнең бер әгъзасы яраланган булган. Ул хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннән соң иминлек хезмәте аны сакка алып, башкалар турында мәгълүмат алган. Аларны тоту буенча төп операция 27нче март үткән.

Анда Уфаның махсус тәгаенләнешле милиция төркеменең БТРы да катнашкан. Кулга алынучылар сигез кеше. Аларның фатирларында дини-экстремист эчтәлекле китаплар, чит ил документлары, тутырылмаган паспортлар, шартлаткычлар һәм кораллар табылган. Әлеге операцияне Иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгының берлектә оештырган оператив штабы үткәргән.

Әлеге штабның матбугат үзәге хәбәренә караганда, әлеге төркемнең “Әл-кайда”ның бүлекчәсе “Уйгыр-Балгар джамат” оешмасына каравы ихтимал. Кулга алынучыларның икесенә федераль эзләү игълан ителгән булган. Төркемнең бер әгъзасын эзләү дәвам итә.

Әлеге төркем Төньяк Кавказдагы террорчыл төркемнәрне финанслау белән шөгыльләнгән. Шулай ук кол итү өчен кеше урлау белән дә шөгыльләнгәннәр. Иминлек хезмәтенең матбугат хезмәткәре Максим Рафиков сүзләренчә, җинаятьләрне кисәтүдә, террорга каршы көрәштә бу зур операция булган.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: viner
30.03.2010 11:13
Чынлап та зур оператсия булган бу. Шимбә көнне кеше ял иткәндә фатирларына бәреп кереп, караут асларыннан террорчыларны эзләп йөргәннәр икән.
Балага узган (беременная) хатыннарның тулып килгән күкләкләренә автомат көпшәсен терәп ныклап документларын тикшергәннәр. Мондый җәберләүне сизгән карындагы балалар бу донҗга чыгудан беразга тыелып торырга булагннар ди.
Бу хәрбиләрне моңа кадәр телевизордан гына күргән әби-чәби Чечнядагы гаскәрләриләрнең кинәт үз фатирында пәйдә булуыннан куркып асларына җибәргәннәр һәм һаман ушаларына киләлми яталар ди.

Күренеп тора бик нык әзрләнгән оператсия. "Террорчыларның" штаб-квартирысын алдан билгеләр өчен урындагы милитсия нык тырышлык куеп, көне-төне артларыннан күзәтеп йөреп, фатирлары менә шушы районда 4-5 чакрым радиуста урыннашкан күп катлы йортларның берсендә дип тапканнар ди.
Башта фсб хезмәткәрләренең кайбер кайнар йөрәклеләре бер йортны шартлатып карарга тәкдим иткән ди. Әгәр шуннан йөгереп качучы булса - шул "террорчы" була ди, чөнки гаепсез кеше хокук саклау органнарыннан качып йөрми ди.
Моның тәкдимен бик эффектив ысул дип тапсаларда бу юлы аны кулланмаска булганнар, снарядлары булмау сәбәпле ме әллә башка сәбәп булган мы, анысы билгеле түгел. Шулай да киләсе визитларына ныклабрак әзреләнеп күбрәк корал алып килергә булганнар ди.

"Террорчылар" да бик хәтәрдән булганнар. Урысларның Русия тарихын бик нык үзләштергәннәр. Урыс тарихындагы "татаро-монголское иго" (татар кайдада монгол кайда бит инде) төшенчәсе мисалында үзләренең яшерен оешмаларын "Болгар-Уйгыр җәмгыяте" (богары идел буенда булса уйгуры Кытай җирендә инде) дип атаканнар.
Менә шул "террорчылар" бер көнне баштан аякка кадәр коралланып, билләренә җитмәсә обрез кыстырып, битләренә шул фсб хезмәткәрләре кия торган маска киеп, өчәүләп көпә көндез акча даулап бер кибеткә килеп кергәннәр. Мәскәү, Питерга гади хәл булсада, әммә ләкин бу кеч кенә, тыныч шәһәрнең халкы мондый "маски-шоу"га әле өйрәнеп бетмәгән күрәсең. Кибетче хатынкай битлекле кешене беренче күрү сәбәпле берәз аптырап торган, аннан көч кулланып берсенең битлегән салырга мәҗбүр иткән. Аннан киткән монда атыш, качыш, фсб хезмәткәрләрен Мәскәүдән китереп тутырыш.

Шулай итеп идеологик көрәш алып барыр өчен әллә кайдагы ӘлКайда тарафыннан әзерләнгән үткер "террорчылар" гади кеше талауда тотылганнар ди.
Бу вакыйганы шәһәр халкы - бу төш булдымы, өн булдымы дип, бер берсеннән сорашып йөриләр. Ә урындагы һәм Уфадагы җәмәгат оешмалары моңа ихтибарда бирмиләр икән.
     
текст зурлыгы - +