киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Октябрьскийдә камаулар тәмамланды

29.03.2010

Башкортстанның Татарстан белән чиктәш Октябрьский шәһәрендә милиция һәм ФСБның махсус чарасы тәмамланды. Анда узган атнада шәһәрнең күпләп сату базасына һөҗүм иткән 3 кеше тотылды, калганнары табылмады.

Октябрьскийдә яшәүче журнатист Марсель Гариф белдерүенчә, бу хәлләр җомга кичендә 4-5 кешенең Төньяк урамындагы күпләп сату базасына һөҗүменнән башланып китә. Алар базага һөҗүм итеп сатучыларның 60 мең сумлап акчасын кулга төшерә. Һөҗүм вакытында каршылык күрсәткән сатучы хатынның тезен утлы корылдан атып яралыйлар. База сакчысының кулына аталар. Сакчы да һөҗүм итүчеләрнең берсенең кулына көрәк белән сугып өлгерә.

Бу турыда тиз генә милициягә хәбәр итәләр. Кулы яраланган һөҗүм итүченең хастаханәгә барачагын чамалап милиция хастаханәгә үз сакчыларын куя. Төркем чыннан да хастаханәгә килә, әмма граната белән янап шәфкать туташын тотык итеп алалар һәм яралы кулны бәйләүне таләп итәләр.

Ахырда бу эшкә ФСБ хезмәткәрләре дә кушыла, хастаханәне чолгап алалар һәм атышлар нәтиҗәсендә һөҗүм итүчеләрнең икесе хастаханәдә кулга алына. Рәсми расланмаган хәбәрләргә караганда, һөҗүм итүчеләр тотык итеп алган кешеләрнең берсе атышлар вакытында һәлак булган.

Соңрак һөҗүм итүчеләрнең өченчесенең эзенә төшеп анысын дә тоталар.

Дүртенчесен эзләү өчен зур чаралар оештырыла. Уфадан боралак белән республика эчке эшләр министры Игорь Алешин килә, милициянең бронемашиналары чакыртыла. Шәһәр милиция хезмәткәрләре белән тула.

Һөҗүм итүчеләр төркеме яшәгән 29-нчы микрорайонны тулысынча чолганышка алып андагы кешеләрнең документларын тикшерә башлыйлар. Атна ахырында кешеләр өйләреннән урамга чыгарга куркып торды дип хәбәр итә Марсель Гариф. Милиция шулай ук банкларны, хакимият биналарын һәм күперләрне дә сак асына алган дип хәбәр ителә.

Төньяк Кавказ сугышчыларының интернет сәхифәләре Октябрькийдәге бу атышларны Башкортстан бәйсезлеге өчен көрәшүче мөҗәһитләр белән хакимият көчләре арасындагы бәрелеш дип сүрәтләде. Әлеге төркемдә татар кешесе дә, рус кешесе дә, катнаш гаиләдән чыгучы да, шул ук вакытта бер ингуш кешесенең дә булуы хәбәр ителгән иде. Күрәсең, араларында ингуш кешесенең булуы кайберәүләрне әлеге төркемне Төньяк Кавказдагы сугышчан көчләр белән бәйләп карауга этәргән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: viner
29.03.2010 18:08
Ха! 60мең урлаган 4 хулиганны тотарга нишләп берәр армия җибәрмәскә. 40 машина гына хәрби әз бит ул. Хәкемәттән алынып сарыф ителгән миллионнаган акчаны шушы спетсопрератсияга сылтап куярга булыр иде. Җиберсеннәр иде берәр дивизия һич булмаса. Комап алырлар иде 29нчы микрорайонны гына түгел ә бөтен шәһәрне. Якын тирәдәге авылардан килгән карт-корының документларын тикшереп, өркетеп ятырлар иде шунда бер 3-4 ай. Андый йодрыкны күргәч әбиләр дә озак кына ушларына киләлмичә: ярый әле ашарга ипи бар - дип - өч тиенлек пенсияләрен дә алырга онытып ятырлар иде.
Эш урыннарын югалтып тиңрәп йөргән яшләргә дә бу мәзәкне күзәтеп йәрү бик кызык булыр иде.
Ә җиңелчә холыклы хатын-кыз бөтенләй шашыныр иде бу кадәр яш хәрбиләрне канәгәтлендерү мөмкинлегенә.

Ярый, мондый чара дәвамсыз булмас.
Монысын Башкортостан җәмәгат оешмалары тын гына уздырдылар. Үзләрененң өйләренә, яки офисларына бәреп кергәч халык аларны яклар дип уйлыйлар микән?