киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкортстан дәүләт университетында – яңа ректор

26.03.2010

Башкортстан дәүләт университетына яңа җитәкче сайланды. Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Әхәт Мостафин ул. Мортаза Рәхимов җитәкчелеккә заманча фикерләүче шәхесләр кирәк дигән кискен фикерен әйтте.

Башкортстан дәүләт университеты ректорын сайлаулар башта апрель ае башына тәгаенләнгән иде. Әмма вакытын алгарак күчерделәр. Ректор урынына да башта дәгъвачылар берничә булса, ахырдан ике генә кеше калды. Берсе – моңарчы соңгы елларда ректор вазыйфаларын башкарган Мөхәммәт Харрасов булса, икенчесе - әле сайланган Әхәт Мостафин иде.

Башкортстан дәүләт университеты хезмәт коллективының атнакич төштән соң башланган конференциясе көн тәртибенә ректор сайлау мәсьәләсе дә кертелде. Университет бинасы алды иртәнге якта ук күп кенә милиция хезмәткәрләре тарафыннан сак астына алынган иде. Соңрак биредә ни өчен шулай ныклы иминлек чаралары күрелүе сәбәбе дә ачыкланды. Конференциягә республика президенты Мортаза Рәхимов, хөкүмәт рәисе Раил Сарбаев һәм башка югары җитәкчеләр киләсе икән.

Ректорны сайлау алдыннан Мортаза Рәхимов чыгыш ясады. Башта университетның күпмедер уңышлары хакында сөйләсә дә, азакка таба республиканың иң төп уку йорты саналган белем учагындагы хәлләрне тар-мар китерде ул. “Университет илдәге башка университетлар арасында иң түбән урыннарга тәгәрәде”, дип җитәкчелеккә заманча фикерләүче шәхесләр кирәк дигән кискен фикерен дә әйтте Мортаза Рәхимов.

Башкортстан президентының университеттагы хәлләрне мөшкел дип бәяләве ректорны сайлау барышына да үз йогынтысын ясамый калмагандыр, билгеле. Ректорны сайлаулар яшерен тавыш белән оештырылды. Нәтиҗәдә күпчелекне – 83 тавышны җыеп Әхәт Мостафин ректор итеп сайланды. Әлеге ректор Мөхәммәт Харрасов аннан 14 тавышка калышты.

Яңа сайланган җитәкче Әхәт Мостафин Баймак районында туып үскән. Белгечлеге буенча химик. Химия фәннәре докторы, профессор. Моңа кадәр Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты вазыйфасын башкарды ул. Әхәт Мостафин ректорлыкка сайлаулар алдыннан ясаган чыгышында университетның абруен күтәрәчәген һәм анда эшләүчеләргә уңайлы шартлар тудырачагын вәгъдәләде. “Алдыбызда гаять зур эшләр тора”, ди Әхәт Мостафин.

Билгеле ки, соңгы елларда Башкортстан дәүләт университетының абруе шактый какшаган иде. Хәтта аның тарихын былтыр 100 яшьлек итеп күрсәтү дә бу абруйны күтәрә алмады. Эш шунда ки, Башкортстанның төп уку йортының чын тарихы 1957 елдан гына башлана.

Шул елдан Башкортстан дәүләт педагогия институты “дәүләт университеты” дип үзгәртелде. Дөрес, бу уку йортының чишмә башы, чынлап та, 1909 елга барып тоташа. Әмма ул чакта Уфа губерна укытучылар институты буларак ачыла ул. Ә 1920 елда бу уку йорты Халык мәгарифе институты, аннан 1929 елда педагогия институты дигән исемнәр ала. 1957 елда исә ул бүгенге көндәгечә, Башкортстан дәүләт университеты итеп үзгәртелә.

Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә Башкортстан дәүләт университеты үзенчә республиканың йөзен билгеләүче белем учагы. Шуңа күрә дә Мортаза Рәхимовның чыгышында әрнүле фикерләр яңгыравы гаҗәп түгел.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кушнариннар кайдан: р
03.04.2010 15:21
Егетлар, "ураллы" диган провакатор белан суз кораштермагез. Специально эшлана бу. Анын эше башка. Может узе болай надан да, тупой да тугелдер эле.

кем: ураллы
28.03.2010 23:34
Куркканга куш куренэ, койрого менэн биш булып куренэ, ти. Минэ тотош кэнсэ биреп куйзы был Мирзаян. Ызнашит,мин
1) профашист
2)КГБ шымчысы
3)хокумэт канцелярисы
Бына бит ниндэй шэп курэзэ, э?!Тора-бара узенэ Рэхимов яуап бирэ тип яза башлар эле. Эс тырнап колдем эле. Бик кызык агай булып сыкты был кеше.
Мин ябай бер кеше, шокор, эммэ мэдэниэт, тарих, тел мэсьэлэлэренэн хэбэрдэр кешемен, булмышым шулай, миллэтем язмышына битараф була алмайым.
Йырзарга килгэндэ. Галимьян Ибраhимов ук язган эле нисек итеп унын заманында башкорт халык йырзарын йыйырга Казандан ебэргэндэрен. "Ысын йырзар шунда, топкел башкорт араhында", - тип сыгарып ебэрэлэр хикэйэ геройын. "Ашказар" йыры телгэ алына.
Беззен башкорт йырзарын шул вакыттан ук татарса йырлай башлайзар. Йэл тугел, йырлаhындар, донъя консерваторияларында "Буранбай"ыбыззы йырлайзар опера арияhы кимэлендэге эсэр тип. Эммэ был эле беззен йырзарзы татар халык йыры тип йырларга хокук бирмэй.
Йырзар китабында сыккан икэн, татар йырын курэлэтэ башкорт йыры тимэгэндэр бит, "Борйэн егеттэре"н татар халык йыры тигэн ише. Э был йырзы шулай языузары юкка тугел - бер заман hез Борйэн - татар ере тип эйтер осон эшлэнэ был. "Татарзын Урал таузары" тип языу за шунын осон. Без анламай тип уйлагызмы?
Эле 1911 йылгы календарыгызга таянып, башкорт юк тип богаз йырта бит эле берэу. Бына кайза икэн истина в последней инстанции! Халык язмышына ниндэйзер календарь hунгы нокта куя!
җавап

кем: Иркен кайдан: уфа
29.03.2010 17:29
Үзеңне бик начитанный итеп күрсәтергә тырышасың. Биргән сорауларга туры җавап кайтармыйсың. Шулай булмый бит инде. Бу сайтта сиңа җибәрелгән сорауларны җыеп кабатлыйм, темасы әлеге сайтка туры килә, рәхим итеп җавап бирегезче:

1. Башкирский государственный университет, башкирский медицинский университет, башкирский аграрный университет, башкирский троллейбусный завод, башкирские электрические сети, башкирская химия, башкирская выставочная компания, башкирская государственная филармония. башкирская политика.......башкироские пчелы, башкирский мед, башкирские лошади, башкирские хоккеисты......перевод яагыз әле, переводы ничек килеп чыга?

Тагын бер төркем:
2. 1980 елда Уфада чыккан "ЙырЗар" - дигән китап.
Шушы китапта : "Зөләйха", "Рәйхан", "Фирдәүскәй", Кефекләрең нигә кара булган", "Рамай", Сарман", Җаныем,бәгрем", "Шахта", "Озата барма", "Каз канаты", "Су буйлап".....һ.б. халык җырлары дип күрсәтелгәннәр, калганнары башкырт халык җырлары.
Нинди халык турында сүз бара, бу санап киткән җырларны татардан башка халык җырламый бит?
җавап

кем: ураллы кайдан: иркенгэ
29.03.2010 21:51
нишлэп мин был hораузарга яуап бирергэ тейешмен? Мэдэниэт министрлыгы тугелмен дэ.тэржемэ лэ минен эшем тугел
Золайха, Райхан, Рамай h.б. - башкорттар бик яратып йырлай торган йырзар. Электэн йырлагандар, мин ускэндэ лэ уларзы яратып йырлайзар ине. Узем дэ уларзы монгорлэп алам. Шулай булгас, был йырзарзы айырып алыуы ауыр. Шуга ла халык йыры ти зэ куялар булhа кэрэк.Эммэ башкорт халык йыры тигэндэре юк.

Ни осон татар йырзарын башкортса йырлаузарына килгэндэ - матур йырзарзы бар донъяла элэктереп алып, уз телдэрендэ йырлайзар. "У моря, у синего моря"... тип урыстар япон йырын йырлап йоронолэр бит эле. Казахтын "Биргэнhен hин минэ ал нурын тандарзын" тип башланган эсэй тураhындагы йырын башкорт та, татар за рэхэтлэнеп уз телендэ йырлай. Нигэ эле татар йырзарын башкорт уз телебеззэ йырламаска тейеш? Беззен туган телебезгэ хакыбыз юкмы ни?! Эгэр инде авторзары уларзын йырзарын башкортса башкарыуга каршы булhа - был уларзын авторлык хокугы. Тыйhындар. Судка морэжэгэт итмэйзэр бит - тимэк, ризалар. Рэхэтлэнеп безгэ килеп концерттар куйып, акса эшлэп кайталар, сонки беззен йырсылар уларзын йырзарын популярлаштыра. Бизнес, Мирзаянов абзый!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.03.2010 05:05
Бик куп суз, эммэ эчтэлегндэ минем сорауларга жавап юк. "Мэхэбэт карлары" дип аталган 50 жырлы дискада шытыр татар жырлары, тик анда бернинди дэ татар авторларына курсэтмэ юк. Моны ничек анларга? Икенчедэн, сез андый гади кеше булып, бар нэрсэне дэ белгэч, нигэ шул дискада курсэтмэлэр булмый торып, сез "авторлар гонарар ала" дип ярышасыз? Гомумэн, гади кеше ничек белэ ала гонарарлар тулэу мэсьэлэсен? Бэлки, (бик гади дэ булмагач) сез мэрхум композитор Рустэм Яхинга да ничек хэм кая шул гонорарларны жибэру турында да безгэ узегезнен секретыгыз белэн уртаклашырсыз? Килештекме?
җавап

кем: ураллы
29.03.2010 10:21

Башкорт газеталарын укыган булhан, богонго йырзарга, уларзын эстэлегенэ бик нык асыулы сататьяларзы курер инен. Эстэлеге буш, мэгэнэhез йырзар басты тип шаулай башкорт йыры белгестэре. Кайза беззен йыр традициялары тип! Ана шул татарсаны башкортса лауылдай за йоройзэр тип.
Гонорар турында эйткэндэ, мин богонго композиторзарзы куззэ тотам. Улар уззэренен авторлык праваларын якшы белэлэр hэм талап итэ лэ белэлэр.
Ростэм Яхин йыры осон мин нисек яуап бирэ алам?! Мин сыгарганмы ни уны? Мирассылары бар икэн, судка бирhендэр.
Э бына королтай нишлэп Борйэн егеттэре hэм Курай китабы осон судка бирмэй ята икэн? Башкорттон hэр вакыттагыса гамhезлеге!
Эле Универсиадага ла курайсылар эзерлэйзэр имеш тип ишеттек.
Беззэн курай за курай тип колэ торгас, узегезгэ присвоить итергэ булдыгызмы инде?!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.03.2010 19:00
Алай бик акыллы хэм белемле башкорт булгач, ураллы, языгыз эле менэ минем шундый соравыма туры жавап: нигэ татар жырларын башкортча жырларга кирэк, башкортлар татар жырларын анлый алмыйлармы яки татар жырчыларын башкортлар начар жырчыга санап вокаль яктан "тозэтэлэрме"? Анламасагыз, ачыклыйм. Мин башкорт жырларын гел яратып тынладым хэм тынлыйм. Мина аларны анлар очен толмач кирэкми, шулай ук аларны татарчага эйлэндереп жырлауга да мохтаж тугелмен. Минем барлык авылдашларым да шулай. Сон, ни пычагыма, татар жырын башкорт телендэ башкарырга?
P.S. Зинхар, "менэ татар да шулай эшли" дип булашмасагыз иде. Жавап кына кирэк.

кем: Азат кайдан: Уфадан
27.03.2010 14:15
Авторга бәйләнер урын юк. Ул дөрес яза - Башкортстан дәүләт университеты дип. Чөнки анда бит башкортлар гына укымый "Башкорт университеты" дип язарга. Алай язу мәсәлән Башкорт дәүләт драма театры дигәндә туры килә, чөнки ул чынлап та башкорт театры. Хәер анда да татар артистлары күп. Фидан, Нурия, Илдар, Илсөяр һ.б
җавап

кем: мин кайдан: татардан
29.03.2010 09:10
Рәсми рәвештә, пичәтләрендә дә Башкорт дәүләт университеты ул. Телибезме, юкмы - дөрес язылыш шундый.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.03.2010 16:18
Миндэ бик зур бер башкорт жырчылары белэн диск бар. Анда гел татар жырлары, тик башкортча жырлыйлар. Казанда да башкорт жырларын татарчага салып жырлау бармы?
җавап

кем: гыймранова кайдан: ЛА
29.03.2010 20:58
Тәүбә, түәбә, инде җырларга барып җиттек.
Хәсән, ул син санаган җырларны башкорт телендә татарлар җырлый да, башкорт халык җыры дип язып куя.
Иркен тынлы башкорт анын ише җырлар белән пычранып та тормый. Аның озыыыыын җырлары бар, син аны яхшы беләсең, белмәмешкә, күрмәмешкә, мыскылларга маташасын.
Илсөя Бәдретдинова башкорт халкының сугышчан, героик җырларын җырлый башлады. Берсендә дә авторларын әйтеп тормыйлар.
Монда берсен мактап, берсен яманларлык түгел.


Вил Мирзаяновка -- белмәсәгез, эйтәм: интернетта орфографик хаталарга күптәннән карамыйлар. махсус хаталы язучыларны да беләсездер. шунарга,ичмасам хәреф хатасына бәйләнеп утырмагызчы.
җавап

кем: ураллы
28.03.2010 19:07
Хатта "Борйэн егеттэре" йырын татар йыры тип Казан юбилейына диск сыгарзылар. Боронго йырзарыбыззы эйтэhе лэ тугел. Наиль Гэлиев тигэн композиторыбыззын "Борлегэн" йырын, узе тере сагында судлашып исбат итеп куйhа ла авторлыгын, hаман татар халык йыры тип тапшыралар.Беззен йырсылар богонго татар композиторзары йырзарын башкортса башкарhа ла, бер вакытта ла авторзарын башкорт тип эйтмэй. Авторзарына гонорар за сыгара.
Хэзер казанда Курай тигэн китап сыгарып, татар уйын коралы тип белдерзелэр.
җавап

кем: Хәсән кайдан: уфадан
28.03.2010 20:47
1980 елда Уфада чыккан "ЙырЗар" - дигән китап.
Шушы китапта : "Зөләйха", "Рәйхан", "Фирдәүскәй", Кефекләрең нигә кара булган", "Рамай", Сарман", Җаныем,бәгрем", "Шахта", "Озата барма", "Каз канаты", "Су буйлап".....һ.б. халык җырлары дип күрсәтелгәннәр, калганнары башкырт халык җырлары.
Нинди халык турында сүз бара, бу санап киткән җырларны татардан башка халык җырламый бит?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.03.2010 19:45
Бик зур рэхмэт ураллы дигэн рахимов адиминистрациясынын пропаганда агзасына. Ул узенен чиновникларга гына хас булган тел белэн "Беззен йырсылар богонго татар композиторзары йырзарын башкортса башкарhа ла, бер вакытта ла авторзарын башкорт тип эйтмэй. Авторзарына гонорар за сыгара." дип жавап бируе анын кем икэнлеген бик тэ ачып салды. Шулай ук яхшы куренэ, ураллы бер узе генэ утырмый монда, узенен аппараты белэн кебек.
Жавапнын мэгънэсенэ килгэндэ, мин ни кэнэгать. Димэк, бер-беренне узлэштеру бара... Эммэ, мин уземнен Уфадан килгэн дискымда татар композиторларына сылтауны курмэдем. Мэсэлэн, "Рэхмэт сина, тошлэремэ кергэн очен..." дигэн Рустэм Яхин жыры буенча. Белмим, мэрхум композиторыбызга нинди гонорар чыгардыр бу урлаллы дигэн кэнсэ...
җавап

кем: Сукбай кайдан: Уфа тирәсе
27.03.2010 18:39
""""Фидан, Нурия, Илдар, Илсөяр һ.б., шунда ук Мостай, алар чыгышлары буенча гына татарлар, "татар теле аркылы дөньяда күп нәрсә белгәннәр". Туган телләренә, туган халкына алар башкыртча явап бирәләр.

кем: гыймранова
27.03.2010 11:07
эйткэндэй, мин дэ БДУны башкорт дэулэт университеты дип йори идем. ул башкортостан дэулэт университеты будып чыкты.
Иркен, уймись. и успокойся.
син анда укымагансындыр.
җавап

кем: Иркен кайдан: Уфа
27.03.2010 16:44
Башкирский государственный университет, башкирский медицинский университет, башкирский аграрный университет, башкирский троллейбусный завод, башкирские электрические сети, башкирская химия, башкирская выставочная компания, башкирская государственная филармония. башкирская политика.......пчелы, мед, лошади......
Шуларга перевод ясагыз әле, ничек килеп чыга?

кем: Иркен кайдан: Уфа
26.03.2010 18:49
Мәкәләдә автор хата җибәргән, аннан өзек:

"Башкортстан дәүләт университеты үзенчә республиканың йөзен билгеләүче белем учагы. Шуңа күрә дә Мортаза Рәхимовның чыгышында әрнүле фикерләр яңгыравы гаҗәп түгел."

Беренчедән, ""Башкортстан дәүләт университеты"" түгел, ә ""Башкырт Дәүләт Университеты"", бу биииик җитди хата.

Икенчедән, Мортаза нигә үзен бетереп шул кадәр әрни икән, җәлләп куйдым үзен.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Башкортстан дәүләт университетында – яңа ректор