киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкорт корылтаена әзерлек кыза

26.03.2010

Башкортстанда Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаена әзерлек киң колач ала. Уфа районнарында бу җыенга вәкилләр сайланып бетте.

26 март көнне республиканың берничә районында, шулай ук Уфаның ике районында корылтайга делегатлар сайлау җыеннары булып үтте.

Мәгълүм булуынча, Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае быел 11-12 июнь көннәрендә Уфада үтәчәк. Башкортстан хакимиятләре быелгы корлытайга делегатлар сайлауда Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетына күбрәк вәкаләтләр һәм ирек бирде.

Элекке ике корылтайга вәкилләрне сайлауда хакимият басымы көчле булып, анда районнардан һәм шәһәрләрдән күбрәк рәсми түрәләр сайлана иде. Ә бу исә, башкорт милли оешмалары җитәкчеләре фикеренчә, милли мәнфәгатьләрне бар тулылыгында яклауга аяк чала килде. Быелгы корылтайга делегатлар итеп чын милләтпәрвәр шәхесләрне сайлау максаты куелган. Шулай ук яшьләр дә күп сайлана бу корылтайга. Алар барлык вәкилләрнең 30 процентын тәшкил итәчәк.

Уфаның Калинин районы башкортлары корылтае да 26 мартта үзләренең утырышын үткәреп, дистәләгән дәгъвачы арасыннан 13 делегатны сайлаган. Район корылтае Башкарма комитеты рәисе Риф Исәнов фикеренчә, быелгы корылтайда милләт өчен иң көнүзәк мәсьәләләр югары дәрәҗәдә һәм катгый күтәрелергә тиеш. “Корылтай карарларын гына көтмичә дә, урыннарда да нәтиҗәле эшләп була”, - ди Риф Исәнов.

Уфаның Калинин районы башкортлары корылтае рәисе сүзләренчә, милли хәрәкәт әгъзалары корылтайдан корылтайга гына түгел, ә һәрдаим эшләргә һәм милли-мәдәни мәнфәгатьләрне кыю якларга тиеш. “Сүз боткасы белән генә булмый, тәгаен эшләр башкару кирәк”, - ди Р. Исәнов.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Иркен кайдан: Уфа
26.03.2010 18:14
25 мартта МВД ның спецназы Уфаның Госцирк артындагы вертолет площадкасында уеннар уткәргән. Милициянең бер төркеме, -"толпа бесчинствующей молодежи" - булып кыланганы тоткан плакатларның берсе: "Посадите одного, будете иметь дело с тысячами".
Мондый эчтәлекле лозунгны кайдадыр укыган идем бугай.....

Кемнәрдер корылтайга әзерләнә, кемнәрдер корылтайдан сакланырга әзерләнә бугай...татар гына бер нәрсәгә дә әзерләнми.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Башкорт корылтаена әзерлек кыза -