киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Укытучылар җыены милли компонент яклы

26.03.2010

Уфада Башкортстан укытучыларының 10нчы корылтае булып үтте. Анда мәгариф өлкәсендәге катлаулы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Корылтайда республиканың төрле төбәкләреннән 600дән артык вәкил катнашты. Ике көн барган зур җыенда мөгаллимнәр мәгарифкә кагылышлы иң кискен мәсьәләләр хакында фикерләште.

“Федераль дәүләт мәгариф стандартларының икенче буыны: аларны кертүнең проблемалары һәм перспективалары”, “Мәгарифне модернизацияләү – яңа технологик алымнар”, “Полиэтник мохиттә дәүләт телләрен укыту”, “Безнең яңа мәктәп” программасы кебек киңүләмле темалар белән бергә тәгаенрәк мәсьәләләр дә каралды корылтайда. “Укытучының һөнәри осталыгы”, “Укытуның сыйфаты” кебек юнәлешләрдә дә фикер уртаклашулар булды. Шулай ук телләр укыту тәңгәлендә дә тәкъдимнәр тикшерелде. “Башкортстан халыклары телләре – җәмгыятьнең милли байлыгы” исемле темага чыгышлар да шуңа ишарә иде.

Атнакич башланган корылтай җомга көнне Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасында пленар утырыш белән дәвам итте. Анда Башкортстанның барлык югары җитәкчеләре дә килгән иде. Президент Мортаза Рәхимов байтак мөгаллимнәргә Русиянең һәм Башкортстанның мактаулы исемнәрен һәм башка бүләкләрен тапшырды.

Корылтайда катнашучылар мәгарифтә милли компонентны бетерүгә бәйле омтылышларга борчылу белдерде. Шулай ук кечерәк авыллардагы мәктәпләрне яба башлау да милли мәгариф язмышын авыр хәлгә куя дип искәртелде. Республика җитәкчеләре исә үз чыгышларында Башкортстан мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсен төшермәс өчен, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен ышандырды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кушнариннар кайдан: карчыкка
30.03.2010 16:26
"Э башкортостанда башкорт иле булгач, укысын башкорт телен. Ул шулай тиеш."

Муды (мода) оченме? Тынычлан.

кем: кушнариннар кайдан: рб
29.03.2010 17:00
Мин дә милли компонент яклы, ӘММӘ ләкин татар балаларына кѳчләп башкорт телен укытуга КАТЕГОРИЧЕСКИЙ каршы!!!!!!!!!!
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
29.03.2010 19:14
Әлеге вакытта "милли компонет" дигән нәмәкәй Башкыртстан шартларында осбыйларга башка халыкка үз телләрен көчләп тагарга төп сылтау. Татар халкы өчен "милли компонент" булсада, булмасада, бер аермасыда юк, как укыттылар башкыртча, так укытачаклар.
Татар балаларын көчләп башкыртча укытуны ничек туктатырга була, татар һәм башкырт телләрен дәүләт телләре иткәндә генә.
Әгәр инде тагын да Мортазаның "честное словосына" ышансак - бу безнең яктан акылсызлык булыр иде.
җавап

кем: ураллы
31.03.2010 21:56
Эгэр 3 тел дэулэт теле булганда ла , элеге кеуек татар балалары урыс телен дэ, башкорт телен дэ, татар телен дэ бердэй ойрэнэсэк.
Татар теле дэулэт теле булыу башкорт телен дэулэт теле буларак укытыузан азат итмэй.
җавап

кем: ураллы
04.04.2010 13:42
Кабардино-Балкария пример тугел. Пример - Европа илдэре.
3 тел дэулэт теле булганда ботэ печать, штамп, топонимика, эш кагыззарында х.б. 3 тел дэ кулланыла. Мэктэптэ шулай ук 3 дэулэт теле берсэ ойрэнелэ.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
01.04.2010 16:55
Синеңчә генә шулайдыр ул, әгәр Россиядә охүшаган примерлар булмаса. Кабардино-Балкарияда өч тел - дәүләт теле. Һәр өч халык үз телендә укый, яза, җырлый.
Әле дә руслар сезнең телне өйрәнер дә, сезнең телдә сөйләшер дип уйлыйсызмени?
Шулкадәр найвный халык, үзегезнең халыкның урыслашу тизлеген әкеренәйтә алмыйсыз бит әле, еще урыска ябешкәнсез....
җавап

кем: карчык кайдан: камадан
29.03.2010 18:45
Син нэрсэ Башкортостанда провокация качаешь балам. Килтер безгэ татар теле укыр. Э башкортостанда башкорт иле булгач, укысын башкорт телен. Ул шулай тиеш. Кайсы илне алма дәүләт тел жирле халык теле укытыла. Яна гын башландыбит безнен башкорт халкы белэн уртак куанычлар. Тынычлан.
     
текст зурлыгы - +