киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Яңа президентны татар телен сакларга чакыралар

25.03.2010

Яңа президентның вазифага керешү тантанасы алдыннан М.Мөлекев исемендәге Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары татар телен яклап пикет үткәрде. Милиция аларны Ирек мәйданына кертмәде, алайда бу каршылык чарасын тыймады.



Татар иҗтимагый үзәгеннән бер төркем пикетчылар үзләренең шигарьләрен опера театры янында күтәрә алды. Милиция аларны Ирек мәйданына кертмәде. Иҗтимагый үзәк вәкилләренең Горький һәм Пушкин урамнары кисешкән урында шигарьләрләр күтәреп һәм байраклар болгап бер сәгать тирәсе торды.
 
Бу урын җайлы булып чыкты. Президент инаугурациясенә - Зур концертлар залына баручы түрәләр һәм үз эшләре белән ашыгучы казаннар пикетчыларны күреп китә алды.
 


Шигарьләр арасында “Дәүләт террорына юк!”, “20 елда татар телен дәүләт теле булдыра алмадык. Булдырабыз!” һәм башка шундый татар телен яклап язылганнары бар иде.

ТИҮ вәкилләре әйткәнчә, алар бөтен түрәләр җыелган Зур концертлар залы каршына чыгарырга теләгән. Әмма бер көн кала анда пикет үткәрү гозере кире кагылган.

Башта пикетчылар Ирек мәйданына Карл Маркс урамы ягыннан бәреп керергә уйлады. Әмма Иҗтимагый үзәк картлары киң җилкәле милиция хезмәткәрләренә каршы тора алмады. Бераз тарткалашып алганнан соң, тәртип саклаучылар пикетчыларга үз чараларын читтәрәк, мәсәлән, Алкадагы Гумилев һәйкәле янында үткәрергә тәкдим итте.
 

Милиция Татар ижтимагый үзәге активистларын ТИҮ бинасы янында туктатты


Иҗтимагый үзәк вәкилләре анда барырга теләмәде һәм опера театры янындагы зур юл чатына басты. Милиция инде бу урында пикетны тыймады.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мин беләм
29.03.2010 12:35
viner, милләттәшем, үпкәләмәгез, зинһар. Сүз грамматика турында бармаганын, күрәм, үзегез дә аңлыйсыз. Беренче хатымда мин бит сүзгә бәйләнмәдем дә. Уйлавымча, икебез дә бер фикердә: мондый мөһим шигарь-лозунглар ныклап уйланылган, максатка ярашлы булырга тиеш: берсе (әлеге шигырьдән алынганы кебеге) йөрәккә “бәрсә” - телебезнең , илебезнең нинди хәтәр алдында калуын искәртсә, икенчесе кисәтүче кылыч кебек ятларның баш өстенә күтәрелсен иде. Гел “Кырыйк, бетерик” дип кенә дә киләчәкне корып булмый бит... Ә теге шигырьнең дәвамы (tatarlar.ru дан) :
...Мин, имеш, - дәүләтен җуйган
халык баласымын.-
Бусага өстенә
Тарих
ясый кара сыным.
Нигә әле шул карт рәссам
Миңа аяк сөртә?!
Тартып алам пумаласын,
Манам... ап-ак сөткә.
Менә кайда ул Сөт . Әлбиттә, плакатка төшерергә дип чыгарылмагандыр бу шигырь. Өстәвенә - яшь кыз бала язган булса кирәк. Ә сүз башы Дәрдмәндтән - “Сөт калыр - Ватан китәр”.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.03.2010 18:49
Сокланып укыдым "мин белэм" хэм viner язмаларын. Булдырасыз, ни эйтэсен, ул сина жомлэ, ул сина белем хэм шигрыять сою. Бик зур рэхмэтлэр сезгэ.
җавап

кем: viner
29.03.2010 13:51
Аңнадым. Рәхмәт.

Әммә, “Кырыйк, бетерик” - мин өйткән, яки бу форумда аралашкан кешеләрнең сүзе түгел бу. Башка форумнан бу тситата. Модераторлар да монда бик тәләпчән, андый дәлилсез өндәүләрне үткәрмәсләр.

Уш китмәле шигыр. Һәр бер юлында шундый зур мәгнә: китаплар язып аңнатма бирерлек.

Нигә әле шул карт рәссам
Миңа аяк сөртә?!
Тартып алам пумаласын,
Манам... ап-ак сөткә.

Герой (шигырдәге) татарның тарихын кемнеңдер файдасы өчен тискәре итеп күрсәтүне - шәхсән үзен кимсетү (личное оскорбление) итеп кабул итә. Әммә кимсенеп, үпкәләп калмый. Бу гаделсезлек аны көчле сәяси көрәшчегә хас булган хәрәкәткә китерә:

ТАРТЫП АЛАМ ПУМАЛАСЫН ...

Менә шундый ТАРТЫП алырдай (беркем дә китереп бирмәс: мескеннәр, менә сезгә гадел тарихыгыз дип) физик, рухи һәм фәһем ягыннан сәләткә ия булган яшләр кирәк тә бүген татар милләтенә.

Рәхмәт аңлауыгыз өчен.

кем: мин белэм
28.03.2010 12:15
viner, язасыз:
/Сынган кылыч, суынган көл – минем илем икән,
Кабер ташында “үлгән тел” – минем телем икән.
Бик матур сүзләр, җыласыларны китерерлек.
Әммә милли сәясәтчеләр кулында бик урынны түгел. Беркем безне җәлләмәс. Җәлләмәсеннәр дә. Үз мәнфәгатләребезне үзебез күрсәтеп, яклап торырга тиешбез./
Э бит бу шигырнен дэвамы бар - оптимистик дэвамы. Курэсен плакат очен баштагы дурт юлын гына сайлап алганнар. Эле анын Дэрдмэндтэн эпиграфы - “Сэт калыр - Ватан китэр”. Минемчэ, бер дэ жылак фикер тугел. Ватан китте инде. Нэсел дэвам итсен эчен - Сэт калсын!
җавап

кем: син беләсең
28.03.2010 16:14
монда бит сүз шигыр турында бармый, белемле туганкай, монда милли сәясәтчеләрнең кулларындагы шигарләр турында бара. Шигырнең контекстыннан өзеп алынган бу ике юлның тәһсире рухландыргыч түгел. Бәлкем оптимистик булган азагыннан башка ике юлны язып тотасылары калгандыр? Нинди юллар ул, белсәң әйт.
җавап

кем: viner
28.03.2010 15:28
Нәрсә ул "Сэт" - "Сәт"?
җавап

кем: мин белмим
28.03.2010 20:38
“Нәрсә ул "Сэт" - "Сәт"?” имеш. viner , син сорау бирергә мачтыр икән, мин сине болай ук надан дип уйламыйдыр идем. татар телендә сөт дигән сүз бар - Ана Сөте. Ана теле кебек үк! һәм “белемле туганкай”, син дә белеп кал. чөнки, язу осталыгына караганда, ике исем белән бер үк бәндә яза. “тәһсир ” дигән сүз юк. “тәэсир” сүзе бар. сез язган сүзләрнең шул дүрт юллык кадәр дә тәэсире юк - анысы факт. яш, шигыр, шигар - барысы да шыгыр-шыгыр... наданнарга фәһем иңдереп азаплану - гомерне бушка уздыру, дигән бер сәхәбә.
җавап

кем: viner
29.03.2010 01:15
Ярый, "мин белмим", юкка үчекләнмә. Татар грамматикасын су урынына ичәсең икән - ихтирам сиңа. Бер сүз дә юк.
Әммә белем белән фәһемнең аермасы бар дыр. Күп укып, ятлап белемле булырсың, әммә фәһемле була алмыйсың. Белем туплар өчен фәһем кирәк. Китапны акыллы кеше укый, китап укып акыллы була алмыйсың. Шулай бит?
Ярый "тәэсир"-не истә калдырымын.
"ь","ъ","ц","щ","ж"- хәрефләренә килгәндә - язганым алардан башка да аңлашыла.
Кайбер чакта алыштырам:
Ильяс-Илиас
революция-револютсия;
яки төшереп калдырам:
шигыр, шигарләрне үзең аңладың инде.
Сиңа да интернетта шулай язырга киңәш итәм: тизрәк тә, уңайлыракта: татар клавиатурасыннан урысныкына күчеп, инглиз клавиатуарсы аша татарчага күчеп йөрисе юк. Өстәге беренче хатыңны үзең дә бит урыс клавиатурасында язгансың. Чөнки күчеп йөрү уңайсыз сиңа. Минем кебек татар клавиатурасында гына язып кара әле, алай тизрәк тә, татарчарак та.
Аннан соң бу уңайсыз хәрефләрне урыслар үзләредә кайбер рәсми очракларда кулланмыйлар. Әйтик син аларны автомашиналар номерларында күрмәссең.

Бу хәрефләрне татарга безне урыслаштыру җиңелерәк булсын өчен керткәннәр. Алар махсус славян авазларын билгели торган хәрефләр. Төрки телләрдә андый авазлар юк. Ярый син моны үзең дә беләсең инде.

Яздым, яздым да карап куйдым - менә бит нәрсә килеп чыкты - оффтоп. Мәкаләдә бирелгән темадан читкә тайпылдык.
Хөрмәтле модератор, кемгәдер күрәсең мәкалә турында фикер белдергәнче үз белемен күрсәтү мөһимерәк тер. Бу "беләм-белмим"-гә җавабымны алып ташлама инде зинһар. Рәхмәт.

кем: Студент кайдан: КДУ-ПФУ
25.03.2010 23:18
Пикетны беркем тыймады, киресенчэ, власть кешелэре Жэлили театры артындагы борылышта басып, юлдан чапкан лимузиннарга, олы кунакларга плкат курсэтергэ ярдэм иттелэр.Алдан биллэнгэн урынга -кольцога барып олгерэ алмый идек.Мирзаян Виль опять ялныша, кузе томаланган анын.
җавап

кем: Ufadan кайдан: UFAstan
27.03.2010 05:19
"кольцога", "опять" - әллә сез дә Татар телен якларга чыктыгыз, урыс әфәнде?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.03.2010 18:24
"Башта пикетчылар Ирек мәйданына Карл Маркс урамы ягыннан бәреп керергә уйлады. Әмма Иҗтимагый үзәк картлары киң җилкәле милиция хезмәткәрләренә каршы тора алмады." Студиннын кузе томаланган, менэ шушы юлларны укырга да коче житмэгэн ахры. Укы тагы, ярыймы!
Бу бик шома юлларны мин язмадым, э хэбэрче. Шулай булгач, пикетка чыккан карт кешелэрне рэнжетмэгэннэрмени? Бу узе Русия хэм Татарстан конституциясына каршы булып, кеше хокукларын бозу тугелмени? Бит шул картлар арасында, бугенге наместник Минниханны институтын бетергэч, кеше итер очен авылыннан Казанга китереп эш биргэн шэхес бар. Студинтта, курэсен, хужасындагы кебек оят дигэн хислэр юк. Миннихан узенен эшен кеше хокукларын бозу белэн башлагач, ана зур омет юк.
Менэ Вашингтонда Ак Йорт алдында мин иптэшлэрем белэн татарны яклап плакатлар белэн берничэ мэртэбэ пикетта тордым. Беркем дэ мине кумады. Анда хокумэткэ каршы, президентка каршы лозунглар белэн дистэлэгэн пикетчиклар кон саен торалар. Э бу татар колониясында эле яна гын тигез урыннан калкып чыккан урыс наместнигы булган бер бэндэ тупас рэвештэ кешене кешегэ чутламыйча халык остеннэн колэ. Шулмы татарлык?
җавап

кем: карчык кайдан: камадан
28.03.2010 22:40
Син нәрсә хәзер карчыклар белән әрепләшә башладыңмы. Ят әйдә шул АКШ-ыңда, симереп. Бу безнең ил, башкортлар, татарлар, булгарлар, мишәрләр - барысы да тугандаш халыклар иш.МИн сиңа Рәсәйне мактап сөйләмим. Беләбез бит ул ике башлы карчыганы. Бер башы белән татарны чукый, бер башы белән башкортны.
Син олы кеше белән әрепләшеп ятканчы берәй идея чыгар. Без Рәсәй уртасындагы дәүләтләр ни кеыра алабыз. Кирәксә әйдә әрепләшик туйганчы, әммә Минтимер белән Мортазага сүз тигезма. Улар татар-башкорт батырлары. мең елга бер туа андый батырлар.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.03.2010 06:09
Бу карчык бик зур юморлыга ошаган, бер караганда. Икенче караганда, анын Шайми белэн Рахимовны данлауы бик шомлы. Чонки, эгэр дэ шомлы карчык дорес була калса, без татарлар белэн башкортлар, нэкъ шул "мен елга бер туа торган батырлар" аркылы урыс коллыгында утырмыйбызмы? Минемчэ, анды батырлар безнен коллыкны тагын бер 500 елга сузулары бар. Алла сакласын, туа курмэсен тагын шундый "батырлар"!
җавап

кем: viner
26.03.2010 10:25
Нәрсә әйтмәкче буласың? Татарстанда кеше җанлы милитсия барлыкка килгән мени? Ачыклап яз әле. Кемнәр алар? Кайсы районныкы? Нинди подразделениядән? Рәхмәт әйтергә кирәк аларга.

кем: Рафис Кашапов кайдан: Чаллы
25.03.2010 19:02
Марат Мөлеков исемендәге БТИҮенә Алланың рәхмәте яусын!

кем: viner
25.03.2010 16:41
Рәхмәт милләттәшләргә. Вакытлы оештырылган демонстратсия.
Әммә шигарләрдә һаман шул татарның төшенке күңеле чагыла.
Матур шигыр, ләкин милли хәрәкаттә "сынган кылыч" белән әллә ни майтарып булмас. Үзебез үзебезнең телгә "кабер ташы" куймыйк, дошманнарны сөйндермик әле дуслар.
Бу вакытта күбрәк яшләр мәнфагәтен яклай торган, хакимияткә тәләпләр куйган, алга чакыра, өнди торган шигарләр кирәк иде. Безнең халыкның көчен, күәтен билгели торган халык әйтемнәре булса да шәп булыр иде, әйтик:
ТАТАР БОТЫҢНАН ТОТЫП АТАР.;-)
яки
Эт булып кол булганчы
Бүре бул да АЗАТ бул.

җавап

кем: viner
26.03.2010 10:38

Бу мәкаләнең яңа версиясе. Шунлыктан минем өстә нәрсәгә җавап язганым аңлашылып бетми. Башта куелганында 3 фото бар иде. Берсендә зур плакатка язылган:
Сынган кылыч, суынган көл – минем илем икән,
Кабер ташында “үлгән тел” – минем телем икән.

Шушы шигыр турында иде. Бик матур сүзләр, җыласыларны китерерлек.
Әммә милли сәясәтчеләр кулында бик урынны түгел. Беркем безне җәлләмәс. Җәлләмәсеннәр дә. Үз мәнфәгатләребезне үзебез күрсәтеп, яклап торырга тиешбез.
җавап

кем: татар теле
28.03.2010 01:42
ул шигырнен дэвамы бар бит оптимистик рухта. бу дурт юлны кремл янында да кутэреп торалар иде, матуррак итеп язылган плакат белэн.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.03.2010 15:43
Шэп башлый яна Кримл наместнигы узенен баскаклыгын. Инде хэзер ана телен яклап та чыгып булмый урамнарга. Котырган Русия, котырган Казан сатлык идарачылары! Русия праваслау миссионеры Ильминский, вакытында татар телен бик яхшы ойрэнгэн бэндэ, "Ана телэ халыкнын характерын хэм анын доньга карата карашын ачып сала" дигэн. Димэк, ана теле бетэ икэн, бала анын белэн усми икэн, ул инде энэ шул узенен хэзинэсеннэн мэхрум дигэн суз. Юк, Кримл, хичшиксез, узенен наместнигы белэн ялгышмады. Ул ана тугры булып, шул ук ана телен дэ юкка чыгарырга ярдэм итэчэк. Кызганыч хэл.
җавап

кем: Марат кайдан: Казан
25.03.2010 16:38
Шик тә юк, ул әле Шәймидән дә уздырачак!
     
текст зурлыгы - +