киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Татар җәмәгатьчелек оешмалары җанисәпне бойкотлау мәсьәләсен тикшерә

Мәҗит Хуҗин
24.03.2010

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары әгъзаларының уртак утырышы узды. Анда ике мәсьәлә каралды. Беренчесе - җанисәпкә әзерләнү, икенчесе - 20 март башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы уздырган каршылык чарасындагы Татар иҗтимагый үзәге әгъзаларының эшчәнлеге.

Җанисәп мәсьәләсендә җәмәгатьчелек оешмалары районнарда эшләү өчен эшче төркемнәр оештырды. Мили-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, татарларны башкортлаштыру уңаеннан барган кампаниягә каршы документлар җыя башлаганнар.

“Безнең хокукчылар Русиянең Генераль проокуратурасы һәм халык санын алу буенча хөкүмәт комиссиясе башы Собяниннарга җибәрү өчен документлар туплый”, диде ул.

Артабан җанисәпне бойкотлау-бойкотламау мәсьәләсе тикшерелде. Бу бик кызу бәхәсләр уятты. Рәмил Хөсәенов: “Башкортстан шартларында халык санын алуларның ничек үтүен беләбез. Алдан районнарга нинди милләт күпме булырга тиешлеге турында саннар төшерелә һәм шулай була да. Нәкъ сайлауларда “Бердәм Русия”гә тавыш җыйган кебек. Безнең ничек язылуга карамастан үзләренчә эшләячәкләр, шуңа иң дөрес юл бойкот”, диде.

Наил Хәкимов: “Безгә бойкот дип бик нык шауларга кирәк”, диде. “Русиядә теләсә нинди статистика ялган. Шуңа күрә бердәнбер юл бойкот. Ләкин аның тавышын дөньяга ирештерергә кирәк. Шуның белән узган җанисәпнең легитимлыгы шик астына алынырлык булсын”, диде Вил Латыйпов. Шамил Рәхимов исә: “Безне сарыкларны санагандай санаячаклар. Шуңа бойкоттан башка юл юк”.

Бойкотны яклаучылар күпчелек булса да, каршылар да булды. Танылган композитор Алик Локманов: “Бу мәсьәләгә бик уйлап эш итәргә кирәк. Бойкот дигәнебез черки тешләве генә булып чыгуы ихтимал. Шуңа моны җанисәп мәсьәләләре турында узачак фәнни-гамәли конференциягә калдырыйк”, диде.

Мәҗит Хуҗин: “Шулай ук апрельдә татар оешмалары әгъзаларының җанисәпкә багышланган уртак җыены була. Мин анда да карау яклы. Шәхсән, үзем, бойкотны хупламыйм. Бу милләт өчен хурлык булачак”, диде.

Утырышта катнашучылар бойкот мәсьәләсен тикшерүне алдагы утырышка калдырды. Икенче көн тәртибе буенча Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзаларының 20 март Уфада узган каршылык чарасындагы эшчәнлеген тикшерү булды.

“Күк бүре” оештырган ул чарада ТИҮ әгъзалары чыгыш та ясаган иделәр. Мәҗит Хуҗин татар иҗтимагый үзәгенең рәсми теркәлүе гамәлдән чыгарылу сәбәпле, андый чараларда катнашу дөрес түгел дип исәпли. Ул шулай ук татар җәмәгатьчелегенең "Күк бүре" уздырган чараларда катнашуын хупламавын да әйтте. Бу сүзләр өчен аңа шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде.

Рәмил Хөсәенов: “Мәскәү татар-башкортларны махсус каршы куя. Сез алар тегермәненә су коясыз. Без аек акыллы бөтен халык уртак фикергә килергә, урыс шовинизмына каршы бергә көрәшергә телибез”, диде.

Әлеге мәсьәләгә дә бер фикергә килү булмады. Шулай да андый чараларда катнашкан очракта, үз шәгарьләребез белән әзерләнеп бару кирәк дигән фикерләр белдерелде. Утырыш ахырында бер милләтпарвәр башкорт оешмалары вәкилләре белән аралашкан бер Татар иҗтимагый үзәге әгъзасын провокатор дип атады. Утырыштан соң бу икәү якалашып та алдылар. Мондый хәлнең булганы юк иде әле.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сукбай кайдан: Уфа тирәсеннән
29.03.2010 17:56
Хәким Ханга берничә претензия: Син прекрасно беләсең, сайлаулар үткәнен, соңыннан подчет булганын. Халык имза куйган кягазьдәге данныйларның шул булмәдән чыкмаганын. Син хоть тысячу раз дөрес яз, протокол - то икенче була, будет так, как башкыртбашы скаҗет!
Ул ничек әйтәсен син беләсең дип уйлыйм.


Син Viner дигәнгә претензия белдерәсең, бу игра без правил. Син бит җавапны үз өстеңә алгансың. вазифаң резолюсияләр язудан гына тормасын. Ничәмә-ничә ел шул тирәдә утырасың, башта Кәрим янында, соңрак Рәмил янында. Кулыңнган килмәсә кит аннан, акыл өйрәтеп утырма. Озакламый кырыңда бер кеше дә калмаячак, сизәсеңме шуны?

Партактив заманы бетте, хәзер: "мин начальник син дурак"- заманы түгел.
Син, ТУГАНКАЕМ, азрак халык дип уйла.
" Как сказал- так будет" - түгел!!!!

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
29.03.2010 13:15
кем: viner
25.03.2010 13:03
"Әй, абзыйлар. Колхоз собраниясе диярсең.
Наил Хәкимов: “Безгә бойкот дип бик нык шауларга кирәк”, диде.
Ничек итеп шауламакчы буласыз? Сезнең үз газетләрегез, радио, ТВ-гыз бармы? Азатлыктан без мәглүмәтле, ә Башкортстанда сезнең бу җыеннарыгызны белгән кеше дә юк бит. Имеш "аның тавышын дөньяга ирештерергә кирәк." Ничек итеп? Сезнең бу яклап тәҗрибәгез бармы? Үз ниюсмейкерларыгыз бармы? Акчагыз бармы ТВ-эфирлар сатып алырга? Ничек итеп донҗага белдермәкче?"

Viner Энем! Миња кагылган сорауларыгызга тулырак явап бирергє тырышырмын, сєлєтем ђиткєнчє.
Сезнењ фикерегезчє, тєнкыйтьлєў беренче урында, є инде ниндидер тєкъдимнєр белєн чыгуныњ бєясе сезне бик хафаландырмый, кебек. Єйе, кайчак колхоз собраниясе кебек тє ўтє шул утырышларыбыз. Ємма партсобраниядєге кебек тўгел. Одобрямс лар юк. Ћєркем ўз фикерен єйтергє хаклы. Кўренекле татар шєхесе Фєўзия Бєйрамованыњ «Безгє, татарларга, бу сан алуларда нинди позиция алырга? Миллєт кўрсєтелми икєн, бєлки анда бїтелєй катнашырга кирєкмидер? Бу да ўзенє кўрє бер сєяси акция, протест булыр иде. Уйлашыйк єле ђємєгать, Россиядє халык санын алу ТАТАРГА НЄРСЄ БИРЄ? Нигє без ўзебезне мал кебек санатырга тиеш? Соњыннан алар бу магьлўматныњ барысын да безнењ ўзебезгє каршы файдаланачаклар бит!
Уйлашыйк, кињєшик єле» дигєн тїрєђєгатендє ассызыклы фикер барлыгы кўренми мени? Рєсєй законнарына мин каршы тўгел. Менє Халык санын алу законыннан їзек:
13. Федеральный орган исполнительной власти, ответственный за проведение Всероссийской переписи населения, от имени Российской Федерации осуществляет правомочия обладателя официальной статистической информации, сформированной в результате проведения Всероссийской переписи населения, (п. 13 введен Федеральным законом от 28.11.2009 N 293-ФЗ)
Статья 6. Сведения о населении и порядок их сбора
Согласие опрашиваемого лица на обработку сведений о его национальной принадлежности считается полученным в случае, если соответствующий раздел бланка переписного листа заполнен непосредственно опрашиваемым лицом.
(абзац введен Федеральным законом от 28.11.2009 N 293-ФЗ)
5. Переписные листы заполняются на русском языке.
При опросе населения переписные листы заполняются лицами, осуществляющими сбор сведений о населении, со слов опрашиваемых лиц или в случае отсутствия кого-либо из опрашиваемых лиц со слов членов домохозяйства, за исключением сведений о национальной принадлежности.
Єгєр дє мин, син, башка татар ђємєгатьчелєребез менє бу Закон їземтєсен ћєр татар авлына, ћєр татар гаилєсенє ђиткереп, кўњеллєренє сењдерє алсак, бернинди байкот та кирєкмєс иде.
Кызганычка каршы, Сез, Винер энем, ђињ сызганып тотыну урынына, тєњкыйтьлєў юлына гына баскансыз. Бу бер дє килешкєн эш тўгел.
Сез ўзебезнењ сєясєткє теге яки бу карашларыбызны дїньяга ђиткерў турында каршылыкларны дїрес ањлыйсыз. Ємма лєкин халкыбызныњ кїннєн кїн Интернет мїмкинлеклєрен ныграк файдалануын исегездєн чыгаргансыз, булса кирєк. Моны тулырак файдаланганда, без ўзебезнењ максатыбызга ирешў мїмкинлеклєребез дє ўсє барачак. Халыкка ђиткерў – ћєрбер шєхеснењ ўз їстенє йїклєп алган тырышлыгыннан тєшкил. Єгєр дє без кемгєдер ышанып ятсак, кїмеш йїгертелгєн тєрликєгє їеп китереп бирмєслєр. Уз телєгегез белєн БР ныњ бер районын сайлап алыгыз да, Мин їстє язып ўткєн Закон їзеклєрен кўбєйтеп, халыкка ањлатып, таратып чык. Менє нунда халкым їчен файдалы эшлєр кылам, дип кўкрєк кагарга хакыгыз да булыр. Ихтирам белєн, мин.
җавап

кем: viner
30.03.2010 14:10
Сезнең санакта кулланыла торган татар хәрефләренең кодировкасы монда туры килми. Шунлыктан укуы уңайсыз.

Бу Уиндоуыз кодировакасы ошамаган.

Белгән кеше юк мы, Хакимханга ярдәм итегез әле.
җавап

кем: viner
30.03.2010 14:02
Тәкдимнәрем шушы сорауларда. Алда калдырган хатымның икенче өлешен укысагыз, анда да сораулар формасында тәкдимнәр әйтелгән. Әммә шушы тәнкыйт, тәкдимнәрдән башка Баш-нан читтә яшәүм сәбәпле сезгә ярдәм күрсәтә алмыйм.

Ф.Бәйрамованың тситатсын яттан белеүгез сокландыра.

Ә сез бу Башкортостан территорияснендә узган һәм Окт-ский шәһәрендә тамамланган хәрби маневраларга ничек карыйсыз?

кем: ураллы
27.03.2010 16:02
Мин дэ шуны эйтэм эле - бойкот та бойкот тип кыскырынгандары осон Казан вчю-тэки самолёт биреп hалмасмы тип.Э Кифаяга пирсанальный спутник, Казанга шылт-шылт итеп кенэ йорорлек, китап hэм узе яратмаган миллэттэштэре остонэн ошак ташырга.

кем: Сабир кайдан: Туймазы
27.03.2010 09:58
Винер Сез нәк өстенә бастыгыз 2003 елда ТИҮ әгзәләре банкир Веремеенко өчен авылдан -авылга агитироват итеп йөрделәр аларда бер ИДЕЯ акчага сатылдылар. Мәҗит хуҗин Мортаза Рәхимов штабында әшләде.Татар - Мари- Чуваш халкы Сафин өчен тавыш бирде . Рәхимов калгач Сафин кайсы авылдан үткән председател с/советларны барсын да алыштырды.Шараннан газетта эшләгән ТИҮ -агзасы Файлне эшеннән чыгартып 2ел суд юлында өйрттеләр аны яклап ТИҮ- бер пикетта оештырмады . Тиү -агзасы АК-калфак оешмасының рәисе Кифая Фазелтдин беренче җыелыштан соң Татар җанны ак явлыклы үзеннән олы апаларны атом -матом сүгеп куып чыгарды бүлмәсеннән хәзәр Казанга медал -беләзек бушка китап алырга бер үзе йөри -рәхәт бүлешергә кирәкми .2003 ел сайлавлар ап ачык күрсәтте мондагы халыкның Тиү-гә караганда милли аңнары нинди югары. Шуны күреп мәскәү кара-каршы куя башкортны.Егетләр нервларыгызны саклагыз Тиү-нең байкоты ====арттан чыкан шартлавык кына булып калачак.
җавап

кем: viner
28.03.2010 00:39
Монда сүз 2 оешма турында бара:
1.Башкортостандагы татарларгның милли-мәдәни мөхтирияте;
2.ТИҮнең Башкортостандагы бүлекчәсе.

Азатлыкта бирелгән мәглүмәтләрдә бу оешмаларның беречне кешеләренең фикерләрен укыганым булмады. Кемнәр алар? Кем тарафыннан куелганнар? Беләсе килә, ТИҮ җитәкчесе, идара агзасы Наил Хисамов түгел, ә ТИҮнең 1нче кешесе, Шарандагы коллегаларының язмышын җиңеләйтер өчен берәр нәрсә эшләп карады микән? Шалтыратып булсада хәлен белгән микән?

Милли-мәдәни мөхтәрияткә килгәндә безгә гел Азатлыктагы бердән-бер фотосынна кимселешле җылмаю белән карап торган Мәҗит Хуҗинның фикерен белдереп торалар. Ә кемгә һәм нигә кирәк аның фикере, аңардан бит бер нәрсәдә тормый. Ул бит кемнеңдер урынбары яки ярдәмчесе генә. Нәрсә кушалар - шуны эшли. Ә оешмадагы тәртипне, җавалылыкны, стратегияне 1нче кеше билгели. Шунлыктан аның фикере мөһим.

Алдагы язмаларында М.Вафин безнең бу сорауларга бераз ачыклык кертер дип ышанасы килә.

кем: Тукыран кайдан: уфа
25.03.2010 22:13
Туганкайлар шаулашмагыз Шәйми биргән Волга белән Газелне тапкач та алла бирса алдагы 5 еллыкта табарбыз дип вәгдә итәм авылларда эшләрбез. Туганкайлар Казан конгресы 15 ел Кифая Фазлетдин аша җибәргән китапларны да таратырбыз әле ул аның өендә .Туганкайлар бәлкем ул арада балаларыбыз секталар да йөрми башларлар .

кем: Иркен кайдан: Уфа
25.03.2010 19:20
Бу мәкәләдән күренүенчә Татар Иҗтимагый Үзәге провокаторлар кулына тошкән. Әдәм көлкесе бит. Татар халкын Башкортстан этнократик властларыннан һәм шул властны тулыландырып торучы башкорт милләтчеләреннән яклау урынына, киресенчә татарны изүчеләргә ярдәмгә чакыралар... Шак катмалы хәл.

Әгәр инде бер-берсенә кул күтәргәннәр икән, димәк алар фикердәшләр түгел, ә“Идейные противники”, если не враги....
Мондый Татар Иҗтимагый Үзәгенең поты бер тиен.

Үзегезгә һәм үз гәмәлләрегезгә кырыйданрак карагыз, авылларда сезнең турыда белүче-нитүче юк бит. Уфа хыялыйлары диясе генә кала. “Без бойкот иглан иттек әле”- дип үзегезне-үзегез ышандырып утырасызмы? Әй аллам, акыл бир шуларга...


“Очень радует, что на пикете участвовали представители ТОЦ, «Молодой Башкирии» и другие общественные организации РБ” –“Кук буре”.
ТОЦ әгзалары! Сезнең турыда язганнар, кәнәгатьсезме?

кем: viner
25.03.2010 12:03
Әй, абзыйлар. Колхоз собраниясе диярсең.
Наил Хәкимов: “Безгә бойкот дип бик нык шауларга кирәк”, диде.
Ничек итеп шауламакчы буласыз? Сезнең үз газетләрегез, радио, ТВ-гыз бармы? Азатлыктан без мәглүмәтле, ә Башкортстанда сезнең бу җыеннарыгызны белгән кеше дә юк бит. Имеш "аның тавышын дөньяга ирештерергә кирәк." Ничек итеп? Сезнең бу яклап тәҗрибәгез бармы? Үз ниюсмейкерларыгыз бармы? Акчагыз бармы ТВ-эфирлар сатып алырга? Ничек итеп донҗага белдермәкче?
"Бердәнбер юл бойкот" - дигән, "алтернатива юк, бердән бер кандидат - Птин"-дигән сымак яңгырый.
Ә нинди юллар тәкдим ителә соң монда? Юк тәкдимнәр. Шулай булгач - алтернатива да юк, башка юллар да юк.

Әй, абзыйлар. Казанга йөреп торасыз. Азатлык та ул турда яза. Шулай да сорасы килә.
Ә менә шул үзегез кайгырткан татар авылларында булганыгыз бармы сезнең? Анда кеше белән аралашканыгыз бармы? Авыл халкының милли рухын күтәрерлек нинди чаралар оештырдыгыз?
Ярый: “Русиядә теләсә нинди статистика ялган." - ди. Ә сезнең үз статистикагыз бармы? Әйтик Башкортстанда ничә район, шул һәрбер районда ничә татар авылы бар, аларның исемнәре нинди, ул авылларда күпмешәр кеше яши? Кайсыларында булдыгыз? Ярый сезнең ул Уфадагы төркемегезгә Башкортостан зур ди, ә төбәкләрдә үз кешеләрегез юк мени?
Азатлык сезнең оешмага күп ихтибар бирә, шунлыктан без дә аның укучылары, сездән төгәл информатсия белергә телибездә, хаклыбызда.
     
текст зурлыгы - +