киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Уфа Паралимпиада каһарманнарын каршы алды

24.03.2010

24 март көнне иртәнге якта Уфа халыкара һава аланы Ванкувердан зур җиңүләр яулап кайткан, икесенә берьюлы 10 медаль алган татар егете Ирек Зарипов белән Кирилл Михайловны каршы алды.

Һава аланында каһарман егетләрнең туганнары, спортка җаваплы җитәкчеләр һәм журналистлар бихисап иде. Ирек Зарипов, Ванкувердагы ярышларда иң беренче алтын медальне алучы буларак тарихта истә калачак. Ә, гомумән алганда, бу уеннарда биатлонда һәм чаңгы узышуларында катнашып, 4 алтын медаль һәм бер көмеш медаль яулады ул. Кирилл Михайлов та өч алтын һәм ике көмеш медаль алуга иреште бу паралимпиадада.

Уфа һава аланында Ванкуверда соклангыч батырлык һәм рух ныклыгы күрсәткән якташларыбызны тантаналы шартларда каршы алдылар. Башкортстан яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Александр Никерин Ванкувер паралимпиадасы батырларын ихлас күңелдән котлады һәм аларга киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылачагын вәгъдә итте.

Ике спортчы да үзләренең тренерларына зур рәхмәтләрен җиткерде. Кирилл Михайлов хәтта үзенең тренерына көмеш медален бүләк итте. Ирек Зарипов та, бар уңышлары өчен, Стәрлетамак шәһәрендәге тренеры Рөстәм Батыровка һәм Уфадагы “Идел” инвалидлар клубы директоры һәм тренеры Фәнил Габдуллинга һәм башкаларга бурычлы булуын белдерде.

Ирек Зариповның әнисе Вәсилә ханым улының тиңсез уңышларына соклануын белдерде. “Ирек беренче медальне алгач та шатлыктан елый башлаган идем, ярышлар беткәнче шулай күңелем тулып йөрдем, - ди ул. - Туганнарыбыз да, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә телефоннан көндез дә, төн уртасында да шалтыратып котладылар. Безнең өчен зур теләктәшлек булды бу”.

Ирек Зарипов 25 мартта ук тагын юлга чыгачагын әйтте. Ул шушы көннәрдә генә “Сочи-2014” олимпиадасы илчесе итеп тәгаенләнгән иде. Сочида узачак Россия президенты каршындагы физик культура һәм спорт советының чираттагы утырышында катнашачак ул. Ә 30 мартта спортчыларыбыз Мәскәүгә оча. Анда алар ил президенты Дмитрий Медведев кулыннан дәүләт бүләкләрен алачак.

Апрель ае башында исә Ирек Зариповны тагын да киеренке бәйгеләр көтә - биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында катнашачак ул. Ә Уфа һава аланыннан Ирек Зариповны туган шәһәре Стәрлетамактан килгән күзне камаштырырлык ак төстәге лимузин алып кайтып китте. Аның ишекләренә “Без синең белән горурланабыз, Ирек!” дип язылган иде.

Ирек Зарипов чын-чынлап бу паралимпиадада каһарманлык үрнәкләре күрсәтте. Гарип килеш тә үз алдыңа зур максатлар кую һәм аларга ирешү мөмкин булуын исбатлады ул. Сау-сәламәт булып та тормыш авырлыгыннан зарланучыларга уйланырга урын һәм гыйбрәт бар...



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Илнур кайдан: Актаныш
28.03.2010 22:28
Дөресен генә әйткәндә, ике "детсад" баласының телләшүен карап, әзрәк юләрлекләребездән көлеп алыйм әле дип кергән идем - уктан атып туры тидердем!!!) Алай да татар белән башкорт бар инде. Тере анекдотлар! Өченче сугыш менә бу ике милләт арасында башланмас микән? Тагын бер кабатлыйм инде: "Жизнь коротка. Потерпи немножко!" Әәәз генә түзегез, сабыр итик - Кыямәт көнендә белербез. Күрешкәнгә кадәр!!!

кем: тимергали
26.03.2010 20:14
ислам татар исеме менан кырылган.исламды хаклап алып калган олатамдар каны бер касанда узена татар кушаматы алып ризалашкан бандалар менан дус яшарга бирмаясак! был проблеманы муфтий талгат якшы анлай. булгар дип узен айта,башкаларга уз исемена кайтырга сакыра.

кем: Сукбай кайдан: Уфа тирәсе
26.03.2010 17:06
Җәмәгәть! Дөнядагы барлык нәрсә башкыртныкы. Ышанмасагыз менә сезгә дәлил:

""""""""кем: башкорт кайдан: башкорт ере
24.03.2010 21:51
җавап бир
слухай, Хэсэн, син бэлки бээээк эйбэт кешесендер. эмма мина барыбер.
алифба тозеп бирдек, дип кутэнен сыга бит скоро. бераз тыел эле.
э син белэсенме, татар алифбасы башкортныкыннан сун барлыкка килгэнен?
э гарэп графикасындагы уртак торки алифбага теймэ. ул синеке тугел. ул - уртак. успокойся. а то тошно синен пысрагынны уку.""""""

Әгәр кеше башкырт иктисади лиөеен, башкырт аграр университетын....башкырт академия труда дигән уку йортларын бетерсә - ул башкырт, кем булуына карамастан!
җавап

кем: ураллы
26.03.2010 20:26
Эле генэ Иректен эсэhе Вэсилэ ханым Юлдаш радиоhынан интервью бирзе саф башkорт телендэ. Ул Белорет районы Бриштамак ауылынан икэн. Э унда ысынлап та саф башkорттар йэшэй, kатай ырыуы. Элекке премьер министрыбыз Байдэулэтовтын атаhынын ауылы ул. Ысынлап та косле рухлы, ныкышмал, hэлэтле кешелэр йэшэй унда. Бына хэзер Байдэулэтовты татар ти башларгыз микэн?
җавап

кем: ураллы
26.03.2010 18:09
Ирек бит узе осон узе яуап бирэ ала, башкортмо, татармы.
Бында бик кызык бэндэлэр языша - башына кем килhэ, шуны яза ла куя татар тип. Кешенен узенэн дэ hорау юк, подлинный документтар менэн эшлэу зэ юк. Ата башкорт мине татар тигэн ише. Узем тере, 8 быуынымды белэм яттан, архив документтары менэн дэ раслана. Шунда ла татар тип куялар.
Тиззэн Ибрахим пэйгэмбэрзе лэ татар теирhегез эле, исеме татарса тип.
җавап

кем: Сукбай кайдан: Уфа тирәсе
26.03.2010 19:00
"Академияларда" укымадым, арбаза аунай булалмадым. Сиңа сокланып бетә алмыйм шул, бихисап күп буынны беләм дигәнсең ич, шуна сорадым инде, белмәсәң гафу ит.
Күбрәк борынгы галимнәрнең хезмәтләре белән таныш, бәлки минем сорауга җавап таба алырсың, Алдан ук рәхмәт әйтеп куям үзеңә.
җавап

кем: ураллы
26.03.2010 19:51
Уземэ кэрэген мин бик якшы белэм, расамды ла, генотибымды ла.
Э хин узенден кем икэненде лэ белэ алмай кангырахын - монголмы, эллэ болгармы.
7 быуын алмашынгас, кан алмашына. Э минен узем яттан белгэн хэм архив менэн расланган 8 быуын буйына сит кан инмэгэн. Тимэк, чистокровный башкортмон.
җавап

кем: Сукбай кайдан: Уфа тирәсе
26.03.2010 18:24
Ә син беләсеңме, шәҗәрәңнең ничәнче буынында синең нәсел үзегезнең венг теленнән төрки телгә күчкән? Әгәр шуны әйтә алсан маладис буласың!
җавап

кем: ураллы
26.03.2010 18:33
Э хин узенден кем икэненде белэхенме? Монголмы, болгармы?

кем: Тукыран кайдан: уфа
25.03.2010 22:36
ураллы Степан Злобинның 1936 елда гарәп графикасы белән ТАТАРЧА чыккан Салават Юлаев китабын ачып искәрмәсен укы акка-кара белән язган Салават Юлаев из МЕЧАРСКОГО СОСЛОВИЯ .Ленинград архивыннан бер битен ертып алып аның милләтен яшерү кемгә файда .Татарстан әллә кайчан күчереп алды. Алга таба да шушлай азынсагыз перепестан соң бөтен бияграфиясын бастырылган китап чыгачак .
җавап

кем: ураллы
26.03.2010 17:23
Злобин - языусы, э галимдар архив материалдарында ПОДЛИННИКТАР менэн эшлэне хэм унын турахында бик куп документтар тапты. Башкорт икэнендэ бер галимдын да шиге юк, документтар шуны раслай.
Инде Януковичты ла татар тигэн хеззэн ботен нэмэне которгэ момкин. Ян Френкель дэ татарзыр эле ул хеззенсэ. Унын миллэттэштэре был исемде бик ярата.

кем: ураллы
24.03.2010 23:04
Асыуланышыр осон тугел, э дорослок осон. Ирек Зарипов - башкорт иктисади лицейен тамамлаган башкорт егете. Салауат токомо!

кем: Татар кайдан: Татарстаннан
24.03.2010 20:46
Аныћ татар икђне язмасан, да, куренеп тора. Без бит кардэш халыклар, эйдэгез, ачуланышмыйк.

кем: тимергали кайдан: офо
24.03.2010 19:47
иректа татарга айландымы?
     
текст зурлыгы - +