киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

шәлкемнәр / кызган таба

Гүзәл өчен бүләк мөһим булмый

24.03.2010

“Азатлык”ның яшь, даими тыңлаучыларының берсе - Гүзәл Шәйхетдинова күптән түгел Казанда үткән чибәрлек бәйгесендә, булачак кәләшнең иң чибәр дус кызы номинациясендә җиңү яулады.

Гүзәл турында бер ике-җөмлә

Гүзәл Шәйхетдинова – Казан кызы, 21 яшь. Гүзәллек салонында чәчтараш булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Татар эстрадасының яшь башкаручыларын, классик җырларны тыңларга ярата. Татар концерт-дискәтүкләренә дә еш йөри. Чит ил музыкасына да битараф түгел. Үзенә ошаган кинолардан “Күкләр никахы”н, “Территория девственниц”, “А зори здесь тихие” фильмнарын атый. “Кәеф ничек?”, “Модный приговор”, “Клуб бывших жен”, “Хорошие шутки” кебек теле тапшыруларны карый. Фәнис Яруллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләренә күбрәк өстенлек бирә. Еш әйтә торган сүзләре : “Күзең төшеп калмасын!”, “Булган, беткән - үкенүдән ни мәгънә?”

Ул чибәр һәм уңган


Гүзәл үзең катнашып җиңү яулаган бәйге турында таныштыр әле? Кемнән ишетеп катнашырга булдың?

Әлеге бәйге турында апам әйтте. Ул узган ел кияүгә чыккач, аның “Татарстан кәләшләре фестивале”ндә катнашу теләге бар иде. Фестиваль турында кызыксына башлагач, кәләшнең дус кызлары арасында да бәйге булачагы ачыкланды. Шулай итеп, мин апам тәэсире белән бу чарада үземнең көчемне сынап карарга булдым. Фестивальгә әзерлек бик күп вакыт һәм көч алганлыктан, апаем анда катнашудан баш тартты. Әлбәттә ул мине җиде юл чатында калдырмады, мин бәйгедә катнашсын өчен тырышты. Беренче кастингка да бергә бардык. Фестивальгә сайлап алу өлеше үткәч, төп чарага әзерлек башланды. Бер ай дәвамында атнага берничә тапкыр без модельләр үзерләүче мәктәптә махсус дәресләр алырга йөрдек.
Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче кечкенә кызлар белән биюгә әзерлек


Элегрәк моңа охшаш бәйгеләрдә катнашканың бар идеме?

2006 елда “Татар радиосы” гүзәле” бәйгесендә җиңгән идем. Анда минем фотога карап, интернетта тавыш бирделәр. Башка андый чараларда катнашканым булмады.

Димәк, Казанның “Эрмитаж” күңел ачу үзәгендә үткән кәләшнең дус кызлары бәйгесе кысаларында модельләр кебек йөрергә өйрәндегез, тагын ниләр эшләдегез?!

Беренче турда кичке күлмәкләрдән сәхнәдә йөрү булды. Икенче турда иҗади эшләребезне карадылар. Ул ярышның төп бүлеге иде. Кемдер җырлады, биеде, гомумән кызлар үзләрен төрле яктан күрсәтергә тырыштылар. Мин исә балалар катнашында шәрыкъ биюе әзерләдем. Бер ай буе атнага 2-3 тапкыр Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында кечкенә кызлар белән шул биюне өйрәндек. Тырышлык үз нәтиҗәсен бирде, безнең биюне бик ошаттылар һәм ул миңа җиңәргә ярдәм итте. Ярышның соңгы турында туй күлмәкләрен киеп, тамашачылар алдына чыктык.

Гомумән нәрсә мөһим иде соң бу бәйгедә йөз-кыяфәтме, әллә эчке күркәм сыйфатлар, талантмы?

Минемчә, монда йөз-кыяфәт ул кадәр үк мөһим булмагандыр. Чөнки син монда булачак кәләшнең үрнәк сыйфатларын күрсәтергә тиешсең. Ул ягымлы, мөләем булу, уңганлык, тырышлык, балаларны сөю...

Көндәш кызлар бу шартларны үти алды дип уйлыйсыңмы ?

“Татарстан кәләшләре фестивале” йомгаклау өлеше
Төрлечә булды. Минемчә, кайбер иҗади номерлар бәйге шартларына туры килеп бетмәде. Әйтергә кирәк, өченче урын алган кыз тышкы кыяфәте, буй-сыны белән әллә ни матур булмаса да, ул уңганлыгы, тырышлыгы, сөйкемлеге белән халыкны үзенә карата алды. Ә менә үзләрен чибәр, модель сыйфатлары бар дип санаган кызлар бернинди дә урын яулый алмады.

Бәйге шартларында милли үзенчәлек тә булсын дигән өстәмәләр юк идеме?

Юк. Барсы да үзе теләгән телдә чыгыш ясый алды. Татарча чыгышлар да булды. Ләкин аларга урын бирелмәде. Дөресен генә әйткәндә, ул кызларның татарча җырлауларына караганда, җырламаулары хәерлерәк булгандыр. Әзерлекләре начар иде.

Син үз чыгышың белән канәгать калдыңмы?

Һичшиксез! Яраткан биюемне башкардым, үземне тулысынча күрсәтә алдым дип уйлыйм.
"Азатлык"ның Казан студидиясендә "Кызган таба"га язылу мизгелләре

Нинди бүләкләр белән сөендерделәр?

Фотостудиягә, бизәнү әйберләре сатучы кибетләргә төрле сертификатлар бирделәр. Төп бүләк – гәүһәр ташлы муенса булды. Бу бәйгедә миңа иң мөһиме үз көчемне сынау, җиңеп, үземне тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алу иде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Роза кайдан: Казан
22.04.2010 00:48
Алда да унышлар сина матурым!Мин бик шат синен очен)))

кем: татар кызы кайдан: казан
02.04.2010 22:03
Молодец, Гузэл! Алга таба да унышлар сина!!! Катнаш торле конкурсларда. мондагы кешенен сузенэ карап утырма. Мин татар егетлэре ботенлэй анламыйм, ничек итеп уз миллэтен кызлары турында шундый тубэн фикердэ булып була ул? кешене белми торып анын турында ничек шулай начар фикер йортеп буладыр? Башка миллэте кешесе шулай эйткэндэ дэ безне яклап чыгасы урынга. Бигрэк тубэн уйда икэн сез егетлэр безнен турыда.

кем: дәү апагыз кайдан: яныгыздан
26.03.2010 22:32
ой сезнең ни хәсрәтегез бар бу кыз балада? Иң мөһиме әнә теге егеткә ошаган бит, утырткан да сөйләткән ! матур хатын-кыздан нигә шөлли соң бу ир-ат, нигә бәягезне төшерәсез?

кем: Искэндэр кайдан: Тубэн Кама
26.03.2010 07:44
Артур син тосле тугелдер бит? Бу кыз матур гына тугел, сойкемле, акыллы куренэ. Аны яулап, гомер итуче егеткэ конлэшергэ була. Башка куколкалар туйдырып беткэн. Гузэл андый тугел. Куз нурларын тартып тора.

кем: Нурфаяз кайдан: уфа
26.03.2010 01:54
Мондый конкурслар татарда 4-5 мең ел элек тә булган 1че мис европы Татар кызы полшадан иде .Мондый конкурслар ешрак башка төбәкләрдә булып торсын әле .Безнең кызларының дәрәҗәсе тагын да бермә бер артыр иде егетләр дә комган күрмәгән блондинка марҗаларга өйләнмәс иде.

кем: Артур кайдан: Казань
25.03.2010 17:52
Ямсез кыз :-l Нэрсэ генэ тапкансыздыр шунда?! Андый конкурсларга жунле кызлар йорми... Мин ул конкурсларны эченнэн белгэн, кургэн кеше...
җавап

кем: бэхетле эни кайдан: казан
25.03.2010 23:44
ямьсезме, матурмы ансын хэркем узе хэл итэ. Кем эйтмешли, по вкусу и цвету товарища нет. Темболее, бу матурлык бэйгесе дэ тугел… Артур, белмим сез нинди бэйгелэр турында суз йортэсездер, эмма мин узем дэ узган елларнын берсендэ бу фестивальдэ катнашканлыктан, бэйгенен ничек оештырылуын хэм анда жунле, бозык булмаган кызларнын катнашуын белэм. Минемчэ исэ Гузэл чыннан да бик чибэр хэм сойкемле кыз.

кем: Мин кайдан: Казаннан
25.03.2010 01:27
Аха.. Ильшат тэкъдим ясады...=)))

кем: marat кайдан: kazan
25.03.2010 00:14
монда миндэ бар эле Гузэлгэ куз атучы

кем: Стерка кайдан: Балтасити
25.03.2010 00:10
Кияугэ чыгасынмы мина?) икенче елга подружка кебек кенэ катнашмыйсын уже аннары))

кем: marat кайдан: kazan
24.03.2010 23:16
Менэ бит гади кеше кызлары да жинуче булып йолдыз була ала икэн
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Гүзәл гүзәллеген күрсәтте
подкаст
язылGoogle reader

кызган таба

хезмәтләр:

подкастRSSmobile