киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкорт мохтариятенең 91 еллыгы уңаеннан урам җыены үтте

22.03.2010

Уфаның Ленин мәйданында Башкорт мохтариятенең 91 еллыгы уңаеннан урам җыены узды. Аны башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы уздырды. Чарада шулай ук коммунистлар һәм Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары да катнашты.

Чарада катнашучы башкорт яшьләре “Күк бүре азатлык өчен!”, “Күк бүре 309нчы канунны бетерүне таләп итә!”, “Мөстәкыйльлексез киләчәк юк”, “Үз җиремә үзем хуҗа” дигән шигарьләр тотып торса, татар һәм урыслар “Ягулык-энергетика тармагын саткан акчаны казнага кайтарыгыз!”, “Русия конституциясенең эшләвен таләп итәбез!” һәм башка шундый төрле эчтәлекле шигарьләр белән коралланган иде.

Урам җыены башкорт егетләренең курай тартуы белән башланды. Артабан Уфа сәнгать академиясе студенты башкорт яшьләренә үгет белән чыкты. Ул яшьләрне эчмәскә, актив булырга чакырды. “Уфагуб” кебек кайбер бәйсез интернет сәхифәләрдә Зәки Вәлидине гаепләүләргә тәнкыйть белдерде, Зәки Вәлидине якларга чакырды. Урам җыенында чыгыш ясаган башкорт җәмәгатьчелегенең “Туган тел” оешмасы әгъзасы Гөлүсә Халикова да яшьләрне үз мәнфәгатьләре өчен актив көрәшергә чакырды.

“Ак тамыр” дип аталган башкорт мәгарифен үстерү оешмасы рәисе Ирек Агишев мәгариф проблемалары турында сөйләде: “Милли компонентны алып ташладылар. Без аны кире кайтару өчен мәхкәмәгә бирергә тиеш. Федерализм һәм ике яклы килешү өчен дә көрәшергә тиешбез”, диде.


Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәмил Хөсәенов тигезлек турында әйтте: “Без Русиядәге бөтен төбәкләрнең бертигез булуы яклы. Шулай ук республика халкының тигезлеген таләп итәбез. Безнең республикада яшәүче халыклар арасында тигезлек җитәрлек түгел. Без шуның өчен көрәшергә тиеш”, диде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда: “91 ел элек Совет хакимияте һәм Башкортстан арасында килешү төзелде. Бу Башкортстан республикасын тану булды. Башкорт дәүләтчелеген ныгытуның икенче адымы 1990 елның 11 октябрендә игълан ителгән мөстәкыйльлек булды. Ләкин 2000 еллардан Русиянең эчке сәясәте милли республикаларны бетерүгә йөз тота”, диелгән.


Резолюциядә түбәндәге юллар бар:

- Демократия һәм федератив мөнәсәбәтләрне бетерүгә алып барган, тоталитар режимга йөз тоткан Русиянең эчке сәясәтен хөкем итү.

- Халыкара хокук яклау оешмаларыннан Русиянең төп халыкларының дәүләтчелеген яклауны сорау.

- Башкортстан Президенты, Хөкүмәт җитәкчесе һәм Парламенты башларыннан Русия белән Башкортстан арасында ике яклы килешүне торгызуны сорарга.

- Русия дәүләт Думасыннан милли компонентны бетергән 309нчы канунны гамәлдән чыгаруны таләп итәргә.

- Башкорт милли герое Әхмәт-Зәки Вәлидине пычратучыларны җаваплылыкка тарттырырга.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Тукыран кайдан: уфа
28.03.2010 21:00
Хәсән туймадың мени әле Нугайларның бошкорт сословиясенә кергәннәре белән бәхәсләшеп. Аларны аңлар өчен - Посольские книги по связам россии сНогайской ордой -дигән китапны алып укы. ГЕНЕРАЛИС....урыс Суворов аларны 150 меңләп кыра Идел белән Дон елгаларына җибәрмичә/ береч пули \-дигән сүзен аңлар дәрәҗәгәдә җитмәгән кешеләр белән вакыт уздырма.Бер кенне долой 309 статю плакат кәтәрәләр икенче көнне 450 еллекны бәйрәм итәләр.

кем: тархан
26.03.2010 15:57
канзафар усаев-мишар,йагни гаскари ырыу башы,татарин-барин тугел.ул асаба,башкорт сымак,муслим. иъхтилал ислам,ер дип башлана.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
26.03.2010 17:15
Бу сүз боткаңны үзең өчен генә язган булмасаң, ягъни башкалар укып аңласын дисәң, язганыңны тәрҗемә кыл, или переводи нам обеим понятный русский язык.

кем: тахан
24.03.2010 06:02
канзафар усаев сымак,башкорт менан берга гена енеп булганын анлаганнарга зур рахмат.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Тарханга
24.03.2010 16:33
Сез бит Канзафар Усаевны "кинули". Үезгә өстенлек таләп итеп, татар Канзафарның исемен генә үз файдагызга кулланасыз.Ул особыйлар өчен башын салмаган, үз татары дип көрәшкән.

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
22.03.2010 21:25
Татарлары сөйли Кытайны, башкыртлары сөйли Хәерниса түтәйне.
Или:
Бу җыентык нәрсә әпә кешенең бармак уйнатып һәм сукыр кешенең моны күрми сөйләшүләре белән бер.


     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Башкорт мохтариятенең 91 еллыгы уңаеннан урам җыены үтте -