киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Хәрбиләрне соңгы юлга озаттылар

19.03.2010

Башкортстанда Чечня Республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган ике хәрбине җомга көнне соңгы юлга озату мәрәсиме үтте.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләре махсус отряды хезмәткәрләре 14 март көнне Чечняның Бамут шәһәре тирәсендә булган бәрелешләрдә һәлак булган иде. 35 яшьлек прапорщик Рөстәм Дияров белән 21 яшьлек Николай Малофеев чечен баш күтәрүче сугышчылары белән бәрелеш вакытында снаряд шартлавына эләгә һәм шунда ук һәлак була.

Рөстәм Дияров Башкортстан егете. Аны Уфаның Көньяк зиратында җирләделәр. Ә Николай Малофеевны туган ягына – Самарага алып киттеләр. Рөстәм Дияровның хатыны һәм 14 яшьлек улы калды. Ә Николай Малофеев әле өйләнергә дә өлгермәгән була.

Исегезгә төшерәбез, быел 4-5 февральдә Чечняда булган хәрби каршылыкта да Башкортстаннан хезмәт итүче 4 хәрби һәлак булган иде. Алар арасында Башкортстанның Кушнаренко районыннан татар егете Айрат Галәвов белән Илеш районыннан милләттәшебез Илгиз Гасимов та бар иде. Әле гомерләре өзелгән егетләр аларга алмашка барган булган һәм менә тагын да кара кайгы килде. Башкортстан эчке эшләр министры Игорь Алешин мәрхүмнәрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: тархан кайдан: илдән
20.03.2010 21:26
Урыннарыгыз җәннәттә булсын егетләр...Сез ил җитәкчеләре исеменнән бирелгән фәрман белән кан кою урынына җибәрелгәнсез, ирексез халәттә корбан булгансыз.Сезнең гаебегез юк.Чичнә Рәсәй халыкларын эт кебек бер-берсенә каршы өстертеп дошманнар ясаучы полигон инде ул. Адәм баласының җанын алу акча,хәрби дәрәҗә,орден-медальләр белән бәяләнә.Соңгы көннәрдә бер "өметле хәбәр" күзгә чалынды, Рәмзән "тәртипне үзем дә саклый алам, Рәсәйдән милиция чакырмаячакмын" диде кебек.Ул бит инде бүген түше тулы орден-медальле Рәсәй герое һәм президент кына түгел, ә тагын МВД генерал-майоры да.Элеккеге иптәш-коралдашларының күпләрен юк итте, исән калганнарын шайтан дип атады.Бәлки озакламый шуларның койрыкларын капчыкка салып Мәскәүгә алып килгәнен күрсәтерләр.Тик кемгә шатлык китерер бу күренеш?..Шәһәр,поселок кына түгел,ә Рәсәй буйлап сибелгән һәр авыл зиратында диярлек Чечня корбаннары каберләре...Ә Чечняны әйткән дә юк, кеше каны коелмаган бер квадрат метрны да табып булмас.Нинди генә патриотик сүзләр артына яшеренсәң дә бу корбаннар өчен җавап бирергә туры киләчәк бит...

кем: Сабит кайдан: Уфа
19.03.2010 16:52
Боларны кызганасы юк. Болар Россиягә картетельләр булып ялланганнар һәм азатлык сөюче чеченнарны үтерү өчен барганнар. Үтерү кәсебе белән байыйсылары килгән. Каһәрле булгач, үзләре үлеп кайтканнар. Таяк ике башлы була ул!!! Ахмакларга сабак булыр!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
21.03.2010 00:04
Сабит эфэнде дореслекне ярып салган. Бу кол солдатлар узлэре Чечня халкын утерергэ барганнар. Бу вэхши урыс империясы кайчан инде жимерелеп тошеп, барлык доньяга иркен суларга момкинчелек бирэ инде...
     
текст зурлыгы - +