киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / түгәрәк өстәл

Интернет һәм милләт

I
17.03.2010

“Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз татар интернеты турында бара. Интернет безнең тормышка ничек керә, нигә кирәк ул, файдасы, я булмаса зыяны бармы? Татар халкын берләштерүгә, милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә интернет нинди өлеш кертә? Уртак мәгълүмат мохитын булдырганда газет-журналлар, радио, телевидение белән беррәттән интернетның нинди тәэсире бар?

Римзил Вәли. Бу сөйләшүдә “Интертат” электрон газетының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Гыйльфанова; журналист Амил Нур; табиб һәм интернет кулланучы, Үзбәкстаннан кайткан милләттәшебез Рим Мәһдиев катнаша.

Дуслар, без бер-беребезне интернет аша да, тормышта да яхшы беләбез. Татар интернеты җиңүле рәвештә алга барамы, әллә тәгәрәп чокырга төшкәнме?

Берьяктан, Башкортстандагы Бишбүләк районының ерак Дүсән авылында хәзер дистәләгән гаиләдә интернет бар. Димәк, әллә кайлардагы татар авылларында кешеләр бөтендөнья челтәренә чыккан. Теләсәләр – “Азатлык” радиосын тыңлыйлар, хәбәрләрне белән дә таныша алалар.

Икенче яктан, татар интернетын кулланучылар аз, керүчеләр саны артмый, дибез. Татар интернетка ни өчен керә? Татар телен өйрәнер өченме, әллә кәрт уйнар өченме?

Гөлназ Гыйльфанова.
Татар интернеты рус телле, яисә инглиз телле интернетка караганда соңрак туды, соңрак үсеш ала башлады. Әле аның потенциалы, мөмкинлекләре зур. Ләкин, шул ук вакытта татар интернетын кулланучыларның саны көннән-көн кими бара.

Татар интернетының зур конкуренты бар - рус һәм инглиз телле интернет. Алар татар интернетына караганда күбрәк мөмкинлек, күбрәк мәгълүмат бирә.

Татарча интернет кулланыр, үстерер өчен татар телен белү генә түгел, ә шулай ук татар миллипәрвәрлыгы кирәктер. Мәсәлән, яңалыкларны “Азатлык” радиосы сайтыннан, “Интертаттан” укып белеп була.

Шул ук хәбәрләрне башка сәхифәләрдән, мәсәлән “Интерфакс”тан алып була. Аларда, бәлки, яңалык тизрәк тараладыр, мәгълүмат та күбрәктер. Кем ниндине сайлый бит. Татар телен белгән кеше дә урыс телле сайтларга керергә мөмкин. Юк, үз телемдә укыйм диючеләр татар сайтларына да керергә мөмкин.

Римзил Вәли.
Без интернетның бүгенге тормышка керүе турында сөйлибез. Әйдәгез әле, татар интернеты нәрсә дигәндә, аның төп ресурсларының иң зур өлешләрен әйтик. Теләгән кешегә “Татар-информның” татарчасы бармы?

Гөлназ Гыйльфанова
Гөлназ Гыйльфанова. Рус телле версиясе белән чагыштырганда шактый зәгыйфь, ләкин бар.

Римзил Вәли. “Интертат” электрон газетасын бик еш карамасам да, анда татарча, урысча, инглизчә текстларның бик җитди булуын күзәтәм. Минемчә, сез хөкүмәт дәрәҗәсендә дәүләт интернет-ресурсның иң җитдие, иң җиллесе кебек күренәсез. Дәүләт газетларының да электрон сәхифәләре бар.

Гөлназ Гыйльфанова. Алар һәр көнне мәгълүмат алыр өчен түгел.

Римзил Вәли. Кайсы шәбрәк, җитдиерәк, сыйфатлырак эшли? Дүрт-биш дәүләт интернет ресурсмы, әллә иҗтимагый, иҗади, аерым кешеләрнең ресурсларымы?

Гөлназ Гыйльфанова. Сез әйткән ресурслар арасында туры көндәшлек мөмкин түгел. Рус интернетында, яки инглиз телле интернеттагы кебек бер тармакта эшләүче йөзләгән сәхифә юк. “Татар-информ” - мәгълүмати, хәбәрләр сайты. Без башкачарак, бездә бөтен хәбәрләрне дә биреп бару юк. Без мәгълүмат агентлыгы түгел. Татар милләте өчен, республика өчен мөһим вакыйгалар турында сөйләргә тырышабыз.

Римзил Вәли. Безнең арабызда утыручы Амил Нур бәхәсле әйбер булмаса, бөтенләй катнашмый. Бүген интернет дөньясында бәхәсле әйберләр бармы?

Амил Нур.
Ун ел элек интернетта утыра торган татар кешесе бераз зыялырак, баерак иде. Чөнки я интернетка керү мөмкинлеге юк, яисә аның өчен компьютерны белергә кирәк иде. Бүген интернет халыкчан, киң күләм әйбергә әверелде. Интернетка карап халкыбызның чын вәзгыятен белергә мөмкин. Мәсәлән, интернетта 90% татар урысча аралаша. Ләкин бу турыда татар матбугаты, татар телевидениесы, гомумән Казанда катгый итеп сөйләгән кеше юк бит. Урыслашып бетә яздык.

Римзил Вәли.
Интернетка керүче татарлар русча яза икән, алар татар булып каламы? Андыйлар күпме?

Амил Нур. Татар телле булып калырга теләгән кешеләрнең дә күпчелеге урыс телле татарлар. Мәсәлән, vkontakte.ru кебек иҗтимагый челтәрләрдә 30 мең кулланучылар төркемнәре бар. Безнекеләр, урыс телле булганга, vkontakte.ru эчендә калды. Ә www.google.com системаларында аралашучылар арасында татар телле кешеләр бик аз. Безнекеләр vkontakte.ru, odnoklassniki.ru да калды. Минемчә, бүген татарның рухын, татарның чынбарлыгын газеталар, татар радиолары түгел, ә иң беренче чиратта социаль челтәрләр күрсәтә.

Гөлназ Гыйльфанова.
Интернет хәзер мәгълүмат алу гына түгел. Бу кичәге көн. Хәзер интернет үсеше иҗтимагый челтәрләрдә, блогларда бара.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосын сәхифәсеннән тыңлау, электрон газетларны уку гомумән булмаска тиешмени? Гайбәт таратып, серләшеп, бер-береңне сүгешеп кенә утыра торган челтәр – бары тик аралашу гына. Артык мәгълүмат бирми бит.
Римзил Вәли


Амил Нур. Чыннан да, “Азатлык” радиосы сәхифәсен кулланучылар хәзер социаль челтәрләрдә дә утыра. Һәм аның аша “Азатлык”та чыккан мәкаләне, видеоны, аудионы тикшерә. “Азатлык” тараткан демократик идеяләрне, яисә “Интертат”та чыккан милләтпәрвәрлык, мәгърифәтчелек идеяләрне социаль челтәрләр аша да тараталар.

Римзил Вәли. Анысы шулайдыр, ләкин “Азатлык”ка хәбәр эленгәч, бер сәгатьтән 6-7 кеше форумда сүгенә һәм яза башлый.

Амил Нур. Бу кешеләр үзләренең тар карашларын искәртергә мөмкиннәр. Чынбарлыктагы реаль кулланучы “Азатлык” сайтына керми, социаль челтәрләр аша, яисә башка системалар аша андагы хәбәрләрне ала.

Римзил Вәли.
Фикер язмасалар да, сайтның керү статистикасы бар бит. Соңгы бер елда “Азатлык” сәхифәсендә булучылар саны ике тапкыр артты. Димәк, социаль челтәргә керсәләр дә, “Азатлык”ка турыдан туры керү һәм анда язышу, фотолар һәм видеолар карау гадәте дә бар. Ләкин бу сан мине канәгатьләндерми.

Гөлназ Гыйльфанова. Минемчә, киресенчә, татар кулланучысы интернетны искечә куллана. Күбрәк сайтларга керә. Ә татар телендә блоглар ясау, бер-берсе белән аралашу ягыннан татар интернеты зәгыйфрәк.

Өлешчә ябыграк җәмгыятьләрдә иң күп сенсацион яңалык таралу интернет аша бара. Русиядә соңгы арада шау-шу куптарган эшләр интернеттан чыккан.

Римзил Вәли. Интернет кулланучы Рим Мәһдиев Ташкенттан Казанга кайтты. Рим, синең тормышта интернет нинди роль уйный?

Рим Мәһдиев. Миңа интернет бик күп файда бирә. Мин кечкенә чакта русча белми идем, татар телендә генә сөйләштем. Урыс мәктәбендә укыдым. Монда килгәч, татарча да, русча да сөйләшәм.

Римзил Вәли. Ә Ташкенттан Казанга ничек килеп чыктыгыз?

Рим Мәһдиев. Ташкенттан монда бик кызык килдем. Казандагы бер кыз белән SMS языштык. Аның белән сөйләшкәч, Казанда яшисем килгәнлеген аңладым.

Римзил Вәли. Хатының көнләшмәдеме соң?

Рим Мәһдиев
Рим Мәһдиев. Юк, көнләшмәде, мин аңа турысын әйттем. Шунда ук уйлаштык та, ул кыздан: “Казанга килгәч сездә торырга буламы?”, дип сорадым. Ул ризалык биргәч, монда килдем, аны да күрдем. Шушы вакытларда Римзил абый белән таныштык. Казан бик ошады. Аннан соң Ташкентка барып бөтен әйберләрне җыйдым да, Казанга килдем. Хәзер инде менә монда урнашам.

Римзил Вәли. Рим Мәһдиевнең әле үзе төзегән йорты булмаса да , ул кайда гына яшәмәсен, аның төп җиһазы – компьютер. Телефоны булмаса, мобил модем куя да сөйләшә. Төннәр буе музыка, фильмнар суырта һәм үзенең медицина, дәва эшләрен дә анда башкара. Мин бу өлкәдәге яңалыкларны Рим Мәһдиевтән беләм.

Рим, хәзер Казанда әйбәт кенә яши башладыгыз. Интернет татарча яшәргә ярдәм итәме?

Рим Мәһдиев. Без “Азатлык” радиосын интернеттан тыңлыйбыз. Татарча музыканы тыңларга була, Skype аша дуслар белән дә аралашам.

Римзил Вәли. Интернет дигән чир һәм аның зыяны бармы?

Рим Мәһдиев. Аннан аерыла алмаучылар, көне-төне утыручылар бар.

Гөлназ Гыйльфанова.
Минемчә, бу интернет проблемасы түгел, ә кеше проблемасы.

Римзил Вәли. Амил Нур, синең интернет наркоманнарны күргәнең бармы?

Амил Нур. Уйлавымча, интернетның зыянга караганда, файдасы күбрәк. Әгәр дә кешедә психологик, аралашуда проблемалар бар икән, аңа үз хисләрен ачарга ярдәм итә. Интернет мәгълүмат бирә һәм татарларга бер-берсен табарга булыша.

Гөлназ Гыйльфанова. Һәр нәрсәгә ияләшер өчен вакыт кирәк. Безнең тормышка интернет күптән түгел генә керде. Интернет кыйбат, бөтен кешедә дә компьютер да юк иде. Соңгы бер-ике ел эчендә генә теләсә нәрсә тыңлап, теләсә нәрсә карап утыру мөмкин булды. Бераз вакыт кирәк.

Римзил Вәли.
Тагы бер каршылыклы хәл бар. Берьяктан, кеше күнекмәгәнгә компьютердан өркә. Хәтта мобиль телефон кулланырга курыккан кешеләр бар. Сөйләшүен сөйләшәләр, ә катлаулы операцияләрне эшләмиләр. Икенче яктан, артык куллангач бәйлелек тә туа.

Амил, син ике-өч көн интернетны ачмасаң, үзеңне ничек хис итәсең?

Амил Нур. Күзләрем яхшырак күрә башлый, башым ял итә. Соңгы арада чит ил психологлары, биологлар бер тикшеренүгә нәтиҗә ясады. Чынбарлыкта интернетта утырган балалар утырмаганнарга караганда акыллырак икән. Авыл балалары интернетта утырмаганга БДИны да начар бирә. Шуңа күрә бәйлелекне зыян дип санамыйм.
Амил Нур


Римзил Вәли. Әле яңа гына “Российская газета”да 14 яшьлек кызның ярым шәрә килеш үз рәсемен интернетка кую турында мәкалә чыкты. Балалар интернет аша аңламаган килеш этлеккә, порнографияга кереп китә. Рухи яктан җимерелү алып барган интернет азгынлык чыганагы булып тора. Казыйлар, муллалар бу аппаратларны балта белән чабар иде.

Гөлназ Гыйльфанова. Теләгән җирдә начарлык табарга була. Монда интернет та, кыз да гаепле түгел. Ата-анасы гаепле. Балага интернека чумып утырырга, телевизорны да күп карарга ярамый. Һәрнәрсәдә чама булырга тиеш.

Римзил Вәли. Татар интернетында психологик аспектлар күбрәк. Оештыру, техник мөмкинлекләре канәгатьләндерерлекме? Демократия – ул базар икътисады һәм һәр йортта интернет булачак, дип күптән әйттеләр. Без хәзер моңа якынмы һәм нинди киртәләр бар?

Амил Нур. Мин бу фикер белән килешәм. Иншалла, базар мөнәсәбәтләре җайга кереп бетәр дип уйлыйм. Чын интернет булса, рус интернеты түгел, ә чын интернетта татар халкына да демократия булачак.

Римзил Вәли. Милли газет-журналларда була торган тәртип, әхлак татар интернетына кермәсә аяныч булыр иде. Өлкән кешеләрнең сәяси, әхлаки тәҗрибәсе дә яшь интернетчыларга комачауламас мөгаен.

Гөлназ Гыйльфанова.
Татар интернеты үсәргә һәм үзен татар итеп хис иткән кеше моңа үз өлешен кертергә тиеш. Иң кимендә - татар сәхифәләренә кереп, аларны уку да файда гына китерәчәк. Татар интернеты үсмәсә, татар яңа мәгълүмати технологияләрне куллана алмаса, аның киләчәге бик чикле.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ирекжан кайдан: Башкортостан
24.03.2010 20:57
Вил туган кайдан табып укып була 4000ел казылмалары турында?Минга бик нык киряк иде андый мэглумат.Жавап кэтэп калам.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.03.2010 01:28
Иркежан Шаймига рэхмэт укырга вакыт тапкан, тик менэ минем тырыша-тырыша анын соравы буенча куелган хэбэремэ сэлэмлэр дэ бирмэде. Хэйер, мин турэ тугел шул...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.03.2010 16:55
Монда бик кызу дискуссия бара шул табылган мумиялар турында. Аны карарга телэучелэр керсен шушы линкка: http://www.uyghuramerican.org/forum/showthread.php?6958-Re-Dr.-Mair-s-Take-on-Tarim-Mummies
Кызганычка каршы, безнен татар тарихчылары хаман шушы мирасыбыз турында лэм-мим. Э бит, бэлки, шул 4000 ел элек яшэгэн халыклар безнен хэм фин кабилэлэренен бабалары булуы да бар. Мин "без" дигэнгэ барлык татар кэбилэлэрен кертеп язам. Алар торки халыклар оешканчыга кэдэр булып, торки халыклар аларнын дэвэмыдыр.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
24.03.2010 22:56
Victor H. MAIR
Professor of Chinese Language and Literature
(Sino-eurasian cultural relations, Buddhism)
849 Williams Hall / 6305
(215) 898-8432
vmair@sas.upenn.edu
Менэ сезгэ остэмэ мэглумэт. Ана турыдан туры морэжэгат итэргэ була. Америка галимлэре бик тэ эре тугеллэр.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
24.03.2010 22:29
Бу хэбэрне курмэгэнгэ, тагын куям:
Монда татарнын тарихи культура мирасы турында да суз чыккач, мин укучыны бугенге Нью-Йорк таймс гезитенен Science Times D1 булегендэ Nicholas Wade нен "Мумиялар урыны, секретлар урманы" (A Host of Mummies, A Forest of Secrets) дигэн зур мэкэлэсе белэн таныштырасым килде. "Мин аны эшлэмэсэм, башка кем эшлэр?" дигэн уземнен принципым буенча. Тибеттан тоньякта, Таклимакан чулендэ (Тарим елгасы башыннан ерак булмаган урында) Кытай археологлары моннан 4000 ел элек, мумияга эверлдереп кумелгэн кешелэр зыяратында казулар алып барганнар. Алар (200 дэн артык) кечкенэ кэмэ кебек табутка куелып, шул табутнын ачык ягы аста калдырылып кумелгэннэр. Мумияларнын чэчлэре бронза тосле (нэкъ безнен куп мишэрлэрнеке кебек) икэн, баш-йозлэре дэ европеидлардан. Киемнэр, тэннэр, торле бизэклэр, имеш, бик яхшы сакланганнар. ДНК анализлары бу мумияларнын кытай тугеллеген раслаганнар. Шул анализлар буенча, мумиялар Европа белэн Себер кешелэре геннары катнашмасыннан икэнлеге ачылган. Каберлэрдэ кеше кирэк-яраклары да кумелгэн. Алар арасында, жоннэн ясалган шлэпэ, йон кулмэклэр, улэн кэрзиннэр, хатын-кызлар табутында агачтан ясалган ир кешенен женеси органынары урнаштырылган. Хэр кабер остендэ 4 метрга житэрлек баганалар куелган. Галимлэр, алар шул ир кеше женеси органы символлары дип баралар. Мэкэлэдэ уйгурлар белэн кытайлар арасында шушы каберлектэ табылган кешелэренен миллэте турында сэяси бэхэслэр дэ барганы курсэтелгэн. Мэкэлэ башында кызык кына сорау да бар: имеш, ни эшлэ Европа кешелэр шундый ерак жирлэрдэ йоргэннэр? Бу кэберлек 1934 елда швед галиме Фолке Бергман тарафыннан ачылган булып, янадан 66 елдан сон тагын аны "ачканнар" икэн. Мэкэлэ авторы бу жирлэрдэ уйгурлар тик куптэн тугел генэ (бер ике мен ел элек! ) яшилэр дип бара. Мина бу Египеттагы фарон вакытында яшэгэн халык египет халкы булмаган дигэн шовинист карашларны хэтерлэтэ. Монда да шулай. Мин тэржемэ иткэн Э.Паркернын "1000 лет из истории татар" дигэн китабына бу урыннарнын татар халкы яшэгэн урыннар икэнен, анда кумелгэн европеидларнын да шул халыкныкы икэне турында язылган. Кайбер галимлэр шул европеид башлы, бронза тосле чэчле кешелэрнен элеге Пекин кырында да кумелгэннэрен тапканнар бит. Минемчэ, татар тарихын узлэштеру эле хаман дэвам итэ. Кызганычка каршы, бугенге татар тарихчылары бик сай йозэлэр, Кытай якларында тикшеру алып барырлык аларда коч юк. Кызыксынган кеше шул мумияларны карар очен 27 мартта Санта Барбара (Калифорния) Bowers Museum га барсын. Мэкэлэдэ бу эшлэрне тикшеру буенча куренекле Пенсильвания универсистетынын кытай буенча профессоры Victor H. Mair бик куп эшлэр башкарганы турында да эйтелеп кителгэн. Димэк, шул галимгэ морэжэгать итергэ кирэктер.
җавап

кем: Ильшат кайдан: Мэскэу
10.04.2010 20:15
"Археолог" Вил Мирзаяновка:
Эллэ питекантропта татар булганмы икэн?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.03.2010 19:00
"Римзил Вәли. Анысы шулайдыр, ләкин “Азатлык”ка хәбәр эленгәч, бер сәгатьтән 6-7 кеше форумда сүгенә һәм яза башлый"
Сез, Римзил эфэнде, узегез Казан турэлэрен, Шаймины, данларга бу радионы кин рэвештэ кулланасыз икэн, бит, укучыларнын узлэренен шуларга карата кире реакциясын курсэтергэ андый момкинчелеклэре юк бит. Шунын урынына, сезнен андый пропагандист булуыгыздан туеп, аларга тик "сугенергэ" генэ кала. Минемчэ, сезнен узегез дэ бик файдалы булыр иде, эгэр сез сезне критикага тоткан хэм, киресенчэ, хуплаган постингларны чутка алып эш алып барсагыз. Минемчэ, критикалы постинглар куберэк. Э шуна сездэн нинди нэтижэ? Бер торле дэ!
Аннан сон, бу сайт татар телендэ алып барылган бердэн бер сайт. Шуны истэ тотып, критикалы постингларга шатланырга гына кирэк. Алар кеше жэлеп итэ, э мэдхия уку кебек хэбэрлэр тугел. Алар белэн Татамедия чаралары, ТВ, радиолар тулы. Критикал караш устеру жэмгыять очен зур эхэмиятле эйбер. Кеше тик интернет аша узенен карашлары белэн уртаклаша ала, узе белгэн бик куп информация да бирэ ала. Шунысы ап-ачык: эгэр Азатлык радиосы турэлэргэ мэдхия уку яйсэ алар пропагандасын дэвам итугэ куп вакытын бирэ барса, бара тора ул, хичшиксез, узенен актив укучыларын хэм тынлаучыларын югалтачак. Мина калса, мин узем "сугену" дэн башка, сайтташлар белэн Америкадагы, татар тарихындагы, татарнын сэнгэтьтэ, фэндэге казанышлары буенча, татарга бэйлэнгэн яналыклар белэн уртаклашырга тырышам. Кызганычка каршы, куп вакытта реакция юк диярлек. Радио узе бу олкэдэ эш алып бармый диярлек. Менэ 4 мен ел (!!!) элек кумелгэн татарлар турында хэбэр монда беркемне дэ кызыксындырмады. Бит, бу миллэтебез очен бик нык эхэмиятле вакыйга булып, шул ук радио узенен чыганаклары аша анын турында остэмэ мэглумэт бирсэ, халкыбызнын горур хислэре кутэрелер иде. Менэ яздылар, Калифорния татарлары турында. Э бит, шул 4 мен ел элек казылмалары кургэзмэсе Калифорнияда бара. Нигэ, ул татарлардан берсе дэ шундый тарихи зур ачыш белэн кызыскынмыймы? Казан тарихчылары да мона сузсезлэр.

кем: гыймранова кайдан: ЛА
19.03.2010 07:57
Виза коткэн арада авылда яшэргэ туры килед. интернет кертергэ булдым да связистка морэжэгать иттем. бик озакка сузмый килделэр районныкылар. мина куеп, авылдан тагын бер заказны эшлэргэ киттелэр. шунда 500 хужалыклы авылда ике интернетлы йорт барлыгын белдем.
80 куган энинен исе китэ иде инде, интернеттан эмрикэ белэн сулэшкэнгэ. ана кинолар, фотолар курсэтэ, жырлар тынлата идем. нинди сорау туса да гуглга морэжэгать итеп, секнд эчендэ жавап алуга бот чабып хэле ботте.... )))))) мескен авыл карчыгы.

кем: Флоризель кайдан: Мамадыштан
17.03.2010 19:03
Гөлназ, бик дөрес әйтеп куйды - татарлар блогларга битараф булып калалар. .. юк,татар милләтеннән блогчылар баруын бардыр алар.. әммә татар телендә блоглар алып баручылар юк диярлек.
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
17.03.2010 19:32
http://qdinar.wp.kukmara.ru/category/tatarca_bloglar_tariho/
җавап

кем: nurtatar кайдан: Tatarstan
18.03.2010 15:06
Ул блогыгызны, гомумән kukmara.ru сайтын әдәби татар телендә ясап булмый мәллә? Мөгез чыгарып, кешеләр укый алмый, авырлык белән генә укый торган итеп язасыз. Яңадан керү теләге бетә.
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
18.03.2010 19:12
kukmara.ru сайты әдәби телдә йасалган.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Интернет һәм милләт