киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Тукай бүләгенә нәмзәтләр билгеле булды

17.03.2010

Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре буенча Татарстан президенты каршындагы комиссия, 2010 елда Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алуга тапшырылган әсәрләр һәм эшләрне карап тикшергәннән соң, нәмзәтләр исемлеген тәкъдим итте.

Ркаил Зәйдулла “Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар” шигъри һәм “Ташка ордым башны” хикәяләр, эсселар” проза әсәрләре җыентыгы өчен;

Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен;

Мирсәет Сөнгатуллин “100 татар халык җыры” аудиоҗыентыгын төзүе, татар халык җыр¬ларын югары дәрәҗәдә һөнәри осталык белән башкаруы һәм популярлаштыруы өчен;

Шамил Тимербулатов
“Женский лик Победы” бишенче симфониясе һәм фортепьяно белән оркестр өчен “Моя Казань” № 1 концерты;

Владимир Федотов төрле еллардагы концерт программаларын, шул исәптән “Дустыма”, “Чарующие звуки баяна” программаларын төзүе һәм зур осталык белән башкаруы өчен;

Асия Миңнуллина “Памятник В.Качалову” һәм “Памятник Благотворителю” скульптуралары өчен;

Илдар Ханов Татарстан шәһәрләре һәм районнарында скульптура һәм монументаль-декоратив композицияләр, шул исәптән “Расстрел” рельефы, “Родина-мать” һәйкәле, “Древо жизни” скульптурасы, “Древо поэзии” скульптурасы композицияләре өчен;

"Чыңгызхан" иҗат берләшмәсенең рәссамнар коллективы: Харисов Ринат Зөфәр улы (рәссам), Ханнанов Васил Миргазиян улы (рәссам, график, “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе җитәкчесе), Әхмәтвәлиев Расих Хасип улы (рәссам) “Тукай рухы – мәңгелек!” эшләр сериясе өчен;

Чаллы татар дәүләт театры иҗат төркеме:
Гыйләҗев Мансур Аяз улы (пьеса авторы), Ибраһимов Фаил Мирза улы (режиссер-куючы), Фәхретдинов Инсаф Ильяс улы (Демьян Потапович ролен башкаручы), Каюмов Рафик Равгат улы (Гаяз ролен башкаручы) Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча “Бурлак”спектаклен иҗат итү, кую һәм төп рольләрне башкару өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъвә итәләр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Гали бабай кайдан: Казаннан
20.03.2010 19:03
Бәйрәмованың бу бүләккә лаек икәнлеге беркемдәдә шик тудырмаганы көн кебек ачык,ләкин хәзерге вәхшилек заманында,татарга тоташ һөҗүм барганда,(бу һөҗүмнең бер дәлиле Фәүзиянең бер гаепсезгә Империя мәхкәмәсе хөкүм итүе ) Аңа Тукай бүләге бирелүен күз алдынада китереп булмаганыда хакыйкат.Хуҗалары боерыгын үтәп бабай бу эшне үзе күзәтеп бара диюләредә дөреслеккә туры киләдер.Имеш ТИҮ нең нәрсәседер урынында түгел дию чираттагы уйдырма-Ак этнекен кара эткә ябуның бер төрегенә. КПСС заманандыгыча инде- Судка буялсаң исе гомер буе чыга,ә монда! Әлегенә табадан төшкән татарча белми торган татар дошманнары әвәләгән "хөкем карары-пыригавур" Берни эшли алмыйсың татар туганым!

кем: Ташбаш кайдан: кашаяк
19.03.2010 22:14
Безнен татар хаман премиялэр , дэрэжэлэр , орден-медаллэр дагъвалый . Бу да анын коллык психологиясенен бер дэлиле . Энэ атаклы философ-язучы Жан-Поль Сартр Нобель премиясеннэн баш тарта . "Кирэк тугел мина , ирекле кешегэ сез колларнын бернинди булэге" дип эйтэ . Хэм узенен хезмэтлэре белэн генэ тугел , э горур гамэле белэн дэ тарихка кереп кала .

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
19.03.2010 18:59
Фәүзия ханым шиксез Тукай бүләгенә лаеклы, ә премия бирүчеләр куркаклар. Азрысы курыкканнар Татарстанана куарлар дип? Кем белә, куарларда шул артык куркып утыргач.
җавап

кем: Шамил Ятаев кайдан: Татарстан Республикачы
20.03.2010 12:06
КПСС чорындада ...тарихи затларыбызны барлап УЗ ИСЭБЕНЭ
СССРны гизеп купме шэхеслэребезне барлап йоргэн Мэдинэ ханым
Рэхимкулованын 95 еллыгын(1916) онытмаска иде..

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республикам
19.03.2010 12:22
Акыллыбашевский,момкинлеген бар икэн зинхар очен бу намьзэтлэрне
кемнэр тэкъдим итуен монда монда яз эле...
Хезмэте буенча рэсми рэвештэ Фэузияне тэкъдим итэргэ тиешлэр
я куркак я кончел(хосетле) бэндэлэр..
Тел,тарих институты,Конгрессыбыз..дагылар юл чыгымнары(коман
дировочный) алмыйча курше авыл(урам)гада атламаганда Фэузия
ханым УЗ ИСЭБЕНЭ кая гына бармады ! ! !
Хезмэт бурычы белэн тугел НАМУСы кушып тэкъдим итучелэрнен
(Президентыбыз,абруйлы турэлэребез,..)дэ сузе уткэнен белэбез..
Ир-атларыбызнын коче житмэгэн,Халкыбызнын "Маяк"фажигэсен бер
узе кутэруендэ Г.Тукай"Миллэткэ ХЕЗМЭТ!" дип бэялэр И Д Е..

кем: акыллы баш кайдан: ташаяк
18.03.2010 21:51
Мин специально сораштым, кем ни очен тошереп калдырылган дип. Бер дистэлэп кандидат дорес оформить ителмэгэнгэ киселгэн.Фэузияне теркэлмэгэн, димэк законсыз ТИУ чыгарган, правление яки пленум тугел, просто ТИУ. Ижатны бэялэугэ килэсе елларда барып житсэк, шэп булыр. Анда да тошереп калдыра алалар, ижади турэлэр кулы белэн. Расстраиваться итеп торасы юк. Быелга шартлы 1,5 елга хокем ителу дэ житеп тора. Начар бэя тугел бу!

кем: Наил Нэбиуллин кайдан: Казан-Нурлат
18.03.2010 07:57
бу коррупциягә баткан дәүләттә, сатлык - манкортлар идарә иткән дәүләттә Фәүзия апа кебек ШӘХЕСләргә юл бирмиләр инде билгеле!
Тукай премиясе ул фикция. премия түгел.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
18.03.2010 06:54
Фәүзия ханым Тукай бүләгенә инде күп еллар элек лаеклы шәхес. Мәсәлән аның Кара Урман әдәби документал әсәре бер үзе Тукай бәләгенә лаек! Тик, җәмәгат, Фәүзия ханым инде күптән татар халкы ның батыр кызы исемен алган кеше. Әле кайсы татарның бүген андый дәрәҗәле исеме бар?

кем: дәү баш кайдан: казаннан
18.03.2010 05:06
фирдэвес, башын бэлэкэй булгач, анда фэузия бэйрэмова сыймый да сыймый инде. тукай булэген аласы килгэн кеше ыркаил кебек кызыл галстук бэйлэп йэри ул! ак яулык бэйлэп йэргэн эчен генэ тукайны бирмилэр.

кем: юлчы кайдан: юлдан
18.03.2010 04:28
нишләп Фәүзия Бәйрамовага бирсеннәр. ул бит татарны яклап яза, татар өчен көя. Ә монда күрүсез, "Памятник Качалову" да, "Памятник Благотворителю", "Звуки баяна" ! Ярый, ярый, Тукайның үгтсетелгән балалары булгач, киләчәктә, Аллаһ боерса, Фәүзия апабызга Нобелҗ премиясе бирерләр. Ходайның амин дигән сәгатенә генә туры килсен инде!

кем: Как кайдан: калфакия
17.03.2010 23:01
И Фэузия апа... Сез боекмагыз, сезге де бирерлер эле. бабай ките бит инде. димек, министрлар да алышына диген суз бу. сезнен юлны каплаучылар бете болай булгач
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +