киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










дөнья

“Путин китәргә тиеш!” мөрәҗәгатен имзалаучылар арта

12.03.2010

10 март көнне интернетта барлыкка килгән “Путин китәргә тиеш!” мөрәҗәгатен инде 3,5 меңнән артык кеше имзалаган. Ачык хат белән чыккан бер төркем зыялылар, мәдәният әһелләре премьер-министр Владимир Путин хакимият белән хушлашса, Русиягә нык ярдәм итәр иде дип саный.


Мөрәҗәгатьтә элек президент, хәзер премьер-министр булып эшләгән Путин сәясәте каты тәнкыйтькә тотылган.

“Путин китәргә тиеш” дигән ачык хат иң беренче “Ежедневный журнал” (www.ej.ru/?a=note&id=9935) интернет басмасында чыккан иде. Шуннан соң www.putinavotstavku.ru дигән махсус сәхифә барлыкка килде. Һәм анда әлеге мөрәҗәгатьне имзалаучылар арта бара. Җомга көнне Казан вакыты белән сәгать кичке 5-кә га анда инде 3,5 меңгә якын кеше үз кулын куйган иде.

Мөрәҗәгатьтә исә: Путин хакимлек иткән Русиядә бернинди дә алга китеш реформалары булмаячак. Илдә демократик үсеш бары хакимият һәм җәмгыять идарәсе Путиннан азат ителгәч кенә башланырга мөмкин. Нәкъ Путин үзенең хакимлеге чорында коррупциягә баткан тотрыксыз илдә үз халкына карата рәхимсезлек символы буларак истә кала, диелә.

Барысы да режимга бәйле

Ачык хатны имзалаучыларның берсе - язучы һәм совет заманындагы диссидент Владимир Буковский җәмгыятьтә Путин идарәсеннән канәгатьсезләр арта, ди.

Владимир Буковский
“Элегрәк ниндидер хыяллар булды. Хәзер алар юкка чыга бара. Соңгы вакытта илдә протест чараларының арта баруы да моңа ачык мисал. Ниһаять “көрчеккә терәлү” сәбәпләренең 2000 елда башланган режимнан булуын аңладылар”, ди ул.

Буковскийдан тыш, ачык хат астына бик күп мәдәният әһелләре дә кул куйган. Алар арасында Нобель бүләге лауреаты Андрей Сахаровның хатыны, хокук яклаучы, публицист Елена Боннер, танылган актер Алексей Девотченко, 1990 елларда “Курчаклар” сәяси сатира-тамашасын булдырган Виктор Шендерович һәм башкалар бар. Оппозициядән Борис Немцов һәм Гарри Каспаров имзалаган.

Ежедневный журналның баш мөхәррире Александр Рыклин “Азатлык”ка белдерүенчә, пәнҗешәмбе аларның интернет сәхифәсе хакерлар тарафыннан һөҗүмгә дучар булган.

Ул моны журналда урын алган ”Путин китәргә тиеш!” мөрәжәгате белән бәйле булырга мөмкин, дип аңлатты. Хәзер инде сәхифә эшли.

Юрий Шевчук
Түзәргә ярамый

Әлеге мөрәҗәгатькә нигез алдан ук салынды. 7 март көнне Мәскәүдә үз концерты барышында ДДТ төркеме рок җырчысы Юрий Шевчук хакимиятне тәнкыйтьләп узган иде.

Шулай ук Русия төбәкләрендә дә хөкүмәткә каршы протест чаралары арта. Гыйнвар азагында Калининградтагы каршылык чарасы 10 меңләп кешене җыйды.

Буковский сүзләренчә, “Левада” үзәге җитәкчесе урынбасары Алексей Гражданкин тикшеренүләр халык арасында Путинның абруе шактый югары булып калуын күрсәтә дисә дә, ачык хатны язучылар үзләрен әлеге эшне башкарырга тиеш дип саный.

“Без инде эшнең өметсез тоелуына ияләштек. Әмма аны барыбер эшләргә кирәк. Чөнки бу канунсызлык, җавапсызлык, репрессияләрне түзәргә ярамый”, ди ул.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
16.03.2010 20:46
"Путин китәргә тиеш!" дигән мөрәҗәгатькә бүген мин дә имзамны куйдым - №9562. Фикеремне дә яздым. Соңрак имза куюымның сәбәбе - кичә кич кенә авылдан, әни яныннан килдем. Имза куючылар арасында татарлар да шактый, анысына сөендем, әмма татар язучыларын һәм галимнәрен күрмәдем. Әлбәттә, бу имзалардан соң җәза адымнары да булуы бар, әмма бу акциягә кушылуны үземнең намус эшем дип саныйм. Путин һәм аның командасы хакимияттә утырганда, татар халкы өчен мәрхәмәт булмаячак. Бары тик Россиягә демократия һәм ирек килү генә безгә бераз сулыш алырга мөмкинлек бирәчәк.

кем: Тукыран кайдан: уфа
13.03.2010 07:54
Безнең татар алдындагысын гына күрә белә аның артында кем торганын күрергә дә теләми 1патшаны 2 лилин ны 3 бреҗневны 4елцны 5путины сүгәргә татарга куш фантазия күп акыл әз Правителствода .рф.1зам Примера булып утырды Иванов гел әйтеп килделәр первый зам дип ул булырга тиеш Призедент .Путин соңгы баруында Буш белән паркта машинада утырып кая дыр бардылар ..Аннан каиткач зак та үтмәде ике первый зам булды аннары Иванов юкка чыкты .Путин әйтте -А что 2008 были выборы дип. Путинның 2009 елдагы Т В очрашуыннан соң Медведевтан әйттертеләр -много не довольных - бу бирелде знак .Путин 90 ел барган бардакны 8елда бетереп кара ул бит ТАТАР шагирсен 2 малае белән әмринканга алыштыру түгел. Бик аяныч яхүтләргә яреп 20елда 25 хан алыштыган татарда бара.Монда СИСТЕМА алышынмыйча 100 Путинда бер нәрсә эшли алмый.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.03.2010 21:36
Бу тукран ике сузен кушып язарга ойрэнэ алмагач, ачуыннан кайнап ни урысча, ни татарча булмаган фикерлэрен эйтергэ булаша. Башта, кешегэ ябешер алдыннан, элифба белэн танышыгыз. Урысчасы алфавит дип атала. Хичтэ булмаса, куршедэ берэр беренче класс укучысыннан сорагыз, ул, могаен, язу кагыйдэлэрен уткэндер.

кем: татар улы кайдан: татар иле
13.03.2010 00:34
Вил, әфәнде, димәк, татар, башка халыкларның да интеллигенциясе уяна, аңлый-кыюлана башлады.Шулай булмыйча була да алмый - тормыш законы.Бернинди алгарыш юк.Завод-фабрикалар җимерелеп атылды, авыл хуҗалыгы(илнең таянычы) чәчелеп ята.Эшче урыннар булдыру турында уйларында да юк.Халык көннән-көн хәерчеләнә бара, байлар байый.Нефтьнең бәясе төшсә, яки, нефть бетсә - алар безне каткан ипи белән дә тәэмин итмәячәкләр.

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
12.03.2010 22:59
Путиннын хэкимияткэ килгэн генэ чагында мин ана зур ометлэр баглаган идем. Узе яшь, совет коткосы белэн татарга кимсетеп карау аны читлэп уткэндер дип уйлый идем. Дорестэн дэ, Казанда уткэн Конгресс жыенында туган телне укытуга каршылык курсэтулэрне ( мэсэлэн, Башкыртстанда) " бред" дип атаган иде. Тик Нурмоххэммэт Хосэенов шушы чыгышыннан сон шовинистик хэкимият идарэсеннэн бертуктаусыз жэфа куреп торды. Ярый да ул, булдыклы егетебез, узе юриспруденция фэнен узлэштереп, провакациялэр оештырган хэкимият эхеллэрен суд залларына тартып, куп очракта алар остеннэн жинугэ ирешэ алды. Э "бред!" дип оран салган Путин, имеш, боларнын берсен дэ курми. Шулай ук ул, Путин, республика татарынын башкыртка кучерелуен дэ курми, ана гимназиялэр ачу тугел, булган мэктэплэрен башкырт мэктэплэренэ эйлэндерелуен дэ курми, Мэскэу Кремленэ юлланган меннэгэн, ун меннэгэн протест хатларын да курми... Бу гамэлне ботендонья куреп торса да. Ни очен шулай икэн сон? Минемчэ, монын сэбэбе бергенэ: Путин татардан курка, путинга татарны таркату кирэк. Шунын очен дэ анын хэкимияте Русия олкэлэрендэге эз санлы татарга ниндидер момкинлеклэр биреп тэ, Татарстан татарын Шэймиев кулы белэн кысарга, Уфа татарын Рэхимов кулы белэн... Хэм бераздан 309-нчы РФ законына кул кую! Нинди икейозлелек!
җавап

кем: Шаһит кайдан: Казан
15.03.2010 23:54
Сүзең, фикерең хак, юлың дөрес Кадерле дус! Тагын да кадерең артсын, Кадерле!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.03.2010 21:39
Бу морэжэгатьне кую - дорес юнэлешкэ адым дип санарга була. Мин дэ анын астына уземен исемемне куйдым. Шул оч меннэн куп имзалар арасында 50 дэн артык татарлар да бар. Шунысы кызык: аларнын 90 проценты диярлек программист, инженер, студент кебек зур белемле кешелэр. Димэк, Рэсэй интеллигенциясы бу кэбэхэт диктаторга каршы. Монысы бик шатлыклы хэбэр.
җавап

кем: !!! кайдан: Татарстан
12.03.2010 22:48
Бездә кушылабыз, кул куябыз...

кем: Зофэр кайдан: Кукмара
12.03.2010 21:34
Куптэн китэргэ тиеш иде инде ул, лэкин анын урынына тагын шундые килэ инде, татар очен тегесе дэ, монысы да файдасыз.

кем: татар улы кайдан: татар иле
12.03.2010 20:58
Путин хакимияте вакытында, Россияда азагы булмаячак сугыш ачылды, дөреслекне белергә теләгән:җурналистлар, депутатлар, хокук саклаучылар, демократия юкка чыгарылды.Дәвам итә.
     
текст зурлыгы - +

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile