киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










дөнья

Вашингтон Русиядә кеше хокукларын бозуларны тәнкыйтьли

12.03.2010

АКШ дәүләт департаменты Русиядәге кеше хокуклары торышын кискен тәнкыйтьләүче хисап белән чыкты. Анда Татарстан белән Башкортстандагы кайбер хокук бозу очраклары да телгә алына.

2009 елда дөньяда кеше хокуклары торышын бәяләүче хисапның Русиягә караган өлешендә тәртип саклау оешмаларының хокук бозулары илдәге иң төп проблемнарның берсе дип атала.

Анда былтыр тәртип саклау оешмаларының зур җәнҗал чыгарган гамәлләре белән бер рәттән киңкүләм мәгълумат чараларына чыкмый калган очраклар турында да языла.

Башка еллардагы кебек үк, быелгы хисапның да зур өлешен Төньяк Кавказдагы хокук бозулар алып тора.

Шул ук вакытта Русиянең барлык тәртип саклау оешмаларының башка төбәкләрдәге канун бозу очраклары да тәфсилләп сүрәтләнә.

Хисапның керешендә үк “Дәүләтнең җирле һәм төбәк сайлауларына турыдан-туры һәм читләтеп тыкшынуы ватандашларның ирекле һәм гадел сайлаулар аша хакимиятне алмаштыру хокукын бозды. Ел эчендә билгесез кешеләр берничә хокук яклаучы үтерде һәм бу үтерүләр хокук яклаучыларның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле булырга охшый. Тәртип саклау хезмәткәрләренең кешеләр хокукларын физик көч белән бозу очраклары турында күпсанлы ашанычлы хәбәрләр булды. Төрмәләрдәге шартлар әле дә яман һәм кеше гомере өчен куркынычлы. Хокук саклау оешмаларындагы коррупция зур проблема булып кала. Күп кенә күзәтүчеләр, шулай ук кайбер хөкемдарлар һәм тәртип саклау хезмәткәрләре дә зур җәнҗаллы эшләрдә башкарма хакимиятнең мәхкамә карарларына тәэсир итүен белдерде. Иминлек хезмәтләре еш кына мәхкамә карарыннан башка тентүләр үткәрде”, - диелә.

Хисап узган апрель ахырында Мәскәүдәге бер кибеттә милиция майоры Денис Евсюковның кешеләргә атып йөрүе һәм 2 кешене үтерүе кыйссасыннан башлана.

Азаплаулар һәм “җәза психиатриясе” турындагы бүлектә Hermitage Capital юристы Сергей Магнитскийның тикшерү изоляторында үлеме турында языла.

Милиция майоры Алексей Дымовскийның коррупция турындагы белдерүләре тикшерелмичә, соңрак аның үзен канун бозуда һәм ришвәт алуда гаепләү тәртип саклау оешмаларында коррупциягә каршы көрәшнең ничек алып барылуына мисал итеп китерелә.

Татарстанның Тукай районында милиция полковнигы Рәмзил Сәлаховның 5 кешене кыйнавы һәм атып үтерү белән янавы турында тавыш күтәргән Казандагы АГОРА хокук яклау оешмасына һәм Казан хокук яклау үзәгенә тикшерүчеләр килеп аларның эшчәнлегенә комачаулавы, соңрак мәхкамәнең АГОРАдан 870 мең сум салым түләтү карары чыгаруы кеше хокукларын бозу очракларын тикшерү белән шогыльләнгән хөкүмәттән тыш оешмаларга дәүләт мөнәсәбәте турындагы бүлектә языла.

АКШ дәүләт департаментының игътибарыннан тәртип саклау оешмаларының оппозициягә басым ясау очраклары да читтә калмаган. Мәсәлән, анда октябрь аенда күп кенә җәнҗалларга сәбәп булган җирле сайлаулардан соң милициянең сайлауларда канун бозуларга ризасызлык белдерүчеләрне көч белән куып таратуы сүрәтләнә.

Татарстанда март аенда үткән республика парламенты сайлавында Чаллыдагы КамАЗ ширкәте эшчеләренең ничек тавыш бирү турында үз җитәкчеләре алдында хисап тотарга мәҗбүр ителүе, бу сайлауда күзәтүчеләр эшчәнлегенә комачаулау очраклары да Вашингтонда әзерләнгән әлеге хисапка кергән.

Хисапның “интернеттагы иреклек” бүлегендә журналист Ирек Мортазинның үз блогында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үлеме турында язган өчен Шәймиевнең мәхкамәдән аңа 5 ел төрмә җәзасы бирүне соравы һәм Мортазинның 1 ел 9 айга ирегеннән мәхрүм ителүе язылган.

Шул ук бүлектә Башкортстандагы җирле оппозицион газетның республика хөкүмәтендә югары дәрәҗәдәге коррупция турындагы мәкаләсен интернетка чыгарган өчен Ревинформ блогының экстремизмда гаепләнеп Уфадагы мәхкамә тарафыннан ябылуы тәнкыйтьләнә.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовны тәнкыйтьләүче китаптан өзекләр китергән өчен экстремизм һәм милләтара нәфрәт тарату гаепләүләре белән узган җәйдә Уфагуб сәхифәсенә каршы эштә Николай Швецов, Сергей Орлов, Константин Нестеров һәм Игорь Кучумовның кулга алынуы да интернеттагы иреклек турындагы бүлектә телгә алына. Алар белән бергә кулга алынган бишенче кеше, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков бу хисапта, нигәдер, игътибардан читтә калган.

Милли азчылыклар турындагы бүлектә Русиядә Кавказ, Үзәк Азия һәм башка чит илләрдән килүчеләргә милләтара нәфрәт белән һөҗүмнәр артуы язылган.

Шул ук бүлектә Башкортстан хакимиятләренең яңа паспорт сорап мөрәҗәгать итүчеләрдән нинди милләттән булуларын белдерүне таләп итүе тәнкыйтьләнә. Русия конституция нигезендә беркем дә үзенең нинди милләттән булуын әйтүгә мәҗбүр ителергә тиеш түгел.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Тукыран кайдан: уфа
20.03.2010 07:36
1987 елда Уфаның бер предприятесендә каравыл җитәкчесе чыккан арада моңа кызы шалтырата телефонны постовой алада \твой папа умер мы денги собираем\ -дигәч бөтен туганнары җыелып киләләр эшенә .Кызына приступ булып ашыгыч ярдәм генә коткарып кала.Каравыл җитәкчесе судта 1ел условно сорасада иптәшенә СУДЬЯ на основ..закона 6 ел бирәләр каравылчыга .

кем: Динар кайдан: Татарстан
16.03.2010 16:00
улда татарча укыган кешеләрнең урысча имтихан бирергә мәҗбүр хәлдә калуы турында әйтелмәгән.
улда бик күп илләр, барчасыдыр, йазылган, ә а.к.ш. үзе йук. кайда бар ул беләсезме улдайы? башка илләр белән бер дәрәҗәдә үзләренгә үзләре тәнкыйть йазсалар начар түгел бит.

кем: Камил кайдан: РФ Ижау
13.03.2010 12:51
Исәнмесез, кадерле дуслар!
Әле генә туры килде сезнең форумыгыз (Яндекста).
Кеше хокукы турында -
- шушы вакытта - 19-20нче гасырларда күренгәнчә - бар илләр дә хәзер ике төрлегә буленеп бара - бер яктан акча чыгарып баеп ятучылар - икече яктан - соңгы әйберен сатып, сонгы көчен түгеп ашарына таба алмаучылар.
- бу нахаклык күптәннән төзелеп барган пирамида - бар акча бер өемгә - бар хәерче икенче җиргә..
Шуңа күрә дә - кем якынырак доллар басучы станок янына - аларга таякның җиңелерәк (бераз )башы туры килә, ә кемнең туган җире америка түгел икән - аларга авырырак -ә бәйсез илләр - юк алар - бар да экономик яктан доллар басучы берничә кешегә буйсыналар (беләсездер бәлки - американың Федерал Резерв Фонды - ул хөкүмәткә буйсынмый - урыслар әйтмешли - "частная контора")
ә хәрбер илнең Баш Баныгы - алар җырын җырлаучан (алар да хөкумәләреннән аерым чөнки..)
Менә шундый эшләр, туганнарым...

кем: ураллы
12.03.2010 10:28
в США, как нам говорят, не допускается унижение по национальным признакам. А как же они поддерживают тех, чей сайт направлен на унижение, оскорбление башкир (причём тут Рахимов)?! Вот живой пример демократии! Мирзаянов эфэнде, Вы нам ТАКУЮ демократию навязываете?!
Аллам hаклаhын!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.03.2010 19:27
Ураллы эфэнде, минем аста куелган язмам буенча сез нинди фикердэ? Кайсы тоше сезгэ ошамады, кайсы тоше белэн сез бэхэслэшэсез? Эгэр шулар буенча сезнен дэлиллэрегез булса, рэхим итеп, мин сузне дэвам итэргэ риза. Э болай, сез ихтибарны башка якка жибэреп, узегезнен боссыгыз Рэхимов хэм анын командасынын мэрхэмэтсез рэвештэ Башкортстанда кеше хокукларын бозуын курмэмешкэ салышасыз. Димэк, сез узегез дэ шулардан ерак тугелсез дигэн суз дорес булмасмы? Димэк, сез ирек сузгэ каршы кеше буларак, шул ук вакытта, демократияга да каршы чыгасыз. Мин сезгэ демократияны такмыйм, анын сез, курэсен, нэрсэ икэнен белергэ дэ телэмисез, демократияны Башкортстанда эле яулап аласы бар. Хэзергэ анда охлократия узенен диктатурасын бэйрэм кыла. Ышаныгыз, купкэ тугел!
җавап

кем: !!! кайдан: Уралдан
12.03.2010 17:36
"Ураллы"ларның фикерен укыгач, һәр гайләдә бер бөкере булуына ышанырга һәм борчылырга туры килә...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.03.2010 07:05
Бу хэбэрдэн куп кенэ мохим нэтижэлэр ясарга була. Беренчедэн, Дэулэт Департаменты озлексез рэвештэ Русияда барган кеше хокуклары бозуны беркетеп бара хэм монда беркем дэ уйламасын, хокук бозучы турэлэр шул исемлектэ булып АКШ ка бара калсалар, жинаять кылу буенча мэхкэмэдэн дэ мэхрум булмаслар. Испанияга бара калсалар, анда туп туры аларны ябып та куерлар.
Икенчедэн, Казан наместнигы Шайминын кеше хокуклары бозуы да читтэ калмаган. Димэк, ул шул ук жинаятьчылар рэтендэ. Шуна курэ, кем мона монда, шушы радиода, анын кылуларына куз йомып, ана мэдхия уку белэн шогеллэнэ икэн, ул бик тирэн ялгыш юлда. Минемчэ, бу хэл аны шушы радионы тоткан илнен идеалларына каршы кеше итеп билгели. Бернини дэ соргенгэ, монда шулай язып булашкан буенча, жибэрелмэгэн Ирек Мортазин, э кеше хокуклары бозучы Шайми тарафыннан ирегеннэн мэхрум ителгэн.
Оченчедэн, нинди оят кирэк икэн берторкем Казандагы билгеле булган жырчыларга, язучыларга, шушы мэрхэмэтсезлек белэн Ирек Мортазиннын хокукларын бозучы эдэмне доньядагы ин боек булэккэ - Нобель премиясына тэкъдим иту! Димэк, бу кешелэр уз-узлэрен ихтирам итмилэр генэ тугел, э барлык татар халкын да хисапка алмыйча, аны узлэре белэн хурлыкка дучар итэлэр.
Дуртенчедэн, шушы белдеру нигезендэ Азатлык радиосы узенен эшен узгэртеп корырга тиеш. Минемчэ, анын топ эше - кеше хокукларынын Татарстанда тупас рэвештэ бозылуын яктырту. Кеше хокукларын бозучы наместникны хэрбер конне монда роза тослэрендэ сурэтлэу башка булмаска тиеш. Мин шуна Милли Межлис исеменнэн басымлап чакырам.
җавап

кем: Муса кайдан: Казан
13.03.2010 03:15
Вил абзый ! "Новая газета"да Б.Бронштейннын "репрессированный" И.Мортазиннын Дегетле авылындагы (поселение) мажаралары турында мэкалэсе чыкты . Ул авылны беркем сакламый дигэн , Мортазинга эш юк дигэн , началникка замполит булып эшлэсэ генэ инде дигэн . Э бу ГРУ хезмэткэренэ самый подходящий эш , минемчэ . Ну самый экэмэте - шушы кьоннэрдэ Госдума амнистия игълан итте . Татарстан "репрессированный"лары мактаулы судимостьларыннан колак какты . Монысы турында нишлэптер беркем шаулашмый ...
җавап

кем: Рим кайдан: Казан
13.03.2010 13:19
Исэнме Азатлык радиосынын Казандагы хезмэткэре. Нэкъ шул Казандагы радио ысулы белэн бер фактка оч ялган остэп сойлисез.Акылын алтын икэн. Бар колониягэ барып тоткыннар янына кереп кара. Ыштан бермэлэренне тикширгэч кертерлэр бэлки. Э ялганыннын топ смыселе 282нче статьянын бу амнистиягэ элэкмэгэнен эйтми калу. Ялган, бегештеризация и провакация.
җавап

кем: Муса кайдан: Казан
15.03.2010 16:28
Б.Бронштейн мәкаләсе 17февралдә чыккан 17 санлы "Новая газета"да урнаштырылган . Поселение түгелдер колония , нәкъ шуларны яза да инде Бронштейн әфәнде . Ә иптәш Мортазинга килгәндә , ул бөтен урысларны уздырып Рәсәй патриоты бит. Нишләптер аның биек Ватаны аңа карата шундый мәрхәмәтсезлек кылды .
җавап

кем: Рим кайдан: Казан
13.03.2010 00:36
«Шуна курэ, кем мона монда, шушы радиода, анын кылуларына куз йомып, ана мэдхия уку белэн шогеллэнэ икэн, ул бик тирэн ялгыш юлда. Минемчэ, бу хэл аны шушы радионы тоткан илнен идеалларына каршы кеше итеп билгели».
Белэсез инде без урыслашкан Казан татарлары ни урысча, ни татарча фикерли белмибез. Менэ без инде, как все россияне извечный сорауга жавап эзлэп йорибез: Кто виноват и что делать? Кем гаепле икэнен эйтэсез, э нэрсэ эшли аласыз сон? Биредэге радионын эшчэнлегенэ бик дорес бэя бирэсез, критикуете? Но ведь- А Васька слушает, да ест, получается. Татарстан житэкчелэрен 10 тапкыр жулик дип такмаклап ятканчы бер тапкыр булсада бу радио кем кулына кучкэнен хэм нигэ аны кесэ радиосына эйлэндергэн кешелэр судан коры чыгуларын раскройте. Эгэрдэ алар сез яшэгэн ил представителлэре икэн шулай диегез – мин белештем, они свои люди диегез. Я эйтегез - алар эле мне пригодятся, личные знакомства не помешают, поэтому помолчу до поры до времени. Шулай ич инде?
Упкэлэмэгез тагын, сез атаклы кешелэр суз арасына безнен ише манкортлар кысылганын яратмыйсыз.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.03.2010 03:46
Рим эфэнде, сезнен дэлиллэрегез бик тэ хаклы. Минем монда шулай чыгыш ясауым, элбэттэ, бу радио башында утырган кешелэргэ искэн жилдэн дэ йогынтысызрак. Тик кеше белсен, ишетсен хэм сабак алсын очен генэ. Урыс телендэ алып барылган Свобода да шундый юлда. Хэзергэ, минем Америкада морэжэгатьлэрем унай нэтижэ китермэделэр. Курэсен, анда утырганнарга бу радио тик галочка очен генэ кирэкле. Булды ни, булмады ни. Мин шулай да ометемне озмим, хэрбер корэш хезмэт сорый, тырышлык тэлап итэ. Иске донья, иске коммунистлардан калган журналистларны да янага корып булмый, алар шул Шаймины мактаудан уза алмыйлар. Элек беренче сиклатар буларак, хэзер -имеш призидент. Нэтижэ: монда фундаменталь узгэрешлэр уткэрелергэ тиеш. Тик бер сорау бар: кирэкме бу Амрика администрациясына? Алар хэзергэ моселманга каршы походта булып, башка торле эйберлэр белэн тик шул походларына ярдэм итсэ генэ кызыксыналар. Менэ шуна курэ дэ радионын сатылуы да аларга былтыргы кар кебек кенэ. Ярый, килэчэк курсэтер, без дэ "щи не лаптями хлебаем".
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.03.2010 22:50
Ну, Урал эфэнде, язасыз гел Эзоп теле белэн. Мэсэлэн, нинди "куп нэмэне" мин курмэем ти? Мисал итеп бер-икесен булса да эйтсэгез иде. Юкса, бит, алай шэм астында ятып, мин ничек белергэ тиеш ди? Аннан сон, минем миллэтэшлэрем хэзергэ мине генэ тугел, э муллаларынын да сузлэрен тынламыйлар. Энэ шэп-шэрэ килеш алар ТВ ларда, дискотекаларда ни кыланлар, эчэлэр, тузалар. Э шул ук вакытта, Казанда бердэнбер татар китаплары кибете Бауман урамы п о д в а л ы н д а.
Милли матбугатка бирелуче Дэулэт ярдэмен булеп утыручы
"Татмедиа" рэисе М.Моратов уз ана телендэ бер суз белми,
э булеп бирелгэн акачанын кая киткэнен тик узе генэ белэ... Курыкмагыз, донья бара...Тик минемчэ тугел.
җавап

кем: ураллы
13.03.2010 07:00
Мирзаянов эфэнде! Шэм асты карангы була, ти башкорт. hез ундагы шэм астында ятып, куп нэмэне курмэйгез. Шунан акыл hатып ятып, миллэттэштэрегеззе эллэ ниндэй бэлэлэргэ калдырыуыгыз за момкин.
Уттан каштан кемгэ hойрэттерергез икэн улар кулы менэн?
     
текст зурлыгы - +

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile