киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










дөнья

Украинада да татар министры бар

11.03.2010

Украинаның атнакич Киевтә игълан ителгән яңа хөкүмәтендә гаилә, яшьләр һәм спорт министры итеп Равил Сафиуллин билгеләнде.

Бер ай элек кенә 55 яшен тутырган Равил Сафиуллин Донецки өлкәсенең Макеевка шәһәрендә туган. Белеме белән ул доктор-эпидемиолог, 1978 елда Донецкидә медицина институтын тәмамлаган.

Сафиуллин инде 90 еллар башында ук эшмәкәрлек белән шөгелләнә башлый, ә 1994-нче елда “Шахтар” футбол клубының беренче вице-президенты итеп билгеләнә.

Шуннан бирле Равил Сафиуллинне турыдан-туры Украинаның иң бай кешесе, “Шахтар”ның хуҗасы Ринат Әхмәтов белән бәйләп киләләр. Ул украин футболында “донецкиләр” мәнфәгатен яклый дип санала.

Сафиуллиннең зур бер проекты бар – ул Украинаның 2008-нче елда төзелгән премьер-лигасын аякка бастырып, аны үзе җитәкләргә тели. Бу очракта аның хакимияттәге көч-куәте дә артачак. Гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре белән бергә спорт эшләрен дә багучы министрлыкны җитәкләү Сафиуллингә шушы максатына ирешүгә зур ярдәм була ала.

Әхмәтов аша Равил Сафиуллин Регионнар партиясе эшендә катнаша башлый. Шул партиядән 3 мәртәбә Югары Радага сайлана. Берүк вакытта ул Украинаның олимпия комитетында вице-президент та.

Сафиуллинның җәмәгате – Ирина Петровна. Аларның Мәрьям исемле 20 яшьлек кызлары бар.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: казанлы кайдан: казаннан
14.03.2010 23:08
татар украинада булса да, боливиядэ булса да, татарлыгын итсэ, хупларга гына кирэк, кэнлэшмик! татар булып кына кала бирсен. эгэр бутэн миллэткэ хезмэт иткэндэ дэ татарга хыянэт итмэсэ. узебзнен казанда башка вазгыять бит

кем: тархан кайдан: илдән
13.03.2010 17:26
Ренат Әхмәтов Донбасс шахталарында күмер чапкан татар нәселеннән,әнисе-Нәкыя ханым,хатыны-Лилия,малайлары Дамир һәм Әлмир.Боларны хәзер генә кызыксынып интернеттан карадым.

кем: Шомбай кайдан: чаттан
13.03.2010 02:53
Безнен татар шул Мэскэу курчагы Янукович тирэсендэ генэ йорер инде . Хурлык ! Э Кырым татарлары украин миллэтчелэре белэн берлэшэ .
җавап

кем: Кадерле укучыларыбыз
13.03.2010 13:30
Ахмак фикер. Янукович билгеле мөстәкыйл фигура түгел, ләкин ул Мәскәү курчагы түгел, аның белән миллиардер Әхмәтов идарә итә. Азатлыкның бу хәбәрендә бик яхшы мораль күрәм мин. Украинадагы татарлар берсен-берсе ярдәм итеп тора. Әхмәтов үзенең структураларында: футбол клубында, парстиясендә, инде менә хакимиятендә (хакимият аның кулында хәзер, шик юктыр) төп урыннарга милләттәшләрен куя. Ни гаҗәп: дошманнары аңарга моның өчен тәнкыйт ташларга куркалар. Менә бит: үз-үзен һәм милләтен ихтирам иткән кеше гавам, шовинистлар сүзеннән курыкмый. Бездәге "толерант" вә "мудрый" юлбашчылар түгел инде болар. Әхмәтовның авылдашы Такташ сүзләре белән җөпләп куясы килә: "тфү сабынчы марҗалары!"

кем: sugan кайдан: qazan
12.03.2010 09:07
iskiterlek qiziq xeber!!!!!!
     
текст зурлыгы - +

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile