тыңлау

хәзер эфирда

чәршәмбе тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкорт рухын күтәрү корылтае

11.03.2010

Башкортстанда Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтаена әзерлек кыза. Уфа районнарында бу җыенга вәкилләр сайланып бетте.

Мәгълүм булуынча, Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае быел 11-12 июнь көннәрендә Уфада үтәчәк. Башкортстан хакимиятләре быелгы корлытайга делегатлар сайлауда Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетына күбрәк вәкаләтләр һәм ирек бирде.

Элекке ике корылтайга вәкилләрне сайлауда хакимият басымы көчле булып, анда районнардан һәм шәһәрләрдән күбрәк рәсми түрәләр сайлана иде. Ә бу исә, башкорт милли оешмалары җитәкчеләре фикеренчә, милли мәнфәгатьләрне бар тулылыгында яклауга аяк чала килде. Быелгы корылтайга делегатлар итеп чын милләтпәрвәр шәхесләрне сайлау максаты куелган. Шулай ук яшьләр дә күп сайлана бу корылтайга. Алар барлык вәкилләрнең 30 процентын тәшкил итәчәк.

Уфаның Киров районы башкортлары корылтае да үзенең утырышларын үткәреп 40 тан артык дәгъвачы арасыннан 12 делегатны сайлаган. Район корылтае Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Милли музее директоры Гали Вәлиуллин фикеренчә, быелгы корылтай милләт өчен катлаулы шартларда үтә. “Бу корылтай үз алдына башкортларның рухын күтәрүне, милләтне саклап калуның яңа юлларын ачыклауны төп максат итеп куя”, - ди Гали Вәлиуллин.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Кушнариннар кайдан: Азат стамбулга
17.03.2010 19:00
Син энем, куп нэрсэ белмисен эле. Язуында гел ачу.
Синен башкорт теленен сакау татар теле икэнен беласенме?

кем: азат кайдан: стамбул
17.03.2010 17:17
торки телде белам,татар-торкисе кайдан килеп чыккан ул.уз милатегезне югалткас,башкаларга через тире татар кушып ятмагыз.

кем: кушнариннар кайдан: Азатка-стамбул
14.03.2010 07:03
" татар кушнаринга кайдан килеп сыккан икан?" Мин бу турыда язган идем инде.
Кушнаренко, Чакмагыш территорияларендәге табылган кабер ташлары мона ачык дәлил булып тора. Бу ташлар 1342, 1350 елларда куелган ( КУЛИКОВО КЫРЫНДАГЫ сугышка 38 ел бар әле) Хәм борынгы тѳрки-татар телендә язылган. Кемнәр соң алар? Болар безнен тѳрки –татар телле бабаларыбыз. Бу беренчедан. Икечедан, моннан з00-400 ел элек бугенге башкортостан жирена идел, ока буеннан куплап кучен утыру башлана. Так что, Азат дус кеше, без юкка чыккан халык тугел.

кем: азат кайдан: стамбул
13.03.2010 16:57
а татар кушнаринга кайдан килеп сыккан икан?аларны чингис кырып салган дип укыта тарих-турцияда.

кем: Мишэр кайдан: Казан
12.03.2010 10:01
Промывание мозгов була бу, короче. Башкортлар биек халык, ягъни мэсьлэн.

кем: КУШНАРИННАР кайдан: РБ
11.03.2010 21:47
Бүген безнең Кушнаренко районда да башкорт королтаена делегатлар сайладылар. Районда башкортлар булмаганлыктан район түрәләренең кушуы буенча делегатлар булып барлык мәктәпләрнең башкорт теле укытучылары барды.
     
текст зурлыгы - +