тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Чаллы “Күңел”е дөньяга тарала

11.03.2010

Чаллы телевидениесе үзенең беренче тапшыруларын моннан 18 ел элек тамашачыларына җиткерде. 1995 елларда шушы ук редакция тарафыннан “Күңел” радиосы оештырылды. 15 ел вакыт узды. Хәзер менә шушы радио Татарстан чикләрен узып, бөтен дөньяга яңгырый башлады. Инде беренче сәламнәр, фикерләр белдерүчеләр дә бар.

Теге яки бу матбугат чарасының дөнья буйлап таралуы белән халыкны шаккатырып булмыйдыр. Техника, фән заманы, интернет-хәбәр таратуда аеруча зур урын алып тора. Чаллының “Күңел” радиосын интернетта ишетә алу үзенә күрә зур вакыйга дип кабул итәргә мөмкин. Чөнки бу радионың дулкыннары ярты Татарстанга тарала, Башкортстан чикләренә барып җитә. Редакция җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре әйтүенчә, алар моңлы һәм моңсыз җырлар белән дә артык мавыкмыйлар.

“Чаллы телерадиокомпаниесен оештырганда, 1992 елларда ук халыкка, милләткә хезмәт итү бурычын, максатын куйдык. Бу кыйбладан уңга да, сулга да тайпылмадык. Чыгымнарны азайтып, көне-төне моңлы да, моңсыз да җыр тапшырып була. Без, икенче юл, тәүлеккә 37 теманы эченә алган тапшырулар әзерләүгә ирешә алдык. Балаларга, яшьләргә, өлкәннәргә, дин кешеләренә, кыскасы, кемгә нәрсә җитми, “Күңел” радиосы аша ихтыяҗын канәгатьләндерә ала.

Икенче ел инде “кризис” диләр, без халыкка рухи байлык, товар бирәбез. Бу безгә реклам акчасы булып кайта һәм артканнан арта бара. Хәзер урыс телле радиоларда реклам да, керемнәре дә кими. Юнәлешебез дөрес булган. Халык моңарчы безне Мамадыштан алып Азнакайга кадәр тыңласа, хәзер дөньяда ишетәләр. Барлык 37 тапшыруны да”, диде Чаллы телерадиокомпаниясе директоры Рахман Шәфигуллин.

Аның әйтүенчә, АКШтан, Финляндиядән, Алманиядән тапшырулар хакында СМСлар килә башлаган. “Дөньяга чыгу – яхшырак эшләргә мәҗбүр итә”, ди Шәфигуллин.

Әлеге фикерләргә директорның “Күңел” радиосы буенча урынбасары Әлфия Шәрипова да кушыла. Ул да Татарстанда туып үскән, хәзер чит илләрдә яшәүче татарлардан хәбәрләр булуына горурлана.

Радионы www.tvchelny.ru сәхифәсенә кереп, "Күңел" дигән билгегә басып тыңлап була.

Чаллыда яшәүче Әнүрбик Гөбәйдуллин барлык татар радиоларын тыңларга, күзәтергә вакыт таба. “Күңел” радиосының интернетка чыгуына ул нык шатланган, бу күренешне “Татар дөньясының, матбугатының алга барышы”, дип бәяләде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Лилия кайдан: Чаллы
13.03.2010 12:29
"Күңел" радиосын барча татар радиоларына, шул исәптән "Татарстан яңа гасыр" радиосына да үрнәк итеп куярлык. Алып баручыларның дикциясе төгәл, ә ипровизация алымы белән дөрес эшләве аларның акыл-аң дәрәҗәсен, сөйләм теленең бай булуын күрсәтә. Аеруча Лилия Закированы билгеләп үтәргә кирәк. Дикциясе яхшы, артык сүз сөйләми , фикере төгәл, аңлаешлы, тавышы бик ягымлы. Республика күләмендә анлдый алып баручы юк. Ә иҗат кешеләре белән очрашулар алып баручы ханымны радио-телеведениегә якын җибәрергә түгел икәнлеген җитәкчеләр аңларга тиеш. Тупас тавыш, бернинди интонациясез сөйләү, сөйләм теленең ярлылыгы, тавышының экранга ятмавы... Җитешсезләрдән башка берни дә юк.бу хата төзәтелсә, "Күңел" идеаль радио булачак.

кем: Камил кайдан: ЧАЛЛЫДАН
11.03.2010 22:55
Кунел радиосы эйбэт эшли ,Чаллы тв тапшыруларын да яратып карыйбыз,эммэ вакытлары бик кыска Сабак, Кыйбла программалары нэкъ халыкка кирэк шэп тапшырулар!Шуларны озынайтсыннар иде.Рэхмэт.

кем: татар улы кайдан: татар иле
11.03.2010 20:49
"Күңел" халкына хезмәт итә.Һәрвакыт, эзләнүдә, үсештә.Бөтен дөньяга ишетелерлек булып җитлегүләре шатландыра әлбәттә.Тик ятмаганнарын, халкыма хезмәт итим, дип тырышканнарын күреп-ишетеп торабыз.Рәхмәт сезгә, булдырасыз!
ТНВ дигән канал, нәкъ киресен эшләп ята."Күңел"дәге кебек милләтпәрвәр җитәкләгән булса, алай булмас иде дә бит, юк шул.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Чаллы телерадиокомпаниясе директоры Рахман Шәфигуллин белән әңгәмә -

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile