тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










башкортстан

Каршылык чараларында катнашу мәсьәләсе ризасызлык тудыра

Мәҗит Хуҗин

Мәҗит Хуҗин

10.03.2010

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасы утырышы узды. Анда алда торган каршылык чараларында катнашу мәсьәләсе тикшерелде. Татар җәмәгатьчелеге Виктор Палагинга каршы чарада катнашуны тикшереп тә тормады. Утырышта катнашучылар аны мәгънәсез чара дип бәяли.

Эш шунда, 13 март башкорт яшьләре иминлек хезмәте башлыгы Виктор Палагинга каршы урам җыены үткәрә. 20 март исә федерализмны яклап урам җыены узачак. Аны җәмәгатьчелек хокук яклау комитеты үткәрә. Бу комитет башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы башлангычы белән төзелгән иде. Татар җәмәгатьчелеге Виктор Палагинга каршы чарада катнашуны тикшереп тә тормады. Утырышта катнашучылар аны мәгънәсез чара дип бәяли.

Федерализмы яклап үтәчәк чарада катнашу-катнашмау бәхәсләр тудырды. Берәүләр федерализм Башкортстан татарына бернәрсә дә бирмәде, аны яклап торасы да юк дип исәпли. Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов: “Бүген иң мөһим мәсьәлә федерализмны яклау, без анда катнашырга тиеш”, дип чакырды. Аның бу чакыруы милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин тарафыннан пыран-заран китерелде.

Безнең оешмалар татар мәнфәгатен яклау өчен төзелгән. Ә ул чараларны татар мәнфәгатен күрмәгән, күрергә дә теләмәгән оешмалар үткәрә. Шуңа без анда катнаша алмыйбыз. Минем, 70 яшьтән өстәге кешенең, анда басып торуы хурлык булыр иде”, дип чыгыш ясады Мәҗит Хуҗин. Әлеге мәсьәләдә катгый генә бер фикергә киленмәде.

Илназ Мәҗитов
Утырышта татар җәмәгатьчелегенең үз каршылык чарасын үткәрү мәсьәләсе дә каралды. Башкортстан телевидениесе аша татар авылларын башкорт итеп күрсәткән тапшырулар уңаеннан телевидение бинасы каршында пикет үткәрергә карар ителде. Ул да 20 мартка билгеләнде. Дөрес, бер үк вакытка түгел. Әлеге каршылык чарасы көндезге бергә билгеләнде, федерализмны яклап үтәчәге көндезге өчтә узачак.

Башкорт яшьләре иттифагы ачлык акциясе уздырачагын белдергән иде. Хәбәр иткәнчә, Башкорт яшьләре иттифагы әгъзасы Илназ Мәҗитов кулга алынган иде. Ул Уфада узган матбугат конференциясендәге бер тарткалаш өчен гаепләнә. Эш шунда, 11 декабрь узган матбугат фестивалендә Илназ Мәҗитов сак хезмәтендә эшләгән булган. Ул анда бәйсез журналистларга көч куллануда гаепләнә.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе җинаять эше тикшергәндә Илназ Мәҗитовны ирегеннән мәхрүм итү дөрес түгел дип, аны иреккә чыгарды. Мәхкәмә барган вакытта Илназга теләктәшлек белдереп өч дистәгә якын башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Аларны берничә дистә милиция хезмәткәрләре күзәтеп торды. Узара каршылыклар чыкмады. Илназ Мәҗитовны мәхкәмәдән чәчкәләр белән каршы алдылар.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Чакмагыш кияве кайдан: Кама карчыгына
14.03.2010 14:37
Канзафар Усаев Чакмагыштан , ул безнең борынгы бабабыз, үз заманында Пугачевка кушылып (башкыртларның Салаваты белән бер вакытта, бер үк дәрәҗәдә-полковниклар) әби патшага каршы көрәшүче татар. Алар сөргендә бергә була, вафат булгач Салаватныда, аның атасын да мөселманча җирләгән кеше ул.

УЛ ҮЗ ХАЛКЫ ӨЧЕН КӨРӘШКӘН, БАШКЫРТ ӨЧЕН ТҮГЕЛ.

Салават белән Канзафарның максатлары туры килгән, алар дошманны күрә белгәннәр. “Без Тевкилевка гына каршы, Әби патшага каршы түгел “-дип көрәшмәгәннәр алар. Бер-берсе өстеннән Әби патшага шикаять та язмаганнар.

Киләчәктә үз халкын - татар халкын башкыртлардан мәсхәрәләнүенә, мыскыл итәүенә Канзафар бабабыз түзмәс иде.

кем: кушнариннар кайдан: карчыкка
13.03.2010 10:12
"Кушнарен халкы, сез бит Башкортостанда яшисез. Жумхуриятегезне яклагыз. Бердамлек кирак, бердамлек."

ӘБИ җаным! Ничек итеп соң мин яклыйм Башкортостан дигән җѳмѳхриятнең бүгенге идарәчеләрен? Башкортостан дигән республикада яшәгән ѳченме яисә яшәткәннәре ѳченме?
Беренчедән, мин борын-борын заманнан калган ҮЗ Жиремдә яшим! Ѳйдәш түгелмен! Моны исәпкә алмаганнары ѳченме?
Икенчедән, минем балаларны кѳчләп «сакау татар теле» укытканнары ѳченме?
Ѳченчедән, Башкортостанда күпчелек чиновниклар бер титульный милләттән генә булган ѳченме? Ә татар икенче сортмы?
Дүртенчедән, минем милләтемне кимсетеп, аны жанисәптә башкорт итеп язган ѳченме?
Бишенчедән, республика бюджетынын күп ѳлеше башкорт районнары ягына агыла, татар районына бармак арасыннан чыкканы ѳченме?
Алтынчыдан, бездә гади халыкның ( менә монысында милләтенә карамыйча!) сүзе үтәме, анны исәпкә алалармы? Демократия бармы? Шуның ѳченме?

Әби җаным, нәрсә ѳчен соң мин яратыйм һәм яклыйм бу режимны?

кем: карчык кайдан: Камадан
12.03.2010 21:52
Туганнарым, жаныйлар!!!
Ахмат туган айтмешли Канзафар Усаев сыман булыйк. Тевкелевлар сымак булмыйк. Кушнарен халкы, сез бит Башкортостанда яшисез. Жумхуриятегезне яклагыз. Бердамлек кирак, бердамлек.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
13.03.2010 10:11
Бүгенге этнократларга каршы торырга тевкелевлар күбрәк булсын. Җөмхөриятнең башын һәм нигезен алыштыргач - бердәмләшергә була. Шунсы карак!!!!

кем: кушнариннар кайдан: РБ
11.03.2010 17:01
Ни файда мина анда катнашудан?! Башкортостан татары жилкасендэ ике камыт, башкортныкында - бер генэ.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
11.03.2010 19:33
Һәр көтүдә бер тычкак сыер була диләр, бу Латыйпов дигәннәре шул сыерга тиң. Бөтен "көтүне" буклый бу. Чирен калганнарга йоктырмаса ярар иде ....

кем: ахмат кайдан: уфа
11.03.2010 16:11
илназ-муслим.хужин кемга эшлагане курена.судка илназды яклап 30 муслим килде. узен татар оппозиясы тиеуселар 10 адамныла qsz алмыйлар. 20 мартта курербез. безга тевкелевтар тугел.а усаевтар кирак.
     
текст зурлыгы - +

башкортстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile