киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Казан социологы “Перехват” тапшыруыннан канәгать түгел

10.03.2010

Казандагы “Эфир” телевизион каналының “Перехват” тапшыруы төрле җинаятьләр, янгыннар, һәлакәтләрдә канга баткан мәетләр, йөзләре куркыныч хәлгә килгән кешеләрне күрсәтә. Җәмәгатьчелек арасында бу хакта сөйләшүләр барса да, рәсми рәвештә канәгатьсезлек белдерүче юк иде. Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясавиев бу хәлне Матбугатка дәгъва белдерү җәмәгатьчелек коллегиясенә шикаять итте.

Искәндәр Ясавиев социолог буларак вакыт-вакыт җинаятьчелек турында телевизион тапшыруларны тикшерүен һәм шул сәбәпле, “Перехват”ны да карап баруын әйтә. Анда күрсәтелгән кайбер язмаларны ул журналист этикасына туры килми дип саный.

“Безнең тикшерүләр күрсәткәнче, “Эфир” телевизион каналының “Перехват” тапшыруы һәр көнне диярлек үлгән, канга баткан кешеләрне, төрле күңелсез очрак, янгын, җинаять, юл һәлакәте корбаннарын күрсәтә. Социолог буларак миндә шундый караш туа: канга баткан мәетләрне күрсәтү (җитмәсә аны әле зур итеп тәкъдим итәләр – И.Я), бу тамашачыларның сиземен киметә, ягъни кешеләр мондый күренешкә ияләшә. Психологлар моны “эмоциональ тупаслану” дип атый, ягъни кешеләр авыр хәлгә эләккәннәрне кызганудан туя башлый”, ди ул.

Балалар да карый

Шикаятьтә Ясавиев “Эфир”ның интернет сәхифәсендәге “Башы киселгән сукбай”, “Канга баткан хатын-кыз” тасмаларын да мисал итеп китерә. Аның берсендә шәрә гәүдә янында киселгән баш ятуы тасвирлана. Әлеге тасма элегрәк “Перехват” тапшыруында да күрсәтелгән булган.

Ясавиев әйтүенчә, бу тапшыруы 19.30да чыга. Ә ул вакытта әле балаларның телевизор карый торган чагы.

“Башсыз мәетләр, канга баткан гәүдәләр балалар психикасына нинди тәэсир ясый микән? Бу психолог һәм психиатрларга сорау булып кала. Миңа калса болар киләчәктә бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, без моны әле тулысынча аңлап кына бетермибез”, ди ул.

Тамашачыларны хөрмәт итәргә

Нәкъ әлеге хәлләр КДУның социология фәннәре докторын Матбугатка дәгъва белдерү җәмәгатьчелек коллегиясенә шикаять итәргә мәҗбүр иткән. Ул моның никадәр журналист этикасына туры килүен һәм журналистның шул рәвешле кешеләрнең кайгыларын күрсәтү хокукы барлыгын ачыкларга сорап хат язган.

Ясавиев әйтүенчә, журналистикада тамашачыларның хисләрен хөрмәт итәргә, кешеләрнең кайгыларына битараф булмаска дигән кагыйдәләр бар.

“Алар барысы да Русия журналистлар берлеге, шулай ук халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан да билгеләнгән. Шуңа мондый натуралистик тасмалар күрсәтү ярдәмендә популярлык казану, күбрәк тамашачыларны җәлеп итү артыннан “куарга” түгел, ә бары журналист этикасы нигезендә эшләргә кирәк”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фирдус кайдан: Казан
10.03.2010 23:39
Ясавиев дорес эшли, балаларны мэрхэмэтсезлеккэ онди канлы сюжетлар, андый эйберлэр курсэтуне тыярга кирэк.

кем: каракаш кайдан: урамнан
10.03.2010 22:52
конкурсларда бүләк арты бүләк яулый торган программаны әйтәсез икән!
тик игътибар иткән булсагыз әле әзрәк үзгәрделәр кебек яхшы якка! Элек шәрә яткан мәетләрне дә эре план белән, экранны тутырып күрсәтәләр иде! Мәетнең туганнары өчен уңайсыз булуы башларына җитте бугай.
Әйе безнең шәһәрнең серләре "Эфир" каналында инде!
Мине иң борчыганы вакыйгага шаһит булучыларның камера күргәч шатлана-шатлана сөйләп бирүләре! Әйтерсең лоторея отканнар!

кем: зәңгәр чәчкә кайдан: арыш басуыннан
10.03.2010 22:50
Журналистларга үз вазыйфаларын үтәгәндә күп төрле вакыйгалар белән танышырга туры килә.
Шул исәптән көч куллану органнарының да эшләрен күрсәтергә кирәк була.
Роза чәчәгенең чәнечкелесе дә булганлыгын белмибез дә ме әллә?
Ә балалары өчен алар бәлигъ булганчы әти-әниләре җаваплы түгелмени?
җавап

кем: Айгуль кайдан: Мензилинск
11.03.2010 13:38
Эш бит Перехват та гына түгел. Соңгы вакытта Эфир социаль проблемаларга багышланган кискен материаллар бирә. Сугыш ветераннарынын авыр хәлләре турында, ТСЖларнын халыкны талаулары, һәм бигрәктә ятимнәр интернатларында балаларны җәберләү. Ә монысы инде Рәсәй куләме скандалга тарта. Күрәсен бу тармак өчен жаваплы турәләрнен башына - хэкимият алышынган чорда ул-бу булмасын, кәнәфиемнән, служебный лимузинымнан, балаларыма бушка бирелгән фатирларымнан мәхрүм итмәсеннәр дигэн шөбхә керде ахры. Эфирнын авызлыгын тарттырырга булдылар.
Перехватнын мәетләренә әйләнеп кайткан да. Хәтердә, Татарстанда демократияне чәчәк аттырган чорда президентнын ике тапкыр элеккеге сүзчесе Татарстаннын бер тапкыр элеккеге мәгълумәт министрына үтереш, суеш, бегешне ящиктан курсәтү СМИ турындагы закунга пырт итә дип бәйләнеп йөргән иде шикелле тоела. Ну, и, где теперича ике тапкыр элеккеге пресс-секретарь , и гди типерече бер тапкыр элеккеге министр?

кем: Илнур кайдан: Актаныш
10.03.2010 22:25
Мин дә такта кисәгенә доллар рәсеме ясап елый-елый табынып карыйм әле шуңа, кесәгә миллионнар агылмас микән)))) Әстәгефирулла!!!

кем: Мөслим кайдан: мәхәлләдән
10.03.2010 19:13
Казан телеканаллары , "Эфир" бигрәктә , еш кына Ислам динен , мөселманнарны мыскыл итеп күрсәтәләр . Беркөнне "Город" яңалыклар тапшыруында ниндидер икона бәйрәме сәбәпле бер атакай-попны сөйләттеләр . Ул көлемсерәп болай дип әйтте : "Эта икона особенно помогает татарам и именно мусулманам , так что , приходите в храмы" . Менә бу инде урыс "толерантлыгы" .
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Казан социологы “Перехват” тапшыруыннан канәгать түгел -