киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Хакимият һаман “Хизб ут-Тахрир” эзли

10.03.2010

Казан дәүләт энергетика институтында укучы Динә Әмирова белән Лилия Габдрәфыйкова “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" идеяләрен тараткан өчен Русия мәхкәмәсеннән шартлы хөкем алды.

Шушы көннәрдә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Әмированы ике ел ярым, Габдрәфыйкованы бер ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Дәүләт гаепләүчесе фикеренчә, алар мөселман хатын-кызлары арасында ислам хәлифәте турында мәгълүмат таратып, күпләрне “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" оешмасына керергә чакырган.

Тулай торак бүлмәсендә яшерен җыелышлар


Гаепләү ягы күрсәткәнчә, әлеге оешма Казанда 2000нче еллар башында оешкан. Ул икегә: ир-атлар һәм хатын-кызлар җәмгыятенә бүленә. Әмирова хатын-кызлар төркемен җитәкли дип санала. Тикшерүчеләр сүзләренчә, ул әлеге төркемгә, аның Русиядә тыелуына карамастан, үз теләге белән 2005 елда кергән.

Габдрәфыйкова исә аның ярдәмчесе булган. Бу студентлар “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" идеяләрен тарату максатыннан Казан дәүләт энергетика университетының тулай торагында яшерен җыелышлар да үткәреп торган. Биредә алар Такъийюд-дин Ан-Набханиның “Система ислама” китабын укыган. Җыелыштагы сөйләшүләрне башкалар ишетмәсен өчен, анда килгәннәргә үзләре белән хәтта кесә телефоннарын да алып керергә ярамаган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Әмирова үз төркеменә дистәләгән хатын-кызны җәлеп итә алган.

"Хәлифәт идеясенең киләчәге юк"


Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, “Хизб ут-Тахрир”чыларның хәлифәт төзү идеясен чынга ашмаслык нәрсә дип бәяли.

“Бүгенге көндә хәтта ислам дәүләтләре арасында да үзара килешү юк. Шуңа да бөтен мөселманнарны берләштерәбез дигәннең мәгънәсе юк. Хәлифәт оештыргач, Русия дәүләте кирәк түгел булып чыга. Шуңа да аларны конституция нигезендә җаваплыкка тарталар. Моны аңлап була. Бу мөмкин хәл түгел һәм кешенең башын гына бутау. "Хизб ут-Тахрир” киләчәге юк. Ул мөселманнарны берләштерми. Ә яшьләрнең бу агымга тартылулары кызганыч күренеш”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, мөселманнар хәлифәт оештырып кына үзенекенә ирешә алмый. “Моны мөселман яшьләре дә аңларга тиеш”, ди Мөхәммәтшин.

“Ата-бабаларыбыз 16нчы гасырдан бирле, патша астында, православ хакимияттә яшәгәндә дә, үз проблемаларын хәлифәт оештырып хәл итик дигән позициягә басмаганнар. Алар нинди генә җәмгыятьтә яшәсәң дә, барыбер мөселманча яшәп була дигән фикердә торган. Яшьләргә күбрәк шуларны өйрәнергә кирәк”, ди Мөхәммәтшин.

Әлегә шартлы җәза гына

Дәүләт гаепләүчесе Әмирова белән Габдрәфыйкованы төрмәгә утыртуны сораса да, мәхкәмә аларга шартлы рәвештә генә җәза бирде. Чөнки хөкемдарлар “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами" оешмасының ир-атлар төркеменнән аерылмалы буларак, хатын-кызларны хәлифәт идеяләрен таратып йөрүче генә итеп кулланган, ә аны оештырырга теләүчеләр буларак кабул итмәгән. Кызлар исә үз гаепләрен танымый.

Оешма башлыгы саналган Алмаз Хәсәнов Татарстанның югары мәхкәмәсе тарафыннан 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Моннан тыш “Хизб ут-Тахрир”ның тагын 11 әгъзасы җаваплыкка тартылып, төрле дәрәҗәдәге җәзалар алды.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: тархан кайдан: илдән
21.03.2010 22:43
органнар өчен татарча сөйләшүче,татарча укучы һәркем "потенциаль террорист".мәчеткә йөрсәң,кулыңда гарәпчә дини китап күрсәләр инде чын террористка әверелүең мөмкин.(китабың инглиз,суахили я майя телендә булса да котыла алмыйсың,бу органнарның принцибы-"всё,что не по-нашему,то против нас"...

кем: Бибичара
12.03.2010 16:04
Ватык патефон, иске тема. Бу турыда кырыкмаса кырык язган идегез инде, нинди файдасы булды соң?
http://www.azatliq.org/content/extrimizm/1187751.html
http://www.azatliq.org/content/Article/1124239.html

кем: күчәсе килүче кайдан: шуннан
12.03.2010 13:36
Илһам кайда күчәргә мөмкин?

кем: Усман кайдан: Казаннан
11.03.2010 23:24
Вил әфәнде, милләтебез һәм халкыбыз эчендә керәшен татарларының хәле бик аяныч. Бу хәлне дөнья халыклары арасында да күзәтергә мөмкин. Беренче карашка төзәтелүе авыр шикелле күренсә дә, халыкның үзеннән һәм аның җитәкчеләренең теләгеннән күп нәрсәләр тора. Менә игътибар итегез:
Коръәни Кәримдә икенче сүрәнең 159 нчы аятендә сүз ничек адаштырылу һәм адашу турында барса...,
шуннан соң ук 160 нчы аятьтә Аллаһу сүбхәнәһү вә тәгаләнең адашучыларга борылып туры юлга кайтырга мөмкинлек бирүе турында язылган.
Аңлаешлырак булсын өчен бу аятьләрне тугандаш телләрнең икесендә дә китерәм.
"159. Беҙ индергəн асыҡ аяттарҙы, китапта тəфсиллəп күрһəткəн тура юлды йəшереүселəрҙе һəм Аллаһ, һəм бөтөн лəғнəтлəүселəр — ҡəһəрлəр.
(160) Йəшəү рəүештəрен үҙгəртеп, йəшергəн дөрөҫлөктө бөтөн халыҡҡа сығарһалар һəм тəүбə итһəлəр генə, уларҙың тəүбəлəрен ҡабул итербеҙ. Беҙ тəүбəлəрҙе күплəп ҡабул итеүсе һəм ярлыҡаусы. (2 /159, 160.")

"159. Шиксез, явыз галимнәр Без иңдергән ачык аңлатмаларны һәм туры юлны кешеләрдән яшерәләр, Коръәндә кешеләр өчен һәр нәрсәне ачык бәян кылганыбыздан соң. Аларны Аллаһ ләгънәт кыла һәм барча ләгънәт кылучылар ләгънәт кылалар.
160. Әгәр тәүбә итсәләр, Коръән белән гамәл кылып төзәлсәләр, һәр яшергән яки үзгәрткән аятьләрне дөресләп кешеләргә ирештерсәләр, шул вакытта тәүбәләрен кабул итеп, гөнаһларын гафу итәрмен. Әлбәттә, Мин тәүбәне кабул итүче, Рәхимле." (2/159,160.)

кем: илһам кайдан: казан
11.03.2010 16:23
исән чагында бу илдән күчү кирәк, ягъни һиҗрәт

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
10.03.2010 22:52
Соложеницын әйткәнчә Рәсәйдә "Канлы тәгәрмәч" (кровавая колесница" алга тәгәри. Мөселман егетләрне күп елларга зинданга яптылар, Дамир Шайхразиевны, Фәүзия Бәйрәмованы хөкем иттеләр. Хәзер инде мөслимәләрне ислам динен өйрәнгән өчен җинаятче итеп билгеләделәр. Әй, татарлар! Кайсыгыз бүген әйтә ала сезне дә сәбәбен уйлап табып, татар, мөселман булганыгыз өчен хөкемгә тартмаслар диеп?! Күреп торасыз. Беркемгә дә бүген андый гарантия юк!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.03.2010 20:04
1555 елда епископ Гурий тарафыннан "новокрещенские конторы" оештырыла. Аларнын топ маскаты булып татарны моселман динененнэн яздыру була. 1731елдагы Указы буенча Елизавета патша бу контораларнын эшен канунлаштыра. Указ буенча, барлык чукынган татараларга тошкэн салымларны чукынмаган татарлар тулэргэ тиеш була. Шулай ук рекрутлар буенча да чукынган татарлар олеше остэмэ рэвештэ чукынмаган татарга тошэ. Чукынган татарларны саклау очен, берэр авылда алар бер-ике булсалар да, Указ буенча, шундый авыллардан чукынмаган татарлар куылырга тиеш була. (Н.Н. Фирсов. Прошлое Татарстана. Казань, 1926, стр. 28).
Менэ шуларны укыгач, уйга каласын: татарнын нефть сатудан килгэн кеременен 95 процентын Мэскэу алуы - шул ук сэясэтнен дэвамы тугелме? Менэ эйтсен монда, кем мина шэхси хожум итэ, бу алай тугел, дип.
Шул ук китапта кэбэхэт Казан епископы Лука Конашевич эмере белэн 1742 елда Казанда хэм Казан округында 536 мэчеттэн 418 е жир белэн тигезлэнэ. Кем монда мина каршы эйтэ ала, ул сэясэт бетте, хэзер татар ничек тели, шулай уз динендэ гомер кичерэ дип?

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
10.03.2010 22:39
Татарстанда ФСБ аеруча оятсыз эш итә, бигрәк тә мөселманнарга карата. Әле хисбу, әле нурчы, әле ваххабит, әле терророист дип нахак гаеп табып, чүпләп кенә торалар татар егетләрен. Хәзер менә чират хатын-кызларга да җитте. Чөнки мөселманнар арасында бер-береңне хокукый дәрәҗәдә яклый белү юк. Татарстан Диния нәзарәте, рәсми дин әһелләре дә бу мөселманнарны якламый, органнарга ярарга тырышып, күзәтү астындагы мөселманнарның үзләрен гаепли башлыйлар. Татарстан җитәкчеләре аларны якламый да якламый инде. Шуңа күрә ФСБ азына. Инде эш судка барып җитеп, хөкем карары чыгарылган икән, бу эш күптән башланган булган бит. Ни татар матбугаты, ни радио-телевидение бу хакта язмады һәм сөйләмәде, һәрхәлдә, зурлап тавыш чыгармады. Менә шундый вакытта татарларның бер генә хокук яклау оешмалары булмавы үзен сиздерә инде! Мондый вакытта үзеңне-үзең арыслан кебек якларга гына кала инде. Кызлар кызганыч. Ә чынлыкта, Татарстанда хисбу-тахрир дигән нәрсә юк бит ул, барысын да органнар үзләре уйлап чыгаралар. Хәзер сәләфиләр дип дин әһелләренең үзләрен дә чүпли башларга мөмкиннәр, моның сигналары булды инде. Нигә мөселманнар корылтаенда шушылар турында сөйләшмәделәр икән? Нигә Диния нәзарәте бу мөселман кызларын якламый икән? Кызлар үзләре бу хөкем карарын шикаять итәргә җыеналармы икән? "Азатлык" хәбәрчесе алдагы тапшыруында шушы сорауларга да ачыклык кертсен иде.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.03.2010 21:26
"Хәлифәт оештыргач, Русия дәүләте кирәк түгел булып чыга." Менэ нэрсэ иптэш Мохэммэтшинны оркетэ. Сорау: кемгэ монда Русия дэулэте кирэк?

кем: Мөслим кайдан: Татарстан
10.03.2010 21:22
Бернинди "хизб-ут-тахрир" юк , аны үзләренең эшен күрсәтер өчен ФСБ уйлап чыгарды һәм күпме гаепсез балаларыбызны төрмәләргә япты . Бу алар тарафыннан кылган чын җинәят . "Азатлык" җурналисты монда рәсми (димәк , җинәятчел) карашларны гына яктырта , бу объективлык принципларына һич туры килми . Чаллыдагы милләтчеләргә андагы процесс вакытында үз фикерләрен яңгыратырга мөмкинлек бирдегез , ә гаепсез мөслимәләрдән берни сораштырмагансыз , һәрхәлдә , аларның адвокатларын сөйләтеп булыр иде (кызлар теләмәгән очракта) . Мондый "җинәят эшләре"нең уйдырма икәне 2008 елда Санкт-Петербугта бик ачык күренде , анда өч егетне (икесе татар иде) Матвиенконы үтерергә җыенган "хизб-ут-тахрир"чылар дип гаепләделәр . Мәхкәмә процессы давамында " җинәят эше" таркалды , присяҗныйлар егетләрне аклады . Казанда да нәкъ шундый "эшләр" . Гомүмән , бүгенге Русиядә урта гасырлар инквизициясе урнашып килә , кешенең башында нинди уй булмас та , ул нинди сүз әйтмәс , аның өчен төрмәгә ябалармени .Советлар илендә "инакомыслие" өчен шактый кешеләр юк ителде , зинданнарда утырды , хәзер дә Рәсәй шунда таба тәгәри .
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Хакимият һаман “Хизб ут-Тахрир” эзли -

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile