киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Якын Көнчыгыш сөйләшүендә яңа өмет

09.03.2010

Якын көнчыгыш сәфәрен дәвам иткән АКШ вице-президенты Джо Байден, фәләстиннәр белән израильләр арасында килешү булдыру өчен әле мөмкинчелекнең дәвам итүен әйтте.

АКШ вице-президенты Джо Байден Обама президент итеп сайланганнан бирле, Якын Көнчыгыш төбәген зиярәт иткән иң дәрәҗәле американ рәсмие. Байден бүген Израиль башлыгы белән очрашканнан соң, иртәгә Фәләстингә барачак.

АКШ вице-президенты Джо Байден
АКШ рәсмие инде күп тапкыр кабатланган, ләкин ахырда нәтиҗәсез тәмамланган тынычлык сөйләшүенең соңгысына зур өмет баглый. АКШ вице-президенты Джо Байден Израиль башлыгы Шимон Перез белән очрашыр алдыннан, сөйләшүләр хакында матбугат чаралары каршында чыгыш ясады.

"Алда яңа форсат бар. Бүгенге көндә ике тарафның мәнфәгатьләре бер-берсенә каршы килми, киресенчә, алар бер-берсен тулыландыра", дип әйтте Байден.

Сөйләшү эчтәлеген вәкилләр бергә киңәшә


Байден тарафлар арасында "шүре дипломатиясе" алып барачак АКШның Якын Көнчыгыш вәкиле Джордж Мичел белән аерым сөйләшүләрнең эчтәлеге турында фикер алышачак.

АКШның Якын Көнчыгыш вәкиле Джордж Мичел
АКШның Якын Көнчыгыш вәкиле Джордж Мичел: "Кичә Израил-Фәлестин җитәкчеләренең арадашчылар аша булса да, сөйләшүне башларга риза булуы безне куандырды. Сөйләшүләрнең кайсы кысаларда барачагы турында фикер алышабыз", дип белдерде.

АКШ вәкиле хәзер арадашчылар аша башланган сөйләшүләрнең алга таба турыдан-туры дәвам итүенә өмет белдерә.

Ләкин Сүриядәге фәләстин сугыш төркемнәре һәм Газзәдә идарәне үз кулында тоткан Хамас төркеме сөйләшүләргә каршы тора.

Алар фикеренчә, сөйләшүне башлау Израиль һәм АКШ басымына буйсыну булачак.

Торак төзелеше яңадан башланды

Рәсми вәкилләр сөйләшүләргә зур өметләр багласа да, вакыйганы якыннан күзәткән хәбәрчеләр сөйләшүнең нәтиҗәсенә карата уңай фаразлар белдерми.

Икенче яктан ,Байденның Якын Көнчыгыш сәфәре башланыр алдыннан Израиль хакимияте басып алган көнбатыш сызыгында 122 яңа торак төзелешен башларга рөхсәт итте. Израиль хакимиятенең бу белдерүе фәләстиннәр арасында зур каршылык уятты.

Израиль хөкүмәте биналарның төзелүенә мораторий карарыннан элек рөхсәт ителүен әйтте.

Фәләстин рәсмиләре Израильнең бу адымы белән сөйләшүләргә зыян китерүен алга сөрде.

Мәгълүм булганча, Израиль Көнбатыш сызыгындагы торак-йорт төзелешләрен 10 айга туктатып торуын игълан иткән иде. Израиль карарның Көнчыгыш Иерусалимга кагылмавын белдерә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
10.03.2010 18:39
Израиль ниндидер килешүләргә бара дигәнгә ышанырга мөмкин түгел.Беркайчан да үз теләге белән Фаләстин җирләрен кайтарып бирмәячәк.Беркайчан да, Америка Израильны шуңа мәҗбүрләмәячәк.Чөнки, Израиль, Американың Якын көнчыгыштагы Овчаркасы.Сөйләшүләр,мазарлар-әкият сату.
Кайчан, Якын Көнчыгыш куәтләнеп, үзен-үзе саклый, яклый ала - шул вакытта Якын Көнчыгыштагы дәүләтләр үз иркендә яши алачак.
     
текст зурлыгы - +