киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










дөнья

Кадет мәктәбендә җәберләнгән бала үзенә кул салган

Бала бишенче каттан сикергән тәрәзә

Бала бишенче каттан сикергән тәрәзә

09.03.2010

Мәскәүдә 10 яшьлек Сәет Фәхретдинов үзе яши торган фатир тәрәзәсеннән ташланып, үзен-үзе үтергән. Бу котычкыч хәбәрне ишеткән кешеләрнең берсе дә бу аянычлы хәлгә битараф калмагандыр. Шундый яшь баланы якты дөньядан менә шундый юл белән китәргә нәрсә мәжбүр иткән соң?

Кадетлар мәктәбенең өченче сыйныфында укыган бала классташлары тарафыннан күп төрле жәбер, кыйнаулардан интегеп яши. Әтисеннән берничә мәртәбә ялынып, алыгыз мине бу мәктәптән дип тә әйтеп карый. Ләкин атаның баласын хәрби итеп үстерәсе, үзенчә кеше итәсе килгән, күрәсең.

Бу фаҗигә инде берничә көн Интернеттагы татар сәхифәләрендә тикшерелә, анда күренгән язмаларда әлеге бала юаш булса да, гаделлеккә омтылучан иде дип языла.

Бер классташ малае аннан, ник безнең белән дуслашмыйсың дигән сорауга Сәет: “Теләмим, чөнки син бандит!” дип жавап бирә. Шуннан соң баланы кыйнаулар башлана.

Мәгарифтә толерантлык юк шул

Сәетнең гаиләсен яхшы белгән хокук яклаучы Мөхәммәт Миначев сүзләренә караганда, бала асылда Русия мәктәпләрендә киң җәелгән түземсезлек корбаны булган.

Миначев, Сәет гаиләдә бердәнбер бала иде, ди: “Ул әле генә хастаханәдән чыккан иде. Мәктәбенә баруга аны тагын да кыйнаганнар. Толерантлык дигән нәрсә юк анда. Бала чыдый алмаган, күрәсең. Мин әле Сәетнең әтисе Рамилгә ул баланы мәктәпкә биргән вакытта ук, “Анда бирмә, гади мәктәпкә бир!” дигән идем. Ә ул, анда тәртип булыр, балам - малай бит дип, шушы хәрби мәктәпне сайлады. Менә сиңа тәртип!

Бала үзе дә алыгыз дип ялынган

Cәет Фәхретдинов
Миначев әйтүләренә караганда, Сәет үзе дә мәктәптәге җәбергә түзә алмый аны башкасына күчерүне сораган булган. "Ләкин ул мондагысында быел инде өченче класста укый иде, гади мәктәптә күчсә, бары тик икенче класска гына алабыз дигәннәр, әтисе тагын бер ел югалтырга теләмәде", диде Мөхәммәт әфәнде.

Сәет укыган класста башка милләт балалары булу-булмавы билгесез, ләкин аны кыйнаган берничә малайның әтиләре Чечняда һәлак булулары һәм аларның мөселман баласыннан үч алырга теләп, даими рәвештә кыйнаулары, кадет мәктәбендә толерантлык тәрбиясенә игътибар бирмәүләр - болар барысы да шушы аяныч фажигәгә китергәннәр дип әйтергә була.

Мөхәммәт Миначев, иң зур гаеп - балалар күңелендә бер-берсенә хөрмәт, түземлелек тәрбияләмәгән, үзләре дә Сәеткә начар карашта булган укытучыларда һәм бөтен системада дип саный.

Хокук саклау оешмаларына мөрәжәгать

Баланың әтисе Рамил Фәхретдинов бу хәлләр турында гаризаларын прокуратурага да , милициягә дә илткән. Ә менә жинаять эше ачканнармы, юкмы – анысы билгесез. Мәскәүдәге татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, һәм берүк вакытта Мәскәү хөкүмәтендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшен алып барган генерал Рөстәм Акчурин Азатлык радиосына, бу гариза хәзер прокуратурада карала дип белдерде. 

Рамиль әфәнде Мәскәү шәһәренең Төньяк-көнбатыш административ бүлге мәгариф департаментына язган гаризасында, 1700 санлы кадет мәктәбендә даими кыйнауларны тикшерү өчен комиссия төзүне үтенә.

"2007 елда ялган рекламаларга ышанып, без баланы, мәктәп безнең өйгә якын гына дип шунда укырга бирдек. Аның сәләмәтлеге менә дигән иде беренче дәрәжәдә иде. Ул укый, яза, рәсем ясый белә һәм арифметикадан мәсьләләрне чишә белә иде.

Укуның беренче көннәреннән үк укытучылар ягыннан улыма тискәре караш булды” дип Рамил Фәхретдинов баласына карата берничә укытучының тиешсез кыланулары, даими мыскыл итүләре, башка укучыларны аңарга каршы котыртулары турында яза.

Шулай итеп, жәберләрдән һәм үзен аңламаулардан чыгар юл таба алмаган 10 яшьлек бала - Сәет Фәхретдинов иң соңгы юлны, бишенче кат тәрәзәсеннән урамга атлау юлын сайлый.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: каракаш кайдан: яныгыздан
11.03.2010 22:55
10 яшьлек Зәй сабые да үз-үзенә кул салган.. соңгы хатында укытучысын гаепли.. армиягә дә барып йөрисе юк.ходаем нинди заман? без нинди кешеләр соң , бер нәрсә дә үзгәртә алмагач?

кем: Тукыран кайдан: уфа
11.03.2010 08:49
Бүген төне буе йоклый алмадым малай 2мәртәбә сикереп торды нинди дер авыр тойгы белән сәгәт 5 санакны кабыздым я хода 10 яшлек сабый зурларча хәл иткән язмышын .Балалар өчен бигрәктә малай өчен алдагы язмышын булдыклы ӘТӘЙ кайгыртырга тиеш .рамил юнле ир моны чишәр өчен 2юлны сайларга тиеш .бүтәннәргә үрнәк булырлык ..

кем: ураллы
10.03.2010 15:47
Армияга барhа ла - тормэ кеуек, армиянан баш тартhа ла - тормэ беззен йэштэргэ. Что в лоб, что по лбу

кем: Эх! кайдан: Татар Иле
10.03.2010 15:36
Бүгенге чорда, яшьләр генә түгел, аларның әти-әниләре дә улларының кая барып, кем өчен утка керәселәрен чамаламый инде...
Язмышларда, ялгышлар да безнең аша уза, гаеплесе дә үзебез...

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
10.03.2010 07:33
Ул кадет мәктәпләре Рәсәйне басып алды бүген һәм ул мәктәпләр чынлыкта урыс шовинистларын тәрбияләү мәктәпләре булып тора! Шуңа күрә урыстан булмаган кешеләр ул мәктәпләргә балаларын бирмәскә тиешләр! Чөнки ул балаларны анда шушы урыс укытучысыннан көчләнгән татар баласы язмышы көтә! Татар балалары өчен тагы бер куркыныч урын Суворов училищелары!

кем: Фәндәс кайдан: Актюбинскидан
10.03.2010 06:52
Хөрмәтле админ!
Сез һаман мэр да ректор дисез...
Мир да мир,
мир да гафур дисез...
Илшат та, Касыйм дисез!
Ә менә шул урыс армиясенә "корбан"лыкка әзерләп үстерелүче Сәед Фәхретдиновлар, ә үсеп җиткәч аннан табутка салып кайтарылучы Усманов фамилиялеләре турысында...
Анда барып эләккәч, төрле якка әмер бирүче разный командирларның: напра-нале, ногу на пле..., кругом-бегом, шагом маршларыннан татар балаларыбызның башлары әйләнеп,шунда баргач кая керергә тишек тапмыйча, үзләренә-үзләре сигезәр тапкыр кайчы белән чәнчетелеп һәм әтиләренә туп итеннән "мертвые туши"га әйләндерелеп кайтарылулары турысында актарыбрак язсагыз ни булыр иде?!
Аннан соң әтиләренең балаларына рәсем ясап, шул рәсемнәренә җан кертә алмыйча, кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөрүләре турысында...
Һәм аларның ничек интектерелүләре турысында тагын да үтемлерәк һәм халыкны селкетерлек итеп язсагыз ничек хәерле булыр иде?!

кем: гаеп итеп тэ булмый... кайдан: казаннан
10.03.2010 04:21
Фэузия ханымга кушылып эйтэсе килэ, узэк озелгэннэн генэ, гаеп итеп тугел: балакайнын газиз атасы нэрсэгэ эметлэнде икэн, нишлэп кенэ шундый фажига буласын курмэде икэн... инде урыс дип, фэлэн дип сугэргэ була, адэм баласын кайтарып булмый шул... ул кадет мэктэплэре белэн безнен республикада да мавыгалар, Алла сакласын инде

кем: Gajar кайдан: Mäskäü
10.03.2010 01:07
Bu häbärlär - bötenebezgä zur faciga. Karagïz - xazergä kadär hökem eşe açïlmagan. Törälär döreslektän kurkalar. Läkin bezgä, tatar halïgïna, şunï tikşerep belergä bik tä kiräk! Bu eşne bergä kütärik!
Dokumentlar çïga başlïlar, törle jakka xatlar häm häbärlär cibärelde, Hälidä hanïm Hamidullina bik matur mäkällä jazdï (http://www.islam.ru/pressclub/tema/qadet/). Bezga tagïnda köçleräk tïrïşïrga kiräk.
Äjtelgän häm üzgä tabïlgan materiallarnï ukïrga bula: http://mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=3842
Böten jaktan millätäşlärdän jardäm kötäbez!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
10.03.2010 00:01
Бу бер шартларга тиеш ул шулай килетә чыкты. Рәсәйдә халыклар, милләтләр берен бере үтерә, башта яшүсмерлән булса хәзер инде бала-чагаларны үтерүләр килеп чыкты. Кем тагы рәткә басты?
Кот очкыч хәл бит бу, 10-яшкә үстердә чыгарып ат, шулай килеп чыга бит бит.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
09.03.2010 23:07
Нәзифә ханым монда барысын да язып бетермәгән. Мәскәүдә яшәүче ислам журналисты Халидә Хәмидуллинаның бу хакта җентекле мәкаләсе МТСС сайтында тора, ул аны миңа да җибәрде. Халидә ханым Сәиднең әти-әниләре янында булган, бу фаҗигане өйрәнеп язган. Сәид-балакайны ул кадетлар мәктәбендә өлкән тәрбияче, урыс кешесе көчли /педофилия/, аннан ул аны чиркәүгә алып кереп, баланың муенындагы Коръән аятьләре язылган бөтине салдырып, чукынырга өйрәтә, мәҗбүр итә. Сәидне даими рәвештә урыс малайлары кыйный, аны хәтта аңсыз хәлдә больницага салырга мәҗбүр булалар. Баш мие селкенгән татар баласы, көчле авыртуларга һәм хурлыкка түзә алмыйча, тәрәзәдән сикереп һәлак була... Харап була. Бу ерткычлар илендә тагы бер татар кешесенең гомере фаҗигале рәвештә чикләнә... Әле Сәид үлгәнче үк, аның әти-әнисе, ярдәм сорап, татар генералы Рөстәм Акчуринга мөрәҗәгать итә, әмма бернинди дә ярдәм күрми.
Мин Халидә ханымга яздым - ни өчен Сәиднең ата-аналары бердәнбер балаларын, 7 яшьлек нарасыйны, урыс хәрби уку йортына илтеп тыкканнар соң? Мин моны аңлый да, кабул итә дә алмыйм! Россия армиясендә, төрмәләрдә, шушындый ябык учреждениеләрдә иң явыз ерткычлыклар, көчләүләр хөкем сөрә бит! Алар шушыны белмәгәннәрмени? Сәиднең фаҗигале үлеме башка татар ата-аналарына гыйбрәт һәм сабак булырга тиеш. Безнең үзебезнең илебез дә, Ватаныбыз да юк, һәм урыс хәрби уку йортларына без үзебезнең балаларны бирергә тиеш түгел! Ә ул кадет училищесындагы педофил урыс "тәрбиячесен", һичшиксез, иң каты җәзага тартырга кирәк! Бөтен дөньяга фаш итәргә һәм хөкем итәргә!
җавап

кем: Нәзифә кайдан: Прага
10.03.2010 15:30
Фәүзия ханым! Ул фаҗига турында безнең хәбәрләрдә барысын да язып бетерү мөмкин түгеллеген үзегез дә аңлыйсыздыр, чөнки төрле тарафлардан төрле мәгълүмат килеп тора. Без шушы хәбәребез белән бу хәлгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә теләдек. Форумга кешеләр кереп үз фикерләрен калдыра икән, өстәмә мәгълүмат бирә икән, димәк безнең хәбәр тыңлаучыга һәм укучыга барып житкән. Рәхмәт сезгә. Халидәгә дә рәхмәт!
җавап

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
10.03.2010 03:41
Фәүзия ханым!
Синең белән бәхәсләшү кыен. Син һәрвакыт хакыйкатькә таянып, милләт язмышының аянычлыгын тирән аңлап яшисең һәм язасың. Ләкин синең "хөкем итәргә, фаш итәргә кирәк" дигән нәтиҗәң бик самими тоелды бу юлы. Бәлки йомшак күңеллә ана булуыңның хикмәтедер бу. Ә мин ир кеше буларак, бу империядәге армиянең элеккесен дә, хәзергесен дә белүче кеше буларак, бәгърем катырак. Минем , хәтта, газиз улларын тамырына кадәр бозыклыклардан черегән армиягә бирүче ата-аналарны да хөкем итәсем килә кайчак. Без, каләм ияләре, күпме генә язмадык инде бу армиянең кабәхәтлекләре турында. Үзем генә дә күпме гыйбрәтле язмалар бастырмадым матбугатта соңгы 22 елда. Аларның кайберләре китапларыма да керделәр. әйтик "Солдат: кешеме, хайванмы?", "Патриотларны чәчеп үстермиләр..." кебек зур публицистик язмаларым... Әллә күпчелек татар бөтенләй матбугат укымый, әллә укып та аңламый, әллә аңлаганын да кирегә сукалый - балалары үлә тора армиядә, ә алар барыбер яңа үскәннәрен шул ук җәһәннәмгә ҮЗ ТЕЛӘКЛӘРЕ белән аткара тора... Нинди халык бу?! Югыйсә беләләрдер бит инде армиянең алай булырга тиеш түгелен. Меңнәрчә мисаллар бар бит инде ислам динендәге солдатларга дошманлык мөнәсәбәтенең ачыктан-ачык тормышка ашырылуы турында. Ярый, әйдә, олыгайгач котракт буенча кайсыдыр милләтләрне кырасы килгән, кешеләрне үтерү юлы белән акча эшләү ниятенә кергәнннәр китсен дә ди ул армиягә. Аларын һәлак булсалар да кызганасы юк: башкаларга нәрсә теләсәләр, үзләренә шул килә.... Һәркемгә мәгълүм ләбаса цивил дәүләтләрдә солдатлар үз ирекләре белән яллана армиягә. Ягъни, бездәге кебек көчләп алып китүләр юк, теләсә кайсы егеттне фашистка әйләндерү юк. Ә безнең ата-аналар каршы да тора белмиләр, кеше хокукларын да аңламыйлар, корбан сарыклары итеп үлемгә аткара торалар балаларын... Үлде хәбәрләре килгәч, кайгыга калган кебек елыйлар, өзгәләнәләр, кызгандыралар. Ачу килә: үлгәч елауга караганда, үлемгә тыкканчы уйлау файдалырак түгел микәнни соң ул?!
Ә инде кайсыдыр педофилне хөкем итү белән канәгатьләнү пүчтәк ул. Алар анда дистә меңнәрчә. Ел саен арта, үрчи бара алар. Хәрбиләре империянең үзе кебек үк кансыз, мәрхәмәтсез, шакшы. Хәрби хезмәттән кайткан яшьләр чын, намуслы, саф ир дә булалмый хәзер.
Бу баланың үлем факты безгә билгеле булуда гына. Ә без белми калганнары йөзләрчә.
Кабатлап әйтәм: Намус, Вөҗдан каршында ата-аналарны хөкем итәр вакыт җитте. Акыл да утыртмаган газиз улларын Әҗәл юлына каршылыксыз-нисез озатып торган өчен...
Җитте... Бу хакта язу йөрәккә авыр...
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

Video

Сәетнең үлеме сораулар тудыравидео

аудио

Кадет мәктәбендә җәберләнгән бала үзенә кул салган -

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile