тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










дөнья

Һарашти: Телевидение дәүләтнеке булганда ирекле сайлау булмый

09.03.2010

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының матбугат иреге бүлеге җитәкчелегендәге 6 еллык мөддәтен тәмамлаучы Миклош Һарашти элекке совет илләрендә матбугат ирегенә янаган төп куркынычлар турында.

Элекке маҗар диссиденты, парламент әгъзасы, язучы һәм журналист Миклош Һарашти 10 мартта Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының матбугат иреге бүлеге җитәкчелегендәге 6 еллык мөддәтен тәмамлый. Бу уңайдан Һарашти үз эшчәнлегенең иң мөһим яклары һәм узган 6 ел турында берничә сорауга җавап бирде.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасына кергән илләрдәге журналистларның хәлен бүген ничек бәялисез?

Узган 10 елда хәлләр начарая барды. Әмма мин моны аңа кадәр 10 елның искиткеч яхшы булуы белән бәйләп карыйм. Ул чакта элекке совет илләре ирекле фикер белдерү хокукын таныды, анда җанлы цивиль җәмгыять барлыкка килде. Һәм шул ук вакытта күпмедер дәрәҗәдә моңа каршы хәрәкәт тә башланды. Әмма цивиль җәмгыятьнең шул кадәр югары күтәрелгән булуы һәм хакимияттән мондый күренешләргә каршы торуны таләп итә алуы рух өсти торган нәрсә.

Төп кыенлыклар нидән гыйбарәт?

Мин өч төп кыенлыкны атар идем. Телевидение. Ул күп кенә элекке совет илләрендә нигездә хөкүмәт кулында тупланган. Шуңа күрә ул илләрдә ирекле сайлаулар булуы мөмкин түгел. Икенчедән, журналистларга каршы һөҗүмнәр арта бара. Соңгы арадагы кыргыз журналистларын үтерүләрне генә карыйк. Өченчесе, Венадан көнчыгышта да, көнбатышта да туган яңа куркыныч. Ул интернетны кулда тоту, аны дәүләт карамагына алу тырышлыгы. Әмма бу мөмкин булмаган нәрсә. Сүз интернет сәхифәләрен сөзгечләр булдыру яки аларга киртә кую турында гына бармый, интернет хезмәте провайдерлары арасында да төрлелек юк бит. Ә ул булырга тиеш. Без интернетка карата кануннарның сәяси мәнфәгатьләрне кайгыртып, сайланма һәм очраклы рәвештә генә кулланылуын күрәбез.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Матбугат иреге вәкиле буларак сез узган 6 елда өметләнгәннәрегезгә ирешә алдыгызмы?

Үтерелгән һәрбер журналист турында хатирәләр тырышлыкларны файдасыз итеп күрсәтергә һәм уңыш дип атауны мыскыллау булырга мөмкин. Әмма ирешелгән нәрсәләргә килгәндә, бәлки 2 нәрсәне атап китәргә ярыйдыр. Беренчедән без үзебез тыкшынган эшләрдә нәтиҗәләргә ирештек. Күп кенә очракларда журналистларны һәм авыр хәлгә төшкән киңкүләм мәгълумат чараларын яклап кала алдык. Кайчак журналистларны төрмәләрдән чыгаруга ирештек. Бу конкрет ярдам.
Икенчесе, идеяләр булдырып тарату эшчәнлеге. Бу канун булдыру дигән сүз түгел. Кануннар гамәлдән чыгарыла ала. Чын тәррәкыять идеяләр урнаштыру һәм кыйммәтләрне таныту. Без бу эшне кануннарны күзәтү, матбугат белдерүләре, конференцияләр аша алып бардык һәм җәмәгатьчелекнең шул идеяләр турында фикер алышуын күрдек. Ахыр чиктә алар кануннан да зуррак көчкә ия булырга мөмкин.

Сез интернеттагы матбугат ирегенә куркыныч янавын телгә алдыгыз. Әмма моның икенче ягы бар түгелме – блоглар, социаль медиа челтәрләре кебек яңа медиа чаралары матбугат ирегенә куркыныч янаган илләрдә журналистларга ярдам итә алмыймы?

Чыннан да мондый челтәрләр көчне тупларга ярдам итә ала. Алар мәгълумат алмашуны эзәрлекләүләргә каршы яхшы корал була ала. Әмма структурасыз гына бергә тоташу чын журнализмга ихтыяҗны алыштыра ала дип исәпләү ул ялгыш фикер. Twitter ул журнализм түгел – анда ахыр чиктә демократиягә китерүче мәсьәләләр турында рациональ дискуссия була алмый.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: tatar кайдан: TATARSTAN
10.03.2010 22:22
Bugenge Russiada suz we matbughat irege yuq , TV-da bigrek te . Shul sabeple chen saylawlar da , parleament ta , ghomumen , wakillek xakimiate de yuq . Russiada democratia we civil jamghiat immitation ghena bulep tora . Sovetlar zamanenda ghareb democratialare Maskawge tieshle basem yaseylar ide , bugen bu yuqqa cheqte , ane "real politic"aleshterde. Natijada Russia yane totalitarism yulena baste . Minemcha "real politic"ne yanga qarashlar , "ideal politic" almashterergha tiesh . Azatleq we democratia ideallarennan hich chigenerga yaramey .

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.03.2010 21:26
Бик акыллы фикерле бу Харашти. Анын бар эйткэн сузлэре туп-туры Казан колониаль администрациясынын телевидениесына барып бэрелэ. Ул телевидение оятсыз рэвештэ узенен башлыгы теле белэн Милли Межлис Президенты Фэузия Бэйрамованы узе баткан пычрагына буярга булашты. Эммэ, хэзер халык бит совет заманына караганда да анлырак. Ул вакытта да кеше хэбэрлэрнен юл арасыннан чынбарлыкны белергэ ойрэнгэн иде. Буген дэ шулай. Эгэр шундый шахшы ТВ кешене узенен пычрагына батырырга ниятли икэн, димэк, ул кеше киресенчэ чын кеше, э бу ТВ бэндэсе узе кеше актыгыннан. Ничек кенэ эйтсэн дэ, диктатура илендэ дорес эйбернен булуы момкин тугел. ТВ инде шул кагыйдэдэн кала алмас. Журналистларны эзэрлеклэулэргэ килгэндэ Шайми командасы Мэскэунекеннэн артта калмый. Киренчэ, ул беренче рэттэ. Менэ шунын турында минем материал: http://www.facebook.com/notes.php?id=135817260
     
текст зурлыгы - +

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile