киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Укртатнафта” дилбегәсе Татарстанга кайтырмы?

09.03.2010

Татарстанның яңа билгеләнгән президенты Рөстәм Миңнеханов, Украина хакимияте үзгәргәч, “Укртатнафта” ширкәте тирәсендәге аңлашылмауларга нокта куелачагына өметләнә.

Аның фикеренчә, Украинаның яңа президенты Виктор Янукович, бу илнең элекке җитәкчелегенә караганда, Татарстаннарга күбрәк хөрмәттә булачак. Бу хакта ул хөкүмәт бинасында узган матбугат очрашуында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов “Укртатнафта” мәсәләсендә: “Без бу тармакта эшне дәвам итәчәкбез. Чөнки хокукларыбыз кимсетелгән. Янукович килү белән “Укртатнафта” мәсьәләсендә сөйләшүләрне кабаттан җайга салырга мөмкинлегебез бар. Һәрхәлдә Украина белән Татарстанның уртак ширкәте эшен дәвам итәргә тиеш”, диде.

Казан дәүләт технология университетының каршылыкларны өйрәнүче кафедра галиме Сергей Сергеев та, хакимияткә Януковичның килүе белән “Укртатнафта” мәсьәләсе уңай якка үзгәрергә мөмкин, ди.
Сергей Сергеев

“Укртатнафта” тирәсендәге ыгы-зыгы “Приват” төркеме эшчәнлегенә кагыла. Күп кенә белгечләр әйтүенчә, әлеге төркем Украинаның элекке президенты Виктор Ющенко белән бәйле. Президент алмашыну белән “Приват” төркеменә сәяси ярдәм күрсәтелми башлаячак. Моннан тыш Украинаның яңа җитәкчелеге Русия белән араларны җайга салуны нәкъ менә “Укртатнафта”дан башлар. Әмма бу фаразлар бик томанлы”, ди Сергеев.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Украинаның элекке җитәкчелеге алып барган сәясәттән Татарстанныкы гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендәге эшмәкәрләр дә зыян күргән.

Кайбер сәясәт белгечләре исә, Янукович җитәкли башлагач Украинаның НАТОга керергә теләге булмау һәм Русия белән элемтәләрне ныгытуга күбрәк игътибар итә башлавын ассызыклый. Галим Сергей Сергеев сүзләренчә, җитәкчелек эшен башкарганда Янукович Русия белән элекке дустанә мөнәсәбәтләрне кайтарырга тели.

“Шул ук вакытта Украинаның Европа берлегенә керү теләге бик зур. Алай гына да түгел, бу ил Европа белән Русия арасындагы күпер ролен үтәргә тели. Моның бернинди начарлыгы юк”, ди Сергеев.

“Укртатнафта” ширкәте 1994 елны төзелә. Төп максат Кременчуг заводын елына 18 миллион тонна нефть белән тәэмин итү. Башта Татарстан “Укртатнафта” ширкәтенең 55% акциясе хуҗасы иде. Бу акцияләр республиканың җир милеге министрлыгы, “Татнефть” Seagroup International һәм Amruz Trading AG ширкәтенә карады.

2008-2009 елларда Украинаның Югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе барлык акцияләрне Татарстаннан алып, “Укртатнафта” белән идарә итүне тулысынча Украиннар кулына тапшырды. Украина белән Татарстан арасында аңлашылмаулар әле дә дәвам итә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: миллиятче кайдан: моннан
10.03.2010 19:37
"Укртатнафта" янә безгә кайтыр дип урыс империализмы тантанасына - угры вә надан Януковичның Украина президенты итеп сайлануына куанып утыр инде . Нинди мантыйксызлык вә ахмаклык ! Нафтаңны еракка алып барып эшкәртү - ул урлашу вә коррупция ысулы , шул гына .

кем: Гасыйм кайдан: Казаннан
09.03.2010 21:41
Шэп шигырь,бирсен Алла шудый президентны-яна ханны.Амин!
җавап

кем: Шомбай кайдан: тыкырык чатыннан
10.03.2010 19:24
Тот капчыгыңны , куяр сиңа Мәскәү милләткә хезмәт итә торган кешене Татарстан башына . Дәүләтсез халыкның ханы да , президенты да була алмый , аның белән колониаль администрация идарә итә .

кем: СОЛТАН кайдан: ТАТАРСТАННАН
09.03.2010 16:37
ЯНА ХАНГА

ШАУ-ГОР КИЛЭ КАЗАН КАЛАСЫ
БЭХЕТ КОТ ТАТАР БАЛАСЫ.
ИЛ ОСТЕНДЭ АТА ЯНА ТАН
ОМЕТЛЭРНЕ АКЛА МИННЕХАН.

МИН, МИН МИННЕХАН
СИН БИТ БЕЗНЕН ЯНА ХАН
ТУГАН ТЕЛНЕ КОЙЛЭП,
ЧЭЧЭК АТСЫН МИЛЛЭТ
КИРЕ КАЙТСЫН БЕЗНЕН ДАН!

ХЭРБЕР СУЗЕН БУЛСЫН ДОРЕСТЭН,
ИСЕМЕН ДЭ БИК ШЭП - РОСТЭМ.
КАЛТЫРАНМА МЭСКЭУ АЛДЫНДА
ВАТАНЫННЫ КУМ СИН АЛТЫНГА.

САКЛА ТАРИХ, ИМАН, МОННАРНЫ
ТАТАРЛАРНЫ КУТЭР ЮГАРЫ.
ЭГЭР ИТСЭН ТЕЛГЭ ХЫЯНЭТ
МИЛЛЭТ ОЧЕН КИЛЕР КЫЯМЭТ.

ЫШАНАБЫЗ СИНЕН АКЫЛГА
ЮК-БАР ОЧЕН КУРКЫП, САТЫЛМА
ЯНА ТАТАР ХАНЫ РОСТЭМ
НЫГЫРАК БУЛ, ТИМЕР-КОРЫЧТАН!

СОЛТАН РАЗЫЙ
     
текст зурлыгы - +